2 нче сыйныфның татар теле дәреслегенә бәяләмә
материал (2 класс) по теме

Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна

2 нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителгән татар теле дәреслегенә бәяләмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл recenziya.docx21.82 КБ

Предварительный просмотр:

II сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителгән

татар теле дәреслегенә бәяләмә

1

Дәреслек исеме

Татар теле

2

Автор

И.Мияссарова, К. Фәйзрахманова

3

Сыйныф

2

4

Нәшрият

“Мәгариф – Вакыт”

5

Укыту дәрәҗәсе

төп

   Башлангыч гомуми белем бирүнең төп бурычлары укучы шәхесен, аның иҗади сәләтен, укуга кызыксынуын үстерү; белем алуга теләген һәм осталыгын формалаштыру; әхлакый-эстетик зәвык, үз-үзләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә эмоциональ- бербөтен позитив караш тәрбияләү. Әгәр тиешле шартларны тудырсаң, башлангыч сыйныфларда барлык балалар да яхшы укырга сәләтле.

 Мәктәптә укытуның беренче елларында балага шәхси якын килүнең төп шарты – аның тормыш тәҗрибәсенә таяну.

Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы.  Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып-белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән, техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйлап табу, иҗат итү эшләре, фикерләү сәләтен үстерү – барысы да тел ярдәмендә башкарыла.

     2 нче сыйныф өчен төзелгән “Татар теле” дәреслеге “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнә һәм башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты таләпләренә туры килә. Бу дәреслек туган тел дәресләрен яңача оештыруга корылган. Дәреслек әкият дөньясына сәяхәт итүне хәтерләтә, укучы уен рәвешендә теманы җиңел үзләштерә. Ул укучылар белән иҗади эш оештыру өчен зур мөмкинлекләр бирә, балалар кызыксынып эшли. Укучылар белән аерым-аерым, парлап, төркемләп эшләү формалары тәкъдим ителә. Бала әкренләп мөстәкыйль белем алуга күнектерелә, ул үз-үзенә, иптәшләренә объектив бәя бирергә өйрәнә, үз белемен күтәрү ихтыяҗы формалаша.

    Авторлар 2 нче сыйныф укучысының яшь үзенчәлекләренә нигезләнеп эшләгәннәр. Дәреслек геройлары Әминә һәм Әмир, Тылсымчы балаларга программа материалын үзләштерергә ярдәм итә. Алар бала белән бала телендә сөйләшә. Укучыларның 1 нче сыйныфта алган белем һәм күнекмәләре ныгытыла һәм киңәйтелә, бәйләнешле сөйләм үстерүгә нык игътибар бирелә. Аралашу әдәбенә бәйле күнегү һәм биремнәр бар. Үзара аралашуны оештыру өчен балаларга кызыклы һәм файдалы темалар тәкъдим ителә. Телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерүгә бер үк дәрәҗәдә игътибар бирелә. Язма сөйләмнең рәсем буенча хикәя төзү, текстларны хәтердә калганча хикәяләп язу, хәтердән шигырьләр язу кебек төрләре күрсәтелә. Халык авыз иҗатының төрле төрләрен өйрәнү өчен мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, сынамышлар, әкиятләр ярдәмендә төрле биремнәр үтәтелә. Текстлар бүгенге тормыш таләпләрен истә тотып төзелгән, классик авторлар әсәрләре белән бергә бүгенге язучылар иҗаты да кулланылган. Бала дәреслек белән мөстәкыйль эшли алсын өчен барлык дәреслекләрдә дә бер үк төрле пиктограммалар кулланыла. Бала берничә төрле сүзлек (орфоэпик, орфографик, аңлатмалы) белән эшләргә өйрәнә. Дәреслекнең беренче кисәгендә укучылар яңа сүзләр белән таныша, ә икенче кисәктә әлеге сүзләр белән сүзлекләр ярдәмендә эшләп, аларның дөрес әйтелеше һәм язылышы ныгытыла, ә “Аңлатмалы сүзлек”тән мәгънәсе ачыклана. Бу сүз һәм сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү, диалог һәм монологлар төзүдә файдалану баланың сүз байлыгын арттыра, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итә.

     Дәреслек укучының белемен тикшерү, сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру максатыннан төрле язма эш формаларын бирә. Сүзлек, искәртмәле, сайланма, күрмә, хәтер, иҗади диктантлар, күчереп язу, кечкенә хикәяләр төзү баланың яшь үзенчәлекләрен искә алып бирелә. Төрле формадагы тест биремнәрен үтәү югары сыйныфларда белемнәрне үзләштерү өчен бер баскыч булып тора.

     Традицион дәреслекләрдән үзгә буларак фәнара бәйләнеш көчле, барлык дәреслекләр уртак бер интригага корылган. Укучылар белем һәм күнекмәләрне Әмир һәм Әминә белән бергәләп үзләштерәләр. Һәр кагыйдә, термин җиде мәртәбә кабатлана. Аваз һәм хәреф анализын өйрәнүгә нык игътибар бирелә.

    Беренче мәртәбә тел һәм әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль эш дәфтәрләре кулланыла башлады. Анда кертелгән иҗади биремнәр укытучыга өй эшләрен оештыруны, ә балага аны үтәүне җиңеләйтә. Дәфтәр шулай ук төрле схема, таблица, кроссворд һәм башкалар белән эшләргә өйрәтә.

    Тел дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта куллана белүгә аерым игътибар ителә, укучыны мөстәкыйль эшкә өйрәтү өчен мөмкинлекләр күп.  

     Бүлек тамгалары кирәкле битне табарга ярдәм итә.

    Дәреслекне төзүче авторлар (И. Мияссарова, К. Фәйзрахманова) тәкъдим итә торган УМК укучыларда тел берәмлекләренә заман таләпләреннән чыгып уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

     Укыту материалын сәгатьләргә бүлеп биргәндә төгәлсезлекләр бар.

     63 нче биттә бирелгән кагыйдәне “Тартыклардан соң килгән е хәрефе [э] дип укыла”, -  дип төзәтергә кирәк.

                                               Мөхәмәтҗанова Айсылу Фәргать кызы –

                                               МБГБУ “Шубан төп гомуми белем мәктәбе”нең

                                               башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе.

shuban06@mail.ru

                                               8 ( 84 368) 2-81-82

                                               07.01.13


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

2 сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Рус төркемендә татар теле дәресенең технологик картасы...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...