Җыр булып яши күңелдә...
план-конспект занятия (3 класс) по теме

Сафиуллина Фирзалия Халиловна

Башлангыч сыйныфларда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырыла, аның Ватан турында, сугыш һәм батырлык темасына караган, балалар өчен язылган шигырьләре укыла, соңыннан викторина сораулары бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon m._zhlil.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара муниципаль районы «Зур Сәрдек гимназиясе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Сафиуллина Ф. Х.

-1-

Максат. 1. Укучыларны М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында булган белемнәрен тирәнәйтергә.

                2. Балаларда батырлык, кыюлык, каһарманлык, тугрылык кебек патриотик сыйфатлар тәрбияләргә.

                3. Укучыларда М. Җәлил иҗатын өйрәнүгә, укуга кызыксыну тәрбияләргә.

Җиһазлау: Power Point программасында эшләнгән презентация “Җыр булып яши күңелдә”, LCD проектор, экран, укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә, М. Җәлилнең китапларыннан күргәзмә.

Тәрбия сәгатенең барышы

1. Оештыру.

-Укучыларны сәламләү (Хәерле көн!)

2. Уку мәсьәләсен кую.

-Данлы һәм меңьеллык тарихы булган Казан шәһәренең чал Кремле янында, тау башында бер һәйкәл бар.

Экранда  - М. Җәлил Һәйкәле чыга.

Казанга нинди юллар б\н килсәң дә ул сине үзенә чакыра. Югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркет кебек, ул ике кулын артка җибәргән һәм чылбырларын өзә-өзә кыяга күтәрелә.

Бу – М. Җәлил һәйкәле. Татар халкының намуслы һәм батырлык символы булып әверелгән Муса бронзадан киенеп мәңгелек пьедесталга баскан. Бу һәйкәлгә кешеләр агымы тукталмый.

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты М. Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. М. Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Җәлилне күз алдына китерәләр, аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

Шулай итеп, без бүген сыйныф сәгатендә кем турында сөйләшербез инде?(...)

Экранда – Җыр булып яши күңелдә сүзләре һәм М. Җәлил портреты чыга.

-Әйе, бүген без М. Җәлилнең тормыш юлы турында белемнәребезне тагын да тирәнәйтербез, аның шигырьләрен сөйләрбез, җырларын искә төшерербез.

3. Уку мәсьәләсен чишү.

Экранда Мостафа авылы күренеше һәм 1906ел, 15 февраль сүзләре

М. Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург губернасының Мостафа авылында туа. Ул кечерәк буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле җитез малай була.

Экранда – шагыйрьнең әнисе Рәхимә апа һәм әтисе Мостафа ага рәсемнәре

-2-

Семьясы бик ярлы яшәсә дә, Мостафа абый б\н Рәхимә апа балаларына белем бирергә тырыша. Муса 6 яшендә авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Бу еллар турында аның укытучысы Габдулла Усманов менә ниләр яза: ( 489 бит М. Җәлил “Сайл.әсәрләр)

Экранда – 1913 ел Оренбург сүзләре һәм

“Хөсәения” мәдрәсәсе. Муса – шәкерт (1917ел) рәсемнәре

1913 елда Җәлиловлар семьясы Оренбургка күчә. Муса анда Хөсәения мәдрәсәсенә укырга керә һәм китапханәгә йөри. Үзе дә өйдә китапханә булдырырга ниятли. Гадәти генә дәфтәрне 4кә бөкләп, китап ясый һәм аңа әкият, шигырь, җырлар яза.  

Экранда – 1913 ел, 13 яшь “Бәхет” шигыре дигән сүзләр һәм

“Кызыл йолдыз” газетасы сурәте

1919 елда 13 яшьлек Мусаның “Кызыл йолдыз” газетасында “Кечкенә Җәлил” имзасы б\н “Бәхет” дигән беренче шигыре басыла. Бу турыда шагыйрь  үзе  менә ниләр яза: ( 16 бит –М. Җәлил “Сайл.әсәрләр”)

М. Инсаф “Бәхет” шиг.сөйли.

Бу шигырендә 13 яшьлек малай иле һәм халкы өчен үлемне бөтен нәрсәдән дә артыграк күрүен яза.

М. Җәлилнең балачактагы дусты, бер мәктәптә бергә укыган иптәше Сәгыйть Аишев балачак һәм үсмер еллар турында үзенең истәлекләрендә менә ниләр яза: ( 492 -493 битләр М. Җәлил Сайл.әсәрләр”)

М. Җәлил балаларның якын дусты була. Ул балалар өчен шигырьләр, җырлар, уенлы-хәрәкәтле җырлар яза. Хәзер аның 1919 елда язылган “Тилгән” дигән шигырен безгә Илзия сөйләр. ( “Кечкенә дусларга” -50 бит)

Экранда “Карак песи” җырының сүзләре

Әйдәгез, хәзер бергәләп аның “Карак песи” җырын җырлыйк.

Экранда – Мәскәү дәүләт университеты бинасы һәм “Октябрь баласы” журналы рәсемнәре

1927 елда М. Җәлил Мәскәү университетына укырга керә. “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” журналларының редакторы була. Бу елларда ул балалар өчен актив иҗат итә. Аның шушы елларда язылган “Күрсәт әле үскәнем” исемле уенлы-җырын без дә башкарыйк әле.  

Экранда – “Күрсәт әле үскәнем” җырының сүзләре

М. Җәлил бәхетле балачак темасына бик күп шигырьләр яза. Ул балаларны табигатьне сакларга, аның байлыкларын арттырырга, агачлар һәм чәчәкләр

-3-

үстерергә, чиста, пөхтә йөрергә өнди. Шундый шигырьләрнең берсе – “Бакчачы” ( “Кечкенә дусларга” – 46 бит)

Экранда –“Сәгать” шигыренең кулъязмасы

М. Җәлил шигырьләр язу  б\н бергә рәсем ясарга да оста була. Ул язган вакытта сурәтләр дә ясый. Сезнең алда шагыйрьнең үз кулы б\н язган “Сәгать шигыренең кулъязмасы. Соңрак аңа безнең районда туып-үскән композитор Ф. Әхмәтов көй дә яза. Хәзер без сезнең б\н шул җырны җырлап китик әле.

Экранда “Сәгать” җырының сүзләре

Диләрә аның нәниләр өчен язылган “Парашютсыз курчак” шигырен сөйли.

Экранда Бөек Ватан сугышы турында кадр һәм Священная война”җыры (пластинка)

1941 ел. Бөек Ватан сугышы башлана.

Экранда – М. Җәилнең солдат киеменнән төшкән рәсеме.

1941 елның 13 июлендә М. Җәлил Совет Армиясе сафларына алына.

Постта торып бүген таң аттырдым,

Чулпан йолдыз калыкты, нурланып.

Чулпан кызым шунда күз алдыма

Килеп басты, сузып кулларын.

...Фашист бәреп керде җиребезгә,

Аркасына асып балтасын...

Экранда Муса һәм Әминә Җәлиловлар, кызы Чулпан

М.Җәлил яраткан хатыны Әминә һәм кызы Чулпан б\н хушлаша. Бу мизгеләрне  шагыйрь болай язып калдырган: “Без аны уяттык. Башта ул берни аңламыйча торды...(Сайл.әсәрләр 481 бит) М.Җәлилне хәрби-политик курсларга укырга җибәрәләр. Анда да Муса шигырьләр язуын дәвам итә.  

Аның өчен күргән авырлыклар,

Читенлекләр бер дә сизелми.

Кырык чирне алып үз өстемә,

Аны саклап калыр идем мин.

Экранда – Волхов фронты рәсеме

Хәрби курсларны тәмамлагач, шагыйрь Волхов фронтына китә. 1942 елда төньяк-кб фронтында “Отвага” газетасында хәрби журналист булып эшли башлый. М. Җәлил күп мәртәбәләр дошман тылына разведкага бара, дәхшәтле сугышларда катнаша. 1942 елның 26 июнендә каты яраланып, аңын югалткан хәлдә фашистлар әсирлегенә эләгә. Бу турыда “Кичер, илем!” шигырендә шагыйрь менә ниләр яза:

-4-

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең б\н килеп сугышка,

Данлы үлем б\н күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомрем өчен сатмадым.

Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым.

Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле

Яуганда да туплар, ядрәләр,

Каушамадым кан һәм үлек б\н

Тулганда да  тирә-әйләнәм.

Алда, артта, уңда һәм сулымда

Киселсә дә юлым; күкрәгем

Яраланып канга төренсә дә,

Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

Мин алдымда күрдем шыр сөяктән

Котылгысыз үлем шәүләсен.

Кил син миңа, үлем, бары гомрем

Коллык б\н төгәлләнмәсен!

Менә шул көннән гильотина балтасы б\н киселгәнгә кадәр 791 көнгә сузылган әсирлек чоры башлана.

Чәнечкеле тимерчыбык б\н

Уратылган безнең йортыбыз.

Көне буе шунда казынабыз,

Әйтерсең лә тирес корты без.

791 көн! Шуның 380 көнен шагыйрь төрмәләрдә үлем җәзасы көтеп уздыра. Ул, богауланган килеш тә шигырьләр яза, куллары хәрәкәтләнми башлагач, әсәрләрен иптәшләренә әйтеп яздыра.

Хәзер безгә М. Илүсә аның “Күршеләр” дигән шигырен сөйләр.

Экранда – “Моабит” төрмәсе

1943 елның 10 августында Мусаны Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Ул Моабит төрмәсенең коточкыч шартларында, богауланган килеш, үлем җәзасын көтеп ятканда да, искиткеч чыдамлык, батырлык үрнәге күрсәтә.

-5-

Шул төрмәдә язылган шигырьләренә “Моабит дәфтәрләре” дигән исем бирелә. (Китапны күрсәтеп) монда язылган шигырьләр хәзер бөтен дөньяга билгеле.  Әйдәгез, аның “Кызыл ромашка” шигырен тыңлыйк әле.

Экранда – Гаян абыйның “Гомерем мизгелләре” китабы

Әсирлектә вакытта М. Җәлил б\н безнең авылдашыбыз, ул да җәлилче, Гаян абый да күрешә. Бу турыда ул үзенең “Гомерем мизгелләре” китабында яза. (Без бу турыда укыдык инде, шулай бит)

Шагыйрь тоткынлыкта булса да хәсрәткә бирелеп кенә утырмый. Ул оста шаяру б\н шигырьләр язуын дәвам итә. Моның өчен никадәр көч кирәк булган аңа!

Хәзер безгә Илшат аның “Ишек төбендә” дигән шигырен сөйләр.

( “Кечкенә дусларга” – 31 бит)

Экранда – Шпандау төрмәсе

1944 елның 25 август иртәсендә М. Җәлилне һәм аның курку белмәс көрәштәшләрен Шпандау төрмәсеннән алып китеп, Плетцензее төрмәсендә

җәзалаулары билгеле. Җәзалау процессы 1944 елның 25 августында, Плетцензее төрмәсендә 12сәг 06 мин та башланган. Өч мин саен бер көрәшченең башы киселгән. Ярты сәг эчендә 11 җәлилченең йөрәге тибүдән туктаган. ( М. Җәлил – 12 сәг 18мин та)

Экранда – изге Коръән китабы

Үлем алдыннан М. Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары тормышлары б\н изге Коръән китабын тотып саубуллашалар. Сезнең алда шул Коръән китабы һәм мулла Гани Усмановның яшь чагы һәм олыгайгач төшкән фотолары.

Хәзер безгә Нәзиф М. Җәлилнең “Соңгы җыр” шигырен сөйләр ( “Кечкенә дусларга” – 109 бит)

М. Җәилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең  туган илгә кайтуы үзе бер тарих.

Экранда – беренче “Моабит дәфтәрләре”нең тышы.

Беренче дәфтәр –гарәп хәрефләре б\н язылганы – 1946 елда кайта. Аны 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра.  Ә ул үз чиратында дәфтәрдәге бөтен текстны күчереп чыга. Илгә кайткач, 1946 елда ул әлеге дәфтәрне (һәм үзе күчергән нөсхәне ) Татарстан язучылар берлегенә тапшыра. Билгеле булганча, шушы дәфтәрнең бер битендә ватанпәрвәр шагыйрьнең васыяте язылган.

Экранда – шагыйрьнең васыяте

Анда болай диелгән: ...(Сайл.әсәрләр” – 8 бит)             

М. Җәлилнең васыятен үтәүне Нигъмәт ага изге вазифа итеп карый. 1-дәфтәр менә шундый юл б\н кайта.

Латин хәрефләре б\н язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган Бельгия иле кешесе Андре Тимерманс тарафыннан коткарып калына.

Экранда – А. Тимерманс саклап калган 2-“Моабит дәфтәре”нең тышы.

-6-

Ул аны Брюсельдәге безнең ил вәкиллегенә тапшыра. Әнә шул юл б\н ул да туган Татарстаныбызга кайта.

М. Җәлил үзенең бөтен гомерен илебез халыкларының азатлыгы, бәйсезлеге, бәхетле киләчәге өчен көрәшкә багышлады. Муса исеме үлемсез, ул гасырлар аша яңгырар.

М. Җәлилнең якты истәлегенә мөрәҗәгать итеп болай диясе килә: “Син яши белп яшәдең, үлә белеп үлдең Муса! Тормышта якты эзең булып, синең үлмәс җырларың, батырлыгың калды”. Әйе, М. Җәилилнең исеме үлемсез. Аны бөтен планетабыз белә. Аның исеме бозлар илендә Антарктида картасына мәңгелеккә язып куелган. Антарктидада 2 510м биеклектәге тау “М. Җәил” тавы дип атала.

Казанда М. Җәлил ис. Опера һәм балет театры бар.

Экранда – “Муса Җәлил” теплоходы, тепловозы

Аның исемендәге теплоходлар, тепловозлар бар, аның исемен урамнар, мәктәпләр йөртә. Казанда М. Җәлил ис. музей бар. Һәр елны монда аның туган көнендә - 15 февральдә шагыйрьне искә алу кичәсе уза.

Экранда  - А. Тимерманс һәм аның хатыны

М. Җәлилинең юбилеена Бельгиядән Андре Тимерманс та килә. Анда шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова һәм аның оныгы, башка танылган әдипләр катнаша.

Экранда – М.Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова

 

Ә хәзер бүген алган белемнәребезнең ныклыгын  тикшереп карыйк инде. Тиз генә викторина уздырып алырбыз.

Экранда сораулар һәм җаваплар чыга.

1. М. Җәлилнең туган елы һәм көне  (1906 ел, 15 февраль)

2. Беренче шигырен ничәнче елда һәм ничә яшьтә яза? (1919, 13 яшь)

3. М. Җәлилнең туган авылының исеме    Кырлай      Мостафа          Арча

4. М. Җәлилнең әти-знисенең исемнәрен әйт          Мостафа, Рәхимә

5. М. Җәлил бу журналларның кайсында эшләми?   “Ялкын”        “Октябрь  

                                                                 баласы”             “Кечкенә иптәшләр”

6. М. Җәлилнең хатыны һәм кызының исемнәре             Әминә      Чулпан

7. М. Җәлил кайчан әсирлеккә төшә?            1942 ел, 26 июнь

8. М. Җәлилнең шигырьләр җыентыгы ни өчен “Моабит дәфтәрләре” дип

-7-

атала?  

9. М. Җәлил һәм аның иптәшләре кайчан җәзалап үтерелә?      1944 ел, 25 август

10. М. Җәлилнең һәйкәле кайда?               Арчада        Кырлайда         Казанда

Бөек шагыйрь мәдрәсәдә укуының беренче көннәреннән үк рәсем дәресләрен бик ярата. Ул вакытта аларның альбом, карандашлары булмый. Ләкин ул акбур, күмер  б\н ясый. Мәдрәсәдә уку елын уңышлы тәмамлаган өчен аны рәсем альбомы һәм акварель буяулары б\н бүләклиләр. Аның рәсемнәре күргәзмәләргә дә куелган. Киләчәктә рәсем ясау Мусаның игътибарлылыгын арттыра, төсләрне тоя белелргә өйрәтә.

Менә без дә м. Җәлил шигырьләренә рәсемнәр ясаган идек. Барыгыз да диярлек ясап килгәнсез. Ә кайберләрегезнеке аеруча игътибарга лаек. ...

М. Җәлил турында без алга таба да сөйләшербез әле. Аның исеме җырларда җырлана, без дә аны онытмабыз.

Каның б\н язган шигырьләрең

Тетрәп укый синең бөтен җир.

Буыннардан буыннарга килер

Мәңге үлмәс, Муса синең җыр.

“Салют сиңа, М. Җәлил!” җырын башкарабыз

Җәлилчеләр булып үсегез,

Туры булсын эшегез,

Үткен булсын сүзегез.

Алдагы зур көрәшләрдә

Бетмәс булсын көчегез!

Күп укыгыз, күпне белегез;

Авыр хәлдә калса берегез, -

Барыгыз да ярдәм итегез,

Җәлилчеләр булып үсегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий мероприятия ко Дню пожилых людей "Яшәгез сез мәңге яшь булып!"

В этом материале дается сценарий литературно- музыкального вечера, посвященного ко Дню пожилых людей. Мероприятие проводилось в начальном классе для приглашенных бабушек и дедушек....

Класстан тыш чара "Яшәгез Сез мәңге яшь булып!"(өлкәннәр көненә багышланган кичә)

Максат: Өлкәннәргә карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү....

Җиңү килде җиргә яз булып

Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт хисе тәрбияләү...

Җиңү килде җиргә яз булып

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...

Фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе.

Сингапур структуралары кулланып төзелгән татар теле фәненнән дәрес эшкәртмәсе...

Тикшерү эше. “Куян булып киенә” конструкциясе

Тикшерү эше. “Куян булып киенә” конструкциясе...