2нче сыйныф татар төркеме, әдәби уку дәресе, Җ.Тәрҗеманов "Һай, кыш бабай..."
календарно-тематическое планирование по чтению (2 класс)

Сагитова Минзифа Хабировна

Җ.Тәрҗеманов "Һай, кыш бабай..."

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Җ.Тәрҗеманов "Һай, кыш бабай..."18.24 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Җәвад Тәрҗеманов “Һай, кыш бабай...”

Максат: 1.   Җ Тәрҗемановның тормышы һәм иҗатына күзәтү ясау.  Укучыларның сөйләмнәрен баету, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

  2. Укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

  3. Укучыларда  кышкы табигатькә  соклану хисләре, сакчыл караш   тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ. 1. Мультимедиа проекторы.

2.Кыш турында табышмаклар, сынамышлар.

Дәрес барышы

 

  1. Балаларны дәрескә әзерләү, уңай атмосфера халәте булдыру.

Исәнмесез, балалар!  Кәефләрегез ничек, әдәби уку дәресен башлар җибәрәбезме?

  1. Оештыру.  Укучылар, без әдәби уку дәресләрендә нинди эшләр башкарабыз әле?

(шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр укыйбыз, туган телебездә матур сөйләшергә өйрәнәбез).

Бүгенге дәрескә нинди максат куярбыз?

(Туган телебездә сәнгатьле укырга һәм матур сөйләшергә өйрәник).

  1. Өй эшен тикшерү. (Открытка)
  • Укучылар, әйдәгез, өй эшен тикшереп алыйк. Без Яңа ел белән котлап открытка ясарга өйрәнгән идек, өйдә теләкләрне укып, берсен сайларга һәм язарга кирәк иде. Кем беренче вариантны сайлады, шулар кул күтәрсен әле? ( ,,,,,,, укы әле теләгеңне). Кем икенче вариантны сайлады? (.... син дә укып күрсәт). Аларның аермасы нәрсәдә иде? (икесендә дә 4 теләк бирелә, берсендә шул теләкләрнең бәхет икәне әйтелә). Яңа ел бәйрәмендә әниләрегезне шатландырырсыз, теләсәгез башка кешеләргә дә ясый аласыз.
  1. Укучылар, сез кроссворд чишәргә телисезме?  (әйе)  Экранда  кроссворд.

(табышмакларны өч бала укый, җавабын әйтәләр)

  1. Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек.    ( Кар)

  1. Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба

Җитез булса аяклар

Кулда була таяклар.    (Чаңгы)

  1. Кышын да, җәен дә яшел. (Чыршы)

(Җавапларыбыз дөресме икән, тикшерик әле)

к

а

р

ч

а

ң

г

ы

ч

ы

р

ш

ы

Дөрес булган, булдырдыгыз, афәрин!

Төсле баганада нинди сүз килеп чыкты?      КЫШ.

  • Укучылар, без кыш турында хикәяләр, шигырьләр укуны дәвам итәбез. Кыш көне нинди бәйрәм була әле? (Яңа ел)
  • Яңа елда безгә кунакка кемнәр килә? Иң кәткәне, безгә бүләкләр алып килүчесе кем? (КЫШ БАБАЙ)
  • Әйе, әйдәгез Җәвад Тәрҗемановның “ҺАЙ, КЫШ БАБАЙ” дигән шигыре белән танышыйк. Мин сезгә кычкырып укып күрсәтәм, ә сез Кыш бабай турында нәрсә язылганны сөйләрсез.

Укытучы укый.

Автор кем турында язган?  (Кыш бабай турында)

Сезгә аңлашылмаган сүзләр бармы? Шигырьдән соң бирелгән сүзлекне укыйк әле. (Бер укучы укый)

  • Хәзер шушы матур шигырьне сәнгатьле итеп укырга әзерләник. Пышылдап укыгыз әле.
  • Кыш бабайның киеме, сакалы, керфекләре турында кайсы дүртьюллыкта язылган? Кем укып күрсәтә?  (Берсе укый)
  • Бәйрәм исеме булган дүртьюллыкны табыгыз. (Укый)
  • Тау турында кайсы дүртьюллыкта язылган?  (Укый)

Шигыребездә чагыштырулар, сораулар бар. Ул шигырь нәрсәгә охшаган?  (Табышмакка)

  • Ә җавабы нинди булыр?  (Кыш бабай)

Шуңа күрә шигырьнең исеме дә “Һай, Кыш бабай...”

Балалар, өйдә сез дә бу шигырьне бик матур, сәнгатьле укырга әзерләнерсез, теләсәгез яттан өйрәнә аласыз. 98 нче биттәге 3 нче сорауга җавап эзләп тапсагыз да була.(Көндәлекләргә дәрес ахырында язарбыз)

ЯЛ ИТҮ

Ял иттек, хәзер уйнап алабыз.

Без сезнең белән мультфильмнарны тавышландыра идек, бүген дә шулай уйныйк әле.

Ике төркемгә аерыласыз.

  • Бирем: мультфильмны тавышсыз гына карагыз һәм сүзләр әзерләгез. (Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә дә ярый, куяннар кебек сөйләшергә дә ярый.

Икенче тапкыр күрсәткәндә тавышландырырсыз.

(тавышсыз карыйлар, эшлиләр, бер төркем сөйли)

  • Балалар, Яңа елда Кыш бабайга шигырьләр әзерләдегезме? Безгә дә укып күрсәтегез әле.

Рефлексия.

Укучылар, ә хәзер үз эшләребезгә бәя бирергә вакыт җитте. Сез дәрестә эшләгән эшегез белән канәгать булсагыз, үзегезгә  “5” ле билгесе куярга мөмкин дип санасагыз, чыршыбызга кып-кызыл шарлар элегез. Әгәр канәгать булмасагыз, зәңгәр шарлар элегез.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

“Мин чисталык яратам” дигән темага дәрес эшкәртмәсе ( 2нче сыйныф, рус төркеме)

Максат. 1.1 ”Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә    калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру;                 1.2  Тартымл...

Мөстәкыйль эш."Зат алмашлыклары"3 нче сыйныф(татар төркеме)

Зат алмашлыкларының берлек-күплек санда килүен,килешләр белән төрләнешен язма сөйләмдә урынлы куллану....

Мөстәкыйль эш."Килешләр"(3 нче сыйныф,татар төркеме)

Килешләрне ныгыту,сүзләрнең килешләрен билгеләү,бирелгән сүзләрне килешләр белән төрләндерү,язма сөйләмдә урынлы куллана белү....

"Фигыль темасын ныгыту", 3 нче сыйныф (татар төркеме)

quot;Фигыль темасын ныгыту". 3 нче сыйныфта фигыльне йомгаклау буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....