Ачык дәрес. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
план-конспект урока (3 класс)

Минкина Альфия Маннановна

исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү; укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany.doc97.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес: татар теле

Сыйныф: 3

           

Укытучы:Минкина Әлфия Мәннан кызы, 1 категорияле укытучы, Тәтеш районы Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе

Тема. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Максаты:  исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү; укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәнү; исемнәрне тикшерә белү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Коммуникатив УУГ:укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; парларда, төркемнәрдә тигез эшчәнлек алып бара ; үз фикереңне әйтә, дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү.

Регулятив УУГ:максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.

Танып – белү УУГ:тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.

Җиһазлау: кояш, болыт, карточкалар, килешләр турында шигырьләр, презентация.

Материал: Татар теле: дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек/ И. Х. Мияссарова,

К. Ф. Фәйзрахманова– Беренче кисәк. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013 нче ел.

Дәрес барышы.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

1.Оештыру. Уңай псих. халәт тудыру.

1 слайд                                        Исәнмесез!

Хәерле көннәр Сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Шундый изге теләкләр  белән бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Бүген без үзебезгә девиз итеп түбәндәге сүзләрне алабыз.

 Укучыга-уңыш

              Укытучыга –шатлык

-Дәрес вакытында укучыга уңыш кайчан елмая? Әйдәгез уйланып карыйк әле.

-Димәк, шул очракта укучы теманы үзләштерә ала, ә укучы теманы аңласа , укытучыга шатлык була. Бүгенге дәрестә дә мин шулай булыр дип  уйлыйм.

-Cезнең өстәлләрдә 2 карточка (кояш һәм болыт), сезнең кәефегез хәзер ничек, шуны билгели торган карточканы күтәрегез. Мин сезнең барыгызга да яхшы кәеф телим. Числоны, сыйныф эшен язабыз.

Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм.

Җавапларны яза баралар.

Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым

Җәй дә яшел, көз дә яшел.

Кыш та яшел шулай ук

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк.

Беренче карлар яугач,

Килә ул безнең якка.

Кышкы урманны сөя,

Исе китми суыкка.

 Кышын боздан шуабыз,

Җәен җыеп куябыз.

Кышын аны ясый һәр малай.

Язын юкка чыга бу агай.

Үкерә дә котыра,

Бөтен җирне тутыра

2 слайд. Табышмакларның җаваплары  нинди тема белән бәйләнгән?

Әйе, укучылар, чөнки тиздән кыш җитә. Бусагада инде кыш. Матур да соң туган җиребез табигате! Кышкы матурлык сезнең күңелләрегезне күтәрсен һәм күтәренке  күңел белән дәрестә эшләрсез дип ышанам. Күңелегезгә ошаган ике сүз белән җөмләләр төзисез.

Дәфтәрләрне алыштырып тикшерәсез.

3 слайд. Мин сүзләр язылган слайдны ачам. Карап тикшерәсез.

Бер дә хата булмаса, “5”, 2 хата булса, “4”, 3 хата булса, “3”, 3 тән артык булса, “2” куябыз.

-Игътибарлы, тырыш, эзләнүчән булса.

Үз фикерләрен җиткерәләр.

(Кар )

(чыршы)

(карабүрек)

(тимераяк)

(Кар бабай)

(буран)

      Кыш темасы белән

Үзара тикшерү

Слайдтан карап тикшерү

КУУГ:

Сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештырул=да хезмәттәшлек итү.

КУУГ:

Парларда эшләгәндә, сыйныфташларының фикерен тыңларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәтү.

2. Белемнәрне актуаль-ләштерү.

Ә нинди сүз төркеменә карыйлар?

- Исем турында ниләр беләсез?

4 слайд. Парлап сүзләр бирелгән:

Әни-әниләр

Таллар-күлләр

Урманнар-балалар

Лилия-лилия

- Исем.

- Исемнәр предметны белдерә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Алар берлек һәм күплек санда бүлалар.

-  калын әйтелешле сүзгә калын (-лар, -нар), ә нечкә әйтелешле сүзгә нечкә кушымча (-ләр, -нәр) ялгана;

борын авазына беткән исемнәргә -нар, -нәр, калган очракта – лар,  –ләр ялгана

Лилия-кеше исеме, ялгызлык исем, икенче очракта чәчәк исеме, уртаклык исем

РУУГ:

Күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

ТБУУГ:

Исемне таный, таба, сораулар куя белү, охшаш һәм аермалы якларны аерып күрсәтә белү.

3. Уку мәсьәләсен кую

- Шушы сүзләр арасында безнең өчен кадерле булган сүз бар. Нинди сүз ул?

5 слайд. - Әйе, балалар, әниләр безнең иң кадерле кешеләребез. Тиздән әниләр бәйрәме. Кайчан әле ул? Ни өчен әниләр безнең өчен иң кадерле кешеләр?

Мин сезгә карточкалар таратам. Тамыры әни булган исемнәргә дөрес кушымчалар өстисез.

6 слайд. Хәзер слайдтан карап тикшерәсез һәм үзегезне үзегез бәялисез смайликлар белән.

-Әни сүзе кайсы сүзләр белән бәйләнгән?

-Нәрсә ярдәмендә бәйләнгән?

-Нинди кушымча?

-Алар нинди сорауларга җавап булып килә?

- Димәк, кушымчалар ни өчен кулланыла?

Исемнәргә башка сүзләр белән бәйләнеп килсен өчен кушымчалар ялгана.

  • Бу күренеш ничек атала? Китаптан теманы ачып укыгыз.

7слайд.  Бу күренеш исемнәрнең килеш белән төрләнеше дип атала.  

-Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнербез.

Нинди максат куябыз?

64 биттәге кагыйдәне укыйбыз.

Әни

Ноябрьнең ахыргы ялы. Быел 25 енә туры килә.

Әни – иң кадерле кеше.

Әнинең  куллары йомшак.

Мин әнигә булышам.

Мин әнине өзелеп яратам.

Әнидән дә якын кеше юк.

Әнидә минем бар ышанычым.

- кушымчалар

- ның, нең, һ.б.

- җөмләдә сүзләрне бер –берсенә бәйләр өчен

-исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнербез.

-исемнәрне килешләр белән төрләндерергә, килешләрне билгеләргә өйрәнәбез

КУУГ:

Үз фикерен төгәл итеп әйтеп бирә белүләренә ирешү.

ШУУГ:

Игътибарлы булу.

ТБУУГ:

Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

4. Яңабелемнәрне ачу.

8 слайд. Һәр бала берәр килеш турында шигырь ала.

Кем? – әни,

Нәрсә? – бәлеш.

Кем? Нәрсә? соравына

Җавап бирә баш килеш.

Кемнең? Нәрсәнең? дия

Иялек килеше генә.

Кемгә? Нәрсәгә? Кая?

Уңга, сулга, алга, артка.

Юнәлеш килеше әйтә,

Сөйли безгә бу хакта.

Уңны, сулны төшендерә

Төшем килеше генә.

Шуңа күрә ул безгә

Кемне? Нәрсәне? дия.

Эштән, өйдән, мәктәптән,

Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан?

«Чыгып килә ул» дия

Чыгыш килеше генә.

Кемдә? Нәрсәдә? Кайда?

Өстә, аста, алда, артта.

Урын-вакытын күрсәтә

Сөйли безгә шул хакта.

Һәр укучыга икешәр килеш туры килә.

5.Беренчел ныгыту.

Физкультминут

9 слайд. Фронталь эш. Килешләр таблицасы белән эшләү (дәреслек 65 бит)

- Нәтиҗә ясыйбыз:

-татар телендә ничә килеш бар?

-кайсы килеш исемнәре сузык авазга башлана?

 -кайсы килешләрнең исемнәрендә “Ш” тартыгы бар?

 -кайсы килешнең кушымчасы юк?

 -иң озын исемле килешне әйтегез.

Китаптагы нәтиҗәне укыту

Туп белән уйнау. Укытучы исемнәр әйтә. Укучылар килешләрен билгелиләр:

урманда, әтинең, чәчәк, мәктәпкә, авылны, Казаннан.

-Татар  телендә 6 килеш бар.

-иялек, урын-вакыт

-баш, юнәлеш, төшем, чыгыш килешл.

- баш килеш

-урын –вакыт килеше

ТБУУГ:

Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

6. Мөстәкыйль эш

Ысул  буенча тикшерү

Парлап эшләү.

116 нчы күнегү.

  • Таблицадагы нәтиҗәне кулланып, авыл, күл исемнәрен килешләр белән төрләндерегез.

Үзара алмашып тикшерү

КУУГ:

Парлап эшләгәндә, хезмәттәшлек итә белү тыңлый белү.

ТБУУГ:

Исем турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү.

РУУГ:

Үз эшеңне планлаштыра белү, үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

7.Рефлексия

10 слайд Йомгаклау. 1.Җөмләләрне дәвам итеп карагыз әле:

  • Бүген мин белдем...
  • Миндә теләк туды…

11 слайд 2. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

-Балалар, сезнең өстәлләрдә үзбәя өчен карточкалар. Дәрестә үз эшегезне бәяләгез.

  1. Дәрес ошадымы? Cезнең өстәлләрдә 2 карточка (кояш һәм болыт), сезнең кәефегез хәзер ничек, шуны билгели торган карточканы күтәрегез.

12 слайд

ШУУГ:

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Өй  эше.

1.Килешләр турында өйрәнергә

2.65 бит 117 күн.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. У.-в. килеше.

Өченче класска татар теленнән ачык дәрес....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Презентация урока татарского языка, 3 класс...

"Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" тест

Әлеге материалны 3 нче сыйныфта "Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" темасын ныгыту максатыннан бик отышлы кулланырга була....

Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән тө...

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Дәрес планы

Сингапур технологиясен кулланып 3 класс өчен дәрес планы....