Татар теленнән дәрес конспекты
план-конспект урока (2 класс) на тему

Загидуллина Лилия Ринатовна

Сүз һәм җөмләне  аера белергә, җөмләләрне дөрес итеп төзи белергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_achyk_dres.docx72.17 КБ
Файл tatar_telennn_achyk_dres.pptx1.78 МБ

Предварительный просмотр:

Слайд.1

Тема: Сүз.

Максат: 1). Сүз һәм җөмләне  аера белергә, җөмләләрне дөрес итеп төзи белергә өйрәтү.

2). Матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

3). Логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

4). Туган телгә ихтирам, кызыксынучанлык, дуслык, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

   Планлаштырылган нәтиҗәләр:        

ШУУГ: яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;

ТБУУГ: дәрескә ориентлашу, эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үзбәя һәм үзара бәя кую.

КУУГ: үз фикереңне төгәл, ачык итеп әйтә белү.

Белергә тиеш: сүз һәм җөмләнең аермасын

Башкара алырга тиеш сүз, сүзтезмә, җөмләләрне аера белү: сүзтезмәләр төзеп яза белү.

  Метод һәм алымнар: әңгәмә, тикшерү, өлешчә әзерләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш.

  Технология: коммуникатив үстерелешле укыту, компьютер технологиясе.

  Җиһазлау: компьютерда слайдлар,

Татар теле 2 сыйныф, И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова 1 нче кисәк 97-99 битләр.

                                                    Дәрес барышы.

Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру

  1. Хәерле көн, дуслар сезгә

Хәерле көн, һәммәгезгә

Татар телен өйрәнүдә

Уңышлар телим сезгә.

   --  Гел бишлеләр алык торыйк

Өлкәннәрне сөендерик

Шушы изге теләк белән

Хәзер эшкә керешик!

-Бүгенге дәресебездә кунаклар бар. Әйдәгез, үзегез  белән таныштырып китегез әле!

- Исәнмесез, мин-Илмаз!

-Ә мин булам Язилә!

Һәр дәрестән белем алып

Күпне беләсем килә.

  1. Дежур укучы чыгышы: Бүген 1 декабрь, пәнҗешәмбе көн. Без татар теле дәресенә әзер.
  2. – Балалар, минем күңелем шат, кәефем яхшы, ә сезнеке?

Слайд.2  Тышта кышның беренче көне хөкем сөрә, табигать әкренләп ак төскә төренә. Кар бөртекләре оча- оча безнең сыйныф бүлмәсенә килеп кергәннәр һәм сезнең партагызга килеп кунганнар. Дәрестә кар бөртекләре югалмасын өчен тырышып эшләргә кирәк. Сез әзерме? Яңа белемнәр аласыгыз киләме?

  1. Актуальләштерү һәм проблема тудыру:

а) Матур язу (табышмак):

Әйтерсең нәни кошчыклар

Тезелгәннәр бит саен

А дан алып Я га кадәр

Әйт, ниләр ул дускаем?

(фикер йөртәләр, киңәшәләр)

  1. хәрефләр
  2. алфавит

-Бөтен хәрефләрне кайда күрә алабыз?

-Алфавитта.

-Хәрефләрне алфавит тәртибендә урнаштырып матур язуны башкарабыз.

                          - Дөрес итеп утырып

                           Язам җайлап матурлап

                           Ярамый бит дәфтәргә

                           Төшерегә кара тап.

Тактада матур язу өчен хәрефләр:

б).           Сс   Кк   Яя   Чч   Җҗ  

(укучылар бер берсенең эшен тикшерәләр)

Слайд 3.      Җҗ  Кк   Сс   Чч    Яя

    -Ә хәзер шушы хәрефләрне әйтеп күрсәтегез әле.

2. Яңа материал өстендә эш.

а). –Шушы авазлардан кышка кагылышлы сүзләр уйлагыз.

- салкын         чана         ява

- кар          җемелди       кыш

Сез нәрсәләр әйттегез?

-Сүзләр.

-Димәк бүген  дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез икән?

Слайд 4: Тема:     Сүз.

-Хәзер укучылар, менә бу таблицаларга күз салыгыз әле. Игътибар белән карагыз. Сез нәрсә әйтә аласыз?

Слайд 5.

салкын

кар

җемелди

Салкын кыш килде.

Урамда кар ява.

Кар бөртекләре җемелди.

-Без уйлаган сүзләр язылган.

-Шул сүзләр белән җөмлә төзелгән.

-Молодцы.

- Кайсы баганадагы сүзләр тулырак һәм  эйбэтрэк аңлашыла төшә?

 Ә сезнең миңа бернәрсә дә әйтәсегез килмиме?

-Без уй-фикерләребезне җөмлә ярдәмендә белдерәбез

Слайд 6

Нәтиҗәне бергәләп уку.

Без үзебезнең уй-фикерләребезне җөмләләр ярдәмендә белдерәбез. Җөмлә сүзләрдән төзелә. Сүзләр авазлардан тора.

- Ә сүзләр ничә аваздан төзелергә мөмкин?

-----------

- Ник бер аваздан торган сүз дә буламыни?

- Ә хәзер шул сүзләр белән җөмлә төзеп карыйк.

(Концертта мин биедем, ә Язилә җырлады; Урамда кулың туңса у; Җырлап бетергәч башыңны и.)

 Физкульминутка.  Кар бөртекләре күңелсезләнмәсеннәр , ял итеп алыйк бергә. (Укучылар кулларына кар бөртекләре алалар)

Слайд 7.

Кар бөртекләре уяндылар да

Күбәләктәй уйнап очтылар.

Җилдә уйнап куыштылар да

Берәм-берәм җиргә кундылар.

3.Алган белемнәрне ныгыту өстендә эш.

 “Ребус чишү”

Дәреслек белән эш. 98 күнегү.

Шигырьне  1 укучы укый.

- Шигырьдән 1 иҗекле сүзләрне күчереп язарга.

- кар, эш, дип, бер, та.

 (бер-берсенең эшен тикшерәләр)

Слайд 8. (Чагыштыралар)

Шигырьне укыганда сезгә калын хәрефләр белән сүзләр очрадымы?

-Ә хәзер шул сүзләрне иҗеккә бүлеп языгыз.

Тикшерү (берәм-берәм аңлаталар)

Нәтиҗә:  Димәк сүзләр ничә иҗекле була икән?

Слайд 9.   4. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, бүгенге дәресебез барышын кошлар да тыңлап йөри. Әле генә тәрәзәгә хат элеп киткәннәр. Бу хатның берсе Илмазга, икенчесе Язиләгә.

(Хатларны  уку.)

Язилә:  салкын кыш

              йомшак кар

              кышкы урман

Илмаз: Салкын кыш килде.

              Йомшак кар ява.

              Кышкы урман бигрәк матур.

-Кемгә язылган хат тәмамланган уйны белдерә?

-Миндэ сүзләр генә, алар тәмамланган уйны белдерми.

-Миндэ җөмләләр, алар тәмамланган уйны белдерә.

-Җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнеп киләләр. Татар телендә андый сүзләрне сүзтезмә дип атыйлар.

“Сүзләр төзе” уены. Слайд 10.

Т

П

К

З

А

Ү

У

А

Т

К

К

К

Төзелгән сүзләрне укучылар тактага яза.

“Кошлар ашату уены”. Слайд 11

5.Өй эше. Рәсемнәр таратыла.

Җөмләләр төзеп кил.

6. Дәресне йомгаклау.

-Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

7. Рефлексия. Сезнең кәефегез ничек булды? Теманы аңлый алдыгызмы?

Дәрестә үзеңә нинди билге куяр идең?


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 4

Җҗ Кк Сс Чч Яя

Слайд 5

Тема: СҮЗ

Слайд 6

Салкын Салкын кыш килде. Кар Урамда кар ява. Җемелди Кар бөртекләре җемелди.

Слайд 7

Без үзебезнең уй-фикерләребезне җөмләләр ярдәмендә белдерәбез. Җөмләләр сүзләрдән төзелә. Сүзләр авазлардан тора.

Слайд 9

КҮНЕГҮ 98

Слайд 10

КАР ЭШ ДИП БЕР ТА ТИКШЕРҮ:

Слайд 12

Т П К З А Ү У А Т К К К

Слайд 13

Куркак куян усал бүредән кача.

Слайд 14

Куркак куян Усал бүредән


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән тө...

Татар теленнән дәрес конспекты

Сыйфатны дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту....

Татар теленнән дәрес конспекты.2 сыйныф

Татар теле һәм әйләнә-тирәдән интеграл дәресТема: Билгене белдерә торган сүзләр. 2 сыйныф...