"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 нче сыйныф, татар теле дәресе
учебно-методический материал (4 класс) по теме

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы
Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

   

 

4 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

 

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы  

Шәяхмәтова Сиринә Фәгыйль кызы

Тема: Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 

1. Укучыларның фигыль турында булган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау;

2. Фигыльнең сан, заман, барлык-юклык категорияләрен дөрес билгеләвен камилләштерү;

3. Бер-береңә карата игътибарлы булу, кеше хезмәтенә хөрмәт белән карау кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:

  1. "Хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнеше" таблицасы.
  2. Презентация
  3. Татар теле дәреслеге 4/ Р.Х. Ягъфәрова, Р.Ә. Асылгәрәева.-2010.

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш, таблица белән эш, күнегү.

Дәрес төре: кабатлау.

Дәрес барышы

I. Оештыру

а) Психологик уңай халәт тудыру.

  • Хәерле көн укучылар. Безнең дәресебездә кунаклар бар. Барыбыз да борылып  алар белән исәнләшик һәм  бер – беребезне  сәламлик.

Хай файв структурасы

  • Бер беребезгә карап елмайдык.
  • Иңдәш партнерларыбызга бишне бирдек.
  • Каршыдагы партнерларыбыз белән  сәламләштек, урыннарыбызга утырдык.

б) Өй эшләре белән дәфтәрләрегезне һәр өстәлнең  1 номерлы укучылар  җыеп ала билгеләрегезне тикшереп журналга соңрак куярмын.

II. Актуальләштерү.

Ә хәзер дәресебезне башлыйбыз:

 Инсайд-аутсайд сёкл структурасы ярдәмендә үткәннәрне кабатлап алыйк

  • Хәзер  Б  партнерлар  бастык, урындыкларыбызны этеп куйдык, минем янга  түгәрәк ясап басабыз.
  • А партнерлар шулай ук эшли, алар тышкы түгәрәкне ясыйлар. Безнең  парлап барлыкка килде.
  • Парларыбызны сәламләдек, бер-беребезгә бишне бирдек.
  • Татар телендә ничә килеш бар, килешләрне әйтеп шулкадәр атлыйбыз һәм бер атлаган саен бишне бирәбез.
  • Яңа партнерларыбызга елмайдык, бишне бирдек. Хәзер сорауны тыңлыйбыз:
  • Хикәя фигыльнең ничә һәм нинди заманнары бар?

У: Сезгә уйлар өчен  (10 секунд) таймер вакыт бирелә.

Партнер А лар сөйли башлый. ( 10 секунд) таймер

Партнер Б лар сөйли. (10 секунд) таймер

  • Рәзил синең партнерың нәрсә дип җавап бирде?
  • Алия синең партнерың нәрсә дип җавап бирде?

У: Бер-беребезгә рәхмәт әйттек. Дәвам итәбез. Игътибар белән сорауны тыңлыйк?

  • Берлек сандагы зат алмашлыкларын әйтәбез һәм  шулкадәр атлыйбыз һәм бер атлаган саен бишне бирәбез.
  • Яңа партнерларыбызга елмайдык, бишне бирдек. Хәзер сорауны тыңлыйбыз:
  • Уйныйлар фигылен тикшерәбез, анализлыйбыз.

(Уйныйлар – хикәя фигыль, хәзерге заман, 3 нче зат, күплектә, барлыкта)

  • Сезгә уйлар өчен  (10 секунд) таймер вакыт бирелә.
  • Партнер Б  лар сөйли башлый. ( 10 секунд) таймер
  • Партнер А лар сөйли. (10 секунд) таймер
  • Адилә синең партнерың нәрсә дип җавап бирде?
  • Инсаф синең партнерың нәрсә дип җавап бирде?
  • Бер-беребезгә рәхмәт әйттек. Түгәрәк эчендәге укучылар 1 өстәлгә утыра, түгәрәк тышындагы укучылар 2 өстәлгә утыра.

III. Дәрес темасы өстендә эш

  • Игътибар белән тактага карадык.

1 слайд  Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. 

  • Монда нәрсә язылган?

(мәкаль)

  • Сез бу мәкальнең мәгьнәсен ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез.

( һәр өстәлнең 4нче номерлы укучылары җавап бирә)

  • Нишли? соравына җавап бирә торган сүзен табыгыз. (күзәт, төзәт)

( һәр өстәлнең 3нче номерлы укучылары җавап бирә)

  • Бу сүзләр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

(  һәр өстәлнең 2 нче номерлы укучылары җавап бирә)

  • Нәрсә ул фигыль?
  • Фигыль  нәрсәне аңлата?

(Фигыль – предметның эш – гамәлен, хәл торышын белдерүче сүз төркеме.)

  • Нинди сорауларга җавап бирә?

(нишли? нишләде? нишләячәк?)

  • Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди?

2 слайд “Фигыль»

  • Укучылар фигыль турында тагын нәрсәләр беләсез?

Бу сорауга җавапны Таймд  пэа шэа структурасын кулланып җавап бирик. Иңдәш партнерлар белән эшлибез.

Җавапны А партнерлары сөйли башлый Б партнеры дәвам итә.

 Һәрберегезгә 30 сек. вакыт бирелә.

  • Раилә синең партнерың нәрсә дип җавап бирде?
  • Булат синең партнерың нәрсә дип җавап бирде?

 (саны, заманы, барлык-юклык формалары бар)

Тагын кем, нәрсә өсти ала? Әйдәгез бергәләп фигыль  схемасын, моделен төзик әле.

Укучылары җавап бирә - 3 слайд чыга бара

  • Фигыль мөстәкыйль сүз төркеме.
  • нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә.
  • Өч заманда килә
  • Фигыльләр  зат-сан белән төрләнәләр.
  • Фигыль барлык һәм юклык формасында була

Ә хәзер бергәләшеп фигыльләрнең санын кабатлыйк.

4 слайд “Берлек сандагы фигыльләр язылган – күплек санын  әйтеп баралар”

  • Экранда берлек санда фигыльләр бирелгән, сез аларны күплек санга куеп  җавап бирегез.
  • Заман кушымчаларын искә төшерик (таблица белән эш)
  • Әйдәгез үзебезнең мәкальгә кабат әйләнеп кайтыйк. 1 слайд  Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт

Мәкальдәге фигыльләрне төрле заманнарга куеп  әйтергә кирәк. Эшебезне Релли робин структурасын кулланып башкарабыз. Сезгә 1 мин. вакыт бирелә.

  • Җавапны А партенры башлый, Б партнеры дәвам итә.

(үткән заман формасы – күзәтте, төзәтте, күзәткән, төзәткән;

хәзерге заман формасы- күзәтә, төзәтә;

киләчәк заман формасы – күзәтер, төзәтер, күзәтәчәк, төзәтәчәк)

  • Укучылар әйдәгез нәтиҗә ясыйк:
  • Үткән заман хикәя фигыльгә нинди кушымчалар ялгана?

(һәр өстәлнең 5 нче номерлы укучылары җавап бирә)

  • Хәзерге заман хикәя фигыльгә нинди кушымчалар ялгана?

(һәр өстәлнең 3 нче номерлы укучылары  җавап бирә)

  • Киләчәк заман хикәя фигыльгә нинди кушымчалар ялгана?

(һәр өстәлнең 4 нче номерлы укучылары җавап бирә)

  • Мәкальгә тагын бер карыйк әле. 1 слайд  Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт
  • Бу фигыльләр эшнең эшләнүен белдерәме, әллә эшләнмәвен?

(эшләнүен)

  • Әгәр эш эшләнмәсә бу җөмләләр ничек үзгәрер? Үзгәртеп карыйк.
  • Кеше холкын күзәтми, үзеңнекен төзәтми.
  • Хәзер фигыльләр ничек үзгәрде? Без моны ничек дип атыйбыз?
  • Фигыльләр барлык һәм юклык формасында киләләр.

5 слайд Әйдәгез дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны язып куябыз.

  • Бүген өйрәнгән мәкальне матур язу күнегүе итеп дәфтәрләргә язып куйыйк.

Парта артында утыру кагыйдәләре искә төшерелә.

IV.  Ял минуты

VI . Ныгыту:

а) дәреслек буенча эш, 127 нче битне ачабыз, 7 нче сорауны укыйбыз, дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшлибез.

  • Әйдәгез, эшнең дөреслеген тикшереп алыйк.

б) ә хәзер укучылар  220 нче күнегүне табыйк, күнегүне укып чыгабыз (Адилә укый)

  • Үрнәк буенча күнегүне эшлибез. 1 нче өстәлнең 1 нче номерлы укучысы җөмләне укый, фигыльне таба, заманын билгели. Эшне шулай дәвам итәбез.

в)   Сүзлек диктанты. 

Бирелгән фигыльләрне өч баганага, ягъни өч заманга бүлеп языгыз.  

Үткән заман                           Хәзерге заман                       Киләчәк заман

Бирде, сөйләде, куйды, кайткан, карый, бармаячак, үртибез, башламас, эшләгән, төшә, теләми, көлә.

VII Йомгаклау

  • Шулай итеп, бүген без сезнең белән нинди зур теманы кабатладык?
  • Фигыль турында нәрсәләр белеп калдыгыз?
  • Өй эше бирү. Тест биремнәре дүрт вариантта.
  • Билгеләр кую.
  • Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Өстәлегездә ята торган смайликлар ярдәмендә дәрескә бәя бирегез һәм аларны ишектә эленеп торган кесәләргә салып чыгыгыз.
  • Тырышлык булса, уңышлар да булыр!  Сау булыгыз, укучылар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тематик планлаштыру. 1нче сыйныф. Татар теле

Барлыгы   99 сәгать; атнага 3   сәгатьПрограмма яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз...

Перспектив башлангыч мәктәп 2 сыйныф Татар теле Тема :Предметны белдергән сүзләр. Интерактив тактага презента

татар теленнән 2 сыйныф өчен ясалган презентация "Предметны белдергән сүзләр" темасын ныгытырга ярдәм итә...

Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)

Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан....

Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау. 4 класс

Класс: 4 нче класс Тема: Фигыль Дәрес темасы: “Фигыль” темасын гомумиләштереп кабатлау. Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру дәресе. Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстә...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Урок по татарскому языку. Тема: "Обобщение имени прилагательного"...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...