"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме
материал (3 класс) на тему

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile_beyreme.docx21.74 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә бәйрәме

Сәйфуллина Зилия Хәлил кызы

Азнакай шәһәре 9нчы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Максат: балаларда әти-әниләргә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен искә төшерү, аларны балаларга өйрәтү, укучыларның сөйләм телен, хәтерен үстерү.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә,балаларның эшләреннән, рәсемнәреннән күргәзмә ясала, гаилә турында мәкальләр язып эленә.

Укытучы: Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Без бүген “Гаилә татулыгы белән көчле” дигән гаиләбәйрәменә җыелдык.

Гаилә-ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, хөрмәт иткән, бер-берсе турында һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә баланың иң төп ярдәмчесе. Гаилә тату булса, анда яшәве дә рәхәт, күңелле. Шуңа күрә әти-әниләр тигез, тату, балалар сәламәт булсын, - дигән теләктә бәйрәмебезне башлап җибәрәбез.

Җыр: “Минем кадерлеләрем!”

1 нче бала: Бәйрәмебез белән котлап,

Әти-әни сезгә дәшәбез,

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып

Пар канатлар булып  яшәгез!

2 нче бала: Парлап канат кагу җиңелрәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып торсын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

3 нче бала: Якты көннең һәрбер иртәләре

Килсен сезгә кояш, нур булып.

Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,

Куанычлар килсен ургылып.

4 нче бала: Ничек түләп бетерербез,

Гомер биргән өчен безгә,

Балам  диеп, янып-көеп

Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

5 нче бала: Гомер буе язсын иде безгә,

Әти-әни диеп дәшәргә.

Кайгы күрми, бәхет, шатлык белән

Бергә- бергә озак яшәргә.

6 нчы бала: Сезгә булган чиксез хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

“Зонтиклар”биюе башкарыла.

              II өлеш. (Гаиләләр арасында бәйгеләр)

Укытучы: Гаиләдә бала туа.Дөньяга яңа кеше килә. Гаиләгә яңа куаныч, юаныч, бәхет өстәлә. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына  куанычлы мәшәкатьләр алып килә. Аларның иң беренчесе балага исем кушу.Татар халкы элек-электән сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Матур, мәгънәле, җиңел әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.

  •  Ә сез, балалар,үзегезнең исемегез ни аңлатканын беләсезме?

Беренче бәйгебез – “Синең исемең” дип атала.(Һәр баланың исеме ни аңлатканын әйтергә)

  • Татар халкында илен белмәгән игелексез, нәселен белмәгән нәсәпсез дигән мәкаль бар.

Икенче бәйге – “Минем шаҗәрәм” дип атала.

Өченче бәйге. Һәр гаилә үзенең гербын ясый, девизын әйтә.

Дүртенче бәйге – җырны дәвам итәргә.

  1. Әбием күзлек кия,

Чәчләренә ак кунган...

(Бер көн дә соңга калмый,

Иртүк тора йокыдан.)

  1. Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында...

(Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.)

  1. Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен...

(Әни кирәк, әни кирәк.)

  1. Бер кыз бала җыр чыгарган

Багышлап әнисенә...

(Икәү бергә җырлыйк, диеп,

Өйрәткән энесенә.)

  1. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек...

(Бишек җырын җырлап төннәр буе,

Без үскәнне көткән тилмереп.)

      Бишенче бәйге – кайсы гаилә дару үләннәрен күбрәк белә һәм аларны нинди авырулардан дәва буларак куллана?

     Алтынчы бәйге – кисмә хәрефләрдән җөмлә төзү (Тату гаиләгә кайгы килми)

     Җиденче бәйге – мәкальнең азагын әйтергә.

  1. Казанга ни салсаң... (чүмечкә шул чыга).
  2. Яхшы гадәт адәм итәр... (яман гадәт әрәм итәр).
  3. Оясында ни булса... (очканда шул булыр).
  4. Ана күңеле балада... (бала күңеле далада).
  5. Ата – ананы тыңлаган – адәм булган... (тыңламаган әрәм булган).
  6. Ана сөте белән кермәгән... (тана сөте белән кермәс).
  7. Чыбык чакта бөгелмәгән... (таяк булгач бөгелмәс).
  8. Атаңа ни кылсаң... (алдыңа шул килер).
  9. Буй үстергәнче... (акыл үстер).
  10. Елыйсы килгән бала... (атасының сакалы белән уйнар).

Һәр ата-ана үз баласы игелекле, ярдәмчел, миһербанлы булып үсәр дип өметләнә. Шуңа күрә, балалар, әти-әниләрегезне матур эшләрегез белән куандырыгыз, ягымлы сүзләр әйтеп сөендерегез.

      Сигезенче бәйге – ягымлы сүзләр әйтергә. Һәр командадагы бала ягымлы, иркәләү сүзләре яза.

      Тугызынчы бәйге – “Уйлап тап” дип атала.

  1. -Ул барлык кешедә дә бар.

-Бер караудан туа, озак еллар яши.

-Ул шатландыра да, көендерә дә, елата да, сөендерә дә. (Ярату)

       2.- Ике колагы, бер борыны бар.

          - Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата. Ул- табынның бизәге. (Самавыр)  

      3.  – Аны бар кеше дә ярата.

           –Ул бер дә искерми, гел яңара.

  • Арган чакта ял иттерә.
  • Ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә.(Җыр)

4.- Ул һәр йортта берничә.

   - Ял иткәндә дә кирәге чыга.

  - Ул йоклаганда аеруча кирәк. (Мендәр)

Унынчы бәйге – һәр гаилә бер концерт номеры әзерли. Анда гаиләнең һәр члены да катнашырга тиеш.

Унберенче бәйге – авылыгызда (шәһәрдә)  ресторан ачтыгыз, ди. Төшке ашка меню төзергә.

Укытучы: - Нәкъ җырдагыча, гаиләдә әни булганда дөньялар ямьле, ашлар тәмле.

     Ә менә әти кешегә аеруча зур бурыч йөкләнгән. Ул гаиләнең барлык кешеләре турында кайгырта. Өйдәге авыр эшләрне дә әти башкара. Ул гаиләнең терәге, таянычы. Әниегез сезне ягымлы сүзләре белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллы булуы, күп сорауларыгызга җавап бирә белүе белән сөендерә.

     Бер – беребезгә һәрчак ачык йөзле, тәмле телле булыйк. Балаларыбыз тигез, татау гаиләдә сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр.

     Хәзер сүз жюрига бирелә. (Жюри җиңүче гаиләне билгели. Гаиләләргә: “Иң җитез гаилә”, “Иң зирәк гаилә”, “Иң тату гаилә”, “Иң актив гаилә”, “Иң музыкаль гаилә” дигән медальләр тапшырыла).

     

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

Аналар көне уңаеннан " Гаилә бәйрәме"

Максат:аналарга хөрмәт, үзара конкурентлылык, дуслык хисләре тәрбияләү;балалар һәм гаиләләр арасындагы сәләтләрне ачыклау;милли йолалар, гореф – гадәтләрне саклау, яшь буынга өйрәтү....

"Без тату,бердәм гаилә"

Гаилә бәйрәме....