Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары
материал (4 класс) на тему

Галлямова Сария Махмутовна

родительское собрание

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx22.22 КБ

Предварительный просмотр:

Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары

Түгәрәк өстәл. 4 нче сыйныф. 2 нче чирек

Җыелышның максаты:  гаиләдә ата-аналар авторитетын күтәрү.

Бурычлар:

1. Белем бирү: низаглы хәлләрдән чыгу юлын таба һәм мондый хәлләрне анализлый белергә өйрәтү, тормышта очрый торган төрле типик проблемаларны хәл итү өчен тупланган белемнәрне куллану күнекмәсе булдыру.

2. Тәрбияви: ата-аналарга бала тәрбияләгәндә үз авторитетларын дөрес куллана белерә булышу.

3. Мәгълүмати: үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү.

4. Махсус: гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне ачыклау.

Җыелышта катнашучылар: сыйныф җитәкчесе, психолог, ата-аналар.

Җыелышка әзерлек:

1.  2 атна алдан балалар һәм ата-аналарга анкеталар тарату, жавапларына анализ ясау.

2. Тест сораулары төзү.

3.  Плакат язу:

• Гаилә тормышының төп максаты - балаларны тәрбияләү. Балалар тәрбияләүдә төп мәктәп - ир белән хатынның, ата белән ананың үзара мөнәсәбәте. (В.А. Сухомлинский)

Тема буенча әдәбият:

1.  Воспитание детского коллектива. 4 класс: программа, родительские собрания, кпассные часы, коллективные творческие дела / авт.-сост. Н.В. Киладзе, Е.И. Катаева. Волгоград: Учитель, 2008.

2. Горбунова Н.А. Родительские собрания в начальной школе. Волгоград, 2003.

3.Петрова В.И. Методика воспитательной работы в начальных классах. М.: Просвещение, 1986.

4. Ягъфәров Р. Ал кирәк, гөл кирәк. Казан: Мәгариф, 1995.

Җыелыш планы:

1.  Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

2.  Ата-аналар һәм балалар өчен үткәрелгән анкеталарның нәтиҗәләре белән танышу.

3.  «Сез нинди ата-ана?» тест-уены.

4. Психолог чыгышы.

5. Әти-әниләргә киңәшләр.

6. Йомгаклау.

7. Җыелыш карары проекты.

Җыелыш барышы

1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

 Күп очракта бала үзенең киләчәк гаиләсен хәзерге гаиләсенә охшатып төзергә тырыша. Әлеге очрашуда без гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләшербез.

   2. Ата-аналар һәм балалар өчен үткәрелгән анкеталарның нәтиҗәләре белән танышу.

Укучыларга тәрбия сәгатендә түбәндәге анкета сораулары бирелә:

• Гаиләдә син бигрәк тә кем белән дус?

• Эч серләреңне кемгә сөйлисең?

• Синең турыда әти-әниең барысын да беләме?

•  Сине әти-әниең аңлыймы?

•  Сиңа гаиләдә һәрвакыт ышаналармы?

•  Авыр вакытларда гаиләдә беренче кемгә мөрәжәгать итәсең?

• Әти-әниең белән конфликтка кергәнең бармы? Сәбәбе нидә?

•  Конфликтны чишүдә беренче адымны кем ясый? Ата-аналарга жыелышка кадәр 1-2 атна алдан түбәндәге анкета

сораулары бирелә.

•  Гаиләдә балагыз кайсыгызны якынрак күрә?

     •  Балалар гаиләдә үзләренең эч серләрен кемгә ышанып сөйлиләр?

•   Авыр вакытларда балагыз иң беренче кемгә мөрәҗәгать итә?

•   Конфликтлар ни сәбәпле була?

•   Конфликтны чишүдә беренче адымны кем ясый?

  Укучылар һәм әти-әниләр белән үткәрелгән анкеталарга анализ. Исәпләүләр нәтиҗәсендә, әти-әниләре белән конфликтка кергән укучылар - 79%, ә конфликтка кермәүче балалар - 21 % тәшкил итә. Бөтен конфликтларның 30 %ы уку, дәрес хәзерләү буенча; 18 %ына дуслары сәбәпче; уйнарга чыгу өчен - 22%; кием-салым алганда - 21%; юк-бар өчен - 9% ызгышлар булган.

  Ә “Конфликтны чишүдә беренче адымны кем ясый?” дигән сорауга 48% - ата-ана, 39% - балалар, 13% - сәбәбенә карап дигән җаваплар алынды.

3. «Сез нинди ата-ана?» тест-уены. (1, 4, 6, 7, 9, 10, 13 нче җаваплар өчен - 2 шәр балл, башка җаваплар өчен 1 әр балл куела.)

Гаиләгездә еш әйтелә торган фразаларны билгеләгез.

1. Сиңа ничә тапкыр әйтергә кирәк!

2. Зинһар өчен, миңа киңәш бир әле.

3. Синнән башка нишләр идем икән мин!

4. Кемгә охшап шундый тудың икән син!

5.Синең дусларың бик яхшы!

6. Кемгә охшадың соң син!

7. Менә мин синең кебек вакытта...

8. Син минем булышчым, терәгем!

9. Бу дусларыңны дус дип әйтеп буламы инде?

10.Нәрсә турында гына уйлыйсың соң син?

11. Син молодец!

12. Ә син ничек уйлыйсың?

13. Барысының балалары бала төсле, ә минеке?

14. Син минем иң акыллым!

7-8 балл - балагыз белән бер җан булып яшисез. Ул сезне чын күңелдән ярата һәм хөрмәт итә. Үзара мөнәсәбәтләегез аның шәхес буларак үсешенә уңай тәэсир итә.

9-10 балл - һәрвакытта да ачыктан-ачык сөйләшмисез. Балагыз сезне хөрмәт итә, тик һәрчак ачылмый.

11-12 балл - балагызга игътибарлырак булыгыз. Авторитет яратуны алыштырмый.

13-14 балл - сезнең арада бер-берегезгә ышану юк. Балагыз белән бергә күбрәк булыгыз.

Шушы ук тест балалар белән дә уздырыла. Җаваплар чагыштырыла.

4. Психолог чыгышы.

  Гаилә - тормышның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак кирәк. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы тудыра. Бу үзара мөнәсәбәтләрдә, шул исәптән ата-аналар белән балалар арасында еш кына низаглар китереп чыгара. Ә балаларга җылы мөнәсәбәт, игътибар кирәк. Ата- аналар исә һәрчак акча эшләү белән мәшгуль, өйгә соң гына кайтканлыктан, аларның балалар белән аралашырга вакытлары калмый. Нәтиҗәдә, үзара аңлашылмаучылык барлыкка килә, ягъни конфликт туа.

 Нәрсә соң ул конфликт? Конфликт - ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше. Конфликт ул - бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә, бер-береңне күрәалмаучанлык. Шулай ук ул - кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү мөмкинлеге, үз дәрәҗәңне яклау алымы да.

 Иң киң таралган конфликтлар - гаилә конфликтлары. Алар һәркөнне булып тора. Сан буенча башка барлык конфликтлар суммасыннан да артып китә. Бу конфликтлар кинәттән килеп чыгалар һәм кинәттән сүнәләр. Ә конфликттан соңгы киеренкелек - тискәре эмоцияләр, авыр кичерешләр - болар барысы да гаять көчле җимергеч факторлар. Әмма бу тормышта конфликтларсыз яшәп булмый. Ата- аналар һәм балалар арасында була торган низагларның сәбәпләре ниндиләр соң?

1.       Канәгатьсезлек.

2.       Фикер каршылыклары.

3.       Бер-береңне кимсетү.

4.       Артык зур таләпчәнлек.

5.       Мөнәсәбәтләрне өзү.

  Шулай ук күчеш чоры да балаларда ата-аналар белән аңлашылмаучылык китереп чыгара. Яшүсмер чак тәрбиягә кыен бирелә торган вакыт дип исәпләнә. Бу чорда алар белән бәрелешләр дә ешрак була. Яшүсмер тиз үпкәли, кызып китүчән. Кызлар да, малайлар да әти- әниләрен якын итеп сөйләшмиләр. Кайчакта ата-ана моңа бик борчыла, баланын үзләреннән читләшү сәбәбен эзли, бу хәлгә бер-берсен гаепләгән чаклары да була. Ата-аналарның ул читләшүгә ышанасылары килми. 10 яшьлек балаларда үзенең хисләрен яшерү ихтыяҗы барлыкка килә. Тик иң якын дустына гына ул серен бераз ача. Өлкәннәр исә аны хиссезлектә гаепли. Бу дөрес түгел. Килеш-килбәте, начар укуы, өйдә хуҗалык эшләрендә катнашмавы турындагы тәнкыйть сүзләре яхшы нәтиҗә бирми. Үсмер аны акыл өйрәтү дип кабул итә. Мораль уку аның ачуын китерә, ул әти-әнисеннән тагын да ныграк читләшә. Өлкәннәр моны искә алырга, түзәргә тиеш. 10 яшьтә үсмер тагын әти-әнисенә якынлаша башлый.

  Психологлар бик әһәмиятле закончалыкны ачканнар. Күп кенә ата- аналар балачакта үзләре әти-әниләре белән низагта булганнар икән. Ата-ананың балачакта әти-әнисе белән булган низаглары үзеннән-үзе аның баш миенә языла бара. Бу хәл бик иртә, мәктәпкәчә яшьтә үк, уйламыйча эшләнә. Ә инде олыгайгач, ата-ананың бала белән аралашу алымы үзеннән-үзе шулай кабатлана бара. Шулай буыннан-буынга дәвам итә: күп кенә әти-әниләр үзләрен ничек тәрбияләгән булсалар, балаларын да шулай тәрбиялиләр. Димәк, бала - ата-аналарда булган сыйфатларның чагылышы. Ата-ана әхлаклы булса, бала да бәхетле була, диелә татар халык әйтемендә. “Кешене тәрбияләү ул тугач та башлана; кеше әле сөйләшми дә, тыңламый да, әмма ул өйрәнә“ дигән Ж.Ж. Руссо. Чынлап та, әгәр тормышыгыз белән канәгать булсагыз, үзегезне бәхетле итеп тоясыз икән, мөһим проблемаларыгыз килеп чыкмаса, сезнең бу турыда уйлавыгыз бик икеле. Димәк, сез тәртипле гаиләдә үскәнсез, сезнең балаларыгыз шуның белән бәхетле.

 Яратуга, кемнеңдер кайгыртуына мохтаҗлык - һәркемгә иң әһәмиятле кешелек ихтыяҗларының берсе. Димәк, кеше үзенең кемгәдер кирәклеген тоя. Көндәлек тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, без балаларыбыз белән киңәшеп алырга өлгерми калабыз. Ә бала белән исәпләшү, аңа мөрәҗәгать итү аны үсендереп җибәрә. Ул һәрнәрсәне төптәнрәк уйлый башлый. Димәк, ул кемгәдер кирәк бит. Балага ярату, мактау сүзләре бик кирәк. Урынлы мактау балага көч бирә, аны яңа уңышларга дәртләндерә. ”Әле ярый син бар!“, Син өйдә булганда нинди рәхәт“, “Сине күрүемә шатмын!” дип йомшак кына кагылып, сөеп, иркәләп җибәрү аңа үзенең кирәклеген тоярга ярдәм итә. Аны матур булганы, яхшы укыганы, тырышлыгы өчен генә түгел, ә бала буларак кабул итәргә кирәк. Безнең иркәләүләребездән, яратуыбыздан, игътибарыбыздан башка аңа бик кыен булыр иде. Әгәр балагызны игътибарсыз калдырып, битарафлык күрсәтәсез икән, аңа дөньяның матур төсләре тоныклана башлар. Менә шулай итеп, балагыз “кыен тәрбияләнүчеләр41 рәтенә килеп эләгер. Бөтенесе дә ата-аналардан тора. “Җылы сүз таш эретә” дип юкка гына әйтмиләр шул. Димәк, нәтиҗә ясыйк, конфликтларны чишү юлларына нәрсәләрне кертәбез инде? (Фикерләр тактага язып барыла.)

^ Ягымлылык, мөлаемлылык.

^ Юмор, мәзәккә борып җибәрү.

^ Компромисс - юл куеп килешү.

^ Арадашлык - проблеманы читтән торып чишүдә өченче якның катнашуы.

^ Үз гамәлләреңә бәя бирү.

/ Бер-береңне аңларга тырышу.

^ Фикер бердәмлеге.

^ Мөнәсәбәтләрне вакытлыча өзү.

5. Әти-әниләргә киңәшләр.

   Ата-ана - бала шәхесен төп проектлаучы, уйлап табучы, төзүче, иң катлаулы рольне башкаручы. Шундый катлаулы рольне без ни дәрәҗәдә үтибез соң? Ата-аналар һәм балалар арасында ягымлы, кешелекле, ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәт урнашкан гаиләләр икеләтә бәхетле. Моңа ирешү максатыннан хәзер ата-аналарга киңәшләр тәкъдим итәбез.

^ Балага елмаюлы караш белән карагыз.

^ Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз.

^ Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз.

^Балагызның теләкләренә, кызыксынуларына, уй-фикерләренә игътибарлы булыгыз.

^ Сез балагыз өчен үрнәк. Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели. Гаиләдәге ызгышлар, үзара мөнәсәбәтләр ачыклау, баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү, хезмәткә җиңелчә карау - болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала, аны оялта, нәфрәтләндерә. Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә, үзегезне дә тәрбияләргә, начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз.

^ Гаиләдә уңай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз. Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз. Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөючән, кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала һәм башкалар хезмәтен дә ихтирам итә.

6. Йомгаклау.

 Хөрмәтле әти-әниләр! Кулыгызда - уч төбегездә - чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмагыз! Балагызның йөрәге куансын, шатлансын, сөйсен, горурлансын өчен барысын да эшләргә тырышыгыз.

Бала - өйдәге кояш. Шуны онытмагыз: туктаусыз кайгыртып, тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр, өйгә җылы нурларын сибәр.

 Җыелышта актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Бала тәрбияләүдә сезгә уңышлар телибез.

7. Җыелыш карары проекты:

^ балалар белән үзара мөнәсәбәтләр төзегәндә теләктәшлек һәм бер-береңне аңлый белүгә таянырга;

^ өйдә җыелышта алган мәгълүмат турында фикер алышырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү.

Доклад для родительского собрания....

Гаиләдә бала тәрбияләү.

Ата-аналар конференциясе...

ГАИЛӘДӘ ЯЛГЫШЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ

Гаилә тәрбиясе гел уңышлы гына бармый. Гаиләдәге тәрбиянең дөрес юнәлеш алмавы, тиешле таләпләргә җавап бирмәве гаиләнең үзе өчен генә түгел, хәтта җәмгыять өчен дә авыр йөккә әверелә...

Гаиләдә кыз бала үсә.

Әниләр өчен ата-аналар җыелышы....

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш...

Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары

Нәрсә соң ул конфликт ?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-бе...