Загидуллина Лилия Ринатовна

Башлангыч сыйныф укытучысы сайты

Йөрәгемне балаларга бирәм!

Профессия: Учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Петь песни, читать художественную литературу

Увлечения: Спорт

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Большие Салтыки, Камско-Устьинский муниципальный район

Место работы: МБОУ «Большесалтыковская основная общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zagidullina-liliya-rinatovna
"Җилкәнеңне җилләр екса, йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр."
Ф. Яруллин

Укытучы – дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил- көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!

О себе

Туган ягым туфрагына тәпи басып, бәбкә үлән өстеннән яланаяк йөгереп узган көннәрем җилдәй үткән дә киткән. Балачак хыялым мине Тәтеш педучилищесына алып килде. Кайсы йолдыз билгеләгәндер, язмышым яраткан укытучыларым белән бергә эшләргә насыйп итте.   Шуннан соңгы яшәү дәверем Гомер дигән нечкә җеп белән шушы туган авылыма бәйләнде. Мин шушында пар канатлы булдым, дөньядагы иң бөек хисләрнең берсе – ана булу бәхетен тойдым, яраткан хезмәтемә чумдым. Бала күңеленә эзләнү орлыгы салып, аңа эзләнергә юллар күрсәтү – укытуда алга куйган максатларымның берседер.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин "Күңел яктысы" ;

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр";

З. Кадырова "Сагынырсың - мин булмам", "Язмыш сынавы".

Мой взгляд на мир

Изгелектә булсын күңелең! 

Изгелек – кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк. Изгелек тормышны, яшәүне саклый, ә явызлык җимерә. Кеше тормышта гел яхшылык кына эшләр өчен туа. Кеше яшәвенең төп мәгънәсе изгелек кылу, яхшылык эшләү.

Кешеләргә без гел яхшылык эшлик,

Эшләмәсәң – гарьлек,

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел

Ул – зур фидакарьлек.

Мои достижения

2007 год - Грамота РОО Камско-Устьинского муниципального района за добросовестную и результативную работу в воспитании и обучении подрастающего поколения.

2009 год- Благодарственное письмо МУ ИМЦ за активное участие в конкурсе творческих работ "СВОИМИ РУКАМИ".

2011 год - Почетная грамота Главы администрации Камско-Устьинского муниципального района за плодотворную работу по обучению и воспитанию подрастающего поколения, долголетний труд.

2012 год- Благодарственное письмо ОГИБДД МО МВД России Верхнеуслонского района за большую организаторскую работу по профилактике ДДТТ, за плодотворный и добросовестный труд  по обучению и воспитания подрастающего поколения.

2014 год - Грамота  МКУ "Управление образования" Камско-Устьинского муниципального района - 1 место в муниципальном этапе второй зимней Спартакиады работников образования РТ среди женщин по виду: дартс.

2017 год -  Почетная грамота МКУ "Управление образования" Камско-Устьинского муниципального района за добросовестный труд, плодотворную работу по обучению и воспитанию подрастающего поколения.

 

 

 

 

Моё портфолио

Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы - минем һөнәрем.

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар дип үтә көннәрем.

    Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья! Алар белән очрашкач, күңелгә ниндидер рәхәтлек килә. Бүгенге заманда укучының күңелен яулап алу өчен, укытучының күңеле саф, шул ук вакытта бай һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бала күңеленә үтеп керү, аларны туры юлга бастыру нык җаваплылык сорый торган эш. Бала йөрәге синең һәрбер сулышыңны тоеп, эшеңә сокланып яши. Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ул үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен, бөтен күңелен биреп эшли, балаларның  язмышы өчен борчыла. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудыра. Кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешә. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында югалып  калмаска, аны үзенең тотышына һәм эшенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияли бүгенге авыл укытучысы. Мин, башлангыч сыйныф укытучысы, укучыларым киләчәктә заман куйган сорауларга җаваплар табарлар, чишелмәгән проблемаларны чишәрләр, тормышны яхшыртуга омтылырлар дигән ныклы ышаныч белән эшлим. Бары тик иҗади укытучының гына иҗади укучылары була һәм бәхетле укытучының укучылары да бәхетле.

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: