Сыйфат- сүз төркеме. 2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (2 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

 

Сыйфат турында мәгълүмат бирү.

Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы  куллану.

Логик фикерләү сәләтләрен үстерү .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сыйфат44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Сыйфат .

Максат:  

  1. Сыйфат турында мәгълүмат бирү.
  2. Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы  куллану.
  3. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү .

Җиһаз: предмет , яшелчә ,җиләк-җимеш ,хайван, табигать күренешләре рәсемнәре ,магнитафон язмасы ,индивидуаль- дифференциаль карточкалар ;тема , сораулар язылган плакат ,кроссворд , уен-“Салават күпере “ табышмаклар , дәреслек .

Оештыру өлеше .

Актуальләштерү . -Өй эшләрен тикшерү .

-Исем нәрсәне белдерә ? Сораулары нинди ?

-Кем ,нәрсә сорауларын кайчан куябыз ?

-Исем нинди сүзләрне белдерә ?

-Исемнәр нинди санда киләләр ? (берлек , күплек ) мисаллар китерегез .

Яңа тема .

-Балалар ,әйдәгез кроссворд чишеп алабыз .

  1. Җир астында җирән ат

Аның тиресе җиде кат

Суярсыңда тунарсың

Тунагачтын еларсың (суган )

  1. Агач , агач өстендә табак

Табак эчендә кибет

Кибет эчендә мең кибет (көнбагыш)

  1. Кечкенә генә көчек,өрмидә җибәрми дә (йозак)
  2. Үзе көчле, чыдам авыр агачлар ташый (фил )
  3. Аягын –башын яшерә ,таш күлмәге эченә (ташбака)
  4. Канаты бар ,аягы бар ,йөзә алмый (тавык )

-Нинди сүз килеп чыкты? (сыйфат)

-Без бүген сезнең белән сыйфат сүз төркеме турында сөйләшеп үтәрбез.

СЫЙФАТ-предметның билгесен белдерә ,нинди?  Кайсы? кебек сорауларга җавап булып килә. -Ә предметның нинди билгеләре бар соң ?  Әйдәгез бергә карап китик .

-Алма нинди ? Кыяр нинди ? Шалкан нинди ? –Кызыл, яшел , сары –төсне белдерә.

-Туп нинди ? Кишер нинди ? Пычак нинди ? –түгәрәк ,озынча ,очлы –форманы ;

Бүре нинди ? Төлке нинди ? Кыз нинди ? – усал , хәйләкәр , матур , акыллы , ягымлы –характерны белдерә .

-Көн нинди ? –Кояшлы , буранлы , җилле , яңгырлы  -табигать күренешләрен белдерә.

Һәм вакытны белдерә -кышкы , иртәнге , җәйге .

ДИМӘК, сыйфат предметның төрле билгеләрен белдерә:  төс, форма , характерны , табиг.  күренешләрен , вакытны белдерә .

Магнитафоннан  Зәки  Нуриның “Яңа шәһәр “  шигырен тыңлау .Сыйфатларны дәфтәрләргә язып бару .

Индивидуаль - .дифференциаль  карточкалар тарату .

Карточка  № 1

Түгәрәк ,кызыл ,татлы карбыз . Озынча , яшел , тозлы кыяр . Түгәрәк ,алсу , сусыл алма .

Сыйфатларның астына сыз .

Карточка № 2

Җөмләләрне тутырып яз .

... елга , ... күл , ... урман , ... тау .

Сүзләр : тирән , куе , биек , түгәрәк .

Карточка № 3

Җөмләләр төзе .

Яз , җитте , матур ; Килделәр , җылы , яктан , кошлар .

Физминутка “Светофор “

Ә хәзер бераз ял итеп алабыз .

- Нәрсә ул Салават күпере .Кайчан чыга ул .Төсләрен санагыз (рәсемгә карыйбыз ) .

Ләкин безнең күперебезнең ярты өлеше болытлар арасына качкан .Аны ачу өчен сорауларга җавап бирергә кирәк .

  1. Исем нәрсәне белдерә ?
  2. Исем нинди санда килә ?
  3. Сыйфат нәрсәне белдерә ?
  4. Ак Кремль , биек манара , кызыл кирпечле Сөембикә  манарасы  -сыйфатларны әйт.
  5. Казандагы иң матур урам ? Сыйфатны әйт .
  6. Татарстанның символлары: герб ,флаг. Формаларын ата .
  7. Казан нинди шәһәр .

Җөмләдә сыйфат исемгә бәйләнеп килә .-Салкын кыш килде . –Нәрсә ? –кыш . Кыш нинди?

Дәреслек белән эш .219,221 күнегү.

Ныгыту. Без нинди сүз төркеме белән таныштык ?

Сыйфат нәрсәне белдерә ?

Өй эше .

  Төрле сыйфатлар кулланып үзегезнең гаиләгез турында кечкенә күләмле хикәя язарга .

 

Билге кую.( аңлатып )

Йомгак .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру....

А.Алиш"Әни ялга киткәч"хикәясе.2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

А.Алиш турында кыскача мәглүмат бирү.  Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту. икәяне аңлап, йөгерек укуга ирешү.Сорауларга дөрес итеп җавап бирергә омтылу. ...

Сыйфатларны ныгыту. 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат сүз төркемен ныгыту.                Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә  урынлы куллану.              ...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Бу программада 2 нче сыйныф укытучылары өчен эш программасы тәкъдим итәм....

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....


 

Комментарии

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Дәрестә укучыларның иҗади сәләтен үстерү өчен төрле эш төрләре кулланылган. Дәресегез бик отышлы чыккан. Сез чын укытучы!

Материалыгызны кулландым, рәхмәт.Алга таба уңышлар телим.