«Солдат гомере –илгә маяк»
классный час на тему

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Әфганстаннан  совет гаскәрләре  чыгарылуга   25 ел тулуга багышланган очрашу өчен сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon golfine_apa_efgan_sugyshy.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

        «Солдат гомере –илгә маяк»

Әфганстаннан  совет гаскәрләре  чыгарылуга   22 ел тулуга багышланган очрашу өчен сценарий.

Очрашу максаты:  Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтерәк  таныштыру, хәрби хезмәттә булган ир-егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Кичә  барышы:

Тир, каныбыз белән сугардык без,

Чит-ят жирне, ялган хакны хаклап,

Кемнәрнендер иминлеген яклап

Башны салдык. Без бит бары солдат…

Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле бәйрәмебез кунаклары һәм кадерле балалар!Без буген бирегә «Солдат гомере-илгә маяк» дип исемләнгән

 очрашуга жыелдык. Әлеге кичәбез хәзерге тыныч тормышта да үз гомерләрен аямыйча, кемнеңдер  киләчәге һәм азатлыгы өчен көрәшүчеләргә багышлана. Ә очрашуыбызнын максаты әфган сугышы,аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру, һәрби хезмәттә булган ир-егетләргэ карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

     

        Батырлык … Бу купшы  сүз түгел,

               Хәтерләрдән тиз җуела торган

              Күңелләргә-җанга уела торган  

              Кайсы таунын ташларыннан икән

              Батырлыкка hәйкәл куясы?

              Чорлар жиле ташларны да уя,

              Тик мәңгелек –хәтер кыясы!

              Ил өстендә бөтерелеп йөрсә хәвеф-хәтәр

        Бу инде батырларча диеп килгэн соңгы хәбәр

              Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

              Күпме  аны күккә күтәрмик,

              Ише бармы бөеклекнең…

              Солдат кылган батырлыкка тиңләрлек.                

Безнен бүгенге кичәбездә әнә шундый батыр йөрәкле, куркусыз,  дөньяга матур тормыш, азатлык  китерүчеләр утыра.

Очрашуыбыз кунаклары Рифкать абый Хафизов hәм Рифкать абый Газизов.

Мәнгелек дан сезгә, җиребезгә азатлык китерүчеләр.

Музыкаль сәләм.

Игътибар иткәнсездер, безнен бүгенге кичәбездә сүз сагыш, моң, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак. Шушы елнын 15 февралендә соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 22 ел була. Әмма күпме генә гомер үтмәсен, сезнең йөрәкләрдәге авыр тойгыларны, сез күргән газап-борчуларны юып төшерү һич мөмкин түгел. Утлы юллар, хәрбиләрчә чын дуслык, батырларча һәлак булган хезмәттәшләрегез хәсрәте - болар барысы да мәңге онытылмас вакыйгалар.

«Солдат күңеле» Мансур Шигапов шигыре.

Музыкаль сәлам.

Мең төрле хыял диңгезендә йөзгән 18 яшьлек чагыгызга кире кайтыйк та, барлык кичерешләрегез, уй-фикерләрегезне шушы балалар белән уртаклашыйк әле.

Менә шушы урында туктап, минем сүзне авылыбызның әфганчы егете, кайнар нокталарда хезмәт итеп, зур югалтуларны үз күзләре белән күреп, безнең арабызга исән-имин кайткан Рифкать абый Газизовка бирәсем килә.

- Рифкать абый, егетләрнең хәрби хезмәткә чакырып алган көннәре ул еллар өчен иң истәлекле көн дә, шул ук вакытта шомлы хәбәр дә булып тора, чөнки Әфган җиле ул чакта исә иде. Чакыру алганда, кайсы якка чыгып китәсегез билгеле идеме? Авыр яраларыгызны кузгаткан өчен сездән гафу үтенәбез. Сүз Рифкать абыйга бирелә.

Шигырь «Араларда еллар булса да»

…Сабый чактан  ук хәтфә үләннәрдә аунап үскән су буйлары, күзләр зәңгәрләнгәнче  су коенган бака күлләре. Бүген барыгыз да бездән аерылып калачаксыз. Ләкин кая гына китсәк тә, ниләр генә күрсәк тә, иксез-чиксез булган сөекле Ватаныбызнын бер өлеше булып, сез күз алдыбыздан китми, барыр юлыбызны якты маяк булып яктыртып торырсыз. Туган якның туфрагы да газиз, күңелгә якын бит!

                     Ватан төшенчәсе солдатка бит

                     Ата баба җире, туган туфрак,

                     Шуңа соңгы сынау мизгелендә

                     Тормаган ул хәтта үзен аяп.

Әлеге юлларны китерүем бер дә юкка түгел. Туган җирдән аерылып, солдат хезмәтенә китеп, Әфган җиренә барып эләккән батыр егетебез - ул Рифкать абый Хафизов.

- Рифкать абый, үзегезнең Әфган җиренә барып кергәнегезне кайчан белдегез? Сезне анда керергә әзерләделәрме? Үз кичерешләрегез белән уртаклашсагыз иде.

Сүз бирелә.

Музыкаль тәнәфес.

1979 елнын 25 декабре көнне көндезге сәгать 3 тә совет гаскәрләре әфганстан чиген үтеп керәләр. Әфган! Анда безнең 500 меңнән артык солдатыбыз катнаша.

49985 кеше яралана, 6669 ы гарипләнә, 13833 кеше яу кырында ятып кала, 312 се хәбәрсез югала, 18 е чит җирләрдә кала. Беркемгәдә хәбәр ителмәгән  сугыш  9 ел. 1 ай һәм 19 көн дәвам итә. Власть ияләре бу сугыш  томан шикелле таралып, тавышсыз-тынсыз гына тарихта калсын өчен барлык көчен куя.

Ни өчен 4 елга сузылган Бөек Ватан сугышы турында бөтен фактлар диярлек билгеле, ә 9 елдан артык барган Әфган сугышы турында купчелек кеше бернәрсә дә белми?

Бер сугышны да гади халык башламый, әмма бары ул гына канлы күз яшьләре түгә, ул гына югалтуларга, мәңге төзәлмәс җан яраларына түзә.

Әфганстан!

Шушы бер кирәкмәгән сугыш аркасында күпме гөнаһсыз, әле яшәргә дә өлгермәгән егетләребез иңнәренә  автоматларын асып, тау-таш арасына әфган халкының тынычлыгын яклап үз гомерләрен бирделәр. Күпме гаилә ут эчендә яшэде.Купме ананын газиз баласы очен кайнар куз яшьлэре чишмэ булып акты. Шушы сугыш аркасында Татарстан 257  кешесен югалтты, боларның күпмесе үз районыбызның батыр йөрәкле кыю егетләре.

                       Күпме утлар-сулар кичмәдек без

                        Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап,

                        Туган илне, сөю-сагынуларны

                        Йөрәк түрләрендә генә саклап.

                        Тарлавыклар, кыя кичүләр

                         Төштәгедәй хәтерләрдә калды

                         Газиз гомерләрне кыя-кыя,

                         Өстебездә үлем уты яуды.

Коточкыч афәтне үз күзе белән күргән, аның эчендә кайнаган, гомерендә мылтык та тотып  карамаган килеш, яңгыр кебек яуган кургаш астында исән калырга, кулсыз-аяксыз калган иптәшләренең  өзгәләнүләрен ишетергә, үз кулында җан биргән иптәшенең соңгы амәнәтен үтәргә көч тапкан батырларыбыз биредә утыра.

Хөрмәтле  әфганчы-интернационалистлар! Сезне бүгенге –совет сугышчыларының  Әфган җиреннән чыгарылган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Берәүнең дә  сезнең алга куелган бурычның намус белән үтәлүен онытырга һәм аны каралтырга хакы юк. Ул вакытта алган тән һәм җан яраларыгыз шул мәһшәрле көннәрнең үткәненә бер  истәлек кенә булсын.

Алар кабаттан яңармасын, сугыш афәте күрмичә, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын иде.

Музыкаль сәлам.

                         Таулар-кыяларны  кичәбез без

                          Фляга буш,  корсак шулай ук,

                           Ком шытырдый тешләр арасында

                           Ач буламы солдат? Солдат тук!

                            Бердәнбер юл-алга, солдат өчен

                              Чигенү юк! Соңгы сулышта

                            Тәмугына барып керәчәк ул,

                             Ватан кушса, әгәр ил кушса…

Туган жирдән аерылып, солдат хезмәтенә китеп Әфган җиренә килеп эләккән тагын бер батыр егетебез-ул Рифкать абый Хафизов.

Рифкать абый, үзегезнең Әфган җиренә барып кергәнегезне кайчан белдегез? Сезне анда керергә әзерләделәрме? Үз  кичерешләрегез белән  уртаклашсагыз иде.

Алисә Фәйзуллина –шигырь.

                             Бер  мизгелдэ ап-ак булды чәчләр,

                             Жирне тырнап ана елады,

                              Кырык бердә мин әтисез калдым,

                              Инде менә сине җир алды.

                               

                                 Бер-бер артлы, и, гомерләр,

                                  Бер-бер артлы сүнгән чәчәкләр,

                                  Нишләр иде ана, әгәр ана

                                  Улын кайтып килә,-дисәләр

Шуның белән безнең кичәбез ахырына да якынлашты. Килгән кунакларга барысына да бик зур рәхмәт, гаиләләрендә тынычлык, сау –сәламәт булып безнең арада озак яшәүләрен теләп калабыз.

Кулланылган әдәбият.

1. «Мәдәни җомга» газетасы.

2. «Хезмәт» газетасы.

3. Вахит Имамов «Әфган кызалаклары» китабы, Әфган сугышының хәтер китабы.

                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку обучения грамоте в 1 классе "Буквы Я,я. Маяк." "Школа России"

Презентация к уроку обучения грамоте "Буква Я, я. Маяк." "Школа России"....

Разработка урока обучения грамоте(чтение) "Буква Я. Маяк"

Урок обучения грамоте "Буква Я. Маяк." "Школа России"....

"Александрийский маяк"

Данная презентация предназначена для работы на классном часе....

Презентация "Александрийский маяк"

Данная презентация предназначена для классного часа...

презентация" Александрийский маяк"

Данная презентация предназначена, для знакомства учащихся с Александрийским маяком....

Использование возможностей творческой и проектной деятельности на уроках ОРКиСЭ. На примере творческого проекта «Преподобный Сергий Радонежский – духовный маяк Земли Русской»

Представление  творческого проекта «Преподобный Сергий Радонежский – духовный маяк Земли Русской». Проект посвящён 700-летию преподобного Сергия Радонежского в рамках школьного курса по духовно-н...