Сыйфатларны ныгыту. 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (3 класс) на тему

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

 

Сыйфат сүз төркемен ныгыту.

                Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә  урынлы куллану.

                Укучыларның  язу күнекмәләре һәм логик фикерләү сәләтләрен

                 үстерү.                       

Җиһаз: предмет, яшелчә, җиләк-җимеш, хайван, табигать күренешләре         

   рәсемнәре, магнитафон язмасы, таратма материал, сыйфат темасына

             плакат, кроссворд, уен “Салават күпере”, табышмаклар, дәреслек.      

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfatlarny_nygytu.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйфатларны  ныгыту.

Максат:   1.Сыйфат сүз төркемен ныгыту.

                2.Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә  урынлы куллану.

                3.Укучыларның  язу күнекмәләре һәм логик фикерләү сәләтләрен

                 үстерү.

Җиһаз: предмет, яшелчә, җиләк-җимеш, хайван, табигать күренешләре          

   рәсемнәре, магнитафон язмасы, таратма материал, сыйфат темасына

         плакат, кроссворд, уен “Салават күпере”, табышмаклар, дәреслек.      

Дәрес төре:  кабатлау дәресе.

                                     Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Сыйныфта тәртип урнаштыру.Һава торышы турында әңгәмә.

Актуальләштерү.

-Балалар, үткәннәрне искә төшерү өчен, әйдәгез әле сорауларга җавап бирик.Җавапларны  дөрес, матур итеп, тулы җөмләләр белән җавап бирергә тырышыйк.

-Исем нәрсәне белдерә?

-Нинди сорауларга җавап булып килә?

-Кем? Соравын кемнәргә куябыз?

-Нәрсә? Соравын нәрсәләргә куябыз?

-Исемнәр нинди санда киләләр?

-Күплек сан кушымчалары нинди?Мисаллар китерегез.

ТӨП ӨЛЕШ

-Ә хәзер кроссворд чишеп алыйк. Мин табышмаклар әйтәм, җавапларын бергәләп шакмакларга язып барырбыз.

  1. Утыра бер ак чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)
  2. Җәй дә яшел чапанлы, кыш та яшел чапанлы. (чыршы)
  3. Кечкенә генә көчек, өрми дә җибәрми дә.(йозак)
  4. Үзе көчле, чыдам

Авыр агачлар ташый.(Фил)

  1. Үзе  кып-кызыл,

Күлмәге  ямь-яшел. (карбыз)

  1. Башы тарак,

Койрыгы урак

Кычкыртып быргысын

Уята барысын. (әтәч)

                     

-Укучылар, нинди сүз төркеменең атамасы килеп чыкты?(СЫЙФАТ)

Без бүгенге дәрестә сыйфат темасын кабатлап китәрбез.

-Сыйфат нәрсәне белдерә?

-Нинди сорауларга җавап бирә?

-Әйдәгез,мин рәсемнәр күрсәтеп барам, предметның билгеләрен аерып күрсәтеп, нәтиҗә чыгарып барыйк.

-Алма, лимон,кыяр һ.б. предметлар- нинди?- кызыл, сары, яшел...-ТӨС;

-ә формалары буенча алар нинди?-  түгәрәк, озынча, шакмаклы...-ФОРМА;

-тәме буенча җиләкләр, яшелчәләр нинди була?- тәмле, баллы, тозлы, әче...-ТӘМНЕ;

-характерлары буенча-бүре,куян, төлке, апа, укытучы...-усал, куркак, хәйләкәр, ягымлы, акыллы-ХАРАКТЕРНЫ;

-көн нинди булырга мөмкин?-кояшлы, яңгырлы, җилле...-табигать күренешләрен;

-вакытны белдерергә мөмкин-җәйге,кышкы,кичке.

   ДИМӘК,сыйфатлар предметларның, кешеләрнең нинди билгеләрен белдерәләр?(нәтиҗәне балалар чыгара)

Тактада җөмләләр:Ямьле яз җитә. Матур кыз укый.- сыйфатларны табабыз.Җөмләдә сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?Нәрсә-яз,       яз нинди?- ямьле; кем?- кыз,    кыз нинди?- матур.Димәк, җөмләдә сыйфат исемгә бәйләнеп килә.

   Сыйфатлар мәгънәләре буенча ниндиләр булырга мөмкин?(капма-каршы)Мисаллар китерик әле.

-Ә хәзер магнитафоннан бер шигырь тыңлап үтик.  Алдыгыздагы дәфтәр битләренә  шигырьдә очраган сыйфатларны язып барыгыз. Ягез әле, кем игътибарлырак булып, күбрәк сыйфатларны язып  алыр икән. Аннан бергәләп тикшерербез.

ФИЗМИНУТКА “Светофор”

ТАРАТМА МАТЕРИАЛ.

1  Сыйфатларның астына дулкынлы сызык сыз:

Кызыл, тәмле, баллы,сусыл алма.

Ак, куркак, соры куян.

Сары,әче,түгәрәк лимон.

2  Нокталар урынына тиешле сыйфатларны яз:

... суган,  ...бәрәңге,  ... помидор,  ... кыш,  ...җәй,  ... көз,  ... яз

3  Бу логик рәттә кайсы сүз артык:

Кызыл, сары, чиләк, зәңгәр, яшел.

Озынча, дәфтәр, түгәрәк, шакмаклы.

Җәй, матур,ямьле, кояшлы.

  1. Бу сыйфат белән җөмлә төзе:

      матур

-Укучылар, мин сезгә бер сорау бирәм, игтибар белән тыңлап торыгыз.Ямьле җәй көне. Җылы яңгыр ява, ләкин кояш  ялтырап тора.Яңгыр үтте, һавада аллы-гөлле төсле нәрсә хасил булды?( салават күпере).Салават күперенең төсләре нинди?

 -Ә хәзер “Салават күпере” дигән уен уйнап алабыз. Күперебезнең ярты өлешен  болытлар  каплаган.Әйдәгез без бу болытларны куыйк.Моның өчен без сорауларга дөрес итеп җавап бирергә тиешбез.

1.Исем нәрсәне белдерә?

2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

3. Төсне белдергән сыйфатларга мисал китер.

4. Форманы белдергән сыйфатларга мисал китер.

5. Тәмне белдергән сыйфатларга мисал  китер.

6. Характерны белдергән  сыйфатларга мисал.

7. Сыйфатлар безгә нәрсә өчен кирәк?

8 Сыйфатларның капма-каршы парларын әйт: салкын,якты, зур.

  • Молодцы, укучылар.

ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ.

232- күнегү  127 бит(телдән сыйфатларны табу)

НЫГЫТУ  

   Сыйфат нәрсәне белдерә?

   Предметның нинди билгеләрен белдерә? Мисаллар.

Өй эше. Сыйфатларны кулланып гаиләгез турында кечкенә күләмле хикәя язарга.

Билге кую(аңлатып)

ЙОМГАКЛАУ

Дәрес  тәмам. Чыгарга мөмкин.

     

Казан шәһәре

Вахитов районы буенча

Мәгариф бүлегенең

96 нчы гимназиясе

ТЕМА:  СЫЙФАТЛАРНЫ              

   

        НЫГЫТУ

Татар теле буенча

2 нче сыйныфларның

татар төркемендә

үткәреләсе дәрес планы.

“Ел укытучысы” бәйгесе

катнашучысы:

Ахтямова  Гөлназ

Мингали кызы

Казан

2006


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру....

Сыйфат- сүз төркеме. 2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат турында мәгълүмат бирү.Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы  куллану.Логик фикерләү сәләтләрен үстерү ....

А.Алиш"Әни ялга киткәч"хикәясе.2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

А.Алиш турында кыскача мәглүмат бирү.  Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту. икәяне аңлап, йөгерек укуга ирешү.Сорауларга дөрес итеп җавап бирергә омтылу. ...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Бу программада 2 нче сыйныф укытучылары өчен эш программасы тәкъдим итәм....

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....