Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"
классный час (2 класс) на тему

Гарипова Айгуль Котдусовна

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_syynyfsag.docx18.29 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем-татар теле.

(сыйныф сәгате)

        

                Туган телем-татар теле.

(сыйныф сәгате)

Максат:

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- тел байлыгын үстерү;

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Дәрес барышы:

       -   Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

           Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

           Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

           Баш очында кояш булып тора гел.

-Укучылар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын әйтеп карагыз әле?

                          Көйдергән дә ул,

                          Сөйдергән дә ул,

                          Иң ачы да ул,

                          Иң татлы да ул.

Ул нәрсә? Җавап: тел. Дөрес.

 Ә хәзер икенче табышмагыбыз.

Ул - кирәк икән Римгә дә илтә.

Әйе, ике табышмагыбызның да җавабы - тел.

  • Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел?

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында бик мөһим урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

Безне татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :

                            Яндың да син, туңдың да син,

                            Нишләтмәде язмыш сине.

                            Дөньяда күп нәрсә күрдең

                            Әй мөкатдәс, татар теле,

                            Әй син батыр татар теле!- ди.

  • Татар халкы  -  аек акыллы, батыр халык ул. Безнең телебез – матур, күркәм тел ул. Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальәр дә бар. Әйдәгез әле , укучылар, сезнең белән бер уен уйныйбыз. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтермен, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.
  • Иң таталы тел- (туган тел),

Анам сөйләп торган тел.

  • Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
  • Телең озын булса, (гомерең кыска була).
  • Туган илем – (туган анам).
  • Теле барның (юлы бар).
  • Телләр белгән – (илләр белгән).
  • Аз сөйлә – (күп тыңла).
  • Телгә игътибарсыз – ( илгә игътибарсыз).

   Укучылар, булдырдыгыз! Туган телебез  матур сүзләргә бай безнең. Ә хәзер чираттагы уен. Тактада – хәрефләр. Шул хәрефләр белән иң озын сүз төзегән укучы җиңәчәк.

  • Ш М Е Җ Ө Л Г И

Әфәрин укучылар!

Ләкин, безнең арабызда телне бозып сөйләүчеләр кубәеп бара. Аларга Дәрдемәнд  шигыре белән җавап бирәбез:

           Кил, өйрән, и туган бер башка телне

           Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

           Катыштырма вә ләкин телгә телне

           Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Укучылар, сезне  чираттагы уенны уйнарга чакырам. Парлап утырыгыз. Сезгә бер сүз бирелә, шул сүздәге хәрефләрдән кем купме саф, камил татар телендә ничә сүз ясый алыр икән.(Башваткыч.)Иң күп сүз төзи алган укучы җиңә. (Кара-каршы әйтешәләр)

  • Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

  • Җыр “Туган тел”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле. 2 сыйныф. Изложение. “Үрдәк”.

Татар теле. 2 сыйныф. Изложение. “Үрдәк”....

Татар теле 4 сыйныф

Килешләр  илендә  сәяхәт ...

Сыйфат (Татар теле, 2 сыйныф)

Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Димәк уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. “Яхшы сыйф...

татар теле "Килешләр" 4 сыйныф

Татар теленнән "Килешләр" темасын ныгыту өчен презентация...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Туган телем - татар теле

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...