Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. У.-в. килеше.
учебно-методический материал (3 класс) на тему

Өченче класска татар теленнән ачык дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл План урока.21.36 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбе.

Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Урын-вакыт килеше.

3 класс.

Төзеде: Чат башлангыч мәктәбе укытучысы

Бәдертдинова Зөһрә Баязит кызы

Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Урын-вакыт килеше.

Максат: 1) исем темасы буенча өйрәнгән белемнәрен искә төшерү; исемнәрнең урын-вакыт килеше белән төрләнешен аңлату, сораулары, кушымчалары белән таныштыру, исемнәрнең кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру; 2) иҗади фикерләү сәләтен, танып-белү активлыгын үстерү; 3) эшкә мәхәббәт тәрбияләү.

  1. Оештыру.
  1. Исәнләшү.
  2. Өй эшен тикшерү
  3. Матур язу
  1. Актуальләштерү.
  1. Ребус чишү.

  • Нәрсә ул исем?
  • Сүз төркеме.
  • Исем нинди сорауларга җавап бирә?
  • Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә.
  • Исем дип нинди сүзләргә әйтәбез?
  • Предметны белдергән сүзләргә.
  • Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?
  • Зат, сан һәм килеш белән төрләнә.
  • Татар телендә ничә килеш бар?
  • Алты килеш бар. (Килешләрне сораулары белән искә төшерү)          
  1. Яңа теманы аңлату.
  1. Ә хәзер табышмак укыйбыз.

Көндә бар, төндә юк,

Кояшта бар, Айда юк.

  • Нәрсә ул?
  • К хәрефе.
  • Ә хәзер исемнәргә сораулар куегыз.
  • Көндә  (кайда?), төндә (кайда?), кояшта (кайда?), айда (кайда?).
  • Предметның нәрсәсен белдерә?
  • Предметның урынын белдерә.
  • Нинди килеш була?
  • Урын-вакыт килеше.
  • Без бүген нинди килешне өйрәнербез?
  • Урын-вакыт килешен  өйрәнәбез.
  • Димәк, урын-вакыт килеше нинди сорауларга җавап җавап бирә?
  1. Дәреслектән кагыйдә уку.

Урын-вакыт килешендә урын мәгънәсен белдергән исемнәргә кайда? , вакытны белдергән исемнәргә кайчан? сораулары куела. Кайда? – урманда, мәктәптә, кайчан? – мартта, майда.

  1. 134 нче күнегү – сынамышны хәтердән язабыз. Урын-вакыт килешендәге исемнәрне үрнәктәгечә тикшерәбез.

Үрнәк:   каенда – уртаклык исем, берлек санда, кайда? соравына җавап була, урын-вакыт килешендә.

Эшләрне алмашып тикшерәбез, нәтиҗә ясыйбыз.

  1. 135 нче күнегү – ребусларны чишәбез. Җавапта килеп чыккан исемнәрне  тактада килеш белән төрләндереп язабыз.
  2. Ял минуты.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

 Тирән итеп суладык,

 Башны як-якка бордык,

 Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

 Югарыга үрелдек.

 Соңыннан тынычланып

 Шөгыльне дәвам итик.

        IV. Белемнәрне ныгыту.

  1. Ә хәзер уен уйнап алабыз.  Мин сүзләр әйтәм. Ә сез урын-вакыты килешендәге сүзләрне әйткәндә утырасыз, ә башка килештә килгән сүзләргә басасыз.

Мәсәлән:  агачлар, кышны, китапта, дәфтәрнең, авылда, дуска, капканың, юлга, күршедә, апаны, абыйның, әнигә, урманда һ.б.

  1. Мәкальләрдәге исемнәргә урын-вакыты килеше кушымчаларын өстәп язарга.

Сүз...  мактанма,  эш...   мактан.

Акча  бакча...   үсми.

Эш  беләк...  түгел,   теләк... .

Эш - акча... , гөл – бакча... .

  1. Тикшерү эше. Исемнәрнең килешләрен билгеләргә
  2. 1. УРМАНГА

2. БАЛАНЫ

3. ДИВАНДА

4. АПАДАН

5. АВЫЛДА

6. АКЧАНЫҢ

7. БАЛАН

8. УРАМНЫ

9. БОЛЫННАН

10. КОШ

  1. “Кыш” исемле рәсем буенча җөмләләр төзегез. Урын-вакыт килешендәге исемнәргә сораулар куегыз.
  2. Исемнәргә урын-вакыт килеше кушымчаларын өстәп языгыз.

Кемдә?

Кайда?

Апа -

Актаныш -

Әти -

Дәфтәр -

Туган -

Ручка -

Азат -

Өй -

Укытучы -

Мәктәп-

  1. Рефлексия.
  1. Без бүген нинди килеш турында сөйләштек?
  • Ул нинди сорауларга җавап бирә?
  • Нинди кушымчалар ялгана?
  1. Билге кую.
  • Кемгә нинди  билге куябыз?
  1. Өй эше.

а) Кагыйдә ятларга – 73 бит;

б) 133 нче күнегү – 72 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Презентация урока татарского языка, 3 класс...

"Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" тест

Әлеге материалны 3 нче сыйныфта "Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" темасын ныгыту максатыннан бик отышлы кулланырга була....

Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән тө...

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Дәрес планы

Сингапур технологиясен кулланып 3 класс өчен дәрес планы....

Ачык дәрес. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү; укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....