Җиңү килде җиргә яз булып
классный час (4 класс) на тему

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinug_70_el.pptx1.3 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

БӨЕК ҖИҢҮГӘ 70 ЕЛ 1941 - 1945

Слайд 2

22 июнь 1941 ел. Таң атып килә . Гүзәл авыллар , шәһәрләр тыныч йокыда . Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар . Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең чикне бозып авылларны , шәһәрләрне үлем утына тоттылар . Бөек Ватан сугышы башланды .

Слайд 3

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар . Зәңгәр күкне канлы корым каплады . Аяусыз сугыш башланды . Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан Китсәләр дә , алар кайтмады . Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йөри капканы. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк . Алар безнең белән , безнең арада .

Слайд 4

Ул елларны ничек онытасың, — Ил язмышы кылыч йөзендә. Ир-егетләр китте яу кырына, Алып көче тоеп үзендә.

Слайд 5

Сугыш ятим иткән яшьләр, исән калган әтиләр кайтканда , сезнең йөрәкләр сыкрады , күзләргә яшь килде . .

Слайд 6

Башкаларның әтиләрен күргәндә:«Их, минем дә әтием исән булса иде», — дип авыр суладылар, башкалар «минем әти» дип сөйләгәндә аларның «әти» дип авыз тутырып әйтер көннәрен каһәр суккан сугыш мәңгелеккә алып калды. Үз тырышлыклары белән сугыш бетүен якынайткан үсмерләр гомергә ятим булып калдылар.

Слайд 7

Ай, ул кош теледәй солдат хатлары ! Күпме кеше тилмереп көтте аларны . Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә халык . Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә . Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде . Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме кан-яшь түктерде .

Слайд 8

Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар — әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар.

Слайд 9

Ирләре , уллары , туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә , тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр . Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң .

Слайд 10

Утлы еллар үтте , Җиңү килде . Күпләр әйләнеп безгә кайтмады . Исән-саулар Берлингача җитеп , Туган авылларына атлады . Җиңү көне , күктән күзем алмыйм , Күгәрченнәр уйный очынып , Зәңгәр күктә ап- ак канатлары Көмеш кебек китә чагылып .

Слайд 11

Югалтулар бик күп булсалар да, Тырышулар бушка калмаган. Килгән ул көн 45 нче ел. Халкым бөек Җиңү яулаган. МӘҢГЕ ХӘТЕРДӘ

Слайд 12

1)Сугыш башланганнан соң ничә ел үтте? 1 ) 70, 2 ) 64, 3 ) 65.

Слайд 13

2) Ил күләмендә ничә кеше сугыш кырларында ятып калган? 1) 29 млн. 2 ) 7900 3 ) 27 млн.

Слайд 14

3) Сугыш ничәнче елда беткән? 1) 1945 2 ) 1947 3 ) 1941


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

"Туган якка кыш килде"темасы.

3 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес планы....

Сценарий мероприятия ко Дню пожилых людей "Яшәгез сез мәңге яшь булып!"

В этом материале дается сценарий литературно- музыкального вечера, посвященного ко Дню пожилых людей. Мероприятие проводилось в начальном классе для приглашенных бабушек и дедушек....

Җыр булып яши күңелдә...

Башлангыч сыйныфларда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырыла, аның Ватан турында, сугыш һәм батырлык темасына караган, балалар өчен язылган...

Җиңү килде җиргә яз булып

Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт хисе тәрбияләү...

Презентация к уроку татарского языка "Кыш килде"

Презентация к уроку татрского языкав 3-м классе...

Җиңү килде җирне нурга күмеп

Патриот-үзенең туган җирен,хапкын ,илен,Ватанын сөюче,шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган төрле батырлыклар эшләүче кеше.Патриотизм-үз илеңә,халкыңа,туган табигатькә,милли традицияләргә,мил...