3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары
тест (3 класс) на тему

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары.

Скачать:


Предварительный просмотр:

3 нче  татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

     Сүз. Сүз мәгънәсе.

1нче бирем.

  1. Бирелгән сүзләргә антонимнар яз.

Зур – …

Якты – …

Каты - …

Биек – …

Озын – …

Бара - …

Баса – …

Дус -  …

  1. Урман, дус сүзләренә тамырдаш сүзләр яз. Берничә җөмлә төзе.

  1. Шушындый өлешләрдән торган сүзләр уйлап яз.
  • Тамыр + сүз ясагыч кушымча;
  • Тамыр + сүз төрләндергеч кушымча;
  • Тамыр+ сүз ясагыч кушымча + сүз төрләндергеч  кушымча.

  1. Сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгелә.

Эшче, кышкы, дуслар,өйдә, мәктәпләрне, уенчыклар.

2 нче бирем.

  1. Бирелгән сүзләргә синонимнар яз:

Матур - …

Йөгерә - …

Көлә - …

Кызу - …

Салкын - …

  1. Тамырларны гына күчереп ал:

Каенлык, язучылар, җирле, ауга, матур.

  1. Лексик мәгънәләре уртак булганнарын гына яз.
  1. Көнлек, көндәгечә, көнләшә, көндәлек;
  2. Чәчә, чәчкеч, чкчле, чәчү;
  3. Ачкыч, ачлык, ача, ачык;

4.Сулыш, сулый, сула, сулы.

3нче бирем.

  1. Җәй, яра, кара, җәя, йөз сүзләрен төрле мәгънәләрдә кулланып сүзтезмәләр яз.
  2. Якты сүзенә 2-3 тамырдаш сүз яз. Алар белән җөмләләр төзе.
  3. геч, -кеч, -гы, -ге, -у, -ү кушымчалары белән сүзләр уйлап яз.
  4. Шушындый өлешләрдән торган сүзләр уйлап яз.
  • Тамыр;
  • Тамыр + сүз төрләндергеч кушымча + сүз төрләндергеч кушымча;
  • Тамыр+ сүз ясагыч кушымча + сүз ясагыч  кушымча.

4нче бирем.

  1. Омонимнарны кучереп алыгыз.

Кар сулары чылтырап ага.

Безгә килде Нәҗип ага.

Апа тышта элә кер,

Ә син эйдә өйгә кер.

Килеп җитте инде яз

Син бүген гел бишлегә яз.

Әллә кая киткән таба,

Я, кайсыгыз тизрәк таба.

Корзинада  йөз алма,

Рөхсәтисез аны алма.

  1. Кыш, көй, бал сүзләренә предметның билгесен белдерә торган тамырдаш сүзләр яз. Тамырларын билгелә.
  2. Сүз төзелеше буенча тикшер.

 Җимлек, уйный, яфраклар, җырчылар, ачкыч

  1. Таш, ташлык, ташчы, таштан тамырдаш сүзләрен кулланып кечкенә текст төзе.

5нче бирем

  1. Антонимнарны язып бетер.

Чулман зур елга, ә Ык… .

Җәен көннәр озын, ә кышын … .

Көньякта җылы, ә төньякта … .

Ак сыер торып китә, … сыер ятып кала.

Эшчән бәхетне эшендә күрер, … бәхетне төшендә күрер.

  1. Сүзләрне ике баганага бүлеп яз. Беренче баганага сүз төрләндергеч кушымчалар ялганаган сүзләрне, ә икенче баганага сүз ясагыч кушымчалары ялганган сүзләрне яз.

Дәрестә, дәреслек, дәрестә;

Ауда, аучы, аулый;

Эшли, эштә, эшче.

  1. Ике – өч тамырдаш сүзләр рәте төзе. Тамырны билгелә.
  2. Тамыр сүзләрне генә күчереп яз.

Җырчы, җыр, җырга;

Яхшы, яхшылык, яхшыру;

Тапкач, табыш, тап;

Тек, тегүче, тегә.

6 нчы бирем.

  1. Баллы, бал, умарта, умарталык, умартачы  тамырдаш сүзләрен кулланып кечкенә текст төзе.

  1. Суга сүзен төрле мәгънәләрдә кулланып җөмләләр төзеп яз.
  2. «Барлык сүзләрдә дә сүзнең ниниди әлеше була?» дигән сорауга җавап бир. Шушындый өлештән торган 5 сүз яз.
  3. Сүз төзелеше буенча тикшер.

Хайваннар, кошчык, кайту, көлү, көнгә, борчыла.

Тест

Тема: «Сүз. Сүз мәгънәсе»

Дөрес җавапны тап:

  1. А) Лексик мәгънә ул сүзнең сан, килеш, заман белән төрләнүе;

Б) Сүзгә бирелгән аңлатма ул сүзнең лексик мәгънәсе.

  1. А) Тамырлары бертөрле булган сүзләр – тамырдаш сүзләр;

Б) Тамырлары һәм лексик мәгънәләре уртак булган сүзләр – тамырдаш сүзләр.

  1. А) Синонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр;

Б) Синонимнар  - охшаш мәгънәле сүзләр;

В) Синонимнар – бертөрле әйтеләләр,әмма  мәгънәләре төрле булган сүзләр.

  1. А) Синонимнар сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртәләр;

Б)Синонимнар җөмләне матурлыйлар;

В) Җөмләләрдә сүзләрне кабатламаска мөмкинлек бирә.

  1. А) Антонимнар – охшаш мәгънәле сүзләр;

Б) Антонимнар капма – каршы мәгънәле сүзләр;

В) Антонимнар әйтелеше һәм язылышы бертөрле, әмма мәгънәле төрле сүзләр.

  1. А) Антонимнар әкиятләрдә еш очрыйлар;

Б) Антонимнар мәкальләрдә еш очрыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру....

4 нче сыйныф өчен татар теленнән тест ПНШ

Сентябрь ае өчен 4 нче сыйныфта татар теленнән тест...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ.

2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ....

3 сыйныф өчен татар теленнән тест

3 сыйныф өчен татар теленнән тест....

2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр.

2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр җыелмасы. Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү уңаеннан төзелде.  Биремнәр төрле формаларда бирелде. Түбәндәге б...