"Апасым-гомер бишегем" (Татар теле бүлеген кабатлау)
план-конспект урока (4 класс) на тему

Салаватуллина Гульнур Загидовна

Татар теленнән ел буе өйрәнгән материалларны кабатлау.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теленнән 4нче сыйныфта БДИ әзерлек кружогы планы.

Тема:Апасым - гомер бишегем.( Үтелгән темаларны кабатлау,йомгаклау.)

Максат:1)Ел буе өйрәнгән белемнәрне кабатлау,ныгыту.

                 2)Туган ягым-Апасымның данлыклы кешеләре белән  

                  танышу,туган як белән горурлану хисе тәрбияләү.

                 3)Укучыларда тормышны ярату,миһербанлылык

                сыйфатлары тәрбияләү.  

Дәрес төре:иҗади-эзләнүле

Дәрес тибы:ныгыту,кабатлау

Җиһазлау:компьютер,слайдлар,тест, ромашка таҗлары,китаплар.

                             Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.(Резеда Мостафина башкаруында”Апас ягы”җыры тыңлана)

-Исәнмесез,укучылар!Кәефләрегез ничек?

                         Елмаеп кояш карый,

                        Сибә җылы нурларын.

                        Ул да тели Сезгә һәрчак,

                       Иң изге уңышларын!        

-Укучылар кәефләрегез шәп булгач дәресне  башлыйбыз.Бүген  без сезнең белән “Апасым –гомер бишегем” темасы буенча сөйләшербез.1-слайд.

2 слайд.      Таулы җир син сөйгән туган ягым,                                            

                   Туган ягым минем, Апасым!

                   Язмыш җиле кая ташламасын,

                  Гомерем буе юк онытасым.

-Ә хәзер, укучылар, бирелгән шигырьнең беренче юлындагы сузык авазларны санап чыгыгыз.

-Шигырьнең соңгы юлыннан парлы тартыкларны әйтеп чыгыгыз.

Шушы ук юлда борын авазлары бармы? Булса ниндиләр?

-Укучылар, без сезнең белән районыбызның йөз аклыгы булган данлыклы кешеләрен барлап чыгарбыз.

   3 слайд.      Халкыбызның моң чишмәсе Сара апа Садыйкова.Ул татар халкының бөек композиторы.Талантлы якташыбыз бик күп җырлар язган. Аның әнисе чыгышы белән Тутай авылыннан. Шуңа без бу олы шәхес белән горурланабыз , аның җырларын яратып җырлыйбыз. Сара апабыз үз алдына шушы мәкальне максат итеп куйган төсле.

   *Тырышлык һәр авырлыкны җиңә.

-Әйе,укучылар, тырыш булсаң, барлык максатларга да ирешеп була.

Ә хәзер биремне үтәп алыйк.Бу мәкальдә ясагыч кушымчалы нинди сүзләр бар?(Тырышлык,авырлык)

  4 слайд. Райондашыбыз Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт ага Галиевне  күрәбез.Без сезнең белән аның бик күп шигырьләрен яттан өйрәндек,тормыш юлы белән таныштык.Шәүкәт абый Галиев та үз туган ягы белән горурлана һәм ул үзенең горурлануын шигырьләрендә чагылдыра.

                         ...Күңел тартты тагын шул якларга.

...Күңел тартты тагын шул якларга,

Танымаслык монда үзгәреш.

Күтәрелгән дәррәү яшь урманнар,

Үзгә хисләр хәзер,үзгә эш.

         Яңа буын үскән буйга җиткән,

       Урамнарда бүтән үсмерләр.

       Бер күрүдә танымаслык кеше

      Әтиләрен уйлап төсмерләр.

Шәүкәт ага үзенең бер чыгышында :

“Җир-суы бар җирен сөйләр,

Ил-йорты бар илен сөйләр”-ди .Әйе,бик дөрес әйткән туган ягы һәр кешегә дә кадерле.

-Ә хәзер шушы юллрадан парлы сүзләрне табып әйтик.(Җир-су,ил-йорты)

_Укучылар, әйтегез әле,  безнең авылыбыздан да олуг галим чыккан бит .Кем икән ул?(Мөхәммәт Гайнуллин)    

Мөхәммәт крестьян гаиләсендә  туа.Әтисе игенчелек белән эш итә.Ләкин дөньяда кешечә яшәү өчен белемле булу кирәклеген аңлый һәм балаларына ”Бәхетне юлдан эзләмәгез,

Белемннән эзләгез “-ди.

-Әйе,укучылар,  тормышта чын кеше булу өчен белемле булырга кирәк.

-Ә хәзер шушы мәкальдән килеш белән төрләнгән исемнәрне табабыз,килешләрен әйтәбез.(Бәхетне-Т.к.,юлдан-Ч.к.,белемнән-Ч.к.)

-Укучылар димәк безнең яклардан олуг галим дә ,бөек коомпозитор да һәм композиторларыбыз язган әсәрләрне башкаручы кеше дә чыккан.Дөньяга бала аваз салгач та үзенә күрә бер сәләт белән туа –диләр.Ләкин ул сәләт өстендә эшләсәң генә,аны үстерсәң генә танылган кеше була аласың.Безнең якның халык җырчысы шушы үзлекләргә ия кеше.

-Бирелгән мәкальдә кушма сүз бар микән,шуны табып карыйк.(Аккош)

-Әйе,укучылар без үзебезнең якташларыбыз белән горурланабыз һәм аларны ел саен районыбызда үтә торган сабантуй бәйрәменә чакырабыз.

Укучылар әйтегез әле сабантуй бәйрәме кайчан үткәрелә?(Язгы кыр эшләре беткәч)Әйе,бик дөрес.Халкыбызның милли бәйрәмнәреннән тыш тагын нинди бәйрәмнәр беләбез икән?Шуларны искә төшереп ял итеп алыйк әле.

Уен”Ромашка таҗлары” (Укучы такта янына чыгып бер таҗны ала һәм бәйрәмнең исемен әйтә)

Ә хәзер укучылар ял иттек бераз эшләп алыйк.Укучыларга тестлар таркатыла.

Укучылар районыбыздан чыккан игелекле ир-атларыбыз да бар.Ул-Әсхәт абый Галимҗанов.Ярдәмгә мохтаҗ балаларга ул үзенең ярдәм кулын суза.Бу катлаулы заманда яныныбыздагы кешеләргә игътибарлы булыйк.Ярдәмгә мохтаҗларга аз гына булса да ярдәм итик!

-Ә хәзер сыйныфташыбыз Рузиләнең үзе язган шигырен тыңлап үтик.

                            Игелекле бул син балам!

Игелекле бул син балам

Яхшылык кыл көндә син.

Өлкәннәрнең күңеле була,

Елмаеп хәлен белсәң син.

Ярдәм сорап килсә әгәр,

Кече кеше бер көн сиңа

Ишетмәмешкә салышма,

Булыш әле син аңа!

Иртәңне син  башла

Игелекле эшләр белән.

“Хәерле иртә!”-телә,

Ачык чыраең белән.

Кешеләргә иткән яхшылыгың,

Үзеңә дә кайтыр беркөн.

Яхшылык бит җирдә ятмый,

Исеңдә тот балам син!

-Әйе ,укучылар яхшылык эшләүдән кыенсынмыйк.Ярдәмгә мохтаҗлар урынына үзебезне куеп карыйк һәм авыр икәнен аңлыйк.(М.Ләйсән шигырь сөйли)

                      Йөрәгемнең иң түрендә ята,

                     Апасыма булган мәхәббәт.

                    Туган ягын сөйгәннәрдә генә,

                    Тулы була бәхет һәм хөрмәт.

   -Барыбызда яңа туган көнебезгз шатланыйк,тормышыбызны яратыйк.

(Ш.Рузилә башкаруында “Яратыгыз” җыры башкарыла.                  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

2 нче сыйныфта "Кырлар буйлап уңган көз йөри" бүлегенә презентация

2нче сыйныфта "Кырлар буйлап уңган көз йөри " бүлеген өйрәнү өчен презентация...

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 нче сыйныф, татар теле дәресе

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Сәйәси репрессиялар ҡорбандары иҫтәлегенә.

30 октябрь - сәйәси репрессия ҡорбандарын иҫкә алыу көнө. Нахаҡ репрессия ҡорбандары....

«Исем» бүлеген кабатлау. Фигыль турында төшенчә.

1. “Исем” бүлегендә алган белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.Фигыль турында беренчел төшенчә бирү.2. Әлеге сүз төркемнәрен таба, аера белү ; сорауларга ту...

“ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

ldquo; Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү....