Татар теленнән дәрес конспекты
план-конспект урока (4 класс) на тему

Загидуллина Лилия Ринатовна

Сыйфатны дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat_temasyna_plan-konspekt.doc352 КБ

Предварительный просмотр:

Кама Тамагы муниципаль районы  

Олы Салтык төп белем бирү мәктәбе

Татар теленнән ачык дәрес

Тема: Сыйфат

                                Башлангыч сыйныф укытучысы :

                                  Загидуллина Лилия Ринат кызы

  Слайд 1

Тема: Сыйфат

Максат: 1) Дидактик. Сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик hәм берәмлекләре турында төшенчә бирү, гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту;

        2) Психологик. Фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

        3) Тәрбияви. Туган як матурлыгына мәхәббәт уяту.

Материал, җиhазлау: Дәреслек, презентация, компьютер, проектор.

Дәрес барышы:

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру, ориентлашу:

        а) – Исәнмесез, укучылар!

            - Исәнмесез, саумысез!

             - Кәефләрегез ничек соң?

             - Кояшлы иртә кебек.

               Тукай телен, анам телен

               Өйрәнергә дип килдек.

        б) Дежур укучы чыгышы: Бүген 26 гыйнвар, сишәмбе көн. Без татар теле дәресенә әзер.

        в) – Балалар, минем күңелем бик шат, кәефем яхшы, ә сезнеке? Тышта кышның матур көннәре хөкем сөрә, табигать ак төскә төренгән. Кар бөртекләре оча-оча безнең сыйныф бүлмәсенә килеп кергәннәр дә сезнең парталарыгызга килеп кунганнар. Һәркайсыбыз үзебезгә күбрәк кар бөртеге алыр өчен дәрестә безгә тырышып эшләргә кирәк.

        Сез әзерме? Яңа белемнәр аласыгыз киләме?

II. Актуальләштерү һәм проблема тудыру:

        а) Матур язу (табышмак):

                Әйтерсең нәни кошчыклар

                Тезелгәннәр бит саен.

                А дан алып Я га кадәр...

                Әйт, ниләр ул дускаем?

(фикер йөртәләр, киңәшәләр)  1) хәрефләр

                                                2) алфавит

- Бөтен хәрефләрне дә кайда күрә алабыз?

- Алфавитта.

- Алфавитның иң соңгы хәрефе нинди?

- Я.

- Сез бу хәреф турында нәрсә әйтә аласыз?

- Я ике авазга билге булып йөри

                [йа]      [йә]

        

Яя   Яя

Слайд 2   яңа   якын   яшел   яфрак  якты

- Бөтен сүзләр дә танышмы?

- Артык сүзне табыгыз әле  (яфрак-исем, башкалары-сыйфат)

- Әйдәгез әле ребусны чишик:

Слайд 3

- Ә нәрсә соң ул сыйфат? Без нәрсә беләбез?

- Җаваплар. (кагыйдә)

        Слайд 4 Димәк без бүген “Сыйфат” иле буйлап сәяхәт итәрбез. Әгәр дә бердәм булсак, бер-беребезгә ярдәм итсәк, сәяхәтебез авыр булмас дип уйлыйм. Ә бер-берсенә ярдәм итә торган кешеләргә нинди сыйфатлар хас?

                        ярдәмчел

                        мәрхәмәтле

                        кешелекле

                        шәфкатьле

        Слайд 5

Салкын саф һава, йомшак кар ява.

        Урамга чыксаң, битләр кызара.

        Кар бөртекләре өстеңә куна.

        Үзләре матур һәм салкын була.

- Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

        (кар яву турында)

- Карның билгеләрен әйтегез.

( кар – йомшак, салкын, матур.)

Слайд 6,7

- Сыйфатны ачыклаучы исем сыйфатланмыш дип атала.

III. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, кичә сыйфат иленнән хат килгән иде. Бу хатның берсе Диләрәгә, берсе Динарага дип язылган.

        Диләрә. Кыш килде. Җирне кар каплады. Ул агачларны шәлгә төрде. Елгаларны боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне бизәде. Кар таулары өйде. Шугалаклар ясады.

        Динара.  Салкын кыш килде. Җирне ак кар каплады. Ул агачларны ак шәлгә төрде. Елгаларны көмеш боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизәде. Биек кар таулары өйде. Шома шугалаклар ясады.

- Кемгә язылган хат тулырак һәм матуррак тоелды, ни өчен?

Слайд 8 Нәтиҗә ясыйк. Димәк сыйфатлар җөмләдә исемгә бәйләнеп киләләр һәм предметны билгесе буенча ачыклыйлар. Сөйләмне тулыландыралар һәм матурлыйлар.

IV. Дәреслектәге 2нче күнегүне уку.”Кышкы матурлык.” Укып чыгу. – Хикәянең эчтәлеге ошадымы? Ни өчен? Күнегүне дәфтәрдә язу. Бирем: Сыйфатларны үзләре бәйләнеп килгән исемнәре белән күчереп яз. (Дәфтәрләрне алышалар, тикшерү. Берсе берсенекен укый)

V.Физкульт-минут.

                Кар бөртекләре уянылар да

                Күбәләктәй уйнап очтылар.

                Җилдә уйнап куыштылар да

                Берәм-берәм җиргә кундылар.

VI. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

- Әйдәгез әле, сез яратып башкара торган “Бер яшькә үстем” җырын җырлыйк, истә калдыру сәләтегезне тикшереп карыйк.

- Ә хәзер уйлап эш итик. Хәтер диктанты: истә калган сыйфатларны сыйфатланмышлары белән языгыз. (язганнарын укыйлар, өстиләр).

VII. Төрле билгеләре буенча предметларның исемнәрен табу. Рәсемнәрдәге предметларны төрле билгеләре буенча аеру. (слайд 9)

        Нәтиҗә:

  • Төсен (ак, кызыл, ал....)
  • Формасын (түгәрәк,озынча)
  • Зурлыгын (зур, кечкенә, биек, тәбәнәк..)
  • Тәмен (ачы, төче, баллы, татлы)
  • Вакытын (кышкы, кичке, иртәнге)

Модельгә таянып кагыйдә чыгару (Сыйфатлар предметның төсен, формасын, зурлыгын белдерә). Таблица буенча раслау. Күнегү 4. (ныгыту өчен)

VIII. Төзелгән проектны торышка ашыру: карточкалар артына сыйфатлар уйлап язарга (бер-берсенә тапшыралар, өстиләр)

- Әйдәгез бер-беребезгә сыйфатлар кулланып, матур сүзләр әйтик.

Динара, син бик тырыш.

Диләрә, син бик матур.

                        чибәр

                        ягымлы

                        тыйнак

                        юмарт

                        сөйкемле

                        шат күңелле

                        ачык йөзле

                        мәрхәмәтле

                        киң күңелле

                        уңган

                        булдыклы

Слайд 10

IX. Рефлексия. – Сез бүгенге дәрестән кәнагатьме?

        Бик яхшы  **

        Уртача        *

        Түбән          -

Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булачакмы? (Әйе. Сыйфатлар сөйләмебезне тулыландыралар, матурлыйлар, сочинение язганда үзеңдә яхшы сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итәләр).

X. Өй эше. 3 нче күнегү. Үрнәктәгечә яз.

Слайд 11


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән тө...

Татар теленнән дәрес конспекты

Сүз һәм җөмләне  аера белергә, җөмләләрне дөрес итеп төзи белергә өйрәтү....

Татар теленнән дәрес конспекты.2 сыйныф

Татар теле һәм әйләнә-тирәдән интеграл дәресТема: Билгене белдерә торган сүзләр. 2 сыйныф...