Укыту-тематик планлаштыру. 1нче сыйныф. Татар теле
календарно-тематическое планирование (1 класс) по теме

ЗАКИРОВА ГУЛЬНАЗ ИДВАРТОВНА

 

Барлыгы   99 сәгать; атнага 3   сәгать

Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

Программа:  ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту прогрммасы. (татар балалары өчен)” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

Дәреслекләр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган.

”Әлифба”- 1 сыйныф, , Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2012 ел.

Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. Мәкт. 1 нче сый. өчен дәреслек.( татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов, Г.Д. Сираҗиева  - Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты  2012 - 71.б. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Шеморданский лицей Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

     «Согласовано»                                                «Согласовано»                                                               «Утверждено»

 Руководитель МО         Заместитель        руководителя по ВР                                                  Директор лицея    

  ______________                                             ________________                                                                                        _____________

   Г.Ю. Байгузина                                                      И.Т. Кабирова                                                                                      Р.А.Вафин

 Протокол № 1  от                                                                                                                                                    Приказ № 183 от

 27 августа 2012 г.                                                         31августа 2012г.                                                                        31 августа 2012г

                                                                                                                Рабочая программа

                                                                                       учебного предмета

                              МБОУ «Шеморданский лицей Сабинского  муниципального района РТ»

                                                             Закировой Гульназ Идвартовны, II кв. категории

                                                                                              По язу 1б класс(осн)

                                                                                                                                                                                          Рассмотрено на заседании

                                                                                                                                                                  педагогического совета

                                                                                                                                                       протокол № 1 от

                                                                                                                                                                                          «27» августа 2012 г.  

                                                                                                        2012-2013 учебный год

                                                                                                     Аңлатма язуы

Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

 Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

 Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

«Әлифба» һәм шулай ук «Язу дәфтәре»ндә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.

Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре — тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның — калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.

Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә.

Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

Соңыннан алар аеру билгеләре [ь,ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар, аларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.

I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

«Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал — бала — балан — баланлы — баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.

 Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн — төн, бала — балан һ.б.

Бу этапта җиде яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып, басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур-системалы якын килү нәтиҗәсендә, хәрефләрне төзү максатыннан, аларның элемент-өлгеләре эшләнде. Аларны кулланып, укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзи алуга ирешә.

I сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә. Укудан аермалы буларак, язу кул хәрәкәте компоненты булып тора. Язуның график күнекмәләре (хәрефләрнең рәвешләрен, тоташ язу, язу тизлеген үзләштерү) — хәрәкәт күнекмәләренең бер төре. Язу процессында һәр авазның язма хәрефен күңелдә тудырырга, бу очракта шул аваз нинди хәреф билгесе белән белдерелүен искә төшерергә һәм кул чугы мускулларын хәрәкәтләндереп, шул хәрефне дөрес язарга кирәк. Катлаулы кул хәрәкәте эшчәнлеге буларак, язуны автоматлашу дәрәҗәсенә җиткерү нәтиҗәсендә график күнекмә барлыкка килә.

Язарга өйрәтү, уку кебек үк, өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау) этаптан тора.

Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар.

Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.

Программа эчтәлеге

Әзерлек чоры 6 сәгать

Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган элемент-сызыклар. Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

График системаның структур берәмлеге булган язма хәреф элементларын чагыштыру, төркемләү һәм йомгаклау, гомуми нәтиҗә ясауга корылган логик күнегүләр үтәү.

Әзерлек чоры ахырына балалар:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

ӘЛИФБА ЧОРЫ – 54 сәгать

Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне  төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү.

Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү.

Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку. үрнәк буенча язу. укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

Әлифба чорының ахырына балалар:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.

Әлифбадан соңгы чор - 39

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра белү.

График хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү эшләре. Тизләтелгән темпта язу шартларында график грамоталылыкны һәм каллиграфик сыйфатны формалаштыру.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу. әйтеп яздыра торган текстны язу.

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары:

1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.

                                                                                         Укыту-тематик планлаштыру

                                                                             

Татар теле 

 

Предмет:  язу, татар теле . 1 класс.

Укытучы:  Закирова Г.И.

Барлыгы   99 сәгать; атнага 3   сәгать

Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

Программа:  ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту прогрммасы. (татар балалары өчен)” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

Дәреслекләр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган.

”Әлифба”- 1 сыйныф, , Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2012 ел. 

Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. Мәкт. 1 нче сый. өчен дәреслек.( татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов, Г.Д. Сираҗиева  - Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты  2012 - 71.б.

                                                                                                    Темалар бүленеше

Әлифбага кадәр чор – 6 сәгать

Әлифба чоры - 54 сәгать

Әлифбадан соңгы чор - 39 сәгать

                                                         

 Дәресләрне календарь – тематик планлаштыру

1нче сыйныф

99 сәгать (атнага 3 сәг.)

Тема

Сәг.

саны

Җиһаздау,

материал

Метод һәм алымнар

                       дата

дата

искәрмә

план

факт

1

БСҮ “Исәнме мәктәп

1

плакат, рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив

2

Язу юлы белән танышу.             Җөмлә, сүз схемаларын сызу.

1

плакат, рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив

3

Иҗек схемасын сызу.                           Предмет рәсемнәрен ясау.

1

плакат, рәсемнәр

аңлату-күрсәтү,

чагыштыру, репродуктив

4

Җөмлә, сүз һәм иҗек схемаларын сызу.     Ярымтүгәрәкләр, дулкынлы                             сызыклар сызу.

1

плакат, рәсемнәр

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу

5

Астан һәм өстән ыргаклы хәреф элементлары язу.

1

плакат, рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив

6

Озын туры сызык, астан элмәкле туры сызыклар һәм аларны тоташтыру

1

плакат, рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив

7

Юл а һәм баш А хәрефен язарга өйрәнү

1

А хәрефләре, язу үрнәклә-ре

аңлату-күрсәтү, репродуктив

8

Юл ә һәм баш Ә хәрефен язарга өйрәнү

1

хәрефләр, язу үрнәкләре

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу

9

Юл ы һәм баш Ы хәрефен язарга өйрәнү

1

хәрефләр, язу үрнәкләре, таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив

10

А-ә, ы хәрефләрен язуны ныгыту

1

хәрефләр, язу үрнәкләре,

өлешчә эзләнү,

репродуктив

11

Юл э һәм баш Э хәрефен язарга өйрәнү

1

хәрефләр,  таблица, рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив

12

Юл и һәм баш И хәрефен язарга өйрәнү

1

хәрефләр, язу үрнәкләре

аңлату-күрсәтү, репродуктив

13

Өйрәнгән хәрефләрнең язылышын ныгыту

1

хәрефләр,  таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив

14

У, у  хәрефләрен  язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив

15

Юл  ү хәрефен язу.

1

хәрефләр,  таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив

16

Баш Ү хәрефен язу

1

хәрефләр,  таблица

аңлату-күрсәтү,

чагыштыру, репродуктив

17

О, о хәрефләрен язу.

1

хәрефләр, язу үрнәкләре

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу

18

Ө,ө хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,  таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив

19

Н,н  хәрефләрен язу

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив

20

Л, л хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив, чагыштыру

21

Юл м хәрефен язу.

1

хәрефләр, җөмләләр язылган плакат

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу, чагыштыру

22

Баш М хәрефен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив

23

Р, р хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив

24

Й, й хәрефләрен язу.

1

хәрефләр, язу үрнәкләре

аңлату-күрсәтү, репродуктив

25

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре

1

хәрефләр, мәк альләр язылган плакат

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу

26

 ң хәрефен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, чагыштыру

27

Я, я хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,  

 2-3 сүзле җөмләләр

аңлату-күрсәтү, китаптан күчереп язу

28

Ю ,ю хәрефләрен язу

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив, чагыштыру

29

Е,е хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр, таблица

үрнәк буенча язу, аңлату,

чагыштыру,

китаптан  язу

30

Юл  д  хәрефен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу, үрнәк буенча язу

31

Баш Д хәрефен язу

1

хәрефләр,   рәсемнәр, сораулар язылган таблица

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу, үрнәк буенча язу

32

Т, т хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,    таблица

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу, репро-дуктив

33

З, з хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, китаптан күчереп язу

34

С, с хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу

35

Г,г  хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр, диктантлар җыентыгы

аңлату-күрсәтү, репродуктив, әңгәмә

36

Баш  К хәрефен язу.

1

хәрефләр,    таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив

37

Юл  к  хәрефен язу.

1

хәрефләр,    плакат

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу

38

Баш  В хәрефен язу.

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив,

өлешчә эзләнү

39

Юл  в  хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,    плакат

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу

40

Баш  Ф хәрефен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, китаптан күчереп язу

41

Юл  ф  хәрефен язу.

1

хәрефләр,    кеше исемнә-ре язылган плакат

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча язу

42

Юл  б  хәрефен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, чагыштыру, җөмләләр язу

43

Баш  Б хәрефен  язу

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату,

чагыштыру, үрнәк буенча җөмләләр язу

44

П, п хәрефләрен язу.

1

2-3 җөмләле текстлар

әңгәмә, өлешчә

эзләнү,

репродуктив

45

Ж, ж хәрефләрен язу.Басмачадан күчереп язу күнегүләре

1

таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив

46

Ш,ш хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   кушылмалар язылган таблица

Аңлату-күрсәтү, чагыштыру,

үрнәк буенча язу

47

Җ, җ  хәрефләрен язу.

1

хәрефләр  

аңлату-күрсәтү, чагыштыру,

үрнәк буенча язу

48

Ч, ч  хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

үрнәк буенча язу, аңлату,

чагыштыру,

китаптан  язу

49

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләре.


1

хәрефләр,   кушылмалар язылган таблица

аңлату-күрсәтү, чагыштыру,

үрнәк буенча язу

50

Х, х  хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча һәм әйтеп яздыру

51

Һ, һ  хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, чагыштыру,

үрнәк буенча язу

52

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

хәрефләр,   рәсемнәр, карточкалар

аңлату-күрсәтү, чагыштыру, җөмләләр язу

53

Ё, ё хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, чагыштыру, җөмләләр язу

54

Щ, щ хәрефләрен язу.

1

хәрефләр,   ай исемнәре язылган плакат

аңлату,

чагыштыру,

китаптан күчереп язу

55

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

хәрефләр,    таблица

аңлату-күрсәтү,

үрнәк буенча һәм әйтеп яздыру

56

Ц, ц хәрефләрен язу

1

хәрефләр,   рәсемнәр

үрнәк буенча язу, аңлату,

чагыштыру,

китаптан  язу

57

ь хәрефе һәм сүзләр язу.

1

хәрефләр,  

2-3 җөмләле текстлар

аңлату-күрсәтү, чагыштыру, җөмләләр язу

58

Әйтеп һәм күчертеп яздыру.

1

хәрефләр,   рәсемнәр

аңлату-күрсәтү, репродуктив

59

ъ хәрефе һәм сүзләр язу.

1

хәрефләр,   рәсемнәр, карточкалар

аңлату-күрсәтү, чагыштыру, җөмләләр язу

60

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу. Басмачадан күчерү


1


хәрефләр,    карточкалар


аңлату-күрсәтү, репродуктив

61

Сөйләм. Аралашу әдәбе.

1

дәреслек,

таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

62

63

Сүз. Сүз һәм иҗек.

Авазлар һәм хәрефләр..

1

1

дәреслек,

таблица

аңлату-күрсәтү,

чагыштыру

64

Алфавит

1

дәреслек,

таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

65

66

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

2

дәреслек,

таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

67

Сузык авазлар

1

дәреслек

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

68

69

Тартык авазлар.

2

дәреслек

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

70

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

1

дәреслек

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

71

Диктант “Яз”

1

Диктантлар

җыентыгы

Әйтеп яздыру

72

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау

1

дәреслек,

таблица

хәрефләр

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

73

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес язу һәм уку.  Э.е хәрефләре

1

дәреслек,

таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

74

Ө, е хәрефләре

1

дәреслек,

таблица

хәрефләр

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

75

О, ы хәреф-ләре

1

дәреслек,

таблица

хәрефләр

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

76

Я хәрефе.

[йа], [йә] авазлары

1

дәреслек,

таблица

хәрефләр

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

77

Ю хәрефе.

[йу], [йү] авазлары.

1

дәреслек,

таблица

хәрефләр

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

78

Е,е хәрефе

[йы], [йе] авазы


1

дәреслек,

таблица

хәрефләр

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

79

Й хәрефе.

1

дәреслек,

таблица

хәрефләр

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

80

Кабатлау, ныгыту күнегүләре

1

Индивид.карточка

Күнегүләр эшләү

81

В хәрефе

1

дәреслек,

таблица

хәрефләр

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

82

К,г хәрефләре.

1

дәреслек,

таблица

хәрефләр

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

83-84

Сүзлек диктанты

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау

1

1

Диктантлар

җыентыгы, дәреслек,

таблица

хәрефләр

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

85

Басым.

1

дәреслек

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

86

87

Предметны белдергән сүзләр.

2

дәреслек,

таблица

хәрефләр

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

88

Предмедның эшен ,хәрәкәтен белдергән сүзләр

1

дәреслек,

таблица

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

89

Эшнең хәрәкәтнең үтәлмәгән вакыты.

1

дәреслек,

таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

90

Предметның билгесен белдергән сүзләр

1

дәреслек,

таблица

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

91

 Кабатлау, ныгыту күнегүләре

1

дәреслек,

таблица

әңгәмә, аңлату-

күрсәтү, күне-гүләр эшләү

92

Сүздән җөмләгә.

1

дәреслек,

таблица

аңлату-күрсәтү, репродуктив күнегүләр эш-ләү

93

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре

1

плакат, рәсемнәр

дәреслек

аңлату-күрсәтү, репродуктив

94

Җөмлә һәм сүз

1

плакат, рәсемнәр

дәреслек

аңлату-күрсәтү,

чагыштыру, репродуктив

95

Хикәя,өндәү җөмләләр.

1

дәреслек,

таблица

аңлату-күрсәтү

күнегүләр эш-ләү, диалог уку

96

Сорау җөмләләр.

1

дәреслек,

таблица

аңлату-күрсәтү

күнегүләр эш-ләү, диалог уку

97

Үткәннәрне кабатлау, диктантка әзерләнү

1

дәреслек,

таблица

аңлату-күрсәтү

күнегүләр эш-ләү,

98

Контроль диктант “Мәктәптә”

1

диктантлар җыентыгы

әйтеп яздыру

99

Хаталар өстендә эш Кабатлау,йомгаклау

1

дәреслек

күнегүләр эш-ләү

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Программа: Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: “Мәгариф”  н-ты, 2010

Дәреслек: Әлифба. 1 сыйныф, , Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2012 ел. 

 Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. Мәкт. 1 нче сый. өчен дәреслек.( татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов, Г.Д. Сирвҗиева  - Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты  2012 - 71.б.

Стандарт

“Әлифба дәресләре өчен методик кулланма”, Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2012 ел.

Гыймадиева Н., Нуруллина Р. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2010

 Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2008.

«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

Каталог ресурсов на Российском образовательном портале
http://school.edu.ru/catalog.asp

Раздел «Начальная школа»

  1. Интеллектуальное развитие и обучение (материалы по предметам);
  2. Досуг;
  3. Воспитание;
  4. Психофизическое развитие

- Сеть творческих учителей /ИКТ в начальной школе

http://www.it-n.ru/communities.aspx?cat_no=5025&tmpl=com

  1. Мультимедийные уроки
  2. Воспитательная работа
  3. Внеклассная работа по предметам
  4. Учебные фильмы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тематик планлаштыру. Әдәби уку. 1нче сыйныф.

Барлыгы:   33 сәгать; атнага 1сәгать.Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә...

Перспектив башлангыч мәктәп 2 сыйныф Татар теле Тема :Предметны белдергән сүзләр. Интерактив тактага презента

татар теленнән 2 сыйныф өчен ясалган презентация "Предметны белдергән сүзләр" темасын ныгытырга ярдәм итә...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 нче сыйныф, татар теле дәресе

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...

2 сыйныф. Татар теле. Тест.

Укучыларның белемнәрен тикшерү....

3 сыйныф. Татар теле. Тест.

Укучыларның белемнәрен тикшерү...