"Без тату,бердәм гаилә"
материал на тему

Гаилә бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon prazdnik.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

                               

Укытучы:Галимова Г.С.

         “Без –тату ,бердәм гаилә”.

Максаты:

1.Балаларны бер-берсенә якынайту.

2. Семьяда бер-береңә ихтирам тәрбияләү.

3.Әти-әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

1.Уеннар өчен кирәкле әйберләр.

2.Балаларның семьялары белән төшкән фотолардан төзелгән стенд.

Кичәнең барышы.

Кичә “Әссәламегаләйкем”(Р.Ахиярова көе, Г.Садә шигыре) җыры белән башланып китә.

1.Таң ата да кояш чыга

    Кояшны сәламли көн.

   -Саумы,кояш,сүнмәс учак!

  Әссәламегаләйкем !

2. Тел ачкычы иман биргән

    Сөекле туган телем!

    Үз телемдә сиңа сәлам,

     Әссәламегаләйкем!

3. Әй, игенче, күкрәп үссен

     Кырларда синең иген.

     Икмәк тотып сәлам юллыйм,

     Әссәламегаләйкем !

А.Б. Хәерле көн , хөрмәтле ата-аналар, килгән кунаклар ! Без бүген сезнең белән “Без –тату ,бердәм гаилә” кичәсенә җыелдык. Гаилә бәйрәме булгач сүз инде әти-әниләр турында барыр. Безнең бүгенге кичәбезгә иң гүзәл , иң кадерле кешеләребез -әти-әниләр кунак булып килделәр . Кичәбездә яңгыраган күңелле җырлар , биюләр сезнең күңелегезне күтәрер. Биредә кабынган елмаю сезнең йөзегезне гел яктыртып торсын.

--Җирдә миңа ни кирәк?

--Әти дә әни кирәк.

-Җирдә миңа ни кирәк?

-Без яшәрдәй өй кирәк?

-Җирдә миңа ни кирәк?

--Әллүкиле көй кирәк.

-Җирдә миңа ни кирәк?

-Тукай,туган тел кирәк.

-Җирдә миңа ни кирәк ?

-Туган үскән ил кирәк.

-Җирдә миңа ни кирәк?

-Мәңге имин ил кирәк.

Җыр:”Кояшлы ил”

1.Кояшлы ил –безнең ил,

  Күге аның гел аяз .

  Кыш китерсә кыш бабай,

  Чәчәк алып килә яз.

2.Һавасы да , җире дә,

   Салават күпере дә.

   Яңгыры да кары да

   Безгә якын бары да.

3. Сандугачлы урманы,

    Ашлык тулы кырлары ,

    Бөтен җиргә яңгырый,

    Безнең бәхет җырлары.

1 укучы .

Әни кулында –кулың,

Әти иңендә -үзең.

Шунда әби-бабаңа

Төбәлгән ике күзең.

А.Б.Әти-әни сүзләре һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын,кайгы-хәсрәтен ул уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә.

2 укучы.

Кая барсам, күз алдымда

Һәрчак күңелдә яши.

Ул-безнең иң якын кеше,

Ул, белегез- безнең әни!

3 укучы.

Рәхмәт сиңа ,әнием,

Безгә көч биргән өчен.

Төннәр, көннәр юатып

Безне караган өчен.

       Тәмле ашлар пешереп

        Безне туйдырган өчен.

        Матур итеп киендереп

        Мәктәпкә озаткан өчен.

4 укучы.

Төрле –төрле эшләрне

Безгә өйрәткән өчен.

Чирләгәндә төннәр буе

Кайгырган, янган өчен.

        Туган телем кадерен

         Безгә аңлаткан өчен.

         Рәхмәт сиңа, изге ана,

         Җирдә булганың өчен.

Җыр “Җырлыйм   әнием турында.”

Бер кыз бала җыр чыгарган

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк диеп

Өйрәткән энесенә.

     Кояш, кояш мәңге балкый ,

     Мәңге нур сибә.

     Кояш гомере телим мин ,

     Әнием сиңа.

Җырны чишмәләр ишеткән ,

Кошлар отып алганнар.

Сандугачлар һәм тургайлар

Матур көйгә салганнар.

Кушыл син дә җырлыйк бергә

Яңа матур җыр тусын.

Җирдә әниләр кояштай

Озын гомерле булсын.

А.Б.Әниләр сезгә бишек җырларын көйли-көйли, бөтен өметләрен, хыялларын сезгә багышлаганнар. Үскәч тә алар өчен сез бала булып каласыз. Ә хәзер әниләрнең бәбиләрне иркәләп йоклатуын тыңлап үтик.(Бәби йоклату күренеше)

Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-нигъмәтләр булганда яшәү ямьле була.

Ә хәзер әйтелгән билге буенча ризыкның исемен әйтергә тиеш булалар:

-Аны  камырдан бөкләп ясыйлар, эченә төелгән бәрәңге салалар. (Кыстыбый)

-Тышы камырдан, эченә вак кына туралган бәрәңге һәм ит салалар. (Өчпочмак)

-Бик үзенчәлекле ашамлык: тышы камыр, эче рәт-рәт итеп ясала.(Гөбәдия)

-Туй ашамлыгы . Биек итеп коштабакка өеп пешерәләр. Бал белән катнаштыралар, конфет, балан белән бизиләр.(Чәк-чәк)

-Көн саен кулланыла торган ризык, аңа халык дан җырлый.(Икмәк)

-Аш пешергәндә кулланыла.Татар халкының яраткан ризыгы.(токмач)

А.Б.Булдырдыгыз, әниләр. Рәхмәт. Әхәзер сезнең өчен яңа бирем. Хәзер күмәкләп һәркем үзе яраткан бер куплет җыр башкара, һәркем башкаларга игътибар итмичә , буталмыйча башкарырга тиеш. Хәзер әниләребезне бию буенча да ярыштырыйк инде.

   1укучы.Минем әткәй көн дә эшкә килә,

                  Арып кайта аннан кичләрен.

                  Елмаюы итеп алып кайта

                  Шәфәкьләрнең алсу төсләрен.

                 Әткәй-әнкәй, сездән башка тагын

                 Кем бар шундый бала бәгырьле?

                 Кояш сыман әнкәй берәү булса,

                 Син дә, әткәй, шундый кадерле.

2укучы.Ул җирдә иң шәп кеше,

               Шәп кеше , гаҗәп кеше.

               Сабан туйларда әле,

                Җиңгәне булмаса да,

               Ул  иң- иң көчле кеше,

                Баһадир төсле кеше.

              Ул зирәк тә , шаян да,

               Акыллы да , әйбәт тә.

           Кем дисезме? Ул кеше—

           Минем әти , әлбәттә.

А.Б. Әтиләр дә әниләр кебек үк сезне яраталар. Алар сезне кечкенә чакта уйнатканнар, кирәк вакытта ашатканнар, яратканнар . Әниләр өйдә булмаганда кызларының чәчләрен дә үргәннәр. Ә хәзер тикшереп карыйк әле , әтиләр, бу эшне онытмадыгызмы икән?(Әтиләр арасында чәч үрү ярышы)

А.Б.Әтиләр өчен тагын бер ярыш. Әниләр әле кайтып җитмәгән, ә бала ашарга сорап елый. Тиз генә базга төшеп бәрәңге алып менәргә кирәк. Ә базда караңгы. Күзне бәйләп, яшелчәләрне исеннән танырга кирәк.(Кишер, чөгендер, бәрәңге)

А.Б. Ярар, бәрәңгене алып чыктык. Ә хәзер аны әрчергә кирәк.(Бәрәңге әрчү ярышы)

А.Б. Ә хәзер бәрәңгене пешереп тә бирергә кирәк:

       -кыздырырга;

      -бәрәңге боламыгы ясарга;

      -ярып пешерергә.

А.Б. Ә хәзер, хөрмәтле әтиләр, балаларыгызның рәхмәтен җыр аша кабул итегез.

Җыр “Солдатта булган диләр”.

1.Билен кысып буган диләр,

  Бигерәк уңган диләр.

 Әллә каян күренеп тора,

  Солдатта булган диләр.

2.Олыларны олы итәр,

    Кечене зурлар диләр.

   Әллә каян күренеп тора

   Солдатта булган диләр.

3.Комбинезон алган диләр,

   Шинелен салган диләр.

   Шинелен салса да солдат

   Гадәте калган диләр.

А.Б.Кечкенә баланы үстергәндә аны ашату-эчертү белән генә эш бетми бит әле. Балага рухи азык та кирәк. Балаларга бишек җырлары җырлау белән беррәттән, бик күп әкиятләр дә сөйләнә. Ә без бу әкиятләрне яхшы беләбезме соң?(Әкият сөйләү ярышы)

А.Б.Әти-әниләребезнең уңганлыгын, булганлыгын, осталыгын сынадык.Хәзер үзебезнең осталыкны күрсәтик.

Җыр “Без биибез”

1.Без уйныйбыз, уйныйбыз,

  Якты көннән туймыйбыз.

  Кулны-кулга чаба-чаба,

  Биибез дә , җырлыйбыз.

       Без биибез, безнең яшь чак, шат чак,

       Шуңа биеп, кул чабабыз чат-чат.

2.Атам-анам биегән,

   Күңел ачкан биюдән.

   Карап торсын бөтен дус-иш,

   Тартынмыйбыз биюдән.

3. Уйнап-җырлый белмәгән

    Җебегән ул, җебегән ул җебегән.

    Җырлап бии белмәгән,

    Җебегән ул, җебегән.

А.Б. Ә хәзер шаян сорауларга җавап бирик.

         -Иләк белән су ташып буламы?(Боз булса)

        -Нинди сорауга әйе дип җавап биреп булмый?(Йокладыңмы?)

         -Үзе йөри , урынынан кузгалмый.(Сәгать)

         - Бер йомырка 4 минут пешә, ә3 йомырка ничә минут пешә?

         - Елның иң кыска ае?

А.Б.Халкыбызның акыллы фикерләрен без мәкальләрдән алабыз. Әби-бабайларыбызның тормыш  тәҗрибәсе тормышыбыз маягы булып тора. Хәзер сезнең күпме мәкаль белүегезне  тикшереп карыйк. Мәкальнең яртысын мин әйтәм, ә сез дәвам итәргә тиеш.

   -Ана җылысы- (кояш җылысы)

  -Ана баласына авызыннан өзеп  (каптыра)

 -Ата-ана догасы (утка , суга батырмас)

 - Ачтан үлсәң дә, (ата-анаңны ташлама)

 -Әткәй—шикәр, (әнкәй –бал)

А.Б.Менә безнең кичәбез ахырына да якынлашты. Киләчәктә дә шулай гаилә гореф- гадәтләрен дәвам иттерегез. Тату, бердәм гаиләдә яшәве зур бәхет ул ,балалар. Гаилә бәхетле булсын өчен, шулай өйдәге эшләрне дә бергәләп эшләргә, кулдан килгәнчә бер-береңәярдәм итәргә кирәк.

1укучы.Егылганда иптәшемә

               Бирсәм кулым.

               Өлкәннәргә хөрмәт белән

              Бирсәм урын.

              Йә берәрсе мине сөеп,

              Рәхмәт дисә,

              Улы кебек якын итеп

              Кулын бирсә,

              И сөенәм, и сөенәм!

2укучы. Әнкәемне “5”ле алып

                Сөендерсәм.

                Күрше картка чишмәбездән

               Су китерсәм,

                Ул мине сөя-сөя

               “Улым” дисә,

               Битләремә аның

               Олы кулы тисә,

               И сөенәм, и сөенәм!

Җыр “Балаларга фатиха”

1.Кошларга да канат үскәч,

   Канатларга куәт күчкәч,

   Калдыра бит туган оясын.

  Әткәй-әнкәй өчен бала

  Һәрчак сабый булып кала,

  Язмышыбыз һәрчак аясын.

2.Ата-ана уе бала,

   Баланыкы иркен дала.

   Фатиханы алып китегез!

   Иманлы үтсен көнегез,

   Яктылык сипсен йөзегез,

   Намус белән гомер итегез!

3. Чакыра зәңгәр офыклар,

    Җемелдәшеп әйди утлар

   Көтә сезне барыр юлыгыз.

   Борчылса да безнең күңел,

   Янда тоту мөмкин түгел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...