Туган телем - татар теле
рабочая программа (2 класс) на тему

Загрутдинова Нурсиня Мавлютовна

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem-tatar_tele.docx29.77 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

2 нче сыйныф өчен  “Туган телем - татар теле” өстәмә дәрес   программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.
  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.
  3.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  4. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.
  6. Татар телендә башлангыч белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (1-4 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  7. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты
  8. Б.Урманче исемендәге МБГББУ “Гимназия №2”нең 2016-2017 нче  уку елына укыту планы.
  9.  Б.Урманче исемендәге МБГББУ “Гимназия №2”нең 2016-2017 нче  уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе.

Курска гомуми характеристика

Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүнең Дәүләт программасында  татар телен үзләштерү  алымнарын камилләштерү юллары ачык билгеләнгән. Яңа программалар, укыту-методик әдәбият саны көннән-көн арта. Мәктәпләрдә татар теле түгәрәге оештыру бу юнәлештәге тәҗрибәнең берсе булып тора.  

“Кызыклы грамматика” түгәрәгендәге дәресләр башлангыч сыйныфта татар теленнән укучылар белән өйрәнелгәннәргә нигезләнеп планлаштырылды, укучыларны кызыксындыра торган материаллар алынды. Түгәрәк кызыклы,  мавыктыргыч булсын өчен уен, ярыш , сорау- җавап формалары кулланыла. Дәрес  материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә материаллар да үтәлә. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар, фонетик күнегүләр авазларны дөрес әйтүгә этәргеч булып тора. Табышмаклар, башваткычлар, шарадалар һ.б. балаларның фикерләү, уйлау, хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, кызыксынуын арттыра, сәләтләрен ачыкларга ярдәм итә. Тизәйткечләр балаларның ишетү сәләтен үстерә. Алар авазларны дөрес әйтергә, аваз куелышы, дикция өстендә эшләргә ярдәм итә. Ребуслар, кроссвордлар сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерүдә отышлы.

Максат һәм бурычлары:

Гамәли   максат: телне аралашу чарасы буларак  үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр формалаштыру.

Гомуми белем бирү  максаты: акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын     үстерү.

Тәрбияви  максат: балаларның рухи дөньяларын баету, татар халкының  мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү.                                                                                                                                                                                            

Бурычлар:                                                                                                                                                                                 

- өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;

- диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;

- текстларны сәнгатьле итеп, аңлап укый белү күнекмәләрен булдыру;                                                                                                                                                                                                                        

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.                                                                      

  Универсаль уку гамәлләре:

танып-белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • үрнәк буенча эшли белү;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • аңлап укый белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • ребуслар, кроссвордлар, шарадалар, анаграммалар һ.б. чишә белү.

регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • уку хезмәтенә бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары.

       

  1. С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика”, “Мәгариф” 2002
  2. Г.Ясәбиева “Татар теле дәресләрендә вак жанр әсәрләрен куллану” 2004 “Яр Чаллы пед.көллияте.”
  3.  “Энҗе чәчтем,энҗе җыям” ”Мәгариф”2002
  4. Р.Ә Абдуллина, М.Х.Ханнанова “Татар теленнән тестлар” “Гыйлем” 2012

             Интернет-ресурслар:

http:// tugan

tel.at.tt/belem/sarif/;

http://www.krugosvet.ru;

http://www.multikulti.ru;

http://www.tatar.com.ru;

http://tugan- tel.at.tt/belem/deres/;

http://www.franklang.ru/

Татарстанда популяр журналлар:

http://www.tatar-magazine.ru:

Календарь- тематик планлаштыру.

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы.

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

план

факт

1

Түгәрәк эшен оештыру. Танышу. Дидактик уеннар.

1

2

Ребуслар чишәргә өйрәнәбез. “Татарстан Республикасы шәһәрләре” .

1

3

Интонация һәм аның сөйләмдәге роле.

1

4

Тапкырларга – табышмак.

1

5

Фонетика патшалыгына сәяхәт.

1

6-7

Дидактик уеннар “Телеграмма”“Бәхетле очрак”

2

8-9

Шарадалар һәм метаграммалар

2

10

Сүз уеннары “Иҗек аукционы”

1

11

Тизәйткеч-телебезне төзәткеч

1

12

Дидактик уеннар “Буяу сатышлы”

1

13

Графика. Язу ничек барлыкка килгән?

1

14

Викторина «Сүзләр илендә».

1

15

Анаграммалар

1

16

Тел көрмәкләндергечләр

1

17

Борынгы һәм хәзерге исемнәр. Синең исемең нәрсә аңлата?

1

18

“Тәрҗемәче” уен-ярыш

1

19

“Татарча да яхшы бел”.

1

20

“Ромашка” уены. Саннар

1

21

Татарча комплиментлар әйтәбез.

1

22

“Хаталар Корольлегендә”.(  Уен “ Сихерле алмагач”. Ситуацияләрне чишү күнегүләре)

1

23

Урамнарда йөрдем хата эзләп...

1

24

Антонимнар. Уеннар. “Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә”

1

25

Синонимнар. Дидактик уеннар

1

26

Омонимнар. Дидактик уеннар

1

27

Серле сүзләр.( Серле сүзләр турында хикәяләр,  табышмаклар, әкиятләр тыңлау)

1

28

Халык әйтсә, хак әйтә. Халык җырлары. “Әпипә”

1

29

Санамышлар

1

30

Үзебез әкият язабыз. “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарына, “Ялкын” журналына тәкъдим итү.

1

31-32

Нәрсә ул проект? Аны ничек әзерләргә? Проект эше “Кызыклы грамматика”

2

33

Тапкырлар һәм зирәкләр клубы

1

34

Йомгаклау “ И туган тел...” (әдәби кичә)

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

2 сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен туган телдән (татар теле) эш программасы (УМК "Перспектив башлангыч мәктәп", атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 68 сәгать)....

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...