Җиңү килде җирне нурга күмеп
презентация к уроку на тему

Патриот-үзенең туган җирен,хапкын ,илен,Ватанын сөюче,шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган төрле батырлыклар эшләүче кеше.Патриотизм-үз илеңә,халкыңа,туган табигатькә,милли традицияләргә,милли мәдәнияткә.туган телгә мәхәббәт ул.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_kilde_zhirne_nurga_kumep_prezentatsiyase.pptx2.29 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында. Янып калсын гомерең маяк булып, Үзеңнән соң килгән буынга. М.Җәлил

Слайд 2

Һәр кеше үз гомерендә туган халкы, Ватаны өчен кирәкле, файдалы эшләр эшләргә тиеш. Ватан – кешенең туган җире. Ватан – халыкның тарихи үсеше үзенчәлекләре,үзенең теле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән бергә яши торган тарихи җире, аның табигате. Патриот –үзенең туган җирен, халкын, илен, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган,т өрле батырлыклар эшләүче кеше. Патриотизм – үз илеңә, халкыңа, туган табигатькә, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә, туган телгә мәхәббәт ул.

Слайд 3

т,б,а,ы,ы,р,к,л

Слайд 4

батырлык

Слайд 5

куркусыз, ялкау, кыю, уңган, булган кеше, җитез, баһадир, алдакчы , түземле, туган иле өчен көрәшә, ярдәмчел, шәфкатьле, куркак , көчле, акыллы, тырыш

Слайд 6

.........ны эшли ала бөтен кеше дә, Аның өчен кирәк түгел алып көче дә. Ә моның өчен: яратырга кирәк бары Туган җиреңне, әтиеңне-әниеңне,туган илеңне. .......ны эшли ала бөтен кеше дә, Аның өчен кирәк түгел алып көче дә. Ә моның өчен: яратырга кирәк бары Туган җиреңне, әтиеңне-әниеңне,туган илеңне.

Слайд 7

Батырларны ң даны- мәңгелек! …

Слайд 8

1941 ел,22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Ватан сугышы башлана. Шул көнне үк завод-фабрикаларда, мәктәп-институтларда, колхозларда, гомумән бөтен җирдә митинглар үткәрелә. Эшчеләр, колхозчылар, студентлар, укучылар, врачлар, барлык кеше сугышка каршы булуларын белдерәләр.

Слайд 10

1418 көн Сынады җир улларын. Дошманга баш имәгән Азамат батырларын .

Слайд 11

Халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште .

Слайд 12

Җиңү көне! Халык бәйрәм итә. Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә, Йөз балкытып карый кояш та. 1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 нчы Маенда гына тәмамлана .

Слайд 13

Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр. Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.

Слайд 14

Ә авылда. .. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Авылдагы тормыш икенче фронтка әйләнде. Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Слайд 15

Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр. Партизан отрядларында көрәштеләр, госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар, китаплар, хатлар укыдылар.

Слайд 16

Хабиров Сәмигулла хаты

Слайд 17

Галиуллин Шәйдулла хаты

Слайд 18

57 авылдашыбызның һәлак булулары документ белән расланмаган,исемнәре “Хәтер” китабына кертелмәгән. 105 авылдашыбыз хәбәрсез югалганнар исемлегендә 20 авылдашыбыз әсирлекнең бөтен газапларын үз җилкәләрендә күтәрәләр .

Слайд 19

1941-1945 елларда безнең авылда тылда тырыш хезмәт күрсәткән өчен 626 кеше “Фидакар ь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Кызыл Байрак ордены Дан ордены Кызыл Йолдыз ордены Ватан сугышы ордены -2 кеше -6 кеше -11 кеше -7 кеше бүләкләнә

Слайд 21

Лотфуллин Нурулла Гарифуллович родился в 1922 году. В семье Гарифуллы было 8 детей. В 1930 году Нурулла пошел в 1-й класс, после шестого класса начал работать в колхозе. В 1938 году он уезжает в г. Казань, устраивается на работу. Через год завербовался в г. Балахну Нижегородской области.

Слайд 22

Габбасов Мансур Габбас улы 1932 елның 15 январенда урта хәлле колхозчы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Балачагы, яшусмер еллары авыр сугыш елларына туры килә. Бөек Ватан сугышы башланган елны 10 яшендә , абыйлары бер –бер артлы сугышка китә, Мансур абый ике апасы һәм берсеннән берсе кечкенә ике энесе белән гаиләдә терәк булып кала. Гаилә башы –әтиләре Габбас абыйны хезмәт армиясенә алалар

Слайд 23

Туган авылыбызда яшәүче с угышчы интерна ц ионалистлар Афганчылар

Слайд 24

Чечнядә хезмәт итеп кайтучылар

Слайд 25

Герой-патриот шагыйр ь М.Җәлилгә 110 яшь. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, герой -шагыйр ь Муса Җәлил (1906-1944)

Слайд 26

Шагыйрь 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында дөньяга килә.

Слайд 27

М. Җәлил 791 көн тоткынлыкта була. - Анда ул 1942 елда эләгә. 1944 нче елның 25 августында Җәлил һәм аның иптәшләренең гомерләре гил ь отино балтасы астында өзелә.

Слайд 28

ТЫНЫЧ ЯШИК Кемгә кирәк кан-яшь кою. Кем тели сугыш-афәт, Юкка чыксын җир йөзеннән! Бары тынычлык булганда Җирдә яшәве рәхәт! Тормыш дәвам итә, батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тынычлык, күгебез аяз, йөзебез якты, күңелебез тыныч булуын тели. Кеше бу дөньяга җирне матурайту, игелекләр эшләр өчен яратылган. Дөньяда яхшылык эшләп яшәү үзе БАТЫРЛЫК!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Җирнең сурәте, карта һәм глобус” темасын йомгаклау.Тест №1

“Җирнең сурәте,  карта һәм глобус” темасын йомгаклау.Тест №1...

"Туган якка кыш килде"темасы.

3 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес планы....

Театр - яктылыкка, нурга илтэ!

Әлеге презентация башлангыч сыйныф укучыларына татар теле һәм әдәбиятын укытканда ярдәмгә килергә мөмкин. Казаныбыздагы театр, спектакль биналарын истә калдырырга ярдәм итә....

Экологик иминлек, 3 класс; Җирнең салкын һәм җылы районнары, 3 класс

Әйләнә - тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе, 1,3 класслар...

Җиңү килде җиргә яз булып

Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт хисе тәрбияләү...

Җиңү килде җиргә яз булып

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...