1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе
план-конспект урока по теме

Шәрипова Гүзәлия Әсхат кызы
Тема: Сүздән жөмләгә.
Дәрес максатлары: 
1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган 
уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.
2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән  танышу.  Бәйләнешле сөйләм үстерүгә шартлар  тудыру.
3.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләүгә шартлар тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1nche_syynyf_tatar_tele_dre.doc258.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Шәрипова Гүзәлия Әсхат кызы,

Түбән Кама шәһәре, 7нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1нче сыйныфның татар төркемендә  татар теле дәресе.

 Тема: Сүздән жөмләгә.

Дәрес максатлары:

1.    Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган

уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.

2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән  танышу.  Бәйләнешле сөйләм үстерүгә шартлар  тудыру.

 3.Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләүгә шартлар тудыру.

Дәрес этаплары, эш төрләре

Укытучы һәм укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре төрләре

 I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1.Актуальләштерү өлеше.

Дәрескә уңай хәләт тудыру

Хәерле көн укучылар. Хәерле көн безгә, хәерле көн сезгә, хәерле көн һәммәбезгә, кылган эш гамәлләребезгә. Балалар бер -беребезгә карашып хәерле көн теләгез, елмаегыз.

Укытучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру, укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру

2.Проблемалы ситуация тудыру

Укучылар бүгенгесе дәреснең темасын белү өчен безгә түбәндәге кроссвордны чишәргә кирәк, ничек уйлыйсыз, без бу эшне булдырабызмы?

1.Алтыдан соң килгән сан (җиде)

2.Кешеләр яшәр өчен төзелгән корылма (өй)

3.Башны як-якка нәрсә бора? (муен)

4.Бу җиләк -җимешне чәйгә салып эчәләр.(лимон)

5.Дөнья ямьле булсын өчен кем кирәк?(әни)

-Нинди сүз килеп чыкты? (җөмлә)

Димәк, дәресебезнең темасы- җөмлә.

Максат кую.

Проблеманы ачыклау, прогнозлаштыру, ихтыяри үзрегуляция

II.Уку мәьәләсен кую.

1.Уен оештыру

Сыйныфтагы балалар чиратлап сүзләр уйлыйлар.

1нче рәт-нинди? соравына җавап биргән сүзләр.

2нче рәт-кем?нәрсә? соравына җавап биргән сүзләр.

3нче рәт- нишли? соравына җавап биргән сүзләр.

 (балалар уенга кереп киткәч бирем катлауландырыла: сүзләрне мәгънәләре ягыннан туры китерү шарт итеп куела.

(Ак кар җемелди. Матур яз җитә.һ.б.)

Бер мисалны тактага язып укытучы теманы аңлата: Сүзләр бер-берсе белән бәйләнеп, тәмамланган фикерне барлыкка китерә.Бу җөмлә дип атала.

Укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү,

хезмәттәшлек алымнарын билгеләү, планлаштыру, фикер йөртүнең логик чылбырын төзү.

III.Уку мәсьәләсен чишү .

1.Җөмлә төшенчәсен бирү

Бирелгән сүзләре җөмлә дип буламы?

Мин, сыйныф, беренче, укый.

Ни өчен?( Укучылар фикер йөртәләр, үз фикерләрен дәлиллиләр.)

Мин беренче сыйныфта укыйм. (җөмләсен төзиләр)

Прогнозлаштыру, исбатлау, бәяләү, аңлап әйтеп бирү, нәтиҗә чыгару.

2.Җөмлә төрләре белән таныштыру

Дәреслектәге 111нче күнегүдәге рәсем буенча җөмләләр төзиләр. Үз җөмләләрен партадашына сөйләп күрсәтәләр. Соңыннан уңышлы 1-2 җөмләне дәфтәрләргә язалар.

Максат кую, планлаштыру, ихтыяри үзрегуляция, укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру, парлап эшләү.

3.Ял итү минуты. «Мин зур үсәм»

Балалар парлашып бер-берсенә карап басалар:

Менә минем уң кулым,(уң кулларын бер-берсенә сугалар)

Менә минем сул кулым.( сул куллар сугыла)

Менә идән, (иелеп, идәнне күрсәтәләр)

Менә түшәм, (кулларын күтәреп түшәмне күрсәтәләр)

Менә шулай мин зур үсәм! (аяк очларына басып, кулларын өскә күтәрәләр)

Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, парлап эшләү.

5.Тексты җөмләләргә аерырга өйрәтү

Укучыларга эш дәфтәрләрендәге 5нче күнегү (59нчы бит) бирелә.

Текстны тәмамланган мәгънә  белдергән кисәкләргә - җөмләләргә аералар. Күнегүне укучылар мөстәкыйль рәвештә башкаралар.

Тикшерү түбәндәгечә оештырыла:

Беренче җөмләне беренче рәттәге, икенче партада уңда утыручы укый.

Икенче җөмләне икенче рәттә дүртенче партада сулда утыручы укый. Һ.б.

Калган укучылар  дәфтәрләренә карап тикшереп баралар.

Текст эчтәлеге буенча кыскача сөйләшү оештыру.

 –Укучылар, кошлар табигаттә нинди роль уйныйлар?

- Кошларга кешеләрнең ярдәме кирәкме?

- Син кошларга нинди ярдәм күрсәткәнең бар?

Максат кую.

Планлаштыру.

Контроль.

Бәйләнешле сөйләм үстерүгә шартлар  тудыру.

6. Үзбәяләү.

Укучылар, бүгенге дәрестә барысын да аңлап дөрес эшләүче балалар кул күтәрсен.

“Миңа әле тырышырга кирәк “ дигән укучылар кул күтәрсен.

Ихтыяри үзрегуляция.

IV. Рефлексия

V.Өй эше бирелми.

Укучылар түбәндәге җөмләләрне тулыландырыгыз:

- Мин бүген дәрестә....өйрәндем.

- Миңа ...авыр булды, ләкин мин тырыштым.

- Мин иптәшләрем белән ...

- Без бүген ... өйрәндек.

- Миңа ... аңлашылды.

- Мин бүгенгесе дәрестә ... аңладым.

-Без  уку мәсьәләсен чишү өчен... эшләдек

Үзләштерелгән, үзләштерергә тиешле белемнәрне, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

2 нче сыйныфның татар теле дәреслегенә бәяләмә

2 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителгән татар теле дәреслегенә бәяләмә...

Укыту-тематик планлаштыру. 1нче сыйныф. Татар теле

Барлыгы   99 сәгать; атнага 3   сәгатьПрограмма яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз...

1нче класс татар теле тест

Авазлар һәм хәрефләр темасын кабатлаганда кулланыла. Сузык, тартык авазлар, яңгырау, саңгырау тартыклар, юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленү кебек сорауларны үз эченә ала....

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

2 сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Рус төркемендә татар теле дәресенең технологик картасы...