конспект урока Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
план-конспект урока (3 класс) по теме

Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_t_3kl_dshchres_esh.docx15.91 КБ

Предварительный просмотр:

Кайбыч муниципаль районы Шушермщ башлангыч мәктәбе

Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

    Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. ( 3 нче сыйныф өчен)

                                                                         Укытучы: Мөхәммәтҗанова З.Р.

                                     

                                          2011

Тема: Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Максат:

  1. Исем һәм аның килеш белән төрләнүе турындагы белемнәрне киңәйтү.
  2. Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәтү.
  3. Бәйләнешле сөйләм , матур язу күнекмәләрен үстерү.

Материал: А.Х. Нуриева, “Татар теле” 3 нче сыйныф,76-77 нче битләр.

Җиһазлау: Яфрак һәм әтәч сүзләренең килеш белән төрләнеше язылган таблица.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

  1. Барыбыз да матур итеп бастык.Исәнмесез, укучылар! Тыныч кына утырыгыз.Дәрескә барыгыз да әзерме?Әзер булсагыз,дәресне башлыйбыз.

     II.Актуальләштерү.        

  1. Балалар, башта матур язу күнегүләрен эшләп алабыз.Барыгызда дәфтәрләрне ачыгыз һәм матур итеп числоны һәм сыйныф эшен язып куябыз.Хәзер тактадагы кушылмаларны һәм сүзләрне укып китәбез, аннары дәфтәргә язып куябыз.

( Тактага ддд, ди, да, де, дәфтәр,дәрес,кедр сүзләрен язып куям, башта укытам, нәрсә икәнне ачыклыйбыз, дәфтәргә яздырып куям.Кедр-себердә үсә торган ылыслы үсемлек.

  1. Беренче юлга кушылмаларны язып куярсыз.

ддд ,ди, да, де (язып күрсәтәм).

  1. Икенче юлга сүзләрне язарсыз.

Дәфтәр, дәрес, кедр ( язып күрсәтәм).

-Язып бетердек.Дәфтәрләрне парта янына алып куйдык.Хәзер барыбыз да мине тыңлыйбыз.Башта минем сорауга җавап биреп карагыз әле.

- Балалар , кем әйтә татар телендә ничә килеш бар?

- ( Татар телендә 6 килеш бар).

- Сез аның сорауларын онытмадыгызмы? Кем әйтә? (2 балага әйттерәм)

- Сез узган дәрестә нәрсә турында өйрәндегез?

-Исемнәрнең килеш белән төрләнешен.

- Исемнәрнең килеш белән төрләнеше ничә төрле була?

- Ике төрле була: калын төрләнеш, нечкә төрләнеш.

- Бик яхшы, онытмагансыз икән.

III. Яңа белем  һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, берегез тактада язып барыр.Мин хәзер сүзләр әйтәм, ә сез шуларны язып барыгыз.( Түбәндәге сүзләрне яздырам)
  2. Яфрак, әтәч, ат, читлек, курчак ,болыт,көньяк,күп,цех.

( Саңгырау хәрефләрен әйттерү, санап чыгу: п,ф,к,т,ш,с,ч,къ, ц,щ,х).

-Булды ручкаларны куйдык.Ә хәзер шушы сүзләргә карыйк әле, алар нинди хәрефләргә беткән?

- Саңгырау хәрефләргә.

- Балалар, бүген без “ Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше “ дигән теманы өйрәнәбез.

- Ә хәзер тактадагы таблицага карыйк әле.Укыйбыз кычкырып.( табл. элеп куям)

Килешләр

Калын төрләнеш

Нечкә төрләнеш

Баш килеш

яфрак

әтәч

Иялек килеше

яфракның

әтәчнең

Юнәлеш килеше

яфракка

әтәчкә

Төшем килеше

яфракны

әтәчне

Чыгыш килеше

яфрактан

әтәчтән

Урын- вакыт килеше

яфракта

әтәчтә

-Монда яфрак һәм әтәч сүзләренең килеш белән төрләнеше бирелгән.Укучылар игьтибар белән карагыз әле.

 - Юнәлеш, чыгыш,урын- вакыт килешләрендә нинди кушымчалар ялгана?

-Юнәлеш килешендә -ка, -кә, чыгыш килешендә -тан,-тән, урын- вакыт килешендә- та,-тә.

-Кайчан калын кушымча ялгана? (калын сүзгә)

- Кайчан нечкә кушымча ялгана? ( нечкә сүзгә)

- Әйдәгез, китапларның 46 нчы битендәге кагыйдәне укып китик.(1 укучы кагыйдәне кычкырып укый).

- Китапта язылганнар без сөйләгән белән туры киләме?

- Килә.

-Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бер юл төшеп, таблицаны күчереп языгыз.Чиста, пөхтә языгыз.

- Ял итеп алабыз.

IV. Физкультминутка.

V. Алган белем һәм күнекмәләр формалаштыру,ныгыту.

- Хәзер барыбыз да китапларның 77 нче битендәге139,140 нчы күнегүләрне табабыз.Күнегүләрне эшлибез.

VI. Йомгаклау.

  1. Без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

-( Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнешен)

2.Саңгырау авазларга беткән исемнәргә юнәлеш, чыгыш, урын- вакыт килешләрендә нинди кушымчалар ялгана?

-( Юнәлеш килешендә -ка,-кә, чыгыш килешендә -тан,- тән , урын- вакыт килешендә- та,-тә.)

        3.Өй эше. Көндәлекләрегезгә языгыз. Күнегү 141, 77 нче биттәге кагыйдәне ятларга.

                  4.Билгеләр кую.

                  5. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф

Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең  килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. У.-в. килеше.

Өченче класска татар теленнән ачык дәрес....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Презентация урока татарского языка, 3 класс...

"Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" тест

Әлеге материалны 3 нче сыйныфта "Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" темасын ныгыту максатыннан бик отышлы кулланырга була....

Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән тө...

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Дәрес планы

Сингапур технологиясен кулланып 3 класс өчен дәрес планы....

Ачык дәрес. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү; укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....