Экологик иминлек, 3 класс; Җирнең салкын һәм җылы районнары, 3 класс
план-конспект урока по окружающему миру на тему

Фахрисламова Зиля Фатиховна

Әйләнә - тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе, 1,3 класслар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 13_kl_yln-tir.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

                 

1 класс                                                                                                                                                                                                                                      

Тема: Җирнең салкын һәм җылы районнары.                                                  

Максат: 1)Укучыларны планетаның салкын һәм җылы районнары  

                 белән таныштыру;

                 2)Укучыларның фикерләвен үстерү;

                 3)Укучыларда хайваннарга, кошларга  карата сакчыл          

                 караш тәрбияләү.                                                                                                  

Җиһазлау: глобус, хайваннар һәм кошлар иллюстрацияләре,        

                    төшенчәләр һәм хайваннарның исемнәре язылган  

                    карточкалар.

План.

I. Оештыру.

- Укучыларның дәрескә әзерлекләрен булдыру.

II. Укытучы белән эш.

1. Дәреснең темасын, максатын игълан итү.

- Укучылар, сез “Умка” мультфильмын хәтерлисезме? Кем инде ул Умка? Умка безне үзенә кунакка чакыра. Ул кая яши икән?

2. Яңа дәрес тема буенча эш.

- Безнең планетабызның бик салкын урыннары бар. Шуларның берсе – Арктика. (Тактага төшенчә язылган карточка магнит белән беркетелеп куела, глобуста күрсәтелә.) Китапның 7 һәм 2 нче битен укып китик. ( ...)

                                                                                                                                                               

3 класс

 Тема: Экологик иминлек.( Интеграл дәрес: “ Әйләнә -тирә дөнья”                                                                                                                                            

 + математика)    

 

  Максат: 1) Укучыларны табигать турындагы белемнәрне яңа      

                   ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

                   2) Укучыларның сөйләм телләрен, фикерләвен үстерү;

                   3) Укучының экологик культурасын  тәрбияләү.

  Җиһазлау: экологик хикәя язылган карточкалар, мәсьәлә

                      текстлары язылган карточкалар, тестлар.

План.

I. Оештыру.

- Укучыларның дәрескә әзерлекләрен булдыру.

II. Мөстәкыйль эш.

   Карточкалар буенча экологик хикәяне уку, текстта укучылар җибәргән хаталарны санап чыгу.

Ял көне урманда.

     Атна буе класста  ял көне урманга бару турында сөйләштеләр. Барыр вакыт җиткәч кенә укытучы авырып китте, ләкин без үзебез генә барырга булдык. Күп итеп ашамлыклар, компас һәм транзистор алдык.  

    1) Арктиканың табигате турында сөйләү.

- Бу территория үзенчәлекле табигате белән аерылып тора. Монда озын кышлар һәм ак төнле кыска җәйләр. Октябрь уртасы февраль ахырына кадәр поляр төн хакимлек итә. Бу вакытта температура – 60 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Ләкин шуңа карамастан монда кайбер хайваннарны очратырга мөмкин.

    2) Иллюстрацияләрне күрсәтеп  хайваннар турында сөйләү:

   - Ак аю;

   - Морж;

   - Тюлень;

   - Кошлар.

- Ничек уйлыйсыз, шушындый кырыс шартларда исән калырга хайваннарга нәрсә ярдәм итә икән?

 

III. Мөстәкыйль эш.

      Укучылар Арктика төшенчәсе янына монда яшәүче хайваннар һәм кошларның рәсемнәрен исемнәре белән туры китереп урнаштыралар.

                                                                                                                                                                                                                                                                                   

    Урманны яңгыратып  музыка куйдык – без килдек! Көннәр эссе, коры иде. Таныш сукмак безне  каенлыкка алып килде. Юлда бик күп гөмбәләр очрады. Кемдер аларны кисеп алды, кемдер борды, ә кемдер тартып өзде. Ә белмәгән гөмбәләрне без таяк белән бәреп бардык.

     Тиз генә ботаклар сындырып учак ягып җибәрдек. Чәй кайнаттык, ашап алдык һәм алга таба киттек. Каенлыктан китәр алдыннан без буш банкаларны һәм полиэтилен капчыкларны ташлап калдырдык, ә янып торган күмер кисәкләре безне озатып калды.

     Куаклыкта без ниндидер кошның оясын таптык. Җылы йомыркаларны тотып тордык та кире куйдык. Юлда керпе баласы очраттык һәм аны әнисе ташлагандыр дип үзебез белән алдык. Кочагы белән урман һәм алан чәчәкләре күтәреп без станцияга киттек. Көн күңелле үтте.

 Бирем: укучыларның ял итү вакытында җибәргән хаталарын санап чыгыгыз.  

 Җавап: ____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

III. Укытучы белән эш.

1. Карточкадагы җавапларны телдән тикшерү.

2. Дәреснең темасын, максатын игълан итү.

- Без бүген экологик иминлек темасын өйрәнүне дәвам итәрбез.

- Шулай ук бездә табигатькә сакчыл караш булдырырга ярдәм итүче мәсьәләләр дә чишәрбез.

- Экология нәрсә ул?

- Экологик иминлек нәрсә ул?

3. Экологик мәсьәләләр чишү.

 

IV.  Укытучы белән эш.

-Шулай ук тагын бер салкын район бар. Глобус буенча карап карагыз әле, җирнең кайсы урынында тагын кар ята? (Антарктида. Төшенчә язылган карточка тактага беркетелә.)

1) Антарктиданың табигате турында сөйләү.

- Кыш көне температура – 80 градуска кадәр төшә. Җәй монда безнең кышлардан салкынрак. Ләкин Антарктиданың да үз яшәүчеләре бар.

2) Хайваннары, кошлары турында сөйләү.

V. Физкультминутка.

VI. Мөстәкыйль эш.

    Антарктида төшенчәсе янына монда яшәүче хайваннар һәм кошларның рәсемнәрен исемнәре белән туры китереп урнаштыралар.

VII. Укытучы белән эш.

- Укучылар, алдагы рәсемдә без кемне күрәбез? ( Филне)

- Китаптагы рәсемне карагыз әле, ( 73 – 74 ), филләр ике якта да ясалган. Ә нәрсәләре белән аерыла соң алар?

Мәсьәлә 1.

     3 кешелек гаиләгә суткага 51 кг чиста һава кирәк. 5 кешелек гаиләгә ничә кг һава кирәк булыр?

     Кыскача шартын төзибез:

            3 кеше – 51 кг

            5 кеше - ?

     Чишү: 1) 51 : 3 = 17 (кг) – 1 кешегә.

                 2) 17 ∙ 5 = 85 (кг) – 5 кешегә.

     Җавап: 5 кешелек гаиләгә 85 кг һава кирәк булыр.

IV.  Мөстәкыйль эш.

1 нче мәсьәләгә ике кире мәсьәлә чишү. (Карточкалар буенча эш)

1. 5 кешегә 85 кг чиста һава, 3 кешегә күпме кирәк булыр?

     5 кеше – 85 кг

     3 кеше - ?

   85 : 5 ∙ 3 = 51 (кг)

2. 3 кешегә 51 кг һава кирәк. 85 кг һава ничә кешегә җитәр?

     3 кеше – 51 кг

           ?     - 85 кг

   85 : ( 51 : 3 ) = 5 ( кеше)

V. Физкультминутка.

VI. Укытучы белән эш.

Мәсьәлә 2.

    Карама һәм өрәңге елына 16 кг кислород бүлеп чыгара, өрәңге 7 тапкырга азрак карамага караганда. Карама ничә кг кислород бүлеп чыгара?

    Чишү:  1) 16 : 8 = 2 (кг) - өрәңге бүлеп чыгара

                 2) 2 ∙ 7 = 14 (кг) – карама бүлеп чыгара

    Җавап: карама 14 кг кислород бүлеп чыгара.

VII. Мөстәкыйль эш.

“Сүзне тап” уены.( Саннарны үсә бару тәртибендә куй һәм син сүзне укый алырсың.)

                     

                       Л     94 : 2 + 70 : 12

                         Г     54 : 6 + 9 ∙  8

                         К     7 ∙ 9 – 8 ∙ 4

                         О     17 ∙ 3 + 17

                         Э     6 ∙ 8 : 4

                                                                                                                                   

- Исемнәре буенча аларның кайда яшәүләрен дә белеп була. Без бүген планетабызның җылы районнары турында сөйләшербез.

1. Тропик урманнар турында сөйләү. ( Тактага төшенчә язылган табличка беркетелә.)

     1) Табигате.

     Монда һәрвакыт эссе. Ләкин яңгырлар еш ява. Күп кенә агачлар 50 – 60 метрга җитә. Агач ботакларын лианалар чорнам ала. Тропик урманнар бик куе, караңгы булалар.

     2) Хайваннары турында сөйләү.

2. Саванналар турында сөйләү. ( Тактага табличка беркетелә.)

     1) Табигате турында сөйләү;

     2) Хайваннары турында сөйләү:

- Зебра;

- Носорог;

- Африка филе һ. б.

VIII. Мөстәкыйль эш.

     Тропик урманнар һәм саванналар  карточкасы турысына монда яшәүче хайваннар һәм кошларның рәсемнәрен исемнәре белән туры китереп урнаштыралар.

IX. Йомгаклау.

  • Җирнең салкын һәм җылы районнары дип без кайсы җирләрне атыйбыз?
  • Анда нинди хайваннар яши?

 

                        О     35 ∙ 2 – 38 : 2

                         

                         

                       

VIII. Укытучы белән эш.

  • Нинди сүз килеп чыкты?
  • Кем ул эколог?

IX. Мөстәкыйль эш.

 Тест эшләү

1. Нәрсә ул пычрану чылбыры?

а) пычратучы матдәләр елгага эләгә;

б)  пычратучы матдәләр үсемлек, хайваннар организмнарына, ә аннары туклану азыкларына эләгәләр.

2. Пычратучы матдәләр кеше организмына нинди юллар белән эләгә?

а) һава, су, туфрак аркылы;

б) һава, су, азык аркылы.

3. Экологик иминлек нәрсә ул?

а) үсемлек, хайваннар һәм кешеләрнең бергә яшәве, бер – берсенә һәм табигатька тшэсир итүе;

 

                                                                                                                                                        .

б) пычранган, бозылган тирәлекнең зарарлы тәэсиреннән саклану.

4. Үзеңне пычранган һавадан ничек сакларга була?

а) кырыйга, читкә кит;

б) пычранган һава булган урыннарда озакка тукталып торма.

5. Пычранган судан ничек сакланырга?

а) пычранган суны эчмә;

б) көнкүреш фильтры белән кулланырга өйрән.

6. Шәхси экологик иминлекнең нинди кагыйдәләре азык белән бәйле?

а) яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ю;

б) экологик чиста продуктларны куллан.

X. Йомгаклау.

   Нәрсә булырга мөмкинлеген алдан күрә белергә, шуның өчен табигатьне сакларга, аңа  карата сакчыл булырга кирәк.  

XI. Өй эше. “ Экологик прогноз” темасына хикәя язырга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по Окружающему миру в 4 классе УМК Планета знаний и мастер -класс

Урок по теме "Искусственное сообщество сад" и мастер- класс по теме"Тигр" по новой технологии :Развитие критического мышления посредствам чтения и письма...

Мастер-класс "Рефлексия на уроках в начальных классах"

Методы и приемы рефлексии на уроках в начальных класса....

Урок литературного чтения в 3-4 классах по темам "Мари калык муро. Мыскара влак." (3 класс), "Мари калык муро. Такмаквлак." (4 класс)

Урок проводится в малокомплектной школе на марийском языке. Урок посвящен использованию культуры, обычаев, традиции марийского народа в учебно-воспитательной работе. Культурно- педагогическое наследие...

Мастер-класс "Рисуем манкой" для учеников 1 классов

Техника выполнения замечательного панно из манной крупы, клея и картона! Презентация с поэтапным показом изготовления поделки...

Мастер-класс "Рисуем нитками" для учеников 1 классов

презентация в форме мастер-класса поможет любому сделать замечательную креативную поделку с помощью нити...

Разработка урока по математике в 1 классе (по ФГОС) и во 2 классе.

Тема урока в 1 и во 2 классах:  "Закрепление тем 1 четверти". Конспект урока в 1 классе составлен в соответствии ФГОС. На уроке в 1 классе формируются УУД. Конспект урока во 2 классе составлен по...

Авторская модель урока литературного чтения во втором классе Байгазакова Саулеш Турсынбаевна, учитель начальных классов

Авторская модель урока литературного чтения во втором классеБайгазакова Саулеш Турсынбаевна, учитель начальных классов Тема:М. Алимбаев «Благословение аксакала», Ж. Кенжалиев «Дорога»Цели урока: ...