Гаиләдә кыз бала үсә.
методическая разработка по теме

Зиннурова Нафися Сибгатулловна

Әниләр өчен ата-аналар җыелышы.

Скачать:

Предварительный просмотр:

,,Гаиләдә кыз бала үсә”

( Әниләр өчен ата-аналар җыелышы)

                                        Зиннурова Нәфисә  Сибгатулловна

                                        башлангыч сыйныф укытучысы

Максат: кыз балаларга дөрес гаилә тәрбиясе бирү шартлары белән таныштыру, бу эштә аларның зур җаваплык тоюын аңлауга булышлык итү максатыннан үткәрелә.

Очрашуга әзерләнгәндә укучы кызлар анкета сорауларына җавап бирә, сыйныф җитәкчесе анкета нәтиҗәләренә анализ ясый. Балалар үз әниләренә матур итеп бизәлгән чакыру кәгазе әзерлиләр. Тактага җыелышның темасы (“Гаиләдә кыз бала үсә”) языла.

Алдан алып килән фотолар белән презентацияләр ясала, сораулар салынган конверт, анкета әзерләнә.

Сыйныф җитәкчесе. Хөрмәтле әниләр! Халкыбызда: “Кызлы йорт- нурлы йорт”,- дигән әйтем бар. Бүген бер кыз баланы дөрес тәрбияләү, гаилә учагын сакларга сәләтле чын хатын – кыз, тугрылыклы хатын, яхшы ана үстерү нечкәлекләре турында сөйләшербез. Кыз баланың бәхете нәкъ менә шул сыйфатларга бәйле. Ә ата-аналар өчен балаларның бәхете булуыннан да әһәмиятлерәк тагын нәрсә бар икән? Кыз баланы чын хатын-кыз итеп бары тик әнисе генә тәрбияли ала. Хатын-кыз табигатенә нинди сыйфатлар хас соң? Әйдәгез, иң элек шуларны санап үтик әле.

Әниләр җавабы. Экранда 1 нче слайд: киң куңеллелек, ягымлылык, кайгыртучанлык, белемлек, түземлелек, хезмәт сөючәнлек, тыйнаклылык, пөхтәлек, акыллылык, әдәплек һ.б. сүзләр чыга)

Сыйныф җитәкчесе. Һәр әни кыз баланы шушы һәм башка матур сыйфатларга һәм осталыкларга: горур, шат куңелле, сак, сабыр булырга, чисталыкка, аш пешерергә, тегә, бәйли, өй эшләрен тиз һәм яратып башкара белергә өйрәтергә тиеш.  Ул киләчәктә әйбәт әни дә булырга тиеш бит әле!

Жир йөзендә иң гүзәл, иң газиз сүз ул әни. Шул сүз белән баланың теле ачыла, һәм ул бөтен телләрдә дә назлы яңгырый. Әни кешенең мәрхәмәтле, шәфкатьле куллары белмәгән эш юктыр ул дөньяда. Әйдәгез, укучыларның әниләрегез турында бер ничә сүз әйтеп китик. Ничек сез әниегезне яратасыз, ярдәм итәсез. Укучыларның сезнең турында язган иншаларын тыңлап китик. (Слайд 2)

Хәзер һәрберегез анкета сорауларыны җавап бирер. Шулай итеп без балаларыбыз  белән мөнәсәбәтләргә үзанализ ясарбыз.

(Фикер алышу оештырыла,  теләүче берничә кеше чыгыш ясый )

Сыйныф җитәкчесе. Әни кеше кызының эчке дөньясына керергә, тормыш рәвешен, уй-ниятләрен белергә тиеш. Аны үзеңнең дөньяга кертүдән дә курыкмаска кирәк. Моның өчен еш кына ана белән кызны борчыган төрле мәсьәләләр, мәсәлән, мәктәп хәлләре, көн вакыйгалары, укыган китаплар, эштәге кыенлыклар турында сөйләшергә мөмкин. Исегездә тотыгыз: әлеге әңгәмәләрдән кызыгыз сезнең кешеләргә, тормышка мөнәсәбәтегезне күңеленә сеңдереп калачак. Аралашу өчен вакытыгызны кызганмагыз. Өй эшләрен бергә башкарганда да бик күңелле аралашырга мөмкин. (Слайд.)

Кызлар арасында үткәрелгән сорашып-белешү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кайчакта өй эшләре еш кына гаиләдә низаг, бәхәс чыгуга сәбәп була икән. Белүемчә, әниләр дә сорауларга биргән җавапларына шуны билгеләгәннәр. Ни өчен болай була соң? Әйдәгез, хәзер әниләр укытучыларга еш мөрәҗәгать иткән проблемалы ситуациаларны тикшерик.

(ситуация тасвирланган  карточкалар белән  эш)

1нче ситуация. “ Кызым мәктәптә яхшы укый. Өйдә мин аны бөтен эштән азат итәм. Ә укытучы аңа классташы янына барып өй эшләрен аңлатырга кушканнар. Мин моңа каршы”.

Ә сезнең фикерегез ничек?

2 ситуация. “ Минем кызым яхшы укый. Ә өйдә берни дә эшли белми һәм эшләргә дә теләми. Аны өй эшләренә ничек өйрәтергә икән?” Фикерегезне әйтегез.

(Әниләрнең җаваплары. Фикер алышу.)

Бүгенге җыелышка без кызлар белән “Әниләр һәм кызларның шөгеле” дигән презентация әзерләдек. Баксаң, аларның бик күп шөгыльләре бар икән.

Сыйныф җитәкчесе. Хәзер кызлар үзләренең килеш-килбәтенә нык игътибар итә, матур киенергә тырыша. Бу чорда аларны чисталыкка, пөхтәлеккә, чама хисен онытмаска, тышкы һәм эчке матурлыкның асылын аңларга өйрәтегез. Кызларда тышкы гүзәллек белән генә түгел, кешеләр белән аралаша белү, игътибарлы, ярдәмчел булу сыйфатлары аша сөйкемлелеккә омтылу теләге уятырга кирәк. Аны әби-бабаларына, әтисенә, дусларына матур сүзләр әйтергә өйрәтегез. Тормышта безгә нәкъ шундый сүзләр җитеп бетми бит.

Гамәли эш. Аналарга берничә сорау тәкъдим ителә, алар чиратлашып өстәлдәге конверттан сорау ала һәм фикерләрен әйтә.

1нче сорау. Кыз бала һәр бәйрәмгә үзенә затлы күлмәк алуны үтенә. Ә сезнең моңа акчагыз җитми. Балагызга нәрсә дип җавап бирерсез?

2нче сорау. Кичке аштан соң кызыгыз савыт-саба юарга тиеш. Әмма моны эшләү урынына, ул телевизор карап утыра. Аңа ниндирәк сүзләр әйтер идегез?

3нче сорау. Кызыгызга аптекага барырга куштыгыз. Ул, музыка тыңлыйм, дигән сылтау белән анда барудан баш тартты. Бу очракта нишләр идегез?

4нче сорау. Кызыгыз кичен билгеләнгән вакыттан соңрак кайтты, ди. Сез аны ничек каршыларсыз?

Йомгаклау.

Сыйныф җитәкчесе.    Гаилә олылардан, яшьләрдән, балалардан тора. Татар халкы борын-борыннан гаиләгә, тәрбиягә зур игътибар биргән. Ә Ана - бала өчен иң  якын кеше, иң зур авторитет. Әни аша баланың тормышка карашы, мөнәсәбәте һәм ихтирамы тәрбияләнә. Халыкта шундый әйтемнәр бар: Атаны күреп, ул үсәр, ананы күреп, кыз үсәр. Бу хак сүзләр. Оясында ни күрсә, очканда да шул булыр. 

Бүгенге җыелыштан соң сез һәрберегез ниндидер нәтиҗә ясар, уйланыр дип уйлыйм. Җыелышка килүегез һәм катнашуыгыз зур рәхмәт!

Әниләргә  өй эше бирик әле: һәр әни, мәмкинлек чыккан саен, кызын мактарга, аңа җылы һәм ягымлы сүзләр әйтергә тиеш.

Әниләр әйткән фикерләр һәм  тәкъдимнәр нигезендә ата-аналар җыелышы карары кабул ителә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү.

Доклад для родительского собрания....

Гаиләдә бала тәрбияләү.

Ата-аналар конференциясе...

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш...

Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары

Нәрсә соң ул конфликт ?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-бе...

Гаиләдә баланы тәрбияләү

Гаиләдә баланы яхшы итеп тәрбияләү өчен ата-анадан нәрсә таләп ителүе хакында чыгыш...