Гаиләдә баланы тәрбияләү
материал по теме

Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна

Гаиләдә баланы яхшы итеп тәрбияләү өчен ата-анадан нәрсә таләп ителүе хакында чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gaild_balany_trbiyalu.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Гаиләдә баланы тәрбияләү

   Һәр  сабый   тумыштан   килә  торган    үзенчәлекләргә   ия,  әмма   аның    нинди  булып   үсүе  нигездә  тәрбиягә  бәйле.  Баланың  акыл  үсеше,  әхлакый   сыйфатла-

ры ,   тирә-юньдәгеләргә  мөнәсәбәте,  барысыннан  да   элек ,    гаиләдә  формалаша.

    Гаиләдәге   гомуми   тәртип,   андагы   үзара  мөнәсәбәтләр  үсеп   килүче  яшь

буынның    үз-үзен   тотышына   гаять  зур  йогынты   ясый.  Әгәр  әти-әнисе,   әбисе

һәм  гаиләдәге    башка  кешеләр  үзара   тыныч   һәм  ягымлы   сөйләшсәләр,    бер-

берсенә  кайгыртучан    һәм   ихтирамлы    булсалар,  эш  һәм  тәртип   яратсалар,

бала   да   бу   сыйфатларны   җиңел   үзләштерә.

     Гаилә   тәрбиясен   таләпчәнлектән    башка  күз   алдына  китерү  мөмкин  түгел.

Балага  бердәм  таләп  һәрвакыт  уңай   нәтиҗә    бирә.

     Наил – гаиләдә  төпчек  бала.  Болай  начар  малай  түгел  үзе.  Әти - әние  берәр  эш  кушса ,  аны  шундук  үтәргә  әзер.  Ә  менә  әбисен  тыңламый ,  хәтта  аңа  дорфа  сүзләр  әйтә.  Монысы  инде – гаиләдә  балага  бердәм  таләп  булмау  нәтиҗәсе.      

Ата – ананың  таләбе  кайвакыт  үтәлми  кала.  Баланың  зурларны  тыңларга  телә-

 мәвеме  бу,  әллә  алар  куйган  таләпне  аңлап  җиткермәве?  Икесе  дә  булырга  мөмкин.  Шуңа  күрә  һәр  балага  индивидуаль  якын  килергә,  аны  яхшы  белән  яманны  аера  белергә  өйрәтергә  кирәк.  Ул  чакта  сезнең  улыгыз  яки  кызыгыз  сезнең  бер  генә  сүзегезне  дә  тыңламый  калмас.  

       Кайбер  ата – аналар,  баладан  тыныч  кына  таләп  итәсе,  аңлатасы  урында,  “Дәресеңне  әзерлә!  “,      “Тавышланма!”,  “Йөгермә”  дип,    аңа  кычкырырга  то-

тыналар.    Әти-әнисе  карап   торганда,   бала  тыныч  кына   дәрес   әзерләгән    бу-

лып    утырырга   мөмкин,   әмма   алар   югында   барыбер   “үз   эшен”    дәвам   итә-

чәк.

        Әгәр    улыгыздан   яки   кызыгыздан   берәр   нәрсә  таләп  итсәгез,  аның   үтә-

лешен  һәрчак   тикшереп   торыгыз.   Шул   чагында  гына  балагызда     тапшырыл-

ган    эш   өчен   җаваплылык   хисе   формалашыр.

         Балаларыгызга  гына  түгел,   барыннан  да  бигрәк,  үзегезгә   дә  таләпчән   бу-

лыгыз.     Әгәр   әти-әнисе,   юкка-барга   кызып   китсә,  үз  эшенә   салкын   караса,

эчүчелек   белән   шөгыльләнсә,   баланы  үз-үзен    тотарга    өйрәтү   кыен   булачак,

чөнки  гаилә    тәрбиясендә  үгет-нәсихәтләр  түгел,  бәлки   тирә-юньдәгеләрнең   үз-

ләрен  ничек   тотышы  да  зур   әһәмияткә   ия.

       Гаиләдә   кулланыла   торган  таләпләрнең    иң  киң   таралганы  -  турыдан  туры

таләп    итү.   Бу  таләп    ачык  һәм   катгый  булуы   белән    аерылып   тора.    Ул

ата- ананың   шәхси   сыйфатларына   бәйле.   Бала   алдында   авторитеты   булган

тәрбияченең    андый  таләбе  беркайчан   да   үтәлми   калмый.

       Гаиләдә   читләтеп   таләп    итү   дә    еш    кулланыла.    Мондый    таләп  киңәш,

үтенеч,  киная,   ышану,  хуплау,    шелтә   белдерү,    куркыту   һәм     уен  формасы

була.     Читләтеп   әйтелгән    уңай   таләпләр  тәрбияләнүчеләрдә   шатлык   һәм   ка-

нәгатьләнү   хисе    уята.    Таләп    итүнең   мондый    формаларын   кулланучы   ата-

аналарны    балалар   күбрәк    яраталар,   ныграк   ихтирам   итәләр.    Кызганычка   каршы,  кайбер   ата – аналар   ышанычсызлык  белдерү,    янау,   куркыту     кебек

алымнарны  артыграк  күрәләр,   хәтта  балаларына   кул    күтәрүгә   барып    җитә-

ләр.

«Балаларыгызны   кыйнамагыз »  аларны  яратуыгыз   сезне   бу  эшегездән  ты-

еп  калсын ,   һәм  шуны   истә  тотыгыз :    кечкенә   һәм   яклаучысыз  чагында  бала-

ларны  чыбык  белән  тәрбияләүнең  мәшәкате  гәрчә  азрак  булса  да ,  үсеп  җиткәч,

алардан  шатлык  та,  мәхәббәт   тә   көтмәгез ,  чөнки    тән   җәзалары  һәм   кирәген-

нән   артык  кырыслыгыгыз   белән   сез  аларның   рухын  гарипләндерәсез”,  - дип

яза   бөек   гуманист – большевик    Ф.  Э.  Дзержинский   үзенең   бер   язмасында.

        Гаиләдә   үзләрен   тупас  тоткан   ата – аналар   балага  да ,  мәктәпкә   дә ,

җәмгыятькә  дә  гаять   зур   зыян  китерәләр.    Физик   җәза   баланың    психикасын

гарипләндерә    һәм    шунлыктан    тәрбия    методы   була   алмый.    Кызганычка

каршы ,  кайбер    ата – аналар   аны   иң  нәтиҗәле   тәрбия   чарасы   итеп  саныйлар.

“Бераз  бәргәләп  алсаң ,  майланган   кебек  була  ул”,  -  диләр    андый  ата – аналар;

бала   исә  кабат  кыйналмас   өчен ,   берни   уйлап   тормыйча ,   “алай   эшләмәскә”

сүз   бирә   яисә   ялганларга   мәҗбүр   була.  

         Кыйналудан   өркү   балаларда    куркаклык ,   икейөзлелек ,  алдашу   кебек

тискәре   сыйфатлар  тәрбияли.  Әгәр   бала  җәзадан   котылып  кала  алса   башка

вакытта  да   шундый   юл   сайлаячак.   Һәрчак   куркып  яшәү   аңарда  төрле  нерв

авырулары  да   китереп    чыгарырга   мөмкин.

       Төрле   баланың   холкы,    характеры    темпераменты   төрлечә.   Тәрбияче   бу-

ларак ,   һәр   ата – ана   уллары  яки   кызларының   шундый  психологик   үзенчәлек-

ләрен   искә   алып   эш  итәргә  тиеш.   Кыскасы ,  балага  җанлы   курчак  итеп түгел

бәлки   кеше   итеп ,   формалашып   бара  торган  шәхес  итеп  карарга  һәм   аның

белән  кешечә   мөнәсәбәттә   булырга   кирәк.  

        Баланы  туган    көннән  үк   тәрбияли   башларга   кирәк ,  дигән   А.  С.  Мака-

ренко.    Әмма ,   бала  тәрбияләү   белән  бергә ,  һәр  ата – ана    үз  - үзен   тәрбия-

га   тиеш.   Чөнки   бала   кечкенә  чагында   әти - әнисенә   һәм   үз   тирәсендәге  өл-

кәннәргә   охшарга   тырышса ,   үсә  төшкәч  инде   ул   аларның   уңай    якларын

гына   түгел ,  кимчелекләрен  дә   күрә   башлый.  Бөек  педагоглар  әйткәнчә ,  гаилә                                                                    

тәрбиясендә  ата – ананың  гражданлык  йөзе ,  иҗтимагый  активлыгы ,   җәмгыять  алдындагы  бурычларын  ничек  үтәве  хәлиткеч  роль  уйный.  Өендә  дә,  эшендә  дә  намуслы,  гадел,  тырыш  кешеләргә  игътибарлы  ата – аналарның  балаларында  да    шундый  ук  сыйфатлар  формалаша  һәм  камилләшә  бара .  Чөнки  алар  балага  тәэсир  итүнең  иң  әйбәт  юлы  шәхси  үрнәктә,  үзеңнең  эш  гамәлләрендә  икәнлеген  яхшы  аңлыйлар.  Кызганычка  каршы ,  эштә  вакыт  узсынга  йөрүче ,  алай  да  төрле  юллар  белән  байлык  тупларга  тырышучы ,  затлы  әйберләр  җыю  турында  гына  уйлаучы ,  хезмәттәшләре ,  күршеләре ,  туганнары  белән  генә  ыз-гышып  торучы ,  хәтта  гаиләнең  өлкән  членнарына  да  көн  күрсәтмәүче  ата – аналар  да  аз  түгел.  Андыйларның  балалары  да ,  үзләренә  охшап ,  кансыз ,  шәф-  катьсез ,  миһербансыз  булып  үсә.                              

        Әти  кеше  элек – электән  гаиләдә  төп  фигура  булган.  Ләкин  бу –гаиләнең

һәр  члены  аның  каршында  дер  калтырап  торырга  тиеш ,  дигән  сүз  түгел.  

Гаилә  демократиясен  кысу  әти  кешенең  дәрәҗәсен  күтәрми ,  киресенчә ,  төшерә

 генә.  Кайбер  әтиләрнең  бала  тәрбияләүдә  бөтенләй  катнашмавы  да  тәрбиягә              

 зур  зыян  китерә.    

Җәза  бирү -  тәрбия  чараларының  иң  авыры  һәм  катлаулысы ,  чөнки  ул – баланың  тирән  кичерешләре  белән  бәйле.     Шуңа  күрә  һәр   ата – ана  бу очрак-

та   бик   сак   эш  итәргә  тиеш.  Менә  1  мисал:  Савыт – саба   юганда  Алсу   бер

вазаны   вата.  Куркуыннан,  кыз  ап – ак  була.  Җитмәсә,  эштән  кайтып   керүгә ,

әнисе  орышырга   тотына.   Аңа,  киресенчә,   башта  вазаның   ничек  ватылуын  

ачыкларга,  аннары  тавыш  күтәрмичә ,  “ миңа  булышырга  теләвең  әйбәт ,  кызым,  тик  киләчәктә  саграк  бул , “  - дияргә  кирәк  иде.  Мондый  сөйләшү  балага  ныграк  тәэсир  итә.  

           Эчүчелек ,  ызгыш – талаш ,  тәртипсезлек  хөкем  сөргән  гаиләләрдә  бала  бернинди  контрольсез  үсә ,  нәрсә  теләсә ,  шуны  эшли.  Хокук  бозуга ,  хәтта  җинаять  эшләүгә  кадәр  барып  җиткән  үсмерләр  нәкъ  шундый  гаиләдән  чыга  да  инде.

           Тәрбия  эшендә  җибәргән  ялгышларын  мәктәптә  аударып  калдырырга  тырышучы  ата – аналар  да  очрый.  Алар :  Безнең  бурыч – баланы  ашту – эчертү  һәм  киендерү ,әаны  тәрбияләү – мәктәп  эше  , “ -  диләр.  Чынбарлыкта  исә  баланың  характеры ,  үз – үзен  тотышы , әхлакый  сыйфатлары  иң  элек  гаиләдә  формалаша.  Тәрбия  эшендә  вак  нәрсә  юк.  “ Баланы  узара  сөйләшкәндә  яки  аңа  боерык  биргәндә  генә  тәрбиялибез ,  дип  уйламагыз , - диде  Макаренко ,  ата –аналарга  мөрәҗәгать  итеп. – Сез  аны  тормышыгызның  һәр  мизгелендә ,  хәтта  үзегез  өйдә  юк  чакта  да  тәрбиялисез.  Ничек  киенәсез ,  башка  кешеләр  белән  ничек  сөйләшәсез  һәм  аларга  нинди  бәя  бирәсез ,  ничек  шатланасыз  яки  борчыласыз ,  дусларыгыз  яки  борчыласыз ,  дусларыгыз  һәм  дошманнарыгыз  белән  ничек  мөгаләмә  итәсез ,  ничек  көләсез ,    газетаны  ничек  укыйсыз – болар  барысыда  бала  өчен  зур  әһәмияткә  ия. “  

           Кирәк  чакта  баланы  мактый  да  белергә  кирәк.  Бу  очракта  башкарылган  эшнең  уңай  нәтиҗәсе  генә  түгел ,  бәлки  баланың  аны ни дәрәҗәдә  аңлап  эшләве  дә ,  моның    өчен    күп   көч   куюы  да  исәпкә   алынырга  тиеш.   Үзен

яхшы   тотканы ,  башкарылган   эшне  җиренә   җиткереп   башкарганы  өчен ,   бала-

ны  бөтен   гаилә  алдында  мактау   отышлы.  Ул  чакта  улыгыз   яки  кызыгыз  кылган    эш – гамәлнең   әһәмияте  тагын  да  артыр  һәм  башка  балаларга   да

үрнәк   булыр.

          Баланы  күркәм  гадәтләргә   рухландыруда  аңа   күрсәткән   ышаныч  гаять

зур   роль  уйный.  Моның  белән  без  бала   күңелендә  иң   матур   хисләр  уята-

быз ,   аны   мөстәкыйльлеккә ,  тормышта   үз   урынын   табарга    өйрәтәбез.

          Хөрмәтле    әти - әниләр !

Сүземне   тәмамлап    сезгә  бала   тәрбияләүдә    зурдан – зур    уңышлар ,  бетмәс

сабырлык   һәм    тагын   бер   кат   сабырлык   телим.                

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү.

Доклад для родительского собрания....

Бала тәрбияләүдәге типик хаталар

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш...

Гаиләдә бала тәрбияләү.

Ата-аналар конференциясе...

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты

Тәрбие сағаттың тақырыбы:  "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты:     а) Оқушыларды  адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш...

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш...

Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле.

родительское собрание...