Тәрбия сәгате "Сокланырлык гомер юллары"
классный час (1, 2, 3, 4 класс) по теме

Загидуллина Лилия Ринатовна

Укучыларда гаиләдәге кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soklanyrlyk_gomer_yullary.doc43.5 КБ
Office presentation icon soklanyrlyk_gomer_yullary.ppt2.85 МБ

Предварительный просмотр:

Кама Тамагы муниципаль районы  

Олы Салтык төп  белем бирү мәктәбе

Сокланырлык гомер юллары

(сыйныф сәгате)

                                           Башлангыч сыйныф укытучысы:

                                            Загидуллина Лилия Ринат кызы.

Тема: Сокланырлык гомер юллары.

Максат: Балаларда кеше тормышында иң мөһиме гаилә, аның членнары арасында җылы мөнәсәбәт икәнен төшендерү.

          Гаиләдәге кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү

Материал:   язма истәлекләр, газета материаллары,  фотокүргәзмә.

         Җиһазлау:  магнитофон, компьютер.                                

Тәрбия сәгатенең барышы:

1. Оештыру.         

1 слайд.  Сокланырлык гомер юллары. (теманы ачыклау).

2 слайд. Башка  җирләр миңа кирәк түгел,

               Туган ягым миңа син кирәк.

Магнитофон язмасында:

Туган авылым минем

Куеныңда синең

Гөрләп үтте үсмер елларым.

Кырларың  хуш исле, һәрчак язлар төсле

Шунда туды тәүге җырларым.

                    Яланнарың иркен, авылымның күрке

                   Сызылып аткан алсу таңнарың.

                    Айлы кичләреңдэ, әле дә исләремдә

                    Сайрар кошларыңның моңнары.

Инеш буең ямьле, суларың да тәмле

Җилләрең дә назлы, ягымлы.

Һаман синдә күңел, онытырлык түгел

Яратам мин туган авылымны.

       Укытучы:   Туган як, туган авыл... Һәркем өчен дә якын сүзләр. Шунда туып, гомер кичерү үзе зур бәхет. Ләкин барлык кешегә дә төрле сәбәпләр аркасында туган авылында гомер кичерергә насыйп булмый.

3 слайд. 1 укучы:    5 бертуган кыз Набиуллина Зәйтүнә, Разыя, Зәйнәп, Тәнзилә һэм Әлфия апалар  туган авылда гомер кичергәннәр.

4 слайд. Абыйлары Карибулла Бөек Ватан сугышында һәлак була. Аның фронттан язган соңгы хаты бүгенге көнгәчә саклана.

 -Әни,җаным! Минем өчен бик кайгырма, елама, үзеңне бик бетермә, мин генә түгел, ил белән, исән булсам бер кайтырмын,- дип төгәлләнә хатнын соңгы юллары.

5 слайд.  2 укучы. Әтиләре Набиулла бабай, әниләре Миңнебикә әби шул чор өчен алдынгы карашлы, укымышлы кешеләр булганлыктан (башка гаиләләрдәге балалар  3-4 кенә класс укыган булсалар), алар 5 кызга да урта мәктәп тәмамларга мөмкинлекләр тудыралар.

 Зәйтүнә апа иң авыр чорларда сугыш вакытында колхозда бухгалтер булып эшли. Кышкы салкын көннәрдә, буранда, яңгырда район үзәгенә кадәр җәяү барып, берәр чемодан акча алып кайткан вакытларда начар күңелле кешеләргә очраган чаклары да аз булмый. Аннары мәктәп бухгалтериясендә, соңрак лаеклы ялга чыкканчы көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Зәйтүнә апа башта әнисен тәрбияли. Сеңелләре өлгереп җиткәч, аларны башлы-күзле итеп, үзе гомер буе ялгыз яши.Аның исеме “Кыз әбиләр” китабына кертелгән.

6 слайд.  3 укучы:  Зәйнәп апа 7 яшендә Олы Салтык җиде еллык мәктәбенә укырга керә. Сыйныфташлары арасында  зиһенле, тырыш укучы буларак аерылып тора. Хыялы – урта белем алып, табибә булу. Ләкин язмыш үзенчә хәл итә. 1941 елда, кыз җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Ватан сугышы башлана. Олы Карамал урта мәктәбен Җиңү елында тәмамлый.” Сугыш елларында ат та булдык, машина да булдык”-ди Зәйнәп апа. Ул районда иң алдынгы уракчы була, моны туган якны өйрәнү музеендагы язмалар да раслый. Ә менә табибә булу  теләге генә хыял булып кала. Укытучы, райпо системасына да эшкэ чакыралар, тик Нәбиулла абзый кызын читкә җибәрми. “Безнең тамырлар җирдә, кызым, бәхетеңне туган  җиреңдә табарсың, әтиең сүзенә каршы килмә” ди. Һәм ул ризалаша. 1948 елда авыл егете  Хәмидулла белән гаилә коралар, 2 егет, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.

7 слайд. 4 укучы:  Тәнзилә апа гаиләдә 4 нче кыз бала. Ул шушы авылның Яруллин Вәлиәхмәт белән  тормыш кора. 3 бала үстерәләр. Кайгы – хәсрәтне дә шактый үз җилкәсендә күтәрергә туры килә аңа. Олы улы Фәрит яшьли үлеп китә, ә иң кечесе Илшат 18 яшеннән  Әфганстан сугышында катнаша. Йөрәк җәрәхәтләре эзсез генә калмагандыр. Ул инде хәзер бакыйлыкта.

8 слайд . 5 укучы:   5 нче кыз Әлфия авылның атаклы баянисты Илһам абый белән гаилә кора. Яшь чакта аларны Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова дип шаяртканнар. Аларның урыннары һәрвакыт мәҗлес түрендә булган. Бу талант балаларына да күчкән. Илфат абый оста баянчы һәм гомере буе мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Аларның  өч баласы  да  шушы авылда төпләнеп калган.

9 слайд.  6 укучы:   Набиуллина Разия апа 5 кыз, 1 малай арасында аралашучан, инсафлы, тыйнак, шул ук вакытта ниндидер зәвык бөркелеп торган кыз булып үсә. 1941 елның июнендә, дәһшәтле сугыш башланган көннәрдә, Олы Кариле урта мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Мәктәпләрдә укытучы ир-егетләрнең  сафлары сирәгәйгәнлектән, Разия апа 1942 нче елда Олы Салтык җидееллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укыта башлый. 40 елга якын бер урында, шушы мәктәптә белем бирә.

10 слайд. 7 укучы:    1950 нче елның чалт аяз, зәмһәрир суыклы гыйнвар аенда сугыш кырларында җиңү яулап кайткан Шәйхулла абый белән гаилә коралар. Дус-тату, сокланырлык итеп яшиләр алар. Гаилә җылысы эшендә уңышларга ирешүдә зур этәргеч була аңа. “Укытуның беренче елларында ук укытучыларның авгус киңәшмәләрендә пленар утырышларның сәркатибе булып сайлана идем “- дип искә ала ул. Әйе,язу грамоталыгы бик көчле була аңарда. Бу сәләт укучыларында да ныклап үстерелә.

11 слайд. 8 укучы:     Шуңа күрә ул үзе укытып чыгарган тел , әдәбият, тәрҗемә өлкәсендә зур хезмәтләре булган драматург Т. Миңнуллин “Мәгариф” нәшриятының баш мөхәррире урынбасары Флера Иштирәкова, язучы Нариман Камалов, ТР президенты аппаратының хатлар һәм граңданнар кабул итү бүлеге мөдире Хәбир  Иштирәков, Чаллы шәһәре сугыш һәм хезмәт ветераннары рәисе Наил Сафин белән чиксез горурлана.

1953 елда Разия Нәбиулла кызына “Хезмәттәге казанышлары өчен” медаль бирелә.

12 слайд. 1966 елда Почет грамотасы белән бүләкләнә.

13 слайд. Разия апа укучылары белән һәрчак тыгыз элемтәдә тора. Аны еш очрашуларга чакыралар.

14 слайд. 1965 елда Туфан Миңнуллинның иң беренче китабы донья күрә. Ул аны Разия апага бүләк итә.

                                              Разия апа!

Гади изложенияләр,сочиненияләрдән хикәяләр яза алу бәхетенә  ирешә алганмын икән, мин сезгә бурычлы. Бу китабым рәхмәт билгесе булсын. Хөрмәт һәм ихтирам белән укучыгыз Туфан.

                                         3 ноябрь, 1965 ел.

Шушы көнгәчә китап Разия апада саклана. Быелгысы елны Туфан Миңнуллинга музей ачылгач, ул аны музейга бүләк итә.

15 слайд. Район җитәкчеләре дә алар гаиләсе белән кызыксынып тора.

Разия апа укыткан укучылар белән очрашсаң,аны еш искә алалар.

16 слайд. Балалары, кияү-киленнәре,оныкларының күбесе Разия апа юлын-укытучылык юлын сайладылар

Йомгаклау.

17 слайд. Үткәннәрне искә төшергәндә Разия апага моңсу иде. Ләкин үкенечле түгел, үкенечле итеп яшәмәгәннәр бит алар : һәркөнне изгелек кылып,балаларына һәм оныкларына намус, сабырлык үрнәге булып, гаилә җылысын ни дәрәҗәдә сүндермичә саклап булуына ышанырлык итеп гомер иткән алар. Сокланырлык гомер юллары , сокланырлык гаиләләр менә шундый буладыр ул!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сокланырлык гомер юллары

Слайд 2

Башка җирләр миңа кирәк түгел, Туган ягым,миңа син кирәк

Слайд 3

Биш кыз туган - Нәбиуллиналар.

Слайд 4

Кәрибулла абыйның соңгы хаты.

Слайд 5

Сулдан икенче утырган- Зәйтүнә апа.

Слайд 6

Өченче кыз-Зәйнәп апа

Слайд 7

Уңнан беренче утырган- Тәнзилә апа.

Слайд 8

Әлфия апа балалар һәм оныклар белән

Слайд 9

Гаиләдә икенче кыз-Разия апа

Слайд 10

Тормыш иптәше Шәйхулла абый белән.

Слайд 13

Разия апа һәрвакыт хөрмәткә лаек.

Слайд 16

Әнисе юлын сайлаган кызы-Миләүшә апа.

Слайд 17

Без биш бала үстек әнкәй белән, Тик үсмәдек иркә кочакта. Без әнкәйнең биш шатлыгы идек Биш кайгысы булдык кайчакта.

Слайд 18

Башка җирләр миңа кирәк түгел, Туган ягым миңа син кирәк. Биш кыз туган – Нәбиуллиналар.

Слайд 19

Разия апа һәрвакыт хөрмәткә лаек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Апасым-гомер бишегем" (Татар теле бүлеген кабатлау)

Татар теленнән ел буе өйрәнгән материалларны кабатлау....

«Солдат гомере –илгә маяк»

Әфганстаннан  совет гаскәрләре  чыгарылуга   25 ел тулуга багышланган очрашу өчен сценарий....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә  төрле ярышлар белән үрелеп бара....

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары

Нәрсә соң ул конфликт ?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-бе...

Адымнар нык,юллар имин булсын!

Максат:1. Укучыларның  юл  йөрү  кагыйдәләре буенча  белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү. 2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади...