2 сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе
план-конспект урока (2 класс) на тему

Хамидуллина Раушания Саетгараевна

Рус төркемендә татар теле дәресенең технологик картасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2 сыйныфта татар теле дәресе25.33 КБ

Предварительный просмотр:

 2  сыйныфның  рус төркемендә укучы балаларга туган тел дәресенең  технологик картасы

Дәреслек

Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Н. Г. Галиева Татар теле. 2 нче сыйныф: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

Дәреснең темасы

“Без мәктәпкә барабыз”

Дәреснең максаты

Метапредмет – уку – язу әсбапларының атамаларын дөрес кулланып диалогик һәм монологик сөйләмгә чыга алу .

Предмет – әлеге бүлектә өйрәнгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы – укучыларда туган тел , тирә – юньгә сакчыл караш тәрбияләү, үз эшең, тырышлыгың белән горурлану хиселәрен булдыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

Мәктәп  турында сөйләргә өйрәтү

укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү

укучыларда төгәллек, җаваплылык  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес төре

ЛГКК

Җиһазлау

Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (4- 10 битләр );  дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар;                                                                                                                                                                                                        

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Формалаштырылачак универсаль гамәлләр

  1. Оештыру-мотивлаштыру

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Дәрескә игътибарлы булу.

 

 

Коммуникатив:

укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру

2Актуальләштерү

Укучылар тактага карагыз әле. Безнең хәрефләребез  үз урыннары югалтканнар. Әгәр аларның урыннарын дөрес билгеләсәк ,дәресебезнең темасы  ачыкланыр

Балалар җавап бирә.

МӘКТӘП – темасы ачыла

Танып-белү: 

иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру

Коммуникатив:

тыңлый белү, фикер алышуда катнашу.

Регулятив:

 күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

3.Үткәнне кабатлау. 1 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерәбез

 Портфельне җый!

( Балалар портфельгә уку әсбапларын тутыралар,әйтә- әйтә , атый- атый предметларны портфельгә салалар)Слайд буенча уку- язу әсбапларын кабатлау . Ә хәзер үзегезнең парталарыгызга карагыз , шушы предметлар бармы?  Кем әйтә? Партада нәрсә бар?

Предметларның исемнәрен кабатлыйлар .

Танып-белү: 

Аңлый белү, кирәкле мәгълүматны таба белү.

Коммуникатив:

Коллектив фикералышуда катнашу

Регулятив:

кагыйдә, интсрукцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

4.Ныгыту

   Үткән дәрестә безгә Шүрәле нинди сүзләрне истә калдырырга кушты? Сүзләр:(кирәк,кирәкми, (кирәкме)

Ә хәзер бер- берегездән сорагыз әле: бу предметлар кирәкме,әллә кирәкмиме ? Ничек сорарсыз?

  Укучыларның җавабы.

Сиңа китап кирәкме?

Миңа китап кирәкми

Ә нәрсә кирәк?

 

Танып-белү: иҗади характердагы проблеманы чишү юлларын мөстәкыйль эзләү

Коммуникатив:

үз фикеренңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

5.Сөйләм телен үстерү.Белемнәр-не туплау

Безнең портфель җыелды инде. Без кая барабыз?

1 сентябрь нинди бәйрәм?

 Ул көнне без нинди булабыз?

Әйдәгез, бер –беребезгә комплимент әйтәбез . Диалог сөйләмгә чыгу. Син урамда дустыңны очраттың. Аның белән сөйләш.( Диолог төзү) Парталарда көзге яфраклар ята , аларда биремнәр. Диалог төзергә кирәк.

-Твой друг пошел в школу , спроси, куда он пошёл?

- Поздравь друга с Днём Знаний

- спроси у друга вежливо , 1 сентябр что за праздник?

Спроси у друга: куда он пошёл  и предложи пойти вместе?

Укучыларның диалоглары.,җаваплары

Син бүген бик матур!

Танып-белү:

Белемнәрне структуралаштыру

Коммуникатив:

Мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Регулятив:

үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

6.Рефлексия

-  Сез дәрестә нәрсәгә өйрәндегез?Сез бүген афәриннәр , диалог сөйләмгә чыга алдыгыз , безнең арада бәйләнешле сөйләм туды

Бер – береңә сорау бирә белделәр. Бирелгән эшләрне башкардылар

Танып-белү:

туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу.Коммуникатив:

 әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

 Регулятив:

Коррекция

7.Йомгаклау.

1.Белемнәрне бәяләү. Үзбәя.

.

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...