Фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе.
план-конспект урока (4 класс) на тему

Хасанова Мелеуша Мансуровна

Сингапур структуралары кулланып төзелгән татар теле фәненнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singapur_tatar_tele_konspekt.docx32.17 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресе, 4 сыйныф.

                                                                         Мөрәле төп гомуми белем                                        

                                                                  мәктәбенең башлангыч сыйныфлар          

                                                  укытучысы Хәсәнова Миләүшә Мансур кызы.

Тема:Фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе.

Максат:Укучыларны предметның хәлен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләр белән таныштыруны дәвам итү;аларны таный белергә күнектерү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү; иҗади сәләтләрен үстерү.

Дәрес төре: яңа теманы аңлату

Предметара бәйләнеш: математика

Дәрестә кулланылган сингапур структуралары:ХАЙ ФАЙВ,ТЭЙК  ОФ – ТАЧ ДАУН,ЭЙ АР ГАЙД, МИКС ФРИЗ ГРУП, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ ,МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

 Дәрес барышы.

 I.Оештыру.

1.Исәнләшү (ХАЙ ФАЙВ- тынычландыру сигналы)

2. Сыйныфташларны сәламләү(кара- каршы, җилкәдәш партнерныны сәламләү).

I I. 1.Актуальләштерү.

  1. Ә хәзер балалар ТЭЙК  ОФ – ТАЧ ДАУН(встать-сесть) структурасы ярдәмендә алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне тикшереп алыйк ( сораулар бирелә, әгәр укучылар укытучы белән килешәләр икән, торып басалар, юк икән- утырып калалар).
  1. Фигыль  предметның эшен, хәлен,хәрәкәтен белдерә.(+)
  2. Фигыль җөмләдә кем? нәрсә? соравына җавап булып килә.(-)
  3. Фигыльләр күчерелмә һәм туры мәгънәдә булырга мөмкин. (+)
  4. Фигыль барлык һәм юклык формасында килергә мөмкин.(+)
  5. Фигыль һәрвакыт бер мәгънәдә генә кулланыла.(-)
  6. Фигыль сан белә төрләнә.(+)
  7. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге-ул фигыльләрнең күп төрле мәгънәләр, мәгънә төсмерләре белдерүе (+)
  8. Фигыль заман белән төрләнә (+)
  9. Фигыль килешләр белән төрләнә.(-)

 Афәрин! Булдырдыгыз!

  1. Матур язу.

Бб бара, Кк кайта, Аа ала. Туган ягыма ямьле яз килде.

Нинди сүзләр яздыгыз? Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

Дәреснең темасын формалаштырып әйтеп карагыз әле.

Димәк, дәреснең темасы: Фигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып килүләре.

III. Яңа тема өстендә эш.

-Укучылар , эшебезне ЭЙ АР ГАЙД(яңа мотив булдыру өчен) структурасы  ярдәмендә дәвам итик.

1. Үзлектән эш

2. Фикерләрне укып чык,алар белән килешсәң беренче баганага +, килешмәсәң – тамгасы куй.

3. Җавап бирү өчен үзегезнең шәхси  тәҗрибәгезгә, белемегезгә

таяныгыз.

4. Ә хәзер әйдәгез дәреслектән 286 нчы күнегү белән танышабыз.

Дәрес башында

фикерләр

Яңа теманы аңлатканнан соң

Фигыльләр предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен белдерәләр.

Татар телендә җөмлә төзелеше буенча фигыльләр җөмлә башында килә.

Җөмләдә хәбәрләр бер генә сүздән тора.

Җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм ярдәмче мәгънәле фигыльләр булырга мөмкин.

Җөмләдә берничә фигыль булырга мөмкин.

Фигыльләр зат – сан, заман белән төрләнәләр.

5.Шушы күнегүдән соң, фикерләрне тагын бер кат укып чыгыгыз.

6. Фикерләрегез үзгәрсә икенче  баганага шулай ук +,- тамгалары куеп чыгыгыз.

7. 1 нче һәм 2 нче баганаларны чагыштырып карагыз. Фикерләрегез үзгәрдеме? Ни өчен?

8. Кайсы фикер Сезнең өчен авырырак булды? Ни өчен?

Нәтиҗә ясау.

 Укучылар , барыбыз да бастык һәм МИКС ФРИЗ ГРУП структурасы ярдәмендә Сезнең белән ял итеп алабыз.(укучылар музыка астында хәрәкәтләнәләр, музыка туктаганнан соң укытучы биргән сорауның җавабы кадәр парлашалар)

  1. Фигыльнең заманы ничә шулкадәр парлашыгыз.
  2. Фигыль ничә формада кулланырга мөмкин, шулкадәр парлашыгыз.
  3. Фигыль сүзендә ничә иҗек шулкадәр парлашыгыз.

Булдырдыгыз! Бик әйбәт!

IV.Яңа теманы ныгыту.

Укучылар, матур гына урыннарыбызга утырдык, дәресне дәвам итәбез.

287 нче күнегүне өстендә эшне дәвам итәбез.

Нәтиҗә чыгарабыз. Модель төзәбез.

Нәтиҗә чыгарабыз. Модель төзәбез.

                .

Ә хәзер укучылар 288  нче күнегүне карыйбыз. Биремне 2 нче номерлы партнер укып чыгыгыз әле.

Димәк, рәсем буенча хикәя төзәргә кирәк. Без бу биремне СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛструктурасы ярдәмендә башкарырбыз (соңыннан берничә эшне укытучы укыта).

Ә хәзер алган белемнәребезне туплап тест биремнәрен үтәп алыйк.

 

Тема: Фигыль.

          1.Фигыль дип атала:

а) эшне белдергән сүзләр

б) предметны белдергән сүзләр

в) билгене белдергән сүзләр

2. Фигыль җөмләдә:

а) ия булып килә

б) хәбәр булып килә

3. Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр:

а) тегә, яза, казый, әрчи

б) сикерә, бара, йөгерә, оча

в) йоклый, уйлый, ярата

4. Хәлне белдерә торган фигыльләр:

а) чигә, пешерә, үтүкли

б) арыган, туңа

в) шуыша, йөгерә, сикерә

5. Эшне белдерә торган фигыльләр:

а) уйлый, аңлый

б) йөзә, йөри, бара

в) чүпли, ясый, яза, чистарта

6. Язасың фигыле ничәнче затта, нинди санда килә?

а)  I зат, күплек санда

б) II зат, берлек санда

в) III зат, күплек санда

7. Эшлиләр  фигыле ничәнче затта, нинди санда килә?

а) I зат, берлек санда

б) II зат, күплек санда

в) III зат, күплек санда

8. Алмады фигыле:

а) юклыкта килә

          б) барлыкта килә

Җавапларның дөреслеген тикшерү (партнерлар эшләре белән алмашалар, тактада дөрес җаваплар белән чагыштыралар).

Тест биремнәре буенча билгеләр кую.

Y.Дәресне йомгаклау.

Укучылар, дәресебезне йомгаклап МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР(альтернатив вариант) структурасы ярдәмендә алган  белемнәребезне гомумиләштерәбез.

Дәрестә алган белемнәрне укучылар әйтеп чыгалар.

Өй эше 289 нчы күнегү, хәтердән язу.

Дәрес сезгә ошадымы? Дәрестә алган тәэсирләрегезне алдыгызда яткан кәгазъгә төшереп тактада урнашкан “парковка”га урнаштырыгыз.

Нәтиҗә. Афәрин! Сезнең бүгенге эшегездән мин бик канәгать.Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий мероприятия ко Дню пожилых людей "Яшәгез сез мәңге яшь булып!"

В этом материале дается сценарий литературно- музыкального вечера, посвященного ко Дню пожилых людей. Мероприятие проводилось в начальном классе для приглашенных бабушек и дедушек....

Җыр булып яши күңелдә...

Башлангыч сыйныфларда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырыла, аның Ватан турында, сугыш һәм батырлык темасына караган, балалар өчен язылган...

Класстан тыш чара "Яшәгез Сез мәңге яшь булып!"(өлкәннәр көненә багышланган кичә)

Максат: Өлкәннәргә карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү....

Җиңү килде җиргә яз булып

Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт хисе тәрбияләү...

Җиңү килде җиргә яз булып

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...

Тикшерү эше. “Куян булып киенә” конструкциясе

Тикшерү эше. “Куян булып киенә” конструкциясе...