Әдәби кичә "Әниләр көне"
план-конспект занятия (2, 3 класс) на тему

Загидуллина Лилия Ринатовна

Укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_kone.docx21.46 КБ

Предварительный просмотр:

Олы Салтык төп гомуми белем бирү мәктәбе

Әниләр көне

(Музыкаль  кичә)

                                                                             

                                          Укытучы:   Загидуллина Л.Р.    

                                                                                                                                                               

2016-2017 уку елы

               Тема: Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе

Максат: укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре

булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен

бер генә булуын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны,

хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  мультимедиа,  шарлар, плакат.

Җыр: “Хәерле көн

Илмаз:  Укытучы- әни. Бу ике сүз

Күңелләрдә һәрчак янәшә

Язилә:Йөрәкләрдән чыккан изге сүзләр

Рәхмәт,апам, диеп эндәшә.

Лилия:

Исәнмесез, димен бүген сезгә,

Бәйрәм белән газиз аналар!

Юллар ерак булса, җырлар белән

Якынаер бүген аралар.

Гөлшат:  Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз –укытучы-

 әниләребез!

Сезнең  барыгызны да Әниләр көне белән тәбрик итәбез.

Лилия:  Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.

Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек

алып килсен!

Г:Балагызның берәве сез,

Л:Гаиләнең йөрәге сез.

Г:Иминлекнең терәге сез.

                                                        Л:Һәркемнең кирәге сез.

Г:Сез чаялар, сез батырлар,

Л:Сез дөньяда иң матурлар.

    Г:Сез булганга тормыш ямьле,

                                                    Л,Г:  Сез булганга яшәү гамьле.

Гөлшат:Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел

 тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Лилия: Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен

дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-

иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

Гөлшат:Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә

 ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре...

 сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

Лилия:Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми

инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

Гөлшат:Кадерлеәниләр, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез тыныч

 тормыш, озын гомер телибез.

Илмаз:

1 ук. Әкрен генә карлар ява.

Дөнья бик юмарт бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

 Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Язилә:

2ук.Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң – иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

 Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап – биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Җыр “Үз җырыбыз булсын әле” Ф.Галимов көе, Ә.Яруллина сүзләре

Илнат:

Ягымлы бер сүз белән

               Елмайтыйм әле сезне.

               Мин яраткан ул сүзне-

               Иң кадерле зур сүзне.

               Сез дә аны беләсез,

Мөмкин түгел белмәскә!

              Әниеңә сыенып

                "Әни, әнкәй” димәскә.

Булат:

.Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

Риназ:

4.Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

Раил:

 Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

Илзинә:

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием генә бары.

Азалия:

Мәктәптән арып кайтканда

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

-Кайттыңмы , балам,?- диеп.

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

Җыр:”Рәхмәт энием”

Раил:

 Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

“Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый нәниләргә.”

Илзинә:

Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын.

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын.

Җыр. “ Әниемнең кочагы”

Илмаз:

Йөрәгем тибешенТәүге кат тоючы,

Җаныма, күңелемәКанатлар куючы..

Язилә:

Күземнең төсләренТәүге кат күрүче

Өзелеп яратып,Тәүге кат үбүче....

Илнат:

Тәүге кат сүземне

Ул гына ишеткән,

Рухыма, хисемә

Җылылык, нур сипкән.

Булат:

 Йөзеңне шифалы

Яңгырлар югандыр,

Табигать, йөрәк дип

Кояшны куйгандыр

Риназ:

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Йөрәгең җылысын

Тоялсын нәниең.

Илзинә:

 Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

- Миңа гомер биргән өчен,Илмаз

- Кадерләп үстергән өчен,Язилә

- Назлы карашлары өчен,Илнат

- Пешергән ашлары өчен,Азалия

- Йөрәк җылылары өчен,Булат

- Безне яраткан өчен,Раил

- Барсы, барсы, барсы өченРиназ

Рәхмәт сиңа, сөенечем,   Илзинә

Бергә:

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Җыр: “Һәрвакыт  булсын кояш”

Укучылар үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.

Кадерле әниләребез!

Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Бүгенге бәйрәм концертыбызны сезнең өчен багышлана. Рәхим итеп тыңлагыз.

1.Хор.  “Әниләр бәйрәме”.

2. Күңелләргә җыр кирәк

Җыр бит ул – тылсым

Җыр сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

Мубаракшина Илзинә башкаруында җыр.”Гөлкәйләрем”

3.Бас, бас, сикереп бас

Түгелмәсен тарысы

Сезнең баскан эзләргә

Карап калсын барысы.

Талипова Язилә һәм Рахматуллин Илмаз башкаруында бию.

4.Һәркөн сезне котлап кояш чыксын

Сезненазлап җилләр иссеннәр

Яшәү матурлыгы яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Гилязов Илнат, Мубаракшина Илзинә. “Әбием”

5. Җырлар булса шундый булсын

Җиргә шатлык сибәрлек

Күңелләргә бәйрәм булып

Моңнар булып килерлек.

Егетләр башкаруында “Песня о дружбе»

Эх,  шомабасабыз

Биепкүңел ачабыз

Күмәк бию.

Бүген  бит әниләр  көне

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана

“Мөкәррәмә”  җыры

Сау булыгыз, дуслар , шат яшәгез

Шатландырып бөек Ватанны

Зур уңышлар белән каршылагыз

Туган  илдә аткан һәр таңны.