Презентация "Кыргый һәм йорт хайваннары"
презентация к уроку по окружающему миру (2 класс) на тему

Харисова Роза Гыйлвановна

укучыларның “Кыргый хайваннар” темасы буенча белемнәрен      

                       ныгыту, коммуникатив сәләтләрен үстерү, тел өйрәнүгә  

                       кызыксыну тәрбияләү, текст өстендә  эш алып бару, үзара дус,  

                      тату  булырга омтылу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon kyrgyy_hm_yort_hayvannary.ppt2.4 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кыргый һәм йорт хайваннары 1нче категорияле башлангыч класс укытучысы Харисова Р.Г.

Слайд 2

Кыргый хайваннар Бүреләр – бик оста аучылар. Гадәттә хәлсез, авыру яки имгәнгән җәнлекне тоталар. Шуның белән урман җәнлекләре арасында авырулар таралуга юл куймыйлар. Шуңа күрә бүреләрне “урман санитарлары” дип атыйлар. Бүре (волк)

Слайд 3

Кыргый хайваннар Төлке (лиса) Бүреләр белән төлкеләр - якын туганнар. Куянның иң куркыныч дошманы дип төлке санала. Ләкин төлкенең төп азыгы –тычканнар. Төлкенең эзләре кечкенә этнекенә охшаган. Ләкин этләр бераз як-якка атыныбрак йөри, шуңа күрә әгәр аларның эзләрен тоташтырсаң, сынык сызык килеп чыга. Ә төлке эзләре туры сызык ясый.

Слайд 4

Кыргый хайваннар Безне ң урманнарда очрый торган иң эре ерткыч – аю. Кышын аюга азык калмый. Шуңа күрә алар кышны йоклап үткәрәләр. Көзен аюлар бик күп ашап, май җыялар, симерәләр. Кайберәүләр, өнендә аю тәпиен суырып ята, дип уйлыйлар. Тәпиенең тиресе корый, яргалана, кычыта. Шуңа күрә аю йокы аралаш тәпиен ялап куя. Аюның балалары феврал ь дә үк туа. Аю (медвед ь)

Слайд 5

Кыргый хайваннар Поши (лось) Поши урманда яш әү че иң эре хайван. Алар агач ботакларын, ылысларны, агач кайрыларын яратып кимерәләр. Кабан дуңгызы (кабан) Җәй көне кабан дуңгызлары төннәрен ашарга эзли, ә кышын киресенчә. Алар имән чикләвекләре, яшел үләннәр, тычканнар, бөҗәкләр белән тукланалар.

Слайд 6

Кыргый хайваннар Куян (зая ц) Кышын куяннар кешеләргә якынрак күчәләр. Алар кышка йомшак куе йон белән капланалар. Тиен (белка) Тиенне кыш көне суык та, җил дә куркытмый. Алар кышка азык туплыйлар.

Слайд 7

Йорт хайваннары Сыер (корова) Сыер – мөгезле эре терлек. Сөт һәм ит алу максаты белән асрыйлар. Кәҗә (коза) Сөт өчен кәҗә дә асрыйлар. Кәҗә сөте бик файдалы.

Слайд 8

Йорт хайваннары Сарык (ов ца) Сарыкларны итләре өчен дә, тиреләре өчен дә, йоннары өчен дә асрыйлар. Йорт куяннары(кроликлар) Кроликларны итләре һәм мамыклары өчен асрыйлар.

Слайд 9

Йорт хайваннары Этләрне өч төркемгә бүләргә мөмкин: ау этләре, хезмәткәр (слу жебные) этләр һәм декоратив этләр. Мәче юлбарыс һәм арысланга “туган” туры килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

презентация по окружающему миру...

презентация "Йорт хайваннары"

Әдәби уку, 2 нче сыйныф "Йорт хайваннары" темасына презентация...

Кыргый һәм йорт хайваннары. 1 класс

Укучыларның кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллауларын булдыру; йорт хайваннарын караганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; үзләренең күзәтүләреннән чыгып сөйли, уйлап фикер йөртә бел...

Әйләнә-тирәдән дәрес "Кыргый һәм йорт хайваннары"

Кыргый һәм йорт хайваннары арасында аерманы ачыклау....

"Йорт хайваннары"

Конспект урока  "Йорт хайваннары" можно использовать на уроках окружающего мира....

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....