Укучыларның грамоталылыгын күтәрү, хаталар өстендә эш, аларның яңа төрләре
рабочая программа по теме

Галимова Лилия Вагизовна

Укучыларның грамоталылыгын күтәрү, хаталар өстендә эш, аларның яңа төрләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx20.92 КБ

Предварительный просмотр:

 Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар! Минем чыгышымның темасы:                   “ Укучыларның грамоталылыгын күтәрү, хаталар өстендә эш, аларның яңа төрләре”.  Бүгенге көндә бу тема бик актуаль, чөнки укучыларның грамоталылыгы кимеде. Моның берничә сәбәбе бар:

  • Бүгенге көндә кулланылган графиканың авазлар системасын тулысынча чагылдырмавы, орфографик кагыйдәләрнең авыр булуы;
  • Укучының сүзгә,  телгә игътибарсызлыгы;
  • Укучыда кызыксыну булмау;
  • Орфографик хаталарны булдырмас өчен  эшнең дөрес оештырылмавы.

Орфографик яки пунктуацион ялгышларны булдырмау чарасын алдан күрү укытучыдан эзлекле һәм җентекле фидакарь хезмәт таләп итә. Әлбәттә, иң беренче чиратта укучыларның теге яки бу хатаны еш ясавының сәбәбен ачыклау шарт.

  1. Текст артык авыр түгелме?
  2. Укучының күрүе ни дәрәҗәдә?
  3. Язма эш вакытында сәламәтлеге ничек?
  4. Сөйләмендә кимчелекләр юкмы?                                          

Дөрестән дә,  укучыларны грамоталы язарга өйрәтү җиңел генә бирелә торган эш түгел, ләкин мөмкин эш.   Укучыларның тулы грамоталылыгына ирешүнең нинди нәтиҗәле юллары бар соң?

Бүген мин сезне үземнең эш тәҗрибәм белән таныштырырга телим.

Мин хезмәтемне башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башладым, Һәм хәрефнең дөрес язылышы, аның нинди авазларга билге булып йөрүе, аларның дөрес укылышы белән таныштырдым, мисаллар белән ныгыта бардым. Беренче класста ук өстәмә эш дәфтәре булдырдык, 3-4 җөмләдән торган текстларны һәр укучыдан дөрес укуны һәм дөрес каллиграфия белән хатасыз итеп күчереп язуны таләп иттем һәм бу эшне системалы рәвештә башкардык. 2 нче сыйныфта авазлар һәм хәрефләр темасына караган кагыйдәләрне өйрәндек, төрле типтагы диктантлар яздык.  3 нче сыйныфта инде бәйләнешле сөйләм үстерү дәфтәре башладык, анда язылышы һәм әйтелеше арасында аерма булган сүзләрне язып бардык, төрле дәрәҗәдәге иҗади эшләрне урнаштырдык. Сүзлекләр белән дә эшләргә өйрәндек.Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: башлангыч сыйныф укучысын грамоталы язарга өйрәтү өчен мөмкинлекләр күбрәк, чөнки,

беренчедән, әти-әни баланы бик нык контрольдә тота;

икенчедән, бала бик теләп укый;

өченчедән, бала хәрефне дөрес язарга өйрәнгәндә, сүзләрнең дөрес язылышын да хәтерендә яхшырак калдыра.

        Шуңа күрә 5 нче сыйныфка килгән укучы төп орфографик кагыйдәләр белән таныш һәм аларны куллану күнекмәсенә ия булырга, орфографик сүзлек белән эшли белергә тиеш дип саныйм. Бишенчеләр белән эшне нәрсәдән башлыйм соң?  Иң беренче эш итеп, фән белән кызыксындырудан, грамоталы язарга теләк булдырудан, һәм үзебезнең җитди эш белән шөгыльләнүебезне аңлатудан башлыйм. Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерәм.  Һәр укучының исеме белән  таблица төзим, кагыйдәне белүе һәм орфографик күнекмәсе булу-булмавын шунда билгеләп барам. Укучылар кагыйдәләр өчен махсус дәфтәр башлап, һәр кагыйдәне шунда язып баралар һәм зачет тапшыралар. Билгеле, бу эшнең күбесе дәрестән тыш башкарыла. Авырдан үзләштерүче яки белем дәрәҗәсе түбәнрәк булган укучыларны күбрәк такта янында эшләтергә тырышам. Аларның хаталарын башка укучылардан төзәттермим, ә китаптан кагыйдәсен табарга я орфографик сүзлектән эзләп карарга кушам. Укучы үз хатасын үзе төзәтә.  Карточкалар буенча төрле биремнәр үтәү, мәсәлән, төшеп калган хәрефне, тыныш билгесен куй, Белмәмешнең диктантын тикшер, язылган сүзнең нинди кагыйдәгә каравын аңлат кебек биремнәр, яңа сүзләрне әйтелеше һәм язылышы белән танышу, мәгънәсен ачыклау, шул сүзләрне кертеп, җөмләләр төзү; ребуслар, кроссворд һәм башваткычлар чишү; сүзләрнең язылышын яттан өйрәнү, төрле диктантлар язу да укучыларның грамоталылык дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә.  Контроль язма эшләрдән соң хаталар өстендә эш үткәрү, аның дөрес формасын, кулай һәм нәтиҗәле эш төрләрен сайлап алу да мөһим.  Хаталар өстендә эш контроль эштән соң гына үткәрелми, укучыларның хаталарын күргән саен, индивидуаль яки фронталь төзәтелә бара. Ә контроль язма эштән соң үткәрелгән хаталар өстендә эш контроль эш дәфтәрендә таблица формасында  башкарыла.

Хаталы сүз дөрес итеп языла, икенче графада кагыйдәсе аңлатыла, өченчедә – мисаллар китерелә.

Өйгә эш итеп, шул сүзләрне кертеп, кроссворд төзергә, җөмләләр төзергә, шул сүзләрне яттан язарга өйрәнергә, “Сүз турында сүз” дип аталаган иҗади эш бирергә яки “Акыллы дустыма хат язу” булырга мөмкин.

Акыллы дустыма хат.

        Кадерле дустым, бүген контроль эшләрнең нәтиҗәсе билгеле булды һәм шул хакта сиңа хат язарга булдым, ч_нки мин   __ алдым. Хаталарым  __ иде.

        Беләсе_ме, ___________ сүз  ____ хәрефе белән языла икән, чөнки____________________________________________________________. Кызганыч , билгеле, ләкин мин ______________ сүзендә дә хата җибәргәнмен, ә ул ___________ __________________________________________ кагыйдәсе буенча  __ хәрефе белән языла. Мин әле  ________________ сүзендә дә хата җибәргәнмен,  ә ул _________  языла икән. Икенче язма эштә мин бу хаталарны җибәрмәм һәм___ алырмын дип уйлыйм.

        Кадерле дустым, хәзергә хатымны тәмамлыйм. Бу хатымда хаталар киткән булса, зинһар өчен, төзәтеп җибәр, мин аларның дөрес язылышын истә калдырырмын. Кеше хаталар ясарга мөмкин бит. Белмәү гаеп түгел, ә белергә теләмәү гаеп.

Укучыларның грамоталылыгын үстерү өчен әлеге традицион методлар белән беррәттән инновацион методларны да киң кулланам.

  • Командада эшләү. ТИК –ТЭК- ТОУ ( 4 укучы хата киткән сүзләрне дөресләп 9 карточкага яза, шул сүзләрне кулланып, горизонталь, вертикаль... буенча җөмләләр төзиләр);

    Модель Фрейер( ниндидер аңлатманы төрле яклап өйрәнгәндә, аңа туры килгән сыйфатларны, туры килмәгән сыйфатларны язу, мисаллар  һәм капма-каршы мисаллар уйлау. М-н, ь хәрефе ,

КОНЕРС (углы) (да дә, та тә – кушымча, теркәгеч, кисәкчә; тамыр сүз, кушма сүз, парлы сүз, тезмә сүз һ.б.)

 ФЭН – ЭН  – ПИК, ЭЙ  АР  ГАЙД сингапур структуралары

  • Эзләнү методы, фәнни эш ( сурәтләү,   вазифа, вазыйфа, поши, пошый һ.б.)
  • Дистанцион укыту (язма эшләрне тикшерү, күрсәтмәләр бирү)
  • Компьютер тренажерлары.

Хаталар өстендә эшнең әлеге төрләре укучыларның грамоталылык дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Укытучы, ата-ана, башка фән укытучылары белән бергәләп системалы рәвештә  белем бирү, сыналган традицион эш төрләрен дә онытмыйча, заман таләп иткән яңа укыту технологияләрен дә кулланып эшләү генә үзенең көткән нәтиҗәләрен бирә.

         Сезнең барыгызга да хезмәтегездә уңышлар, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек телим. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү"

Башлангыч сыйныфлар өчен "Укучыларның  фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү" дигән темага доклад...

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Бала тәрбияләүдәге типик хаталар

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш...

ГАИЛӘДӘ ЯЛГЫШЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ

Гаилә тәрбиясе гел уңышлы гына бармый. Гаиләдәге тәрбиянең дөрес юнәлеш алмавы, тиешле таләпләргә җавап бирмәве гаиләнең үзе өчен генә түгел, хәтта җәмгыять өчен дә авыр йөккә әверелә...

Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары

Нәрсә соң ул конфликт ?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-бе...

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....