"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"
классный час по чтению (1 класс) по теме

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Тема: Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем.

Максат: Укучыларның гаиләләре белән танышу; өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү; бәйләнешле, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: Гаилә елы эмблемасы, балаларның гаиләләре белән төшкән фотолардан ясалган буклет, “ Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабы, презентация.

Дәрес барышы.

1.Класска укучыларны кертеп утырту.

-балаларны урнаштыру;

-әти - әниләргә урын тәкъдим итү.

Дәрес балалар башкаруында “Хәерле иртә” җыры белән башлана.

Әтәчтән дә иртәрәк,

Уяндым мин  әлбәттә.

Хәерле иртә әни,

Хәерле иртә әти.

Үзем урын җыям мин,

Үзем юына алам.

Хәерле иртә әби,

Хәерле иртә бабай.

Мәктәпкә үзем барам,

Балалар белән атлап.

Хәерле иртә апабыз,

Хәерле иртә мәктәп.

     Укытучы: Хәерле көн укучылар, әти - әниләр!Сезне чын күңелемнән1 нче сентябрь – Белем бәйрәме белән  котлыйм.  Без зур дулкынлану белән беренче дәрескә җыйналдык. Бүген сез беренче тапкыр кулларыгызга матур чәчәк бәйләмнәре тотып, өстегезгә яңа, матур укучы формасы киеп мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кердегез. Бүген сез яңа исемгә, укучы исеменә лаек булдыгыз. Ә хәзер әйдәгез сезнең белән якыннан танышыйк. Сез миңа үзегезнең исемегезне, фамилиягезне, әтиегезнең исемен әйтеп чыгарсыз.

(Укучылар берәм – берәм үзләре белән таныштыралар.)

    Укытучы: Мин хәзер сезгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “ Безнең гаилә” шигырен сөйләп китәм.

(Укытучы шигырьне башкара.)

-  Шигырьдә сүз кемнәр турында бара?

-Ә сезнең гаиләдә кемнәр яши? Ягез мине дә таныштырыгыз әле. (Укучылар гаиләләре белән таныштыралар.)

Укытучы: Балалар сез табышмаклар яратасызмы? Мин сезгә берничә шигырь - табышмак әйтәм. Яхшылап тыңлыйк әле.

Елаганда юатучы, иркәләп уятучы,

Ул кем була балалар?

                              ( Әниләр)

   Укытучы: Әйе, җир йөзендә иң әйбәт, ягымлы, кадерле, сабыр, кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безнең турыда гел кайгыртып торалар, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүчеләр, кайгы килгәндә иң беренче ярдәм кулы сузучы да -  алар. Без әниләребезне яратырга, аларны кадерләргә, хөрмәт итәргә тиешбез! Гүзәл  безгә әниләр турында матур җыр алып килгән. Тыңлыйк әле.

Җылы оек – бияләй,

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңарга бүләкләр,

Алырмын үсеп җиткәч.

- Кем турында сүз бара?

                                 (Дәү әниләр)

      Укытучы: Бик дөрес әйттегез. Балалар сез дәү әниләрегезне яратасызмы? Ни өчен?

(  Гөлия үзенең дәү әнисе турында сөйли.)

Алдагы табышмакны тыңлыйк.

Ул безнең терәгебез

Ул безнең яклаучы

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

                                  ( Әтиләр)

    Укытучы: Гаиләдә иң зур, баш кеше - әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта, җил – яңгырдан саклый, төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый. Ул өйнең терәге, таянычы. Әтиегез сезне акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.

Раилә В. Хәйруллинаның”Әти бик кирәк кеше” шигырен  башкара.

Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагындыргандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, сеңлемә

Әти иң кирәк кеше!

   Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Ә бүген бездә кунакта сезне белем иленә озатып килүче, укыр өчен сезгә бөтен мөмкинлекләр тудыручы әти - әниләрегез. Сезне котлар өчен сүзне әти - әниләрегезгә бирәбез. Рәхим итегез.

(Әти - әниләр балаларны котлыйлар.)

        Бүген килгән  әти -әниләр арасында беренче баласын белем иленә алып килгән, Раиләнең әнисе бар. Балаларны, әти - әниләрне бәйрәм белән котлап җыр башкарыр.

(“ Мәхәббәт җимешләре” җыры башкарыла.)

 Укытучы: Бүгеннән безнең балаларыбыз рәссамда, җырчы да, шагыйрь дә булырлар. Ә хәзер алар  кәгазь битләренә үзләренең гаиләләрен рәсемгә төшерерләр. Ә бу вакытта без әти - әниләр белән “Мәкальне дәвам ит” дигән уен уйнап алырбыз. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, сез дәвам итәрсез.

Алтын кадак атаң бар, көмеш кадак - (анаң бар).

Бала телен (ана белер).

Әткәй шикәр – (әнкәй бал)

Өйнең яме – (ана белән)

Ата беләк,(ана йөрәк)

Әнкәм йорты – (алтын бишек).

Ана яхшылыгын, авыргач (белерсең).

Укытучы: Безнең әти - әниләребез дә бик зирәк, акыллы булып чыктылар. Дөрестән дә тәрбия китапларында ата – ана хакы турында бик күп язылган. Мин сезгә бүген Ризаэддин Фәхреддин әсәрләренә нигезләнеп төзелгән “Балаларга үгет һәм нәсыйхәт” китабын алып килдем. Бу китап тирән мәънәле фикерләрне, кирәкле үгет – нәсыйхәтләрне үз эченә кертеп эшләнгән. Бала тәрбияләүдә өстәл китабы булырлык бу китап белән күбрәк танышсагыз иде әти - әниләр. Әйдәгез берничәсен сезгә дә җиткерик әле.

1.Әти - әниең белән әдәп - әхлак илә сөйләш һәм аларга: ”Уф”,-дип тә әйтмә, тавыш күтәреп сөйләшмә, аларга ягымлы сүзләр әйт.

2. Әти - әниең белән ягымлы бул, йөзләренә ачулы итеп карама.

3.Әти - әниеңнең дәрәҗәсен , байлыгын сакла, алардан рөхсәтсез әйберләренә тимә.

4.Аларны сөендерә, тормышларын җиңеләйтә торган эшләрне күбрәк кылырга тырыш.

5.Әгәр сине үзләре янына чакырсалар, елмайган хәлдә; ”Әйе, әти, әйе, әни”,- дип тиз генә алар янына ашык.

6.Әти - әниеңнең туганнарын һәм дусларын хөрмәт ит.

7. Табын янында алардан алда ашый башлама. Ашамлыкта да, эчемлектә дә аларны хөрмәт ит.

8.Әти - әниеңне алдама, һәрвакыт дөресен сөйлә.

Укытучы: Балалар рәсемнәрне ясап бетерделәр. Ягез бергәләп карап чыгыйк.

  (Рәсемнәрне карау)

Укучылар, әти - әниләр. Безнең беренче дәресебез ахырына якынлашты. Мин сезнең белән танышуыма бик шат. Алга таба да бергә - бергә тырышып укырга, белем һәм тәрбия бирүдә әти -әниләр белән иңгә - иңне куеп эшләргә язсын. Хәерле уку еллары булсын.

-Дәрес тәмам.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Туган якка кыш килде"темасы.

3 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес планы....

Җиңү килде җиргә яз булып

Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт хисе тәрбияләү...

Җиңү килде җиргә яз булып

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

Презентация к уроку татарского языка "Кыш килде"

Презентация к уроку татрского языкав 3-м классе...

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...