Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
план-конспект урока (4 класс) на тему

Фатыхова Гулия Фоатовна

Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;

Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләрен билгеләү

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәнү; исемнәрне тикшерә белү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- уку максатын мөстәкыйль билгеләү;  укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; парларда, төркемнәрдә тигез эшчәнлек алып бара ; үз фикереңне әйтә, дәлилли белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.башкаларның фикерен тыңлый белү.

 

Пр е д м е т- исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәнү; исемнәрне тикшерә белү

Шә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы- балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү, сәламәтлек төшенчәсен аңлап кабул итү;

Методлар һәм алымнар: өлешчә эзләнү, әңгәмә, күрсәтү-аңлату, сорау-җавап, карточкалар белән эш, төркемнәрдә эш, такта алдында эш.

Кулланылган өйрәтү структуралары: РАФТ, РАУНД  ТЭЙБЛ, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_guliya.docx36.09 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;

Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләрен билгеләү

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәнү; исемнәрне тикшерә белү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- уку максатын мөстәкыйль билгеләү;  укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; парларда, төркемнәрдә тигез эшчәнлек алып бара ; үз фикереңне әйтә, дәлилли белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.башкаларның фикерен тыңлый белү.

Пр е д м е т- исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәнү; исемнәрне тикшерә белү

Шә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы- балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү, сәламәтлек төшенчәсен аңлап кабул итү;

Методлар һәм алымнар: өлешчә эзләнү, әңгәмә, күрсәтү-аңлату, сорау-җавап, карточкалар белән эш, төркемнәрдә эш, такта алдында эш.

Кулланылган өйрәтү структуралары: РАФТ, РАУНД  ТЭЙБЛ, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table) 

                                              Дәрес барышы

I. Эшчәнлеккә           әзерлек

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

Сылу кызларыма карыйм, батыр егетләремә карыйм, Сылу кызларыбыз утыра, батыр егетләребез утыра. Менә шулай бер-берегезгә елмаеп карап, дәресне башлап җибәрербез.

Дәресебезнең девизы : «Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит!»

Безне дәрестә күп яхшы эшләр көтә. Яхшы гамәлләр кылган кеше- яхшы кеше була.Бүгенге дәрестә  һәркем үзен яхшы укучы итеп күрсәтер дип ышанып калам.

II.  Белемнәрне актуальләштерү һәм авырлыкны эшчәнлектә теркәү.

1.Матур язу

Яхшы эшләребезнең беренчесе матур язу күнегүе булыр. (Матур язу кагыйдәләрен кабатлау)

Язганда туры утырам

Тигез тора иңсәләр

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр

Ручканы мин дөрес тотам

Дәфтәрне авыш итеп

Яза башлыйм мин сүзләрне

Дөрес һәм матур итеп

Число. Сыйныф эше.

Гаилә, җиһаз, гадәт,  рәссам

-Бу сүзләр кайсы яклары белән охшаш? (исемнәр, сингармонизм законына буйсынмыйлар) Терәк сүзне ачам – исемнәр

2. Белем дәрәҗәсен тикшерү

Исем турында нәрсәләр әйтә аласыз?  Парлар табабыз. Сәламлибез.

РАФТ Һәркем  үзен исем роленә куеп сөйли  Мин исем....

Парларыбызга рәхмәт белдереп, тыныч кына урыннарыбызга утырабыз

III. Уку мәсьәләсен кую.Укучыларның  белемнәрен актуальләштереп,  проблемалы ситуацияләр китереп чыгару

- Бу сүзләр кайсы яклары белән бер- берсеннән аерылалар?(Һәр сүзнең ахырына игътибар итәргә киҗәш ителә)

 Терәк сүзләр ачыла:сузык авазга, яңгырау тартыкка,саңгырау тартыкка , борын авазына беткән  сүзләр

1.Карточкалар белән эш.

- Укучылар, безнең бер терәк сүз ачылмый калды. Аны белер өчен “Корректор” уены тәкъдим ителә.

-Кем ул корректор? Бу сорауга җавапны каян табабыз?

Укучылар җавабы

-Дәреслекнең 105 битендәге “Аңлатмалы сүзлек”тән, 1 төркем өлкәннәр янына барып сораша ала.

 РАУНД  ТЭЙБЛ структурасы ( Укучылар бер кәгазь битенә чиратлап язалар).

Кызыл төстәге карточканы аласыз.

 -Карточкада  сез нәрсәгә игътибар иттегез? Кушымчалары дөрес ялганганмы?Болар нинди кушымчалар? (Терәк схемага “ “Килеш” сүзе беркетелә.)

Китаптка- белем чишмәсе.

Китапка  бер  битен дә ертма.

Китаптан  пычранудан сакла.

Китапның  язма.

Китапны белем ал.

(Эшләр тикшерелә)

Нәтиҗә. Китап белән дус укучы яхшы кеше була

Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куйыйк.

Уку мәсьәләсе: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Терәк сүзләрне кулланып дәрес максатын билгелик

1. Исемнәрнең килеш белән  төрләнешен искә төшерү;

2. Сузык авазга, яңгырау тартыкка,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләрен билгеләү.

Бәяләү битләренә теманы язу. Бәяләү бите белән танышу.

Килешләр турында без нәрсәләр беләбез?

Блиц- сорау. Һәр төркемгә 1 сорау.

-кайсы килеш исемнәре сузык авазга башлана? (иялек, урын-вакыт);

- кайсы килешләрнең исемнәрендә “Ш” тартыгы бар? (баш, юнәлеш, төшем, чыгыш килешләрендә);

- кайсы килешнең исеме яңгырау  тартыктан башлана? ( баш килеш)

- кайсы килешләрнең исемнәре саңгырау тартыктан башлана? (төшем, чыгыш килешләре);

- кайсы килешнең исеме ике аваз кушылмасын белдергән  хәрефтән  башлана? (юнәлеш килеше);

-иң озын исемле килешне әйтегез (урын –вакыт килеше)

-Сез ничек уйлыйсыз тактада матур язу өчен бирелгән сүзләр килеш белән төрләнгәндә бертөрле килешләрдә  бертөрле кушымча аламы?

Укучылар фикере....

Моны ничек дәлилләп, исбатлап була?

Ә хәзер яхшы эшләр башкаруны дәвам итик, өлешчә эзләнү эшенә керешик. Төркемнәрдә эш.

№1саны астында утыручы укучылар “Дөрес яз ” сүзлегеннән сузык авазга беткән 1 сүзне таба килеш белән төрләндерә .

Бәяләү битенең үзегезнең кагыйдәгә туры килгән 1нче өлешен тутырырга

№2 “Дөрес яз ” сүзлегеннән яңгырау тартыкка беткән 1 сүзне таба килеш белән төрләндерә.

Бәяләү битенең үзегезнең кагыйдәгә туры килгән 2нче өлешен тутырырга

№3  дәреслектән 101 нче күнегүне табып биремне үтисе. Бәяләү битенең үзегезнең кагыйдәгә туры килгән 3нче өлешен тутырырга

№4 дәреслектән 104 нче күнегүне табып биремне үтисе.

Бәяләү битенең үзегезнең кагыйдәгә туры килгән 4нче өлешен тутырырга

Эшләрне тикшерү

№1

-Нинди уртак кагыйдә чыгарабыз?

сузык авазга беткән исемнәргә ю.к. –га, -гә, ч.к. –дан, -дән, у.-в.к. –да, -дә кушымчалары ялгана.

№2 елмаегыз

-Нинди уртак кагыйдә чыгарабыз?

Яңгырау  тартыкка беткән исемнәргә ю.к. –га, -гә, ч.к. –дан, -дән, у.-в.к. –да, -дә кушымчалары ялгана.

№3 басып күренегез әле

-Нинди уртак кагыйдә чыгарабыз?

Саңгырау тартыкка беткән исемнәргә ю.к. –ка, -кә, ч.к. –тан, -тән, у.-в.к. –та, -тә кушымчалары ялгана.

№4  Борын авазларына беткән исемнәргә чыгыш килешендә – нан, - нән кушымчалары ялгана

Ял итсен күзләр..

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем : ял итсен!

Ачам күзем : күп күрсен!

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына,

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына

СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table) структурасын кулланып иптәшләребезнең карточкаларын тутырырга ярдәм итәбез.  Эшләрне бер беребезгэ түгәрәк буенча  биреп барабыз Үзебез чыгарган нәтиҗәне 4 тапкыр язып карточкаларны тутырабыз

-Бәяләү битләрендәге таблицаларның 4юлы да тулып бетсә, үзегезнең эшчәнлекне бәялисез.

IV. Белемнәрне  беренчел ныгыту.Перфокарталар белән эш.

1. (Ысул чыгару).

  • Исемнәрнең килешләрен билгеләү өчен нишлибез?

Ысул:

сүзне укыйм;

сүзгә сорау куям;кушымчага карыйм, килешен билгелим.

-Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез бу сүзнең нинди кушымча ярдәмендә ясалганын карап, шул килеш янына нокта куясыз.

Сарманның, авылны, өстәл, мәктәптән, шәһәргә, урамда.

Бәяләү битләрендә булган перфокарта белән эш

Килешләр

1

2

3

4

5

6

Баш килеш

Иялек килеш

Юнәлеш килеш

Төшем килеш

Чыгыш килеш

Урын-вакыт килеш

Эшләрне бәяләү.Үзбәя

V.Өй эше бирү.

Мәҗбүри (репродуктив)  100нче күнегү сүзлек диктантына әзерләнергә

Иҗади эш килешләрнең исемнәрен һәм эзлеклелеген истә калдыру өчен җөмләләр төзергә (Үрнәк тәкъдим ителә)

Безнең                 Бер                          

Илдар                   Илдә                        

Юрганга              Юктыр                    

Төренеп               Тиңсез                    

Чанага                  Чыршы                  

Утырды                Урманы                  

VI. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) 

Дәрес темасын максатны искә төшерик әле. Без максатка ирештекме?

-Сез бүгенге дәрестән нинди яңа белемнәр алдыгыз.

-Димәк, килешләрне белү кирәкме инде?

(Килешләрне белми торып дөрес, матур итеп сөйләшеп булмый).

Бу алган белемнәрегез өлкән сыйныфларда яхшы укырга ярдәм итәр дип уйлыйм

 Миң үзбәя битләрегезне карап чыгармын һәм сезгә билгеләр куярмын.Үзем куйган билгеләрне сезнең бәяләр белән   чагыштырырмын.

Тылсымлы тартма” уены Дәрес башын искә төшерик әле. Яхшы гамәлләр кылган кеше яхшы кеше була.  Без яхшы укучы булдыкмы. Тылсымлы тартманы ачып төркемнәрдә бер- беребезгә җибәрик әле. Сез анда яхшы укучыны күрерсез.

Һәрвакыт яхшы укучылар булып калыгыз Кешеләрне матур эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез!

БӘЯЛӘҮ БИТЕ

Фамилия__________________________

Дәрес  темасы

Төркемдә эш

Өлешчә эзләнү эше

Таблица  тутыру

Тест

Минем

 билге

Укытучы бәясе

 

 

 

 

 

Алачак белемнәр

Табылган җаваплар

1

Сузык авазга беткән исемнәрнең килеш кушымчалары

сузык авазга беткән исемнәргә

 ю.к. –       , -        ,

ч.к. –       , -         ,

у.-в.к. –       , -        кушымчалары ялгана.

2

Яңгырау тартыкка беткән исемнәрнең килеш кушымчалары

Яңгырау тартыкка беткән исемнәргә

 ю.к. –     , -       ,

ч.к. –      , -         ,

у.-в.к. –       , -          кушымчалары ялгана.

3

Саңгырау тартыкка беткән исемнәрнең килеш кушымчалары 

Саңгырау тартыкка беткән исемнәргә Ю.к. –       , -         ,  

 ч.к. –         ,-        ,    

 у.-в.к.  –          , -      , кушымчалары ялгана.

4

Борын авазына беткән исемнәрнең килеш кушымчалары

Борын авазына беткән исемнәргә

ч.к. –         ,-           ,  

кушымчалары ялгана.

Килешләр

1

2

3

4

5

6

Баш килеш

Иялек килеш

Юнәлеш килеш

Төшем килеш

Чыгыш килеш

Урын-вакыт килеш

ӨЙ ЭШЕ

Мәҗбүри 100нче күнегү сүзлек диктантына әзерләнергә

Иҗади эш килешләрнең исемнәрен һәм эзлеклелеген истә калдыру өчен җөмләләр төзергә

МБГББУ “Сарман гимназия”се

Татар теленнән 4 класс өчен дәрес эшкәртмәсе

Тема: “Исемнәрнең килеш белән төрләнеше”

Укытучы : Фатыхова Г.Ф.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. У.-в. килеше.

Өченче класска татар теленнән ачык дәрес....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Презентация урока татарского языка, 3 класс...

Татар теленнән дәрес конспекты

Сүз һәм җөмләне  аера белергә, җөмләләрне дөрес итеп төзи белергә өйрәтү....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Дәрес планы

Сингапур технологиясен кулланып 3 класс өчен дәрес планы....

Ачык дәрес. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү; укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....