Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"
тест (3 класс) по теме

Саляхутдинова Гульфия Сирачтиновна

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.

      Хәзерге вакытта, минем фикеремчә,   объектив тикшерүнең  бер юнәлеше булып тест тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorskaya_programma_po_rodnomu_yazyku_2009.doc139 КБ

Предварительный просмотр:

             Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Мәгълүмати-методик үзәге

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Муниципаль белем бирү учреждениесе

шәһәр тибындагы Кукмара бистәсе

З нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы

3нче сыйныф

2009

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

мәгълүмати-методик үзәге методик советы карары нигезендә нәшир ителә

Автор- төзүче:

Сәләхетдинова Гөлфия Сираҗетдиновна, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы  

Муниципаль белем бирү учреждениесе шәһәр тибындагы Кукмара  бистәсе

З нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең  

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Рецензентлар:

Гөлзилә Нәкыйповна Галиахметова,   Кукмара муниципаль районы мәгълүмати-методик үзәгенең әйдәп баручы белгече;

Нурфия Нурулловна Шакирҗанова,  Муниципаль белем бирү учреждениесе шәһәр тибындагы Кукмара  бистәсе  З нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең  

I  квалификацион категорияле  милли мәгариф буенча директор урынбасары.

3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар җыелмасы. Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен  төзелгән бу җыентык укучыларның лексик-грамматик белемнәрен тикшерүне үз эченә ала (* шартлы билгесе куелган биремнәр көчле укучылар өчен тәкъдим ителә).

Фәнни редактор:

Ганиева Д. Х., Кукмара муниципаль районы мәгълүмати-методик үзәгенең   югары  квалификацион категорияле директоры

Аңлатма язуы

      Укучыларга татар телен өйрәтү, аларның ана теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса  яңалык кертүне таләп итә. Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.

      Хәзерге вакытта, минем фикеремчә,   объектив тикшерүнең  бер юнәлеше булып тест тора.

      Тестларны, уку елы дәвамында өлешләп тә (һәр чиректә, беренче һәм икенче ярты еллыкта), аерым темалар буенча да, уку елы азагында да үткәрергә мөмкин. Укучыларда тестлар белән эшләү күнекмәләре булдыру  Бердәм дәүләт имтиханннарына әзерлек булып тора.

      Бу җыентыктагы тестлар  Ф. Ф. Харисов, Ф. М. Хисамованың  “Татар теле”  3нче сыйныф (рус мәктәбендә укучы татар балалары  өчен)  дәреслеге   һәм  түбәндәге темалар  буенча төзелде: “Авазлар һәм хәрефләр”, “Сүз. Сүз төзелеше. Сүз ясалышы”, “Исем”,”Исемнәр берлектә һәм күплектә.Исемнәрнең килеш белән төрләнүе”, ”Алмашлык”, “Фигыль”, “Сыйфат”, “Сан”, “Җөмлә. Сүзтезмә һәм җөмлә”, “Җөмләнең баш кисәкләре” “Сүз төркемнәрен кабатлау”.

      Ләкин тестлар белән еш мавыгырга да ярамый. Чөнки кайбер очракларда бу баланың белемен тиешенчә бәяләүдә каршылыклар китереп чыгарырга да мөмкин.


Тест   № 1

“Авазлар һәм хәрефләр”

1.  Кайсы хәреф ике аваз белдерә?

а)а      б)ә       в) у      г)ө   д)о   е)я  

   

 2. Кайсы сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?

  1. ялкын
  2. кыш
  3. җәй

3.        Нечкә сүзне тап:.

  1. көзге
  2. каз
  3. яңгыр

4.         Кайсы сүздә нечкәлек  билгесе аеру билгесе булып тора?

  1. ямьле
  2. көньяк
  3. сәгать

5.        Кайсы сүздә калынлык   билгесе калынлыкны белдерә?

  1. ашъяулык
  2. аръяк
  3. вәгъдә

6.        о, ө хәрефләре сүзнең кайсы ижегендә  языла?

  1. сүзнең икенче ижегендә
  2. сүзнең беренче иҗегендә генә
  3. сүзнең төрле иҗегендә

7.         Кайсы сүзне юлдан юлга күчереп булмый?

  1. оя
  2.   йолдыз
  3.  ябалак

8.        Кайсы сүзнең әйтелеше язылышына туры килми?

  1.  борын
  2.  бармак
  3.  урман

Тест № 2.

“Сүз. Сүз төзелеше. Сүз ясалышы.”

1.        Тамыр сүзне тап

а) элгеч      б) башлык       в) күз

2.          Нәрсә ул – тамыр?

  1. сүзгә ялганып килә торган кисәк;
  2. сүзнең төп мәгънәсе;
  3. сүз төркеме.

3.        Тамырдаш сүзләрне табыгыз:

  1. тозлы, тоз, тозлый;
  2. сүз, сүзне, сүзләр;
  3. ташчы., ташчыга, ташчыдан.

  1. Матур сүзенә синоним (охшаш мәгънәле сүз) тап:
    а) тырыш      б) чибәр       в) эшчән

  1. Саран сүзенә антоним (кампа-каршы мәгънәле сүз) тап:
    а) юмарт      б) шаян        в)усал

  1. *Яңа сүз яса:

юл+        ач+

6аш+        бас+

эл+        яз+

көз+        дус+

  1. *Исемнәрдән   фигыльләр яса:        
          таш+        дус+       аш+                  
         бик+         уй +      эш+
     

 

Тест  № 3

                                          “ Исем ”

1.        Исем  нәрсәне белдерә:

     а ) предметның билгесен;

     б) предметның эшен
    в) предметны

2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?
       
а) кем? нәрсә?

        б) нинди? кайсы?
       в) нишли?  

3.        Исемне тап:

а) эленгән        б) элгеч        в) элә

4. Күплек санда килгән исемне тап:
а) эшлиләр        б) китаплар                  в) чабалар

5.  Иялек килешенең сорауларын тап.

  1. кемне?  нәрсәне?
  2. кемнең?нәрсәнең?
  3. кемнән? нәрсәдән?

6.        Чыгыш килешендәге исемне тап.

а) болыннан        б) куянны        в) Әнисәнең

7.        Ураклык исемне тап.

     а)Идел                        б) Казан                       в)елга

8.         Исем сүз төркеме булмаган  сүзне тап:

 а) җырлый        б) җырда        в) җырны

9.        Күплек санда дөрес язылган сүзләрне тап:
        а) урманнар        в) урманлар

     б)таңлар        г) урамлар

10. Тамыр һәм ике  кушымчалы сүзләрне тап:

а) басуларда        б) өйне        в) җиләкче

11. Парлы сүзне тап:

  1. савыт-саба
  2. көнчыгыш
  3. үги ана яфрагы

12.  Исемнең дөрес билгеләмәсе:

  1.  Исем- сүзнең өлеше.
  2.  Исем- җөмлә кисәге.
  3.  Исем- сүз төркеме.

Тест № 4.

“Исемнәр берлектә  һәм күплектә.

 Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.”

1.Берлек сандагы исемнәрне тап:

а)  дәрес, кыш, өй

б)  бәйрәмнәр, укулар, көннәр

в)   китаплар, аналар, тиеннәр

2.  Кайсы рәттәге  исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгана:

а)  урман, тиен, таң

б)  китап, уку, дәрес

в)  мәктәп, Азат, кыз

3. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 7

б) 6

в) 8

4. Төшем килешенең сораулары түбәндәгеләр:

а) кемне? нәрсәне?

б) кемнең? нәрсәнең?

в) кемгә? нәрсәгә?

5. -ка, -кә кушымчалары кайсы килешне белдерә?

а) урын-вакыт килеше

б) юнәлеш килеше

в) чыгыш килеше

6. -нан, -нән кушымчалары кайсы килештә?

а) чыгыш килеше

б) иялек килеше

в) баш килеш

7.  Кайсы килешнең кушымчалары юк:

а) иялек килеше

б) юнәлеш килеше

в) баш килеш

Тест №  5

“Алмашлык”

  1. I зат алмашлыкларын тап:

 а) син, сез    б) мин, без         в) ул, алар

2.  Миңа алмашлыгы нинди килештә?

а) баш килеш   б)   юнәлеш килеше    г) чыгыш килеше

3.   Без алмашлыгы  юнәлеш килешендә ничек була?

а)  безнең      б)    безне       в) безгә

 

4. Сездән алмашлыгы  нинди килештә,  нинди зат-санда?

а) баш килештә, I зат, берлек сан.

б) чыгыш килешендә, II затта, күплек санда

в) чыгыш килешендә, III затта,  берлек санда

5. Алмашлык нинди сүз төркемен алыштырып килә?

а)  исем һәм сыйфатны

б) фигыль һәм исемне

в) төрле сүз төркемен;

Тест № 6

“Фигыль”

1.        Фигыль  нәрсәне  белдерә?

а)  предметның билгесен

б)  предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен

в)   предметны

2.        Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

а) нинди?    б) нишли?      в) кем?  нәрсә?

3.        Фигыльне тап:

а) ашый        б) аш              в) ашлы

4.        Ачтым сүзенә антоним тап

а) саттым        б) яптым        в) каптым

5.  Юклык  формасында  килгән фигыльне тап:
а) килде        б)килмәде       в) килгән

 

6.  Икенче затта, берлек санда килгән фигыльне   тап:
а) язасың          б) язарбыз                  в) язар

7.        Үткән заманда килгән фигыльне тап.

а) уйнар, уйнаячак        б) уйный              в) уйнады, уйнаган

8.        Фигыль   нинди кисәк булып килә:

а) ия                          б) хәбәр                      в) иярчен кисәк

9.   Боерык   фигыльне тап:

а)ашый        б) аша           в) ашар

10.        Фигыль нәрсә белән төрләнә?

  1. сан
  2.         заман, зат-сан,  барлык-юклык
  3. килеш

11.        Керде фигыленең башлангыч формасын тап:

а) кер               б) кергәч        в)  керәсе

12.        Фигыльнең юклык формасы нинди  кушымчалар белән ясала:

  1. -ган,-гән,-кан,-кән
  2.         -ма, -мә, -мый, -ми
  3.         -ар, -әр, -ыр, -р

13.        Эшкә кушу, боеру, өндәү, үтенүне кайсы  фигыль төркемчәсе белдерә?
     а)         боерык фигыль   б) хикәя  фигыль

 

                                                                                                                                                                                                         

Тест  № 7

«Сыйфат»

1.        Сыйфат нинди сорауларга җавап була?

    а)        ничек?

    б)        нишли?

    в)        нинди?

2.        Сыйфат нәрсәне белдерә?

    а)        предметның билгесен

    б)        предметның эшен

    в)        предметны

3.  Сыйфатны тап.
 
а)  кечкенә

   б)  йорт

   в) саклый

4.  Кайсы сүз биек сыйфатына антоним була?

   а)        бәләкәй

   б)        кыска
  в)    тәбәнәк

5.  ДӘҮ сыйфатына синоним тап;

   а) олы              б) кечкенә     в) бәләкәй

6.   Сыйфатны тап:

    а)        яктылык

    б)        якты

    в)        яктыра

7.  Сыйфат ачыклаган  исем   ничек атала?

   а)   аныкланмыш     б)   сыйфатланмыш        в)   саналмыш

8. Сыйфат нинди җөмлә кисәге булып килә:

    а)        ия

    б)        иярчен кисәк  

    в)        хәбәр,      

 

 Тест № 8

“Сан”

1.      .... кат уйла, .... кат кис мәкалендә нинди  саннар төшеп калган?

а) бер, җиде

б) бер, бер

в) җиде, бер

2. Сан нәрсәне белдерә?

а) предметны

б) предметның билгесен

в) предметның санын, исәбен.

3. Сан нинди соруларга җавап була?

а) күпме? ничә? никадәр?

б) кем? нәрсә?

в) нинди? кайсы?

4. Сан белән ачыкланган сүз ничек атала?

а) сыйфатланмыш

б) аныкланмыш

в) саналмыш

5. Татар телендә саналмыш нинди санда килә?

а ) берлек санда

б) күплек санда

Тест № 9

 “Җөмлә. Сүзтезмә һәм җөмлә”

1.  Җөмлә нәрсәне белдерә?

а) җөмлә тәмамланган уйны белдерә

б) җөмлә сүзләрне белдерә

2.  Җөмлә нәрсәләрдән төзелә?

а) җөмлә иҗекләрдән төзелә

б) җөмлә сүзләрдән төзелә

3. Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?

а) бер сүздән

б) ике сүздән

в) өч сүздән

4. Дөрес җавапны сайлап ал:

а) тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела

б) сорауны эченә алган җөмлә ахырына нокта (.) куела

в) көчле тойгыны белдергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела

5. Ия дип атала:

а) кем? яки нәрсә? соравына җавап булып килгән һәм эшне белдергән сүзләр

б) кем? яки нәрсә? соравына җавап булып килгән һәм эш үтәүчене белдергән сүзләр

6. Хәбәр дип атала:

а) нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? сорауларына җавап булып килгән һәм иянең эшен белдергән сүзләр

б) нинди? кайсы?  сорауларына җавап булып килеп, предметның билгесен белдергән сүзләр

Тест №10

     

“ Җөмләнең баш  кисәкләре”

1. Җөмлә кисәкләре дип атала:

а) җөмләдәге сүзләр

б) кушымчалар

2. Җөмләнең баш кисәкләре:

а) ия белән хәбәрдән башка кисәкләр

б) ия белән хәбәр

3. Җөмлә кисәкләрен билгеләү түбәндәге тәртиптә башкарыла:

а) иң элек баш кисәкләр билгеләнә

б) иң элек иярчен кисәкләр билгеләнә

4. Ия түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) кем? нәрсә?

б) нишли? нишләгән? нишләр?

5. Ия күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

а) фигыль

б) исем

в) алмашлык

6. Хәбәр түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) кем? нәрсә?

б) нишли? нишләгән? нишләр?

7. Хәбәр күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

а) фигыль

б) исем

в) алмашлык

Тест  № 11.

Сүз төркемнәрен  кабатлау.

  1. Нәрсә? соравына җавап биргән сүзне тап.

а) шагыйрь      б) эт      в)  дәү әни          г) төзүче

  1. Хаталы язылган сүзне тап:

а) йөгерә     б) аңладым    в)  укым    г) коена

3.   Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметны

в) предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен;

  1. Артык сүзне тап:

а) матур   б) яшел   в) усал  г) мәктәп

  1.  Олыласаң олы..., олыларлар үзенңне мәкаленә кайсы кушымча туры килә?

  а) –ны,   б) –га,    в)- да.

  6.   Сыйфатны тап:

     а)        яктылык

     б)        якты

     в)        яктыра

7. Сан белән ачыкланган сүз ничек атала?

а) сыйфатланмыш

б) аныкланмыш

в) саналмыш

Тест  № 12.

3 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.

1.Кайсы сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?

а) ялкын        б) кыш        в) җәй

2.        Кайсы сүзне юлдан-юлга күчереп булмый?

а) оя        б) йолдыз        в) ябалак

3.        Тамыр сүзне тап.

а) элгеч        б) башлык        в) күз

 

4.        Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен    

б) предметның эшен

 в) предметны

5.        Исемне тап.

а)эленгән        б)элгеч        в)элә

6.        Чыгыш килешендәге исемне тап.

а) болыннан        б) куянны        в) Әнисәнең

7.        Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен, хәрәкәтен

в) предметны

8.Фигыльне тап.

а) ашый        б) аш        в) ашлы

9.        Юклык формасында килгән фигыльне тап.

а)килде        б) килмәде

10.         Сыйфатны  тап:

а)   ак        б) кар        в)  ява

11.         Сан ачыклаган исем нәрсә дип атала?

а)  килеш        б)  саналмыш        в)  заман

12.         Алмашлыкны тап:

а) без                 б) бара               в) җыр

 

Җаваплар:

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

Тест № 1

е

а

а

б

в

б

а

а

Тест № 2

в

б

а

б

а

*

*

Тест № 3

в

а

б

б

б

а

в

а

а

а

а

в

Тест № 4

а

а

б

а

б

а

в

Тест № 5

б

б

в

б

в

Тест № 6

б

б

а

б

б

а

в

б

б

б

а

б

Тест № 7

в

а

а

в

а

б

б

б

Тест № 8

в

в

а

в

а

Тест № 9

а

б

а

в

б

а

Тест №10

а

б

а

а

б

б

а

Тест №11

б

в

а

г

а

б

в

Тест №12

а

а

в

б

а

в

б

а

б

а

б

а

 

Кулланылган әдәбият.

  1. Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова  Татар теле.  Рус мәктәбенең  3нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек.-Казан:Мәгариф, 2009

  1.  Нуриева А. Х.  Татар теле.  Рус мәктәбенең  2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек.-Казан: Мәгариф, 2008

  1. Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова  Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту. 3 нче сыйныф. Укытучы өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2006

  1. Мәгариф  журналы: №7 -16 б, №2 - 64 б,  2008;  №7 2009, - 82 б;

  1. Сафиуллина Ф. С.  Хәзерге татар әдәби теле.- Казан: Мәгариф, 2002.

 

Эчтәлек.

  1. Аңлатма язуы.                                              3 бит
  2.   Тест №1 “Авазлар һәм хәрефләр”                          4 бит
  3. Тест №2   “Сүз. Сүз төзелеше.

Сүз ясалышы”                                         5 бит

  1. Тест №3. “ Исем ”                                                 6 бит
  2. Тест №4   “Исемнәр берлектә  

һәм күплектә.                                                     7-8 бит

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе”

  1. Тест №5   “Алмашлык”                                        9 бит
  2. Тест №6   “Фигыль”                                                     9-10 бит
  3. Тест №7   “Сыйфат”                                            11-12 бит
  4. Тест №8   “Сан”                                                   12-13 бит
  5.  Тест №9   “Җөмлә. Сүзтезмә һәм җөмлә”        13-14 бит
  6. Тест №10  “Җөмләнең баш  кисәкләре”           14-15 бит
  7. Тест №11  “Сүз төркемнәрен  кабатлау”          15-16 бит
  8. Тест №12   “3 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне

 кабатлау”                                                16-17  бит

  1. Тест җаваплары.                                                 18  бит
  2. Кулланылган әдәбият.                                       19  бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

Татар теленнән тестлар

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар...

Татар теленнән тестлар

1. Исем нәрсәне белдерә?          А)предметның билгесенБ) билгенең билгесенВ) предметны2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?    ...

Татар теленнән тестлар

Тестлар кыска вакыт эчендә укучыларның белемен тикшерүдә, теманы үзләштерүне тикшерүдә уңайлы һәм отышлы ысулларның берсе. Алар укучыларның белемнәрен системага салырга, материалны үзләштерү дәрәҗәсен...

Татар теленнән тестлар.

Ел ахырында укучылыларның татар теленнән  алган белемнәрен тикшерү өчен....

Татар теленнән тестлар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

Тестлар-  кыска вакыт эчендә  укучының белем күнекмәләрен тикшерүдә, теманы үзләштерүне тикшерүдә отышлы һәм уңайлы ысулларның берсе. Алар укучыларның белемнәрен системага салырга, материалн...

Татар теленнән диктантлар җыентыгы. 1-4 нче сыйныфлар өчен

Татар теленнән диктантлар җыентыгы .1-4 нче сыйныфлар өчен....