Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Дәрес планы
план-конспект урока (2 класс) на тему

Гумерова Флюса Фоатовна

Сингапур технологиясен кулланып 3 класс өчен дәрес планы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:  Исемнәрнең  килеш  белән  төрләнеше.

Дәрес  максаты: Килешләр  турында  белемнәр  бирү, килеш  сорауларын  

                              истә  калдыруларын  формалаштыру.

Планлаштырылган - Килешләрне  белергә,исемнәрнең  килешләрен    

нәтиҗә:                        билгеләргә.    

                                       -Кушымчалары  язылышын  истә  тоту.

                                       - дөрес  итеп  кулланырга.

Төп билгеләмә:            – килеш

Предметара  бәйләнеш: математика, әйләнә – тирә,  әдәби  уку.

Ресурслар :                      дәреслек презентация    карточкалар

Эшчәнлекне  оештыру:  фронталь,   индивидуаль,    парларда,   группаларда.

1этап: Укучылар белән  уңай  атмосфера  тудыру.(Коммуникатив)

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

(бер – берсенә  карап  елмаялар)

Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Безнең туган илебез нинди?

Сез туган ил турында нәрсә әйтә аласыз?

Сезнең туган илегез кайда икән?

(балаларның җаваплары тыңлана-Нурлат шәһәре)

1 этап  Дәресебезне  матур  язудан  башлыйбыз.

Бирелгән  сүзләрне язарга алар   арасыннын  предметны  белдергән  сүзләр  астына  сызарга.

(суган, әни, якорь ,   хат,  әләкли,  тоз.)

Бер  бала  укый.

-Ни  өчен   бу  сүзләрне  генә  сайлап  алдыгыз.?

-Чөнки  кем?  нәрсә?  соравына  җавап  бирәләр ,  предметны  белдерәләр.Нинди  сүз  төркемебез  икән  ул?  (Исем)

2  этап.  Белемнәрне  актуальләштерү.  (регулятив).

Исем  турында  ниләр  беләбез  икән?

- исем сүз төркеме турында алган белемнәребезне искә төшереп сезнең белән МОДЕЛь ФРЕЙЕР ЭШЛӘРБЕЗ, алдыгызда партада ак битләр тора. Шул битләрне алабыз, башта икегә бөклибез, аннары тагын икегә бөклибез һәм бер почмагын бөклибез. Битләрне ачтык, эзеннән йөртеп карандаш белән битне бүлгәлибез. Уртада килеп чыккан квадратка ни дип, язарбыз

--исем дип ,ә хәзер аларны тамгалап чыгыгыз

беренче почмакта-нәрсә ул исем

икенче почмакта –исем сүз төркемен аңлатмаган сүз

өченче почмакта-исемгә мисаллар

дүртенчесендә-исем булмаган сүзләр язарга

-ЭШЛӘРНЕ тикшерәбез.молодцы.

3  ЭТАП:Яңа  тема  өстендә  эш.

Ә  бугенге  дәрестә  нәрсә  белән  шөгыльләнәсебезне  бу  биремне  карап  белербез.  (регулятив,  коммуникатив)

В К  Ж И З Л Д  Е С Ш

Бирелгән хәрефләр арасыннан уегыз белән санаганда  так  булганнарын  сыза  барырга да сез үзегезгә таныш булган сүз төркемен укырсыз  .так саннар нинди саннар ул?  нечетные

 Нинди  сүз  килеп  чыкты?

Килеш   (  русча  ничек  әйтелә  падеж)

Димәк  , без  бүгенге  дәрестә  килеш  турында  сөйләшәчәкбез.

Ә  ни  өчен  исем  сүз  төркемен  өйрәнгәндә  өйрәнәчәкбез  икән.

Чөнки  исем  килеш  белән  төрләнә  икән.

Килеш  турында  күбрәк  белү  өчен  матур язудагы  сүзләрнең  баш  хәрефләрен  кушып  укырга  кирәк.

Нинди  сүз  килеп  чыкты?

(сәяхәт)

Дәрестә  районыбыз  буйлап  сәяхәт  итеп, яңа  белемнәр  алырбыз.Әйе, укучылар. Районыбыз көннән – көн үсә, матурлана, берсеннән-берсе  

матур биналар калкып чыга. Без бүгенге дәресебездә районыбыз буйлап бераз сәяхәт итеп алырбыз, бер үк вакытта исем турында белгәннәребезне дә кабатларбыз.

-Сәяхәтебезне башлыйбыз.

1 тукталыш:. Беренче тукталышыбыз- Нурлат  элемтә  бүлегендә (Слайдта элемтә бүлеге күрсәтелә)

-Ни  өчен  элемтә  бүлегендә ?

Чөнки  хатлар  сәяхәте  шунда  башлана.

Тиздән  нинди  бәйрәм  икән?

Ватанны саклаучылар  көне.

 Менә  бер  малай  үзенең  әтисе  турында  хат  язган.

Бер  бала  укый.

Һәр  җөмләдә  кабатланган  сүзне  табарга.  

(Әти  сүзе)

Әти  сүзе  үзе  генә  түгел  бит,  тагы  нәрсәләр  бар?

Кушымчалар  ялганган.

Әйдәгез  әти  сүзен  кушымчалары  белән баганалап тактага  языйк  әле.

Сораулар  куеп  карыйк.

Сорауларда  кушымчалар  да  бертөрлеме?

Юк.

Ни  өчен?

Чөнки  төрле – төрле  сүзләр  белән  бәйләнгән.

-Хәзер  санагыз  инде,  тактага  ничә  сүз  яздык?

-6.

Димәк  килешләр  алтау  була  икән.

(  аңлату,  проекторда  килешләрне  чыгару, сорауларын  уку.)

Нче тукталыш:  БАНК

Әйдәгез  хәзер  банкка  кереп  чыгыйк,  анда  нишлиләр?

-саннар , цифрлар, акча  белән  эш  итәләр.

Безгә  анда  ячейкалар  белән  эш  итәргә  кирәк.

( ячейка – аерым  тартма,  акча,  алтыннарны  шунда  саклыйлар.)

Таблицадагы  сүзләрне  төсләргә  буярга  кирәк.һәр өстәлдәге 1. урыннарда утыручлар буйыйлар , ә һәр өстәлдәге 2. урыннарда утыручылар җавап бирәчәкләр

1)

бабайның

карга

атның

Зәңгәр

Баш  килеш

  кояш

озак 

эни

2)

бабайны

бурсык

Җөмләгә

Яшел,

  төшем  килеше

Агач  

партаны

әнине

3)

бабайдан

алмада

Кыздан

Сары  - чыгыш  килеше

аю

Машинадан

әбидә

кадакта

алмада

Кыздан

кызыл.

ур.вакыт   килеше

аю

Машинадан

әбидә

-Тикшерәбез Димәк,  сүзләрне  дөрес  буядык.

2)  Ә хәзер  тиешле  кушымчаны,  сүзне   куеп  җөмләләрне  укырга  кирәк.

Ә киләсе биремне башкару өчен     КОНЭРС структурасын кулланырбыз.

Нурлатның матур урыннарын игътибар белән  карап китәбез.

-(слайдда рәсемнәр күрсәтелә)

Мәчет,шифаханә,сәүдә үзәге,музыка мәктәбе,дан аллеясе,музейга, спорт комплексы,вокзал)

Җөмләне Сүзләрне кертеп кычкырып укыйбыз һәм кайсы килештә булуын ачыклап  шул почмакка барып басабыз. Өстәлләрдә килешләр таблицасы бар карарга мөмкин.

Молодцы .

Дөрес эшләдегез.урыннарга утырырга мөмкин.

Нче ТУКТАЛЫШ:  СПОРТ  КОМПЛЕКСЫ.  (М.М.  Хузин  исемендәге)

Без  әзерәк   ял  итеп  алабыз.  Фоллоу зе лидер структурасы буенча эшлибез.алга чыгыйк әле түгәрәк ясап басыйк.алда басып торган укучы лидер була.музыка башлангач аның артынан кабатлап барабыз.музыка туктагач аның артында торган укучы лидер була аның хәрәкәтләрен кабатлыйбыз.молодцы .

Кызлар  утыра.

Малайлар  утыра

 4 нче   ТУКТАЛЫШ:   ә хәзер үзебезнең мәктәбебезгә кайтабыз,дәресебезгә кагылышлы сүзләрне килеш белән төрләндерәбез   . КАРАЛАМАЛАРДА  эшләү

1 өстәл –китап

2 нче өстәл-дәфтәр

Һәр өстәлдән 3 нче номерлы катнашучыларның җавапларын тыңларбыз.

Башладык    

ике  укучы  дөрес  итеп  укый.

-  дөрес  итеп  утыруга  игътибар  итү.

2. Укучылар  әйтегез әле Норлатта нинди милләт вәкилләре яши икән? Ә бәлки аларның МИЛЛИ бәйрәмнәре турында да берәр нәрсә беләсездер?

-Сабантуй ,  Уяв,  Маевка-рәсемнәр карау.

-Райондагы һәрбер бәйрәм азагында нинди өлеш була әле.

-Бүләкләү өлеше

-МЕНӘ безнең дә Юлыбыз  тәмам,  район  буйлап  сәяхәтебезне  алдагы  дәрестә  дәвам  итәрбез.

- сәяхәт  итү  сезгә  ошадымы.?

-Без  нәрсәләр  турында  белдек?

-нәрсәләргә  өйрәндек?

-Ә  нәрсәне  үзләштерә  алмадык?

-Һәрберсе  әйтеп  чыга.

-Димәк  дәрес  башында  әйтелгән  килеш  белән    танышуыбызны  алдагы   дәресләрдә  дәвам  итәрбез.  Бу  максатыбызга  ирештек.

Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? (алар бүлмәнең уң ягына чыгалар) Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, (алар бүлмәнең сул ягына чыгалар) кемнәр “3”ле куя? (алар урында калалар)

Өй  эше.

өстәл-  килешләр кагыйдә  өйрәнергә

өстәл   “Мәктәбем  минем” -  темасына  хикәя  язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Примерный план оформления воспитательного плана классного руководителя

Примерный план оформления воспитательного плана классного руководителя. + социальный паспорт класса...

Рисунок и план. План местности

Рисунок и план. План местности...

Тест по литературному чтению, 4 класс. Тема: План текста. Виды планов.

Тест обеспечивает  освоение учащимися способов выполнения проверочных заданий по литературному чтению....

индивидуальный план план повышения профессионального уровня

Перспективный план реализации методической темы с 2014 года по 2017 годы...

план самообразования; план работы со слабыми и с одаренными детьми;

Татар теле фәнен авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы...