Җиңү килде җиргә яз булып
классный час (4 класс) по теме

Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт хисе тәрбияләү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы

Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык   гомуми төп белем бирү мәктәбенең

I квалификация   категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Шәмсетдинова Лилия Нәбиулла кызы

Тема:“Җиңү килде җиргә яз булып”.

Максат:Сугышның һәр гаилә өчен зур фаҗига булуын төшендерү; укучыларның Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә  карата мәрхәмәтлелек; ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләүне дәвам итү; Ренат Харисның “Фронтовиклар” шигыре белән таныштыру.

Җиһазлау:Дәреслек әдәби уку китабы 4 класс Г.М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова, кәгазь битләре, ручка. “Бөек Җиңүгә-70 ел” презентация, солдат хатлары, «Священная война» һәм «День Победы» җырлары, Левитанның сугыш башлануын хәбәр итүе, марш музыкасы.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, группалап.

Дәрестә кулланылган сингапур структуралары:

КОПИ КЛЭП, ПЛЭЙСМАН КОНСЕНСУС, СИ-ФИНК-УАНДЭ, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Исәнләшү  (КОПИ КЛЭЙП структурасын кулланып)

-Укучылар быел ил күләмендә нинди истәлекле даталар билгеләп үтелә?

-Җиңү көне нинди бәйрәм ул?

- Сугыш сүзен ишетүгә, сезнең күз алдыгызга нинди вакыйгалар, күренешләр килеп баса?

2.Группаларда эш (ПЛЭЙСМАН КОНСЕНСУС структурасын кулланып)

- Сугыш  сүзен ничек аңлыйсыз? Бер биткә язалар. Иң төгәл 5 сүзне уртага языгыз. Иң әһәмиятле сүзләрне алып аңлату.

- Әйе, укучылар, сугыш ул, җимерүче, күз яшьләре түктерүче, миллионлаган кешеләрнең гомерен өзүче.

Музыка  тавышы  ишетелә “Священная  война»

Левитан сөйләгән тавыш ишетелә.

Ул  сугыш  башлануын  хәбәр  итә.

3.Презентация карап китү

2 слайд

22 июнь 1941 ел.
Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

3 слайд

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады.
Аяусыз сугыш башланды.
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.

4 слайд

Ул елларны ничек онытасың, —
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә.

5 слайд

Сугыш ятим иткән яшьләр, исән калган әтиләр кайтканда, сезнең йөрәкләр сыкрады, күзләргә яшь килде.

6 слайд

Башкаларның әтиләрен күргәндә:«Их, минем дә әтием исән булса иде», — дип авыр суладылар, башкалар «минем әти» дип сөйләгәндә аларның «әти» дип авыз тутырып әйтер көннәрен каһәр суккан сугыш мәңгелеккә алып калды. Үз тырышлыклары белән сугыш бөтүен якынайткан үсмерләр гомергә ятим булып калдылар.

7 слайд

Ай, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпмекешетилмерепкөттеаларны. Һәргаиләгәкилгәнкайгыны да, шатлыкны да бергәкичерәхалык. Хәсрәтбеләнянәшәйөргәншатлык та киләидекешеләргә. Кара пичәтле кош теледәйшушыкәгазькисәгебәгырьләрнеөзепкүпмекан-яшьтүктерде. 

4.Солдат хатларын карау (СИ-ФИНК-УАНДЭструктурасын кулланып)

Сорауларгаҗавапязу.

  1. Сезалдыгыздакүрәсез?
  2. Бухатлартурынданәрсәуйлыйсыз?
  3. Бухатларсезнетагыннәрсәтурындауйланыргамәҗбүритә?

Укучылар язган җавапларын укый.

Сезнең каршыгызда гвардия кызылармияче Сафин Нуретдин хатлары. Бу хатлар Борындык авылында яшәүче хатыны Хәдичәгә юлланган.

Һәрбер хат сәлам белән башлана, исән-саулык сорала. Хатларында йөрәккә үтеп керә торган шигырь юлларын табып укып була:

Кыр капкасын чыккан чакта

Карадым мин каерылып.

И балалар,  и балалар

Калдыгыз бит аерылып.

Ай янында Зөһрә йолдыз

Аршын ярым арасы.

И балалар, бик сагынам сезне

Кайтып булмый бер киткәч.

Балаларым төштә күрәм

Борындыкта йоклыйсыз.

Сәгать саен, минут саен

Исләремнән чыкмыйсыз.

Хатларда  ул авылдагы халык тормышы, балаларның тәртипләре, налоглар турында сорашып яза.Сугышчы  Сталинград  өчен барган сугышларда  катнашкан өчен 1942 елның 22 декабрендә  медаль белән бүләкләнә. Ул хатларында фронт якын, шушы көннәрдә сугышка керербез инде дип яза. Соңгы хатын 1943 елның 4 ноябрендә язып җибәрә. Бу хат белән  фронт сызыгыннан килгән хатлары өзелә. 1943 елның 24 ноябрендә бабам батырларча һәлак була.

8-9  слайд

Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә,

тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

10 слайд

Утлы еллар үтте,

Җиңү килде.

Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.

Исән-саулар Берлингача җитеп,

Туган авылларына атлады.

Сугыш кырында ничә млн. Кеше ятып калган?

-1941-1945 еллардагы сугышта 27 млн. ватандашыбыз яу кырында ятып кала, шуларның 350 меңе - безнең якташлар.Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, аларның сугышчан юлларын өйрәник. Батырлар исеме буыннан-буынга күчсен.

Музыка  тавышы  ишетелә«День Победы»

5. Физкультминутка.

Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без (ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  структурасын) кулланабыз. Сез хәзер  бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер, Марш атлый.Маршны сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына. Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез, бар укучы да лидер булганчы.

6. Шигырь өстендә эш.Дәреслекнең 67 битендәге шигырьне үзлектән укып чыгу.

-Сүз нәрсә турында бара? Кем соң ул фронтовиклар?

Шигырьне укучы сәнгатьле укып чыга.

Сүзлек эш үткәрү: арканы, нужасын, толлары, коръән ашы.

- Беренче строфада сүз нәрсә турында бара?

- Беренче строфада сугышта каннашкан кешеләрнең көннән-көн кими барулары турында сөйләнә.

- Икенче строфасында фронтовикларның хатыннары турында сүз бара. Сәламәтлекләре дә бик әйбәттән түгел икәнлеге әйтелә.

- Шигырьнең өченче строфасында фронтовикларның балалары турында сөйләнә. Алар да инде яшь түгел, ул-кызлар. Әти-әниләрен искә төшереп, коръән ашлары үткәрә. Дога укый.

Бу бик моңсу шигырь. Аның шулай икәне күпнокталы юллардан күренә.

        - Шигырьне чылбыр буенча укыту.

7. Йомгаклау.

“Кем иң игътибарлы?” дигән уен уйнарбыз.

1)Сугыш башланганнан соң ничә ел үтте?

1) 70,

2) 64,

3) 65

2) Ил күләмендә ничә кеше сугыш кырларында ятып калган?

1) 29 млн.  

2) 7900

3) 27 млн.

3) Сугыш ничәнче елда беткән?

1) 1945

2) 1947

3) 1941

Быелгы яз безгә Җиңүнең 70 еллыгын  алып килә. Без 70 ел  тыныч күк, бәхетле кояш  белән  көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта  кала. Ләкин гомер алга  барган  саен, ул  көннәрнең  батырлыгы  безне  ныграк  сокландыра, халыкның  батырлыгына  таң каласың.

8. Өй эше. Шигырьне ятлап килегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

"Туган якка кыш килде"темасы.

3 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес планы....

Сценарий мероприятия ко Дню пожилых людей "Яшәгез сез мәңге яшь булып!"

В этом материале дается сценарий литературно- музыкального вечера, посвященного ко Дню пожилых людей. Мероприятие проводилось в начальном классе для приглашенных бабушек и дедушек....

Җыр булып яши күңелдә...

Башлангыч сыйныфларда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырыла, аның Ватан турында, сугыш һәм батырлык темасына караган, балалар өчен язылган...

Җиңү килде җиргә яз булып

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...

Презентация к уроку татарского языка "Кыш килде"

Презентация к уроку татрского языкав 3-м классе...

Җиңү килде җирне нурга күмеп

Патриот-үзенең туган җирен,хапкын ,илен,Ватанын сөюче,шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган төрле батырлыклар эшләүче кеше.Патриотизм-үз илеңә,халкыңа,туган табигатькә,милли традицияләргә,мил...