Әйләнә-тирәдән дәрес "Кыргый һәм йорт хайваннары"
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс) на тему

Загидуллина Лилия Ринатовна

Кыргый һәм йорт хайваннары арасында аерманы ачыклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_kyrgyy_hem_yort_hayvannary.docx37.7 КБ
Файл kyrgyy_hm_yort.pptx2.75 МБ

Предварительный просмотр:

Тема:    Кыргый һәм йорт хайваннары

Максат  һәм бурычлар:

             1.Балаларда кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллау булдыру.

               2.Кыргый һәм йорт хайваннары арасындагы аерманы ачыклау.

               3.Уз кузәтуләрен,фикерләуләрен,нәтиҗә чыгаруларын формалаштыру.

               4.Йорт хайваннарының кешегә файдасы һәм аларны саклау,тәрбияләү турында аңлату.

Көтелгән нәтиҗә:

  1. Хайваннарның кеше тормышында әһәмиятен аңлау.
  2. Йорт һәм кыргый хайваннар арасындагы аермалы һәм охшаш якларны билгеләү.
  3. Кыргый һәм йорт хайваннарын таный белү.
  4. Дәресне йомгаклап бирелгән сорауларга җавап бирү.

Предметара бәйләнешләр: уку ,ИЗО,технология.

Җиһазлау: Рәсемнәр, компьютер, магнитофон.

Тип: Яңа дәресне аңлату.

Метод: Әңгәмә, сәяхәт.

Эш төре: фронталь,индивидуаль,парлы эш.

Дәрес барышы:

1.Оештыру

- Исәнмесез укучылар!

- Исәнмесез.

- Сезгә хәерле имин көннәр телим.

- Ә хәзер бер- берегезгә карап, матур итеп елмаегыз.Кәефләрегез тагын да күтәрелеп китәр, көнегез уңышлы узар.Буген бездә кунаклар.Әйдәгез алар белән дә исәнләшик.

- Исәнмесез, мин-Илмаз,

- Ә мин булам Язилә.

 Һәр дәрестән белем алып,

 Тизрәк үсәсем килә.

-Укучылар,алар да сезгә үзләренең елмаюларын  бүләк итәләр.Мин сезнең дәрестә актив булуыгызны сорыйм,чөнки дәрес ахырында үз эшегезгә бәя бирәчәксез.(Смайликлар таратыла)

2.Эшчәнлек:

-Укучылар ,бүгенге  дәрес темабызны шушы рәсемнәрне дөрес тоташтыргач белерсез. (Рәсемнәр таратыла, укучылар рәсемне җыя)

- Нәрсәләр турында сөйләшәбез? (Хайваннар)

- Ә хәзер мин сезгә табышмаклар укып китәм, җавапларын табыгыз.

1.Болында яшел чирәм

Ашап тамагы туя

Сөт алып кайттым сезгә дип,

Муу,дип мөгрәп куя.(сыер)

2.Бөдрә йонлы, ап-ак тунлы

Эрләми дә текми дә

Кешене киендерә.(сарык)

3.Мөгезе зур,койрыгы кыска(кәҗә)

4.Борыны төймә, койрыгы кәкре.(дуңгыз)

(рәсемнәр  тактага куела)

  • Балалар боларны бер сүз белән ничек әйтеп була?

(йорт хайваннары).  (Слайд)

- Ә тагын нинди хайваннар була?

-  Кыргый хайваннар .(Слайд)

- Уйлап карагыз әле,бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Кыргый һәм йорт хайваннары. (Слайд)

3. Яңа тема өстендә эш

1.Әңгәмә: нинди хайваннарны йорт хайваннары дип,ә ниндиләрен  кыргый хайваннар дип атыйлар?

- Кыргый хайваннар табигатьтә яши, азыкны үзләре таба,яшәр өчен урын төзи.Балаларын үзләре үстерә,ә йорт хайваннары кеше янәшәсендә яши,аларны кеше тәрбияли.

-Ничек уйлыйсыз: йорт хайваннары кайдан килеп чыккан соң? (Эт турында әкият сөйләнә

Борын заманда кешелэр тау куышларында яшәгән. Алар ерткыч хайваннардан бик курыкканнар. Бер акыллы кеше узе яши торган жиргә килгэн буреләрне ашата башлаган. Буреләр әкренлэп юашлана, ә анын балалары кешегэ иялэшэ башлаганнар һәм шунда яшәп калганнар. Буре балалары - ерткыч тугел, ә йорт хайваннары-эткэ әйләнгэннэр. Алар кешене дошманнардан сакларга, ярдәм итәргэ өйрәнгэннәр. Вакытлар үткэн, куп кенә хайваннар әкренләп кешегә ияләшкәннәр. Хэзер инде кешелэр үзләренен йорт хайваннарыннан башка яши дә алмыйлар (Слайд)

-Укучылар, ә куяннар  ике төрле була: йорт куяны(кролик) һәм кыр куяны.   (Слайд)

Ә алар бер-берсеннән ничек аерылалар?

- Кыр куяны зуррак, анын тәпиләре озынрак һәм көчлерәк була. Йорт куяны төсен алыштырмый, колагы да кечкенәрәк.

Физкультминут (Слайд)

Дәреслек белән эш.

                                       Кош тавышлары ишетелә. (Слайд)

-Үзебезне ишегалдында итеп күз алдына китерик.Анда ялгыш кыргый хайваннар да килеп кергән. Әйдәгез әле, аларны эзләп карыйк.

Экранда нәтиҗә. (Слайд.)

-Ә монда йорт хайваннары җитми бит әле, сез тагын ниндиләрен беләсез?

(Укучылар җавабы).

-Кешеләр аларны ни өчен үрчетә? (алардан төрле продуктлар һәм кием-салым алалар).

            Парларда кайсы әйберне нинди хайван бирүен тикшерү:

Сыр

Творог

Йогурт                    сөт продуктлары                          сыер бирә.

Май

Каймак

Йомырка                                                                     тавык бирә.

Бал                                                                               умарта бирә.

Бу кызык: 100гр. бал әзерләр өчен бал корты якынча бер миллион чәчәктән нектар җыя һәм оясына 15 мең тапкыр кайтара. Әгәр аларның оялары чәчәкләрдән 1,5 км. ераклыкта булса, умарталарның барып кайту юллары 45 мең км. булыр иде. Бал кортлары нектар җыю өчен 8 км. ераклыкка да оча ала. 100 гр. бал әзерләр өчен алар күпме хезмәт куя!

Бүрек

Бияләй                        йон                                         сарык,кәҗә бирә.

Носки

-Балалар, ә сезнең гаилә хайваннар асрыймы? Сез алар турында ничек кайгыртасыз?

                    “Кем нәрсә ярата?” әкиятен уку.

    Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч яшәгәннәр. Кич белән алар

ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк? – дип бәхәсләшәләр .

  • Иң тәмле сый – сөт, - ди Песи. – Сөттән соң бер тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик тычканны тотуы кыен.
  • Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң – менә шунда тамак тук-тук-тук була.- ди Әтәч.
  • Юк, юк! – дип сүзгә кушыла Акбай. – Бөртек чүпләп кенә туеп булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.

Алар бәхәсләшә дә бәхәсләшә икән – әле һаман да килешә алганнары юк икән.

-Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Балалар җавабы тыңлана).

Нәтиҗә:

 Кеше йорт хайваннары турында даими кайгыртып тора; аларны ашата,чистарта, сәламәтлеге турында кайгырта. Җәй көне аларга күп итеп азык  әзерли, җылы абзарлар төзи. Кыш һәм яз көннәрендә аларның балалары туа.

(рәсемнәр күрсәтелә)

Слайд (балалары белән)

                           

Зоопарк турында әңгәмә.

-Укучылар, шундый урын бар.  Анда төрле илнең хайваннарын бер үк вакытта күреп була. Бу нинди җир? (зоопарк)

  Зоопарк сүзе нәрсәне аңлата? (Кыргый хайваннар асрый торган җир, без дә аларны күзәтә алабыз).

Сезнең зоопаркта булганыгыз  бармы? Тагын буласыгыз киләме?Әйдәгез мин сезне үзем белән зоопаркка алып барам.

Читлектә нәрсәләр яши? Читлеккә якын барырга ярамый. Бу бик куркыныч.

“Әйтеп бетер” уены.

  Сүзнең беренче иҗеге күрсәтелә, калган иҗекне укучылар өстәп әйтергә тиеш.

  Ку ...  

  Куян – озын колаклы, соры йонлы, озын аяклы. Урманда яши. Аны күрү дә бик җиңел түгел. Җәй көне соры, кышын ак. Үзе сизгер, куркак җәнлек. Ул кышка бертөрле дә запас тупламый. Ул кыш көне дә азык таба ала.

  А ...

  Аю – зур гәүдәле хайван. Аның буе 1-2 м була, авырлыгы  300-400 кг га кадәр булырга мөмкин. Урманда аюлар җәй, көз буе ашап симерә дә, өн ясап, шунда йокыга тала.

  Бү ...  

 Бүре – ерткыч хайван.

  Ти ...

  Тиен – матур койрыклы, җитез җәнлек. Гөмбә,җиләкләр белән туклана.

  Кер ...

  Керпе – бик серле җәнлек. Кышны йоклап үткәрә. Ул бик ябыга.Май аенда , гадәттә, 5 бала чыгара.

  Зеб ...

  Зебра нинди төстә? Акмы, карамы?

  Зебра – кара җирлектә ак поласа белән. Һәр зебраның бизәге төрле була. Балалар әниләрен шул бизәктән аера.

  Жи ...

  Жираф – иң биек хайван. Аның буе 6 метрга кадәр җитә.

Аяклары һәм муены озын.  Жираф үлән ашамый, агач яфраклары белән туклана.

  Ф ...

 Фил – иң зур хайваннарның берсе. Ул 3 нота таный ала. Әйбәт йөзә, басып йоклый. Озын борынлы.

Нәтиҗә ясау.

 Укучылар, без кайда булдык?

  Һәр зоопарк үзенең хайваннар дөньясы белән кызыклы. Зоопаркның төп максаты хайваннар җыеп, кешеләргә күрсәтү.

    Нинди хайваннар турында сөйләштек?

   Үзенчәлекләре нидә?

       -Үзләре өчен азык табалар ,балалары турында кайгырталар,торыр урын табалар.

Физкультминута

-Хайваннар нинди төркемнәргә бүленә?

-Аларны аера беләсезме?

                                         

                                        Уен:

 (рәсемнәр күрсәтелә )Кыргый- аяк тибәсе

                                      Йорт хайваннары-кул чабасы.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  Дәфтәрдә эш.64 бит,№2, 3. Йорт һәм кыргый хайваннарын аерырга, билгеләргә. (Укытучы контрольлек итә)

Коллекция белән танышу.

Дәреслек 82-83 бит.

 –Карагыз әле, табигать безнең өйгә гаҗәеп кызык хәлдә килеп кергән. Менә нинди коллекцияләр дә була икән. Сез ничек уйлыйсыз, кешеләр ни өчен хайваннарның фигураларын җыя икән? Ә сезнең коллекциягез бармы? Булса, аның турында сөйләгез.

5.Йомгаклау.Рефлексия.

-Дәрес сезгә ошадымы? Кайсы бирем күбрәк ошады?

-Нәрсәдә кыенсындыгыз?

-Боларны тормыш өчен кирәк дип саныйсызмы?

-Без хайваннарны нишләтергә тиеш?

   Хайваннар белән аралашу кешеләр тормышын яхшырак, кызыклырак итә. Ләкин  һәрбер хайван зур яки кечкенә булуына карамастан үзенә игътибар, ярату тәлап итә. Бөтен җәнлекләр дә кешеләргә бертөрле ияләшмиләр. Берәр йорт хайваны алганчы, аны бөтен яклап өйрәнергә кирәк. Һәр йорт хайванын тәрбияләргә кирәк. Хайваннарга  яхшы күңелле булыйк!

(Бала белән Күбәләк җыры).

6.Үзбәя.

Үз эшегезгә бәя бирегез.Сез бүгенге дәрестән канәгатьме? Әгәр канәгать булсагыз , үзегезне дәрестә актив катнаштым, кәефем яхшы булды дип санасагыз, кояшның елмаюы өстән  үк төшә. Әгәр дә үзегездән канәгать булмасагыз, нурлар астан гына балкый.

  • Урыннарыгыздан торып, тактага елмаюларны беркетегез.
  • Һәркем смайликларны өскә беркеткән, мин дә сезнең белән килешәм. Барыгызга да зур рәхмәт.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Й О Р Т Х А Й В А Н Н А Р Ы

Слайд 2

К Ы Р Г Ы Й Х А Й В А Н Н А Р

Слайд 3

Тема : Кыргый һәм йорт хайваннары

Слайд 4

Кайсы артык?

Слайд 6

Сөт продуктлары Сыр Творог Йогурт Май Каймак

Слайд 7

Йомырка

Слайд 8

Йон Бүрек Бияләй Носки Свитер


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

презентация по окружающему миру...

презентация "Йорт хайваннары"

Әдәби уку, 2 нче сыйныф "Йорт хайваннары" темасына презентация...

Кыргый һәм йорт хайваннары. 1 класс

Укучыларның кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллауларын булдыру; йорт хайваннарын караганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; үзләренең күзәтүләреннән чыгып сөйли, уйлап фикер йөртә бел...

Презентация "Кыргый һәм йорт хайваннары"

укучыларның “Кыргый хайваннар” темасы буенча белемнәрен                             ныгыту, коммуникатив сәләтләрен үстерү, т...

"Йорт хайваннары"

Конспект урока  "Йорт хайваннары" можно использовать на уроках окружающего мира....

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....