4 нче сыйныф өчен татар теленнән тест ПНШ
тест (4 класс) по теме

Насруллина Гульсия Рашидовна

Сентябрь ае өчен 4 нче сыйныфта татар теленнән тест 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл татар теленнән тест 4 нче сыйныф13.35 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Татар теленнән тест   1 нче чирек   4нче  сыйныф    ПНШ

  1. Авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк булган сүзләр рәтен билгелә.

а) табигать, котлы

б)  дөя, пөхтә

в)  данә, җәза  

г)  елан, көянтә

2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә.

       а)  табиб, файда

  б)  юаш, чәйханә

  в)  уңай, уңган

        г) чәкчәк, каеш

3. Ясалма сүзләрдән торган  сүзләр рәтен билгелә.

  а)  баллы, пыяланың

  б)  шагыйрь, табиб

  в)  аксыл, тәмсез

        г) эшле, шигырь

4. Вакытны белдергән сүзләр рәтен билгелә.

  а)  көнбагышта, йокыда

  б)  аккошта, милләттә

  в)  киемдә, төендә

        г)  сентябрьдә, майда

5.  Сингармонизм законына буйсынмаган  сүзләр рәтен билгелә

  а)  сәяхәт, юаш

  б)  көнбагыш, тойгы

  в)  төен, ният

        г) һәлак, рәссам

6. Үткән заман хикәя фигыльнең беренче төре булган  сүзләр рәтен билгелә

        а)  уйлана, моңлана

  б)  уңмаган, кимәде

  в)  йоклады, сүнде

        г) тозлаган, җиңгән

7. Предметның формасын белдергән сүзләр  рәтен билгелә

  а)  түгәрәк, шакмаклы

  б)  тар, картрак

  в)  кызгылт, чибәр

        г) ярдәмчел, чәчәкле

8. Киләчәк заман хикәя фигылнең беренче  төре булган  сүзләр рәтен билгелә

       а)  кайткан, кимәгән

  б)  сөйләр, йоклар

  в)  төшерә, эшли

        г) эшләячәк, ватачак

9. Кайсы рәттә алмашлыклар иялек килешендә төрләнгән?

       а)  миңа, сиңа, аңа

  б)  минем, синең, аның

  в)  мине, сине, аны

        г) миндә,синдә, анда


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру....

Сыйфат- сүз төркеме. 2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат турында мәгълүмат бирү.Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы  куллану.Логик фикерләү сәләтләрен үстерү ....

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ.

2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ....

3 сыйныф өчен татар теленнән тест

3 сыйныф өчен татар теленнән тест....