"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (3 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

 

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.

(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен)

 

Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру.

    2. Телебезгә  карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү

         өчен   уңай  шартлар тудыру; үз фикереңне дәлилләп әйтә 

         белү, аралашу күнекмәләре булдыру;

    3. Туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, бер-береңә хөрмәт   

          хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon дәрес планы46.5 КБ
Office presentation icon през-я Сан2.86 МБ

Предварительный просмотр:

                        Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.

(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен)

Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру.

    2. Телебезгә  карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү

         өчен   уңай  шартлар тудыру; үз фикереңне дәлилләп әйтә  

         белү, аралашу күнекмәләре булдыру;

    3. Туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, бер-береңә хөрмәт  

          хисе тәрбияләү.

     

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү дәресе.

Метод һәм алымнар: аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап        

                                       табу, өлешчә эзләнү.

Дәрес технологиясе: иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, презентация,  

                                               интерактив такта, күрсәтмә материал, белемнәрне  

                                              бәяләү өчен  нэтбуклар.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.

 Психологик уңай халәт тудыру:

- Исәнмесез укучылар.

Хәерле көн. Көн дәвамында мин сезгә күтәренке кәеф теләп калам.  Кәефебез тагын да күтәренке булсын өчен, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Рәхмәт.

Актуальләштерү.

  Тактада җөмлә бирелгән..

Юмарт бабай  миңа биш конфет бирде.(слайд)

-Үткән дәрестә өйрәнеп киткән сүз  төркемен әйтегез әле.

- Юмарт, ул нинди билге?

- Предметның тагын нинди билгеләре була?

- Сыйфат ачыклаган исемне әйтегез?

- Сыйфат ачыклаган исем ничек атала?

- Без таныш булмаган сүз төркеме бармы монда?

Без бүген саннар яши торган   патшалыкка сәяхәткә чыгарбыз. Бу патшалык бик еракта урнашкан. Юлыбыз озын булыр.  Татарстаныбызда яши торган төрле милләт егетләре һәм кызлары безгә юл күрсәтерләр.

       (слайд)

      Патшалык булгач, аның хәзинәсе дә була инде. Хәзинәне кайда саклыйлар?

       Әлбәттә сандыкта. Менә без шул сандыкны эзләрбез. Бу сандыкны  иң тырыш,  дус,  ярдәмчел сәяхәтчеләр генә таба ала. Саннар патшалыгына  барганда безгә төрле милләт егетләре һәм кызлары  очрар. Алар безне каршы алып, юл күрсәтерләр.

         Безгә карта ярдәм итәр.  Әйдәгез карап китик. Нинди тукталышлар көтә икән безне?(слайд)

       Патшалыкка керер өчен безгә капкаларны ачарга кирәк. Бу тылсымлы капкаларда биремнәр. Әгәр без дөрес җавап бирсәк кенә, ачылырлар.

       Әйдәгез, укучылар  юлыбызны башлыйк. Күзләребезне йомабыз, тирән итеп сулыйбыз. Сәяхәтебезне башладык. Беренче капка Тимер капка.(слайд)

       -Балалар, сез ничек уйлыйсыз, безгә нинди бирем үтәргә кирәк? (табышмакларга җавап бирергә кирәк)

1.Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

2 Бер агачта ике яфрак.(колак).

3 Кечкенә генә сары карт

Кигән киеме тугыз кат.(суган)

Нинди терәк сүз килеп чыкты?(сан)

-Без дөрес җавап бирдек. Димәк, без дөрес юнәлештә.(Капка ачылган тавыш). Юлыбызны дәвам итәбез. (слайд)

Безнең алда тагын бер капка бар. Монысы алтыннан эшләнгән.

  Бирелгән җөмләләргә туры килгән сүзләрне сайлап куеп укыйбыз.(интерактив тактада эш, саннарны сайлап алу)

1. Безнең сыйныфыбызда -...укучы.

2. Бүген ... май.

3. Бер атнада... көн.

4. Тәнәфес ... минут була.

5. Без ... дәрескә соңга калдык.

6.Бәйрәмдә ..... кеше бар иде.

Биремне үтәдек, капкабыз ачылды.

-Сез нинди сүзләр куйдыгыз?

 Без бүген нинди сүз төркеме белән танышырбыз?(сан)

Яңа теманы аңлату.

Алар  нәрсәне белдерәләр?

-Нинди сораулар куябыз? (Һәр сорауга мисал)

Дәреслек белән эш.Кагыйдә укыйбыз.

Яңа тема.(Көтелгән җавап )

   Димәк, сан предметның исәбен белдереп Ничә? Ничәнче? Ничәү? Ничәшәр? Ничәләп? сорауларына җавап бирә.(слайдта сораулар)

 Кагыйдәне бергәләп укып чыгабыз.

Ничә?- төгәл исәпне белдерә: биш,ун, утыз.

Ничәнче?  предметның тәртибен күрсәтә: бишенче,унынчы, утызынчы.

Ничәү? Барлык саннарга да ялгап булмый: Сигез, тугыз, саннарыннан башка унга кадәр саннарга.Әйдәгез санап карыйк.

Ничәшәр?:алтышар, сигезәр.

Ничәләп? егермеләп, утызлап, йөзләп.

Таблица белән эш.

БИШ АЛМА

ҖИДЕ КӨН

ӨЧ ӨСТӘЛ

ТУГЫЗ ҖИЛӘК

Бу сүзтезмәләрдән саннарны табабыз.Саннар янында нинди сүзләр килгән.

Саннар исемне  ачыклап киләләр. Сыйфатлар темасын  искә төшерик әле.Сыйфат ачыклап килгән исем ничек аталды? Сан ачыклап килгән исем ничек аталыр?

Шуны истә тотыгыз: татар телендә саналмыш  һәрвакытта да берлек санда килә.

Физкультминут. Җиләкле аланда. (слайд)

Юлыбызны дәвам итәбез.(слайд) Безнең каршыбызда елга.

       Укучылар, безгә күпер  аша чыгарга кирәк. Ләкин бу күпер  тылсымлы. Күпер  аша үтәр өчен һәрберебез саннар әйтергә тиешбез. Күпер бик сыгылмалы Чыккан вакытта бик игътибарлы булыгыз.

     (Аяк эзләренә басу һәм саннар әйтү. Унбиш,егерменче, бишәү)

(Берәм-берәм басма аша үтәләр һәм урыннарына барып утыралар.)

Юлыбызны дәфтәрләрдә эш белән дәвам итәбез.

Бүгенге числоны,сыйныф эшен язабыз.

Матур язу күнегүенә Ыы  хәрефен алабыз. Икенче юлга дусларым дуслык   сүзләрен язабыз.Бу сүзләр белән җөмләләр төзибез.  119нчы биттәге 249 нчы күнегүнең бирелешен Алсу укый. Табышмакларны күчереп язабыз, сан белән саналмыш астына бер сызык сызабыз.

 Юлыбызны дәвам итәбез.

Хәзинә

(слайд)

( Шатланып): Без сандыкны таптык.( Ачып карый, ачылмый) Биредә язу бар. Сандыктагы хәзинәгә ия булу өчен тылсымлы кәгазьдәге биремне үтәргә кирәк икән бит.

Интерактив тактадагы сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштырып, мәкальне укы һәм аңлат. Санга сорау куй.(слайд)

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы. Җиде кат үлчә,бер кат кис.

 

   Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк әле. Ачылды. Анда нинди хәзинә бар икән?

Дөрес, алтын акчалар. Әйдәгез, бу хәзинәне алыйк әле!

Туктагыз әле. Биредә тагын нәрсәдер бар. (Һәрбер акчага ниндидер саннар турында сораулар  язылган). Димәк, безнең хәзинәбез акча гына түгел. Саннар турында белемебез дә зур хәзинә.

    Укучылар, без ниһаять, Саннар патшалыгына  килеп җиттек. Бу патшалыкта нинди милләт кызлары һәм егетләре яши соң? (Татар, рус, башкорт, мари, төркмән, үзбәк, удмурт, казах, кыргыз,тадҗик, мордва һ. б халыклар яши.) Алар үзара ничек яшиләр? Әлбәттә,  бер-берләрен хөрмәт итеп, юл куеп, бер-берләренә булышып тату, дус булып яшиләр. Безнең мәктәбебездә дә төрле милләт балалары укый. Без ныклы зур бер гаилә. Бер –беребез белән дус, тату яшибез.Киләчәктә дә шулай булыр.

  Ә безгә сәяхәттән кайтыр вакыт  та җитте. Әйдәгез  тирән  итеп сулыш алабыз һәм әкрен генә борыннарыбыз аркылы һаваны чыгарабыз. Менә без үзебезнең яраткан сыйныф бүлмәсендә инде.

Ныгыту.Үзбәя.

Ә хәзер алган белемнәребезне йомгаклап китик.(нэтбукларда эш)

                              Тест.

1. Сан нинди  сорауларга җавап бирә?

 а) Кем? Нәрсә?

 б) Нинди?

 в) Ничә? Ничәнче?Ничәү? Ничәшәр? Ничәләп?

2. Сан ачыкланган исем ничек атала:

  а) сыйфатланмыш

  б) саналмыш

  в) берничек тә аталмый

3. Кайсы сүзтезмә дөрес.

  а) биш алма

  б) биш алмалар

  в) бишләр алма

4. Бер килограммда ничә грамм?

  а) 10

  б) 100

  в) 1000

 5. Дөрес җөмләне күрсәт.

       а)  Пеналда ун карандашлар  бар.

        б) Пеналда ун карандаш бар.

        в) Пеналда уннар карандаш бар.

 Рефлексия. Саннар нәрсәне бердерәләр.

Нинди сорауларга җавап бирәләр?

Йомгаклау.

 Өй эше:253 нче күнегү.

Шуның белән безнең  дәресебез тәмам.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

175нче урта гомуми белем бир ү мәктәбе укытучысы :Әхтямова Гөлназ Мингали кызы.

Слайд 2

Юмарт бабай миңа биш конфет бирде.

Слайд 3

Карта Тимер капка Алтын капка Җиләкле аланда Елга Х әзинә Патша сарае

Слайд 4

Беренче капка –Тимер капка 1. Утыра бер ак чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. 2. Бер агачта ике яфрак. 3. Кечкенә генә сары карт, Кигән киеме тугыз кат. к о л а к к ә б е с т ә с у г а н

Слайд 5

Икенче капка –Алтын капка 1. Безнең сыйныфыбызда ... укучы. 2. Бүген март. 3. Бер атнада... көн. 4. Без ... дәрескә соңга калдык. 5. Бәйрәмдә ..... кеше бар иде. ундүртенче җиде өчәү утызлап егерме сигез ...

Слайд 6

Сан Ничә?- биш,ун, утыз. Ничәнче?- бишенче,унынчы, утызынчы. Ничәү? Берәү, икәү,унау Ничәшәр?- алтышар, сигезәр. Ничәләп? -егермеләп, утызлап, йөзләп.

Слайд 7

Җиләкле аланда...

Слайд 8

Елга. Үрнәк буенча саннар әйтәбез.

Слайд 10

Хәзинә

Слайд 12

Саннар патшалыгында.

Слайд 13

Хәзинә

Слайд 14

Яшәсен җирдә чын дуслык!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...

4 нче сыйныф татар теленнән методик кулланма(Җамалетдинова дәреслеге буенча)

4 нче сыйныф татар теленнән (Җамалетдинова дәреслеге буенча) дәрес эшкәртмәләре...


 

Комментарии

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

БИК КЫЗЫКЛЫ ДӘРЕС. ЭШЕГЕЗДӘ УҢЫШЛАР ТЕЛИМ

Кызыклы материалларыгыз өчен зур рәхмәт.Алга таба да зур уңышлар телим.