ГАИЛӘДӘ ЯЛГЫШЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ
статья на тему

Гарипова Лейсан Котдусовна

Гаилә тәрбиясе гел уңышлы гына бармый. Гаиләдәге тәрбиянең дөрес юнәлеш алмавы, тиешле таләпләргә җавап бирмәве гаиләнең үзе өчен генә түгел, хәтта җәмгыять өчен дә авыр йөккә әверелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gaild_yalgyshlar_hm_alarnyn_sbplre.doc25.5 КБ

Предварительный просмотр:

ГАИЛӘДӘ ЯЛГЫШЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ

Гаилә тәрбиясе һәрвакытта да уңышлы гына бармый .Гаиләдәге ,тәрбиянең дөрес юнәлеш алмавы,тиешле таләпләргә җавап бирмәве гаиләнең үзе өчен генә түгел ,хәтта җәмгыять өчен дә авыр йөккә әверелә.Тикшерүләр күрсәткәнчә тәрбия эшендә килеп туган уңышсызлыкларның төп сәбәбе-ата-аналарның ныклы педагогик карашта тормавы ,педагогика кануннарын белмәве яки аларны санга сукмавы .

    Бер очракта гаиләдә кирәгеннән артык катылык ,кырыслык өстенлек итә (әти-әни сүзе закон) яшүсмерләргә үзлегеннән уйларга ,үзлегеннән фикер йөртергә һәм эшне үзлегеннән генә башкарырга мөмкинлек калдырмый торган “күзәтчелек”бара.Баланың һәр адымы күзәтү астында,аның эчке тойгылары һәм омтылышлары санга сугылмый,ата-ананың кырыс сүзе белән баст ырыла.

    Тәрбия процессындагы икенче бер чик баланың һәр кылган гамәленә кирәгенән артык ирек кую,аңа сукырларча табыну,кирәгеннән артык иркәләү.Әйтик ата-ана үзләре бик тә хезмәт сөючән,тормышларында бик күп кыенлыклар кичеп, мул тормышка ирешкәннәр. Без күргән авырлыкларны балаларыбыз күрмәсен дигән изге теләк белән алар баланың һәр телшгенә риза: ни сораса шуны алып бирергә тырышалар .Һәм ялгышалар. Чөнки аларның әлеге изге теләге киләчәктә үзләре өчендә,бала өчендә фаҗигага әверелергә мөмкин,бала чын мәгънәсендә эгоист,хезм әт куеп табылган акчаның да ,ата-ананыңда, иптәшләренеңдә җәмәгатьчелекнең дә кадерен белмәүче, аларны санга сукмаучы бер кеше булып үсәргә мөмкин,

     Гаилә тәрбиясендәге ялгышларның тагвн бер төре ата-ана арасындагы яки ата-ана һәм өлкән буын тәрбиясендә уртаклык булмаудан килә.Әйтик бер якның таләпчән булырга тырышуы икенче якның артык нык иркәләве нәтиҗәсендә,,сүндерелә”.Бу очракта инде үзара мөнәсәбәтләрне тиз тоючан бала яраклашуга йөз тота:әтисе ачуланса-әнисенә, әнисе ачуланса әтисенә ялагайлана ,ата-ана таләпчәнлек күрсәтсә әбисенә барып сыена  .

Балага тәрбия бирүдән баш тарту дөресерәге тәрбия эшенә бөтенләй битараф булу-ата-ананың иң зур гөнаһы.”Безнең эш-баланы киендерү ,ашату,ә тәрбияне мәктәп бирсен”-менә шкшы гади һәм күпләр өчен гадәти сүзләрдә кеше язмышы,шәхес язмышы ята.

  Гаиләдә тәрбияләнү барышында барлыкка килгән күп кенә әхлакый сыйфатларны бала берничек тә ,беркайчанда башка бер тәрбия коллективында бу кадәр уңышлы кабул ттә алмый.Әле сыйфатлар –туганлык,якынлык,кардәшлек хисләре,иркәләнү,рәхмәтле һәм миһербанлы була белү ,кайгыны уртаклашу,шатлык сөенечләрне бүлешү һәм башка шундый сыйфатларны һәм киресенчә,гаилә тормышында тискәре гадәтләр өстенлек иткән очракта ,эгоизм,һавалану ,мин –минлек өлкәннәрне хөрмәт итмәү кебеке сыйфатларны бала нәкъ менә гаилә шартларында “үзләштерергә” мөмкин.

   Менә шуңа күрә дә тәрбия процессында гаиләнең роле аеруча зур булуын истә тотарга кирәк.

Ата-ананың тагын бер мөһим шактый катлаулы бурычы-укучы баланың мәктәптән өйгә бирелгән эшләренә битараф булмау ,аңа булышу,өй эшләренә бирелгән вакытны дөрес файдаланырга өйрәтү кирәк булса –ярдәм итү.

                                                                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары

Нәрсә соң ул конфликт ?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-бе...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...

Укучыларның грамоталылыгын күтәрү, хаталар өстендә эш, аларның яңа төрләре

Укучыларның грамоталылыгын күтәрү, хаталар өстендә эш, аларның яңа төрләре...

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....