Татар теле 4 сыйныф
методическая разработка (4 класс) по теме

Килешләр  илендә  сәяхәт  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iske_yomral_gomumi_belem____mktbenen__1_kvalifikacion.docx19.8 КБ

Предварительный просмотр:

   Иске Йомрал гомуми белем    мәктәбенең  1 квалификацион

  категорияле   башлангыч сыйныф укытучысы   Миннегалиева Рузилә Хәбир   кызының   4 нче сыйныфында  үткәрелгән  татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема : Килешләр  илендә  сәяхәт  (уен-дәрес)

Максат: килешләрнең калын һәм нечкә  кушымчаларын аңлап куллана белү күнекмәләрен камилләштерү; исемнәр

               турында үтелгәннәрне  ныгыту;

               укучыларның уйлау сәләтен,  сөйләм һәм язма телен , мөстәкыйль активлыкларын үстерү;

              туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт , халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдаланып, әхлакый сыйфатлар

              тәрбияләү.

Җиһазлау:  поезд макеты, дәреслек, таблица, рәсемнәр, сигнал  карточкалары, перфокарталар, мультимедиа , язучы

                    портретлары, биремнәр язылган карточкалар .

  Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.  

1. Дежур укучы белән әңгәмә.

2. Дәреснең максаты белән таныштыру.

Укучылар, без   сезнен белән  Исемнәр  дөньясында. Инде берничә дәрес  без Килешләр илендә сәяхәттә. Бүген дә сәяхәтебезне дәвам итәбез.Әле кичә генә миңа  телеграмма китергән иделәр. Менә сезгә шуны укыйм әле.

 «Хөрмәтле дуслар! Сезне   исән- имин  килеп җитүегез белән котлыйм. Сезгә бары тик уңышлар гына телим, сынап карау өчен сезгә бер ребус җибәрәм. Морфология апагыз ».

Ребус тактага  эленә. Укучылар ребусны чишәләр. Исем сүзе килеп чыга.

Димәк, укучылар,  Илебезнең исеме  килеш   дип аталгач, алган белемнәребезне  дөрес  итеп кулланып сәяхәт тә итә  белергә тиешбез.

Бүген без  Килешләр  илендә тукталырбыз һәм сәяхәт итәрбез.

Сәяхәтебезнең схемасы  тактада күрсәтелә.

 Хикәя тугайлыгы

  Белем авылы

  Китап утравы

  Ял аланы

 

 Хикәя тугайлыгы.

 II. Өй эшен тикшерү.

131 нче күнегү буенча бирелгән  « Мин ничек ял көнен уздырдым» темасына язылган хикәяләрне тикшерү.

Белем авылы

III . Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Дөрес җавап  сайлау. (тест)

1.    а) Исемнәр  нинди ? кайсы? сорауларына  җавап бирүче сүз төркеме

       б) Исемнәр   кем? Нәрсә ? сорауларына  җавап бирүче сүз төркеме

2.    а) Ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла

       б) Ялгызлык хәрефләре юл хәрефеннән языла.

3.    а) кеше һәм хайван исемнәре кем? соравына җавап бирәләр.

       б)кеше исемнәре генә кем? соравына жавап бирәләр.

4.    а) күплек сандагы исемнәр килешләр белән төрләнми.

      б)исемнәр берлек һәм күплек санында да килешләр белән төрләнә.

5.   а) Исем- сүз төркеме.

      б) исем- җөмлә кисәге

6.   а)  Исем хәрәкәтне атый.

      б) Исем- җөмлә кисәге.

7.   а) Ялгызлык исемнәре-кеше исемнәре, атамалар.

      б) Ялгызлык исемнәре- үсемлек, транспорт, эш кораллары.

  1. а)  Исемнәрне килеш белән төрләндерү  сүзләрне бер-берсенә бәйләр

     өчен  кирәк..

   б) Исемнәрне килеш белән төрләндерү  сүзләрне бер- берсенә бәйләп, җөмлә төзу өчен кирәк.

2. Сүзләрнең килешләрен билгеләргә,  сигнал карточкалары белэн эшләү.

     Сүзләр:  китаптан,авылга, җиләклек,урманга, балалар, күлдә,яшеллекнең ,бакчаны, әбидә, кунакка.

3. Перфокарталарда  сүзләрне килеш белән төрләндерү. (Урыннарда мөстәкыйль эшләү, эшләрне бәяләү).

 Китап утравы

IV.Үткәннәрне ныгыту күнегүләре.      

Дәфтәрдә эшләү.

Матур язу күнегүләре.

Телең белән ашыкма, эшең белән ашык!

  1.  132 нче күнегү. Текстны күчереп язу. Язучыларныд исемнәрен әйтү: Габдулла Тукай, Һади Такташ,

                     Хәсән  Туфан,Сибгать Хәким, Муса Җәлил.

 Язучыларны рәсемнәреннән тану.

-Бу язучыларның нинди шигырьләрен беләсез?

  1. 134 нче күнегү.Җөмләләрне дөресләп, килеш кушымчаларын куеп күчереп язу, килеш кушымчаларының асларына сызарга.

  Ял аланы

Физминутка  

Хәзер  бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Күл тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк.

Арганнарга булышыйк.

  1.   135 нче күнегү   (телдән). Җөмләләрне тәрҗемә итү.

  1.  «Поезд» уены уйнау.Сүзләрне  кушымчалар янына урнаштыру, җөмләләр төзү.

     V.     Дәресне йомгаклау.

           Бүгенге дәресебез сезгә ошадымы?

          Өй эшенә 133 нче күнегү.

          Дәрескә нәтиҗә ясау, билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле. 2 сыйныф. Изложение. “Үрдәк”.

Татар теле. 2 сыйныф. Изложение. “Үрдәк”....

Сыйфат (Татар теле, 2 сыйныф)

Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Димәк уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. “Яхшы сыйф...

татар теле "Килешләр" 4 сыйныф

Татар теленнән "Килешләр" темасын ныгыту өчен презентация...

Укыту-тематик планлаштыру. 1нче сыйныф. Татар теле

Барлыгы   99 сәгать; атнага 3   сәгатьПрограмма яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...


 

Комментарии

Галиева  Миляуша  Мирфаезовна

план-конспектыгыз бик ошады.Жыйнак, ачык язылган. Анлаешлы.Рәхмәт!