“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме
план-конспект урока по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniler_beyreme.docx26.69 КБ

Предварительный просмотр:

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

И Ходаем, ярдәм бирче диеп,

Бисмиладан башлыйм һәр эшне.

Нигә? – димә, һәрбер мөселманга

Эшне башлау шулай тиешле.

Бисмилла, дип ага чишмәләр дә,

Бисмилла, дип исә җилләр дә,

Бисмилла, дип кояш нурын сибә,

Бисмилла, дип үсә гөлләр дә.

Бу  изге сүз иминлекне саклый

Бөтен галәм һәм җир шарында.

Ходай барын әгәр онытмасак,

Саклар безне тагын,  тагын да.

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын иде.

Бәйрәм белән котлыйм барчагызны,

Сезгә бәхет, шатлык өләшәм.

Залда утыручы якын дуслар,

Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.

Мөмкин булса, бөтен илдәшләрне

Бәйрәм белән котлар идем мин.

Ил буенча, һәр өй саен кереп,

Хәл белергә туктар идем мин.

Ата-ана хакы дигән

Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр һичкайчан да

Кыйбласын югалтмасын.

Бәйрәмегез белән  котлап,

Әти – әни, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып торсын

Мәнге – мәңге суы кипмәсен.

Якты көннең һәрбер иртәләре,

Килсен сезгә кояш, нур булып,

Сәламәтлек, бәхет  юлдаш булсын,

Куанычлар килсен ургылып.

Әти-әни изге затлар диеп,

Әйтеп килде һәрчак әбекәм.

Әйтмәсә дә беләм, аңлыйм инде,

Газизләрем минем -  әткәм һәм әнкәм.

Әнием, синең изге киңәшләрең

Урын алсын йөрәк түремдә.

Әтиемнең изгелеге, яхшылыгы

Истә калыр мәңге күңелемдә.

Бер ягымда – әтием,

Бер ягымда – әнием.

Уңымда да, сулымда да

Таянычым бар минем.

Дөньяда иң яратканым-

Минем газиз әнием.

Тормыш юлымда терәгем-

Юл сызучы әтием.

Таләп итә, ярдәм итә

Тикшерәләр һәр эшем.

“Ата-ана – алтын  канат”,-

Дигәннәр шуның өчен.

Үз канатым ныгыганчы

Шул канатларда очам.

Рәхмәтем әйтеп, кадерләп,

Әткәм-әнкәмне кочам.

Гаилә – бәхет ачкычы:

Ир – беләк, хатын – терәк.

Тату гаиләдә һәрчак

Ачык йәз, тыныч йөрәк.

Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата-анага

Изге итеп табына.

Ата-ана – бөек көч ул!

Бирә безгә барсын . барсын да.

Без һәрвакыт шушы барсы өчен

Бурычлыбыз

Алар каршында.

Ата –ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ата-ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Сез, мөгаен, тугансыздыр

Безнең бәхеткә генә

Йөртер идек сезне төреп

Затлы бәрхеткә генә.

Я бәрхете булмый шунда,

Я вакыты табылмый.

Ләкин сезгә без булганда

Бер кайгы да кагылмый.

Үзегез генә белмисез-

Сез безгә бик кадерле.

Күпме яшисегез килсә,

Яшәгез шулкадәрле.

Әниемнең бәйрәменә

Әзерләдем зур бүләк.

Әтиемнән акча алдым

“Шаккатырырга кирәк”.

Әни күргәч бүләгемне

Аптырады бер мәлгә.

Әйтте шунда : “Кызыкаем,

Нигә миңа зур бүләк.

Әйбәт укып, тәрбияле,

Тәртипле булу кирәк.

Үрнәк бул син башкаларга

Менә миңа шул бүләк.

Ә  шулай да ,ә шулай да

Бәйрәм бүләксез булмый.

Ата-анасын сөйгән баланы

Китап та бит бик  зурлый.

Кадерле әти-әниләребез! Без сезне бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез.  Нәни кулларыбыз белән ясаган бу бүләкләребезне зурдан кабул итеп алыгыз......

Сезгә булган бөтен хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык, куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Гомер буе язсын иде безгә

Әти-әни диеп дәшәргә.

Кайгы күрми, бәхет- шатлык белән

Бергә-бергә озак яшәргә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Гомерләрегез булсын бәхетле,

Бәхетләрегез булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен ходай сезгә бу көнне.

Әтиләр илнең терәге,

Гаиләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

Әле ярый сез бар җирдә,

Безнең иң ныклы терәк.

Бәхетебез тулы булсын

Сез безгә шундый кирәк.

Әниләр белән бергәләп,

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә,

Кайгы – хәсрәт күрмәгез.

Сезнең йөргән юлларыгыз

Яшел утлардан торсын.

Сугыш, кан кою булмасын.

Әтиләр исән булсын.

                                    Илүзә  :    Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Әни эштә чакта тора.

Әти юлда чакта тора.

Мин уйнаган чакта тора,

Мин уйнаган чакта тора,

Син йоклаган чакта тора.

Телевизор да карамый

Читкә карарга ярамый,

Чиккә генә карап тора.

Дошман килеп кермәсен, ди.

Безнең серне белмәсен, ди.

Әниләр эштә булганда

Бер үзең генә калганда

Түгел өйне саклап тору,

Бу бит илне саклап тору!

Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Сакта һәр-һәр чакта тора.

Әйтмим кайсы якта тора.

Син үзең дә сорап торма,

Бусы – хәрби сер!

           Айсылу:   Нинди бәхет үз әниең булса,

Үз әтиең булса яныңда.

Шатлык хисе, җылы кояш нуры

Балкып торса һәрчак җаныңда.

Язмышыма нигез салган җаннар,

Сезнең белән тибә йөрәгем.

Сүрелмәсен гаилә учагыбыз –

Күңелемдә шушы теләгем.

Сез биргәнсез миңа яшәү дәрте,

 Ышанычны алгы тормышка.

Бәхет юлын туры күрсәткәнгә,

Рәхмәт укыйм хәзер язмышка.

Күңелемә иман нуры иңгән

Сез өйрәткән савап –гамәлдән.

Дога кылгач, бәхетебез өчен

Изге теләк ташый күңелдән.

Чыдам йөрәк, сабыр күңелегез,

Күпне күргән, күпне кичергән.

Ике йөрәк бергә типкән чакта,

Авырлыклар җиңел кичелгән.

Зәңгәр күлдә ике аккош кебек,

 Сез йөзәсез – ике бәхетле.

Шул бәхеткә мине кушкан өчен,

Җаным-тәнем белән рәхмәтле.

Гаиләдәге уртак теләк-фикер-

Сәбәп-нигез татау тормышка.

Чәчәк ата гаилә алмагачы,

Ныклы караш булгач язмышка.

Сүрелмәсен гаилә учагыбыз,

Шаулап-гөрләп үтсен көнебезз.

Бергә атлыйк тормыш сукмагын,

Чәчәк атсын бәхет гөлебез!

Гөлшат:  

 Иң кадерле кешебез-

Мөлаем әниебез.

Әнидән дә газизрәк

Юк башка һичкемебез.

Әни мине дөняга

Яшәр өчен яраткан.

Авыр чакта

                       юаткан...

Ул мине ташламаган

Язмышлар кочагына...

Үскәч мин дә әниемне

Ташламамын һичкайчан .

Мин бәхетле булырмын-

Кадерләвен һәм җылысын

Йөрәгемдә сакласам.

Әни бик әйбәт кеше ,

Сокланып карыйм аңа.

Ләкин тагын бер кеше

Әтием бар дөняда.

Ул мине үстерешә,

Ул да мине ярата.

Яхшылыкны яманлыктан

 Аерырга өйрәтә.

Әтисез яшәү бик кыен.

Ничек кенә юатма.

Шуңа  күрә әтиеңнең

Күзенә генә карап тор,

Әтиеңне югалтма!

Язилә

Флера Тарханова “Кәләпүшне ыңгыр салып”

Кулыма гармунны алып,

Кәләпүшне кыңгыр салып,

Киттем кызлар янына

Биетергә, җырлатырга

Һәм , кыскасы,

Бер җилкенеп алырга.

Барып җиттем, бар да көткән,

Уйнаттым да биеттем.шул биючеләр арасында

Гаҗәп матур бер кыз күреп,

Бер мәлгә каушап киттем.

Тааң калдырды гүзәллеге

Шул бәләкәй кызчыкның.

Авызы уймак күк,

Ә күзләре   каймак күк.

Бар дөнямны онытканмын,

матур авызга карап,

Уйнавымнан туктаганмын,

Була язганмын харап.

Ярый әле, берәү әйтте,

Син ник катып торасың?

Әйдә әле уйнап җибәр!

Уйнавын  уйнармын анысы,

Тик шуны беләсем килә.

Ул мине ошатты микән?

Мин дә бит хәйран чибәр.

Күрегез бу кыяфәтне,

Минем килеш-килбәткә.

Чын егетләр матурлыгы,

Тигән мине өлешкә.

Бу кызыйны өебезгә алып китәр идем дә.

Бик нәни шул, бик нәни.

Әле бит  мин дә кечкенә.

Бу вакытта өйләнгәнне

Яратмас әти-әни.

Минеке булыр, барыбер,

Үскәнен көтәм әле.

Ул үскәнне көтә-көтә,

Үзем дә үсәм әле.

Ә хәзер, кулыма гармунны алып,

Кәләпүшне кыңгыр салып,

Кайтам да китәм әле.

Гөлфинә

Резеда Вәлиева  “И әтиемне кызгандым”

Белмим кайлардан тапкан

Әти китап апкайткан.

Төрлеләрен , күп итеп,

Торам исләрем китеп.

Минем рәсем  яратканны

Каян гына белгәннәр.

Һәр бит саен, шигыр саен,

Рәсемнәр төшергәннәр.

Рәсемнәрен күрсәгез,

Матурлыгын белсәгез,

Төрле-өрле төсләре,

Шундый шома өсләре!

Укысам да көн буе,

Укысам да төн буе,

Укып туя алмам күк,

Барыбер арымам күк.

Шундый матур китаптан

Ничек инде арыйсың?

Бер шигырен укыйсың да,

Бер рәсемен карыйсың.

Тик әтинең китапларын

Онытканнар күрәсең.,

Һәммәсен дә карап чыктым,

Табалмадым бер рәсем.

Шул рәсемсез китапларны

Актарып утыр инде.

И кызгандым әтиемне,

Нихәлләр укыр инде!..

Биремнәр

  1. Сыер саву уены.
  2. Шигырь  укып бию.
  3. БМК сүзләр әйтеш уены.
  4. Блиц   турнир
  5. Башваткыч уены
  6. Сан әйтеш уены.
  7. Эстафета
  8. Күмәк бию
  9. Кайнар чәй .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

"Минем гаиләм" темасына презентация

"Минем гаиләм" темасына презентация...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...