Татар теленнән тестлар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".
тест (4 класс) по теме

Зарипова Лидия Азгатовна

Тестлар-  кыска вакыт эчендә  укучының белем күнекмәләрен тикшерүдә, теманы үзләштерүне тикшерүдә отышлы һәм уңайлы ысулларның берсе. Алар укучыларның белемнәрен системага салырга, материалны үзләштерү дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итә. Тестлар укучыларны эзлекле фикер йөртергә, чагыштырырга, дөрес нәтиҗә ясарга өйрәтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_testlar.docx77.59 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

        Тестлар-  кыска вакыт эчендә  укучының белем күнекмәләрен тикшерүдә, теманы үзләштерүне тикшерүдә отышлы һәм уңайлы ысулларның берсе. Алар укучыларның белемнәрен системага салырга, материалны үзләштерү дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итә. Тестлар укучыларны эзлекле фикер йөртергә, чагыштырырга, дөрес нәтиҗә ясарга өйрәтә.

Укучыларның белемен тест нәтиҗәләре нигезендә бәяләп кенә калмыйча, аларны диагностикаларга да кирәк. Һәр укучыга диагностик карта булдырыла. Анда укучының исеме, фамилиясе, ул үзләштерә алмаган кагыйдә, билгеләмә, тема языла. Шәхси биремнәр биреп, телдән сорап, укучы белән аерым эшләгәннән соң, шул ук тестны кабат үткәрү зарури. Тестлар – кыска вакыт эчендә укучыларның теманы үзләштерүне тикшерүдә отышлы һәм уңай ысулларның берсе. Тәкъдим ителә торган тестларны  өйрәнелгән грамматик материалны кабатлау һәм йомгаклау өлешендә кулланырга мөмкин. Тема буенча биремнәр елдан- ел катлаулана бара. Бүгенге көндә Бердәм дәүләт имтиханнары материаллары тестларга нигезләнгән. Укучының имтиханнарны уңышлы тапшыруы өчен тестлар белән эшли белү күнекмәләре булырга тиеш. Шунлыктан, дәрестә үзләштергән материалны тикшерү өчен тестлардан файдалану бик отышлы.

3

1 класс

Авазлар һәм хәрефләр

1.Сүзнең беренче хәрефен  билгеләргә

http://im6-tub-ru.yandex.net/i?id=65532413-29-72

а)  а

б)  т

 2. Сүздәге  сузыкларны билгелә

http://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=224735688-63-72

а)  к, б, л.

б)  ү, ә.

  1. Сүздәге тартыкларны билгелә

http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=12501632-52-72

а)  к, т, п.

б)  и, а.  

Авазлар һәм хәрефләр.

1. Әнкәй сүзендә ничә сузык аваз бар?
а) 2;
б) 3.
2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар?
а) 3;

                                       4
б) 4.
3. Дәрес сүзендә ничә нечкә сузык бар?
а)2;
б)0.
4. Һава сүзендә ничә калын сузык бар?
а) 2;
б) 0.
5. Казан сүзендә ничә яңгырау тартык бар?
а)3;
б)2.
6. Азнакай сүзендә ничә саңгырау тартык бар?
а) 1;
б) 3.
7. Укытучы сүзе юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә?
а) у-кы-ту-чы;
б) укы-тучы.
8. Укучы сүзе иҗекләргә ничек бүленә?
а) уку-чы;
б) у-ку-чы.
9. Ык сүзенең дөрес язылышы ничек?
а) ык елгасы;
б) Ык елгасы.
10. Марат сүзенең дөрес язылышы ничек?
а) Марат;
б) марат.
11. Әтәч сүзенә сорау куй?
а) кем?
б) нәрсә?
12. Тегүче сүзенә сорау куй.
а) нәрсә?
б) кем?

.

 Сүзләрне иҗеккә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү.

1.   3 иҗекле сүзләрне билгелә

а)  кашык, савыт, өстәл

б)  чәнечке, тәлинкә, урындык.

2. Юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләрне билгелә

5

а) отряд, капка, бәхет.

б)  кое, йорт, яшел.

 Җөмлә

  1. Мәктәп белем бирә белемле кеше яхшы эшли эш яраткан бала бәхетле була .

 Сөйләмдә ничә җөмлә?

а) 3  

б) 2

      2. Әби өйдә аш-су әзерли.

 Җөмләдә кем турында әйтелгәнне белдергән сүзне тап.

а) әзерли

 б) әби

3.  Җөмлә булсын өчен, күп нокта урынына тиешле сүзләрне билгелә.

 … өненә кереп ятты.

а) аю

б) бозау

2 класс
Сүз төркемнәре
 
Исем
 1. Предметны белдерә торган сүзләр  нинди сорауларга җавап бирә?
а)  Нишли? Нишләде? Нишләгән?
б) Нинди? Кайсы?
в) Кем? Нәрсә?
2. Тегүче  сүзенә сорау куй.
а)  Нәрсә?
б) Кем?
3. Куян  сүзенә сорау куй.
а)  Кем?
б) Нәрсә?

  1. Хайван кушаматларын тап

а) сыер, ат, песи

б) Кашка, Җирән, Мырауҗан

5. Сүзләр кайсы  төркемгә керә. Кыяр, кәбестә, кишер, кабак.

а) яшелчә                                                           б) җиләк-җимеш

                                                   6

Сыйфат

1. Предметның билгесен белдерә торган сүзнең соравын билгелә.

а) нәрсә?

б) нинди?

в) нишли?

  1. Билгесен белдергән сүзләргә карап, хайванның исемен табыгыз.

усал, ач

а) куян

б) бүре

в) тиен

3. көчле, чыдам

а) төлке

б) фил

в) куян

 4. акыллы, сизгер

а)дуңгыз

б) эт

в) бүре

5.  соры, куркак

а)аю

б) төлке

в) куян.

  1. Бирелгән сүзнең төсен билгелә.

Кишер

а) каты

б) озын

в) сары.

6. Бирелгән сүзнең төсен билгелә

Кыяр

а) яшел

б) сулы

в) тозлы.

7. Бирелгән сүзнең формасын билгелә

 Җиләк

а) тәмле

б) кызыл

в) түгәрәк.

Фигыль

1.Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр нинди сорауларг җавап булып килә.

а)  Кем? Нәрсә?
б) Нинди? кайсы?
в) Нишли? Нишләде?

                                                         7

2. Эш –хәрәкәтне белдергән сүзләрне билгелә

а) апа, бабай, карандаш

б) бара, язган, сикерә

в)   сары, җылы, түгәрәк

3.  Кызлар гөлләргә су сибә

 җөмләсеннән эш-хәрәкәтне белдергән сүзне  тап

а) су

б) кызлар

в) сибә

4.  Нишли соравына җавап булган сүзне тап

а) көри

б) көрәк

в) көлкеле

Җөмлә

  1. Җөмләгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
    а) Сүзтезмәләр
    б) Тәмамланган уй
    в) Сүзләр  бәйләнеше
    2. Түбәндәге җөмләнең иясен билгелә.
    Мин авылыма кайтам
    а) авылыма
    б) мин
    в) кайтам
    3. Түбәндәге җөмләнең хәбәрен билгелә.
    Ямьле җәй җитте
    а)  Ямьле
    б) Җитте
    в) Җәй
    4. Җөмлә ахырынды нинди билгеләр куела?
    а)  : ; !
    б) ? , !
    в) . ? !
    5. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела?
    Бүген дәретән соң кая барасың
    а) .
    б) ?
    в)  !
    6. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела?
    Нинди иркен минем туган илем
    а)  .

                                                   8
б) ?
в) !

3  класс

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы 
1. Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап.
а) он
б) эшче
в) бакчага
г) аккош
2. Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап.
а) дәреслек
б) такта
в) кешене
г) кибетче
3. Тамырдан гына торган сүзне тап.
а) кисүче
б) йорт
в) бәйрәмдә
г) укучы
4. Керпе сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?
а) –дан
б)- дән
в)- тан
г) –тән
5. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз?
а) аккош
б) ата-ана
в) сазлык
г)  урам
6. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз?

 а) аккош
б) ата-ана
в) сазлык
г)  урам

7. Өй сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?
а)  –да
б)  –дә
в) –та
г) –тә

                                                          9

Сүз төркемнәре

Исем 
1
. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
а). Предметны белдерә
б) Предметның билгесен белдерә
в) Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
а)  Ничә? Ничәнче? Күпме?
б) Нинди? Кайсы?
в) Кем? Нәрсә?
г) Нишли? Нишләде? Нишләгән?
3. Күл  сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
а) -лар
б) -ләр
в) -нар
г) -нәр
4. Ялгызлык исемне билгелә.
а)  сатучы
б) байрак
в) бозау
г) Йолдызкай
5. Уртаклык исемне билгелә.
а)  Булат
б) Арча
в) сандык
г) Кесмәс
6. Иялек килешендәге исемне билгелә.
а) җизнигә
б) Дәреснең
в) тартмада
7. Юнәлеш килешендәге исемне билгелә.
а)  Мәктәпнең
б ) Сазны
в)  Клубта
г) Укытучыга
8. Чыгыш килешендәге исемне билгелә.
а) Күзгә
б) Ишектән
в) Әтинең
г) Өндә
9. Төшем килешендәге исемне билгелә.
а) Телне
б) Илдән

                                              10
в) Баланнан
г) Шкаф
10. Урын- вакыт килешендәге исемне билгелә.
а) Койманың
б) Тауга
в) Иртәдән
г) Машинада

11. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
а) -нар
б) -нәр
в) -лар
г) -ләр
12. Шәл  сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
а) -нар
б) -нәр
в) -лар
г) -ләр
13. Кыр сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
а) -нар
б) -нәр
в) -лар
г) -ләр
14. Күбәләк  сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
а) -нар
б) -нәр
в) -лар
г) -ләр

Сыйфат

  1. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт.
    а) Предметның билгесен белдерә
    б)  Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
    в) Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
    г) Предметның санын белдерә
    2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
    а)  Кем? Нәрсә?
    б) Нинди? Кайсы?
    в) Ничә? Ничәнче? Күпме?
    г) Нишли? Нишләде? Нишләгән?
    3. Матур сыйфатының антонимын тап.
    а)  Чибәр
    б) Күркәм

                                                 11
в) Ямьсез
г) Гүзәл
4. Җылы сыйфатының синонимын тап.
а)  Эссе
б) Суык
в) Кызу
г) Салкын

 Фигыль 
1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
а) Предметның билгесен белдерә
б) Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
в)  Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
г) Предметның санын белдерә
2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а)  Ничә? Ничәнче? Күпме?
б) Нинди? Кайсы?
в) Кем? Нәрсә?
г) Нишли? Нишләде? Нишләгән?
3. Саный фигыленең юклык төре нинди кушымчалар ялганып ясала?
а) -ма
б) мә
в) -мый
г) -ми
4. Җыладым фигыле нинди заманда?
а)  Хәзерге заман
б) Үткән заман
в) Киләчәк заман
5. Йөгерәбез  фигыле ничәнче затта?
а)  I зат
б) II зат
в)  III зат

Алмашлык
1. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт.
а)  Предметны белдерә
б) Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
в) Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
2.  3  зат алмашлыкларын күрсәт.
а)  Син, сез
б) Мин, без
в) Ул, алар
3. Сез ничә китап алдыгыз? Бу җөмләдә алмашлыкны тап, затын билгелә.
а)  1-зат

                                                             12
б) 2-зат
в) 3-зат

 Сан

1. Санга туры килгән билгеләмәне күрсәт.
а)  Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
б) Предметның санын белдерә
в) Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
г) Предметның билгесен белдерә
2. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
а)  Кем? Нәрсә?
б) Ничә? Ничәнче? Күпме?
в) Нинди? Кайсы?
г) Нишли? Нишләде? Нишләгән?
3. Ундүрт нинди сан?
а)  Тамыр
б) Кушма
в) Тезмә сан
4. Дүрт нинди сан?

а)  Тамыр
б) Кушма
в) Тезмә сан

5. Егерме дүрт нинди сан?

 а)  Тамыр
б) Кушма
в) Тезмә Сан

4 класс

Тел сүзнең байлыгы.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

1. Алынма сүзләр:        

а) башка телләрдән кергән сүзләр

б) татар сүзләре

2. Дәрес, сәгать, нәүрүз, дус, стакан, мич, карават:

а) татар сүзләре

б) алынма сүзләр

3. Аңлатмалы сүзлекләрдә:

а) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә

б) сүзләрнең мәгънәлере аңлатыла

4. Орфографик сүзлекләрдә:

а) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә

                                          13

б) сүзләрнең мәгънәлере аңлатыла

5. Күп мәгънәле сүзләр:

а) балык, әти, әни, ботак, балан

б) баш, алма, алтын, ботка, борын

6. Алма сүзе кайсы очракта күчерелмә мәгънәдә кулланыла?

а) Бит алмаларын кызарган.

б) Кәрзингә алма җыябыз.

в) Күз алмаларынны сакла!

 Охшаш мәгънәле сүзләр,

капма-каршы  мәгънәле сүзләр.

Әйтелеше бертөрле,  мәгънәлере башка сүзләр.

  1. Охшаш мәгънәле сүзләр:

     а) омонимнар

     б) синонимнар

     2. Кайнар, эссе, кызу, җылы:

     а) омонимнар

     б) синонимнар

3. Капма-каршы  мәгънәле сүзләр:

а) омонимнар

б) антонимнар

4. Бер төрле әйтелә һәм языла торган, әмма  мәгънәләре башка булган сүзләр:

а) омонимнар

б) синонимнар

5. Омонимнар:

а) зур, олы, дәү

б) ай, кара, ал, яз

6. Капма-каршы күренешләрне, уңай һәм тискәре якларны чагыштырып сурәтләү өчен кулланыла:

а) антонимнар

б) омонимнар

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы.

1.Сүзләр нәрсәләрдән төзелә?

а) авазлардан

б) җөмләләрдән

2. Тамыр ул:

а) башка мәгънәле кисәкләргә бүленә

б) сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм башка мәгънәле кисәкләргә бүленми

3. Тамырдаш сүзләр дип:

а) бер тамырдан ясалган

б) бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр атала

4. Кушымчалар 2 төрле була:

а) калын һәм нечкә

                                             14

б) яңгырау һәм саңгырау

5. Сүз ясагыч кушымчалар:

а) җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен кулланыла

б) яңа сүз ясау өчен кулланыла

6. Кушымчалар ялгап, яңа сүзләр барлыкка килде:

а) көчле, юлдаш, яшьтәш, кискеч

б) көчне, юлда, яшьтә, кисә

7. Бәйләгеч кушымчалар:

а) -гыч/-геч, -лы/-ле, -ма/-мә

б) -га/-гә, -лар/-ләр, -ны/-не

8. Кушма сүз дип атала:

а) сүз ясагыч кушымча ялганып ясалган сүз

б) ике сүз кушылып ясалган сүз

                        Исем.

1. Исем дип нинди сүзләргә әйтелә?

а) предметны белдергән сүзләргә

б) эшне белдергән сүзләргә

2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

а) нинди? кайсы?

б) кем? нәрсә?

3. Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтәләр?

а) кешеләрнең, бер төрдән булган предметларның, күренешләрнең берсенә генә бирелгән исемнәргә

б) бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә бирелгән исемнәргә

4. Җөмлә эчендә ялгызлык исемнәр ничек языла?

а) юл хәрефеннән

б)  баш хәрефтән

5.Ялгызлык исемнәрен тап.

          а) урман, күл

          б) әни, дәфтәр

          в) Мәскәү, Идел

          г) казан, савыт

6. Түбәндә бирелгән сүзләр уртаклык исемнәргә керәләр:

а) Хәкимов, Зөя елгасы, Корбан бәйрәме, “Сабантуй” газетасы

б) фамилия, елга, бәйрәмнәр, күл, агач

7. Җөмлә эчендә уртаклык исемнәр ничек языла?

а) баш хәрефтән

б) юл хәрефеннән

 8.Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:

          а) парлы;

          б) кушымча;

          в) тезмә;

                                                         15

9. ” Безнең авыл урман уртасында урнашкан.”  җөмләсендә авыл сүзе кайсы җөмлә кисәге була?

а)  тәмамлык

б) ия

в) хәбәр

 Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе. исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

1.Түбәндәге исемнәр берлек санда килә:

а) китаплар, куллар, төннәр

б) урман, җил, буран        

2. Түбәндәге исемнәр күплек санда килә:

а) машиналар, чишмәләр

б) җыр, алмагач

3. Түбәндәге исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгана:

а) җиң, йомран, чирәм

б) шар, каеш, кыяр

4. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 7

б) 6

           5. Төшем килешенең сораулары түбәндәгеләр:

а) кемне? нәрсәне?

б) кемнең? нәрсәнең?

6. -ка, -кә кушымчалары кайсы килешне белдерә?

а) урын-вакыт килеше

б) юнәлеш килеше

7. -нан, -нән кушымчалары кайсы килештә?

а) чыгыш килеше

б) иялек килеше

 Сыйфат

1.Сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?

а) предметны

б) эшне

в) билгене

2. Сыйфатның сораулары:

а) кем? нәрсә?

б) нинди? кайсы?

в) нишли? нишләде?

3. Сыйфатлар җөмләдә түбәндәге сүз төркеменә бәйләнеп киләләр:

а) фигыльгә

б) исемгә

4. Сыйфатлар җөмләдә:

а) хәбәр булып килә

б) ия булып килә

                                                           16

5. Форманы белдергән сыйфатлар:

а) кышкы, җәйге, кичке, иртәнге

б) түгәрәк, озын, кәкре, кыска

в) ак, сары, кара, яшел

6. Табигать күренешләренең билгеләрен белдергән сыйфатлар:

а) ачы, төче, татлы, баллы

б) усал, шаян, куркак, кыю

в) буранлы, җилле, аяз, яңгырлы

7. Антоним сыйфатлар:

а) матур-ямьсез, яшь-карт, җиңел-авыр, ачы-төче

б) матур-ямьле, чиста-пөхтә, акыллы-зирәк

8. Ап-ак сыйфаты кайсы дәрәҗәдә?

а) төп

б) кимлек

в) артыклык

9.  “Мин кызыл бантигымны тактым” җөмләсендә кызыл нинди җөмлә кисәге була?

а)  ия

б) аергыч

в) хәбәр

        

Фигыль.

          1.Фигыль дип атала:

а) эшне белдергән сүзләр

б) предметны белдергән сүзләр

в) билгене белдергән сүзләр

2. Фигыль җөмләдә:

а) ия булып килә

б) хәбәр булып килә

3. Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр:

а) тегә, яза, казый, әрчи

б) сикерә, бара, йөгерә, оча

в) йоклый, уйлый, ярата

4. Хәлне белдерә торган фигыльләр:

а) чигә, пешерә, үтүкли

б) арыган, туңа

в) шуыша, йөгерә, сикерә

5. Эшне белдерә торган фигыльләр:

а) уйлый, аңлый

б) йөзә, йөри, бара

в) чүпли, ясый, яза, чистарта

6. Язасың фигыле ничәнче затта, нинди санда килә?

а)  I зат, күплек санда

                                               17

б) II зат, берлек санда

в) III зат, күплек санда

7. Алмады фигыле:

а) юклыкта килә

          б) барлыкта килә

7. .Эшкә кушу , боеру, өндәү, үтенүне кайсы фигыль төркемчәсе белдерә?

а)  хикәя

б)  боерык

8. Үткән заман хикәя фигыль нинди мәгънәне белдерә?

а) сөйләп торган вакыттагы эш яки хәлне

б)  сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне

в) сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше.

1.Үткән заман хикәя фигыльнең сораулары:

а) нишләр? нишләячәк

 б) нишләде? нишләгән?

 в) нишли?

 2. Язмадым фигыле:

 а) барлыкта

 б) юклыкта

 3. Укыдык фигыле:

а) I зат, күплек санда

б) II зат, күплек санда

в) III зат, берлек санда

4. Тапмаган фигыле:

а) I зат, берлек санда

б) II зат, күплек санда

в) III зат, берлек санда

5. Үткән заманда -ды, -де  кушымчалары ялгана:

а) сузыкларга һәм яңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә

б) саңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә

6. Үткән заманда -кан, -кән кушымчалары ялгана:

а) саңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә

б) яңгырау тартыкларга беткән фигыльләргә  

7. Хәзерге заман хикәя фигыльнең сораулары:

 а) нишләр? нишләячәк?

 б) нишләде? нишләгән?

 в) нишли?

 8. Кисәсең фигыле түбәндәгечә төрләнә:

а) I зат, берлек санда

б) II зат, берлек санда

в) III зат, күплек санда

 9. Юклыкта хәзерге заман хикәя фигыленә түбәндәге кушымчалар ялгана:

                                                        18

 а) -мый, -ми

 б) -ма, -мә

10. Киләчәк  заман хикәя фигыльнең сораулары:

 а) нишләр? нишләячәк?

 б) нишләде? нишләгән?

 в) нишли?

 11. Язарсыз фигыле түбәндәгечә төрләнә:

а) II зат, күплек санда

б) I зат, күплек санда

в) III зат, берлек санда

12. Киләчәкмен, киләчәксең фигыльләре зат-сан белән төрләнгәндә:

а) калын төрләнештә

б) нечкә төрләнештә

   Кисәкчәләр.

1. Кисәкчәләр сүзләргә:

а) кушылып языла

б) кушылып язылмый

2. Кайсы очракта кисәкчәләр бар?

а) китап та, түтәлләр дә, яулык та

б) китапта, түтәлләрдә, яулыкта

3. Калын әйтелешле сүз янында:

а) калын әйтелешле кисәкчәләр килә

б) нечкә әйтелешле кисәкчәләр килә

4. Саңгырау тартыкларга беткән сүзләр янында:

а) яңгырау тартык аваздан башланган кисәкчәләр килә

б) саңгырау тартык аваздан башланган кисәкчәләр килә

5. Тиешле кисәкчә кайсы очракта дөрес куелган?

 а) Без кече яшьтән соң эшкә өйрәнеп үсәбез.

б) Без кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәбез.

6. Кайсы очракта язма дөрес:

а) Кечкенә генә җил капка

Ачыла да ябыла.

б) Кечкенә генә җил капка

Ачылада ябыла

Җөмлә.

1.  Җөмлә нәрсәне белдерә?

а) җөмлә тәмамланган уйны белдерә

б) җөмлә сүзләрне белдерә

2.  Җөмлә нәрсәләрдән төзелә?

а) җөмлә иҗекләрдән төзелә

б) җөмлә сүзләрдән төзелә

3. Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?

                                                           19

а) бер сүздән

б) ике сүздән

в) өч сүздән

4. Дөрес җавапны сайлап ал:

а) тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела

б) сорауны эченә алган җөмлә ахырына нокта (.) куела

в) көчле тойгыны белдергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела

5. Ия дип атала:

а) кем? яки нәрсә? соравына җавап булып килгән һәм эшне белдергән сүзләр

б) кем? яки нәрсә? соравына җавап булып килгән һәм эш үтәүчене белдергән сүзләр

6. Хәбәр дип атала:

а) нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? сорауларына җавап булып килгән һәм иянең эшен белдергән сүзләр

б) нинди? кайсы?  сорауларына җавап булып килеп, предметның билгесен белдергән сүзләр

7. Болында яшел чирәмнәр күренә. Әлеге җөмләдәге сүзләрнең бәйләнешен схемага салып тикшерү кайсы очракта дөрес:

а) чирәмнәр(нәрсәләр?)                                      күренә(нишли?)

    болында (кайда?)                                           яшел (нинди?)

б) чирәмнәр(нәрсәләр?)                                    күренә(нишли?)

               

    яшел (нинди?)                                              болында (кайда?)

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Җөмләләр. Сүзтезмәләр.

1. Җыйнак җөмлә тора:        

а) баш кисәкләрдән

б) баш кисәк+иярчен кисәк

2.  Җәенке  җөмләләр тора:

а) баш кисәк+иярчен кисәк

б) баш кисәкләрдән

3.Түбәндәге җөмләләрнең кайсы җәенке җөмлә?

а) Сыерчыклар килде.

б) Көтеп алган сыерчыклар без ясаган ояларга килде.

4. Кайсы җөмлә тулырак, матурырак?

а) җәенке җөмлә

б) җыйнак җөмлә

5. Сүзтезмәдә сүзләр:

а) үзара бәйләнеп киләләр

б) бер-берсенә бәйләнеп килмиләр

                                                         20

6. Җир эшкәртү, ашлык чәчү, мисал эшләү, өй  җыештыру, алма ашау сүзтезмәләре түбәндәге сүз төркемнәреннән ясалган:

а) сыйфат һәм исемнән

б) исем һәм фигыльдән

7.Сыйфат һәм исемнән төзелгән сүзтезмәләр:

а) матур алка, җылы җил, салкын көн, тәмле күмә

        б) тиз эшләү, ашыгып язу, кычкырып уку, тәмләп ашау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

Татар теленнән тестлар

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар...

Татар теленнән тестлар

1. Исем нәрсәне белдерә?          А)предметның билгесенБ) билгенең билгесенВ) предметны2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?    ...

Татар теленнән тестлар

Тестлар кыска вакыт эчендә укучыларның белемен тикшерүдә, теманы үзләштерүне тикшерүдә уңайлы һәм отышлы ысулларның берсе. Алар укучыларның белемнәрен системага салырга, материалны үзләштерү дәрәҗәсен...

Татар теленнән тестлар.

Ел ахырында укучылыларның татар теленнән  алган белемнәрен тикшерү өчен....

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар укытучыларга укучыларның белемен тикшерү өчен материал...