Сагитова Минзифа Хабировна

Хезмәтем, көчем - милләтем өчен!

Чтобы быть хорошим преподавателем нужно любить то, что преподаёшь, и тех, кому преподаёшь. В. Ключевский

Профессия: учитель родного (татарского) языка и литературы

Профессиональные интересы: Укытуның төрле технологияләрен кулланып, укучыларда татар теле һәм әдәбияты дәресләренә кызыксыну уяту

Увлечения: Әдәби китаплар укырга яратам

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Нижние Тарханы, Тетюшский район

Место работы: МБОУ "Большетарханская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sagitova-minzifa-habirovna
«Мин милләттәшләремдә, җирдәшләремдә, замандашларымда әле сүнеп бетмәгән, заманның явыз тизлеге белән капланып өлгермәгән Туган илгә мәхәббәтне кайтарырга телим...» Аяз Гыйләҗев 1. Иң беренче – үз телеңне камил бел! Аңа зур хөрмәт белән кара, башкаларны шуңа өйрәт. Онытма: синең телең дөньядагы иң камил, иң бөек ундүрт телнең берсе. Теленнән йөз чөергәннең – теле көяр! 2. Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла, алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр. Бабасын оныткан – алдагысын оныткан! 3. Атаң-анаң сүзеннән чыкма, аларны санла һәм шәфкатьле бул. Картайган көннәрендә ярдәм ит. Туганнарыңны, якыннарыңны ташлама. Атасын сүккән – атсыз калган, анасын сүккән – аңсыз калган! 4. Үз халкыңның үткәнен бел, аның чын тарихы белән кызыксын. Өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә. Үткәне юкның – киләчәге дә юк! 5. Татар халкы олуг әдәбиятлы, зур мәдәниятле милләт. Аның әдәбият-сәнгатен үзләштер, даими кызыксынып бар, өйрән һәм башкаларга да шуны сөйлә, өйрәт! Үзенекен кире каккан – үзен кире каккан! 6. Дөньяның кайсы гына почмагына барсаң да яисә торсаң да үз татарың белән туганлашып, оешып, бергә яшә. Үз ишең – кайда да иш, үз татарың – ярты Ватан ич! 7. Эштәге, тормыш-көнкүрештәге тырышлык өстенә, күп белергә тырыш, күп укы, югары белемгә омтыл. Идарә эшләрендә катнаш, бизнеста өлгер бул, әмма һич тә намусыңа тап төшермә, исемең-атың белән рәттән, чиста, тәртипле, берсүзле, ышанычлы, белемле, яхшы күңелле, акыллы, тугрылыклы, талантлы, иманлы, милләтпәрвәр Инсан дигән – иң зур орденнардан да, алтын медальләрдән дә кыйммәтлерәк булган изге сүзләрне куярлык булсын. Алтын китәр – акыл китми, гайбәт бетәр – гадәт бетми! 8. Дөньядагы барлык милләтләрне хөрмәт ит, аларның теленә, культурасына, гореф-гадәтләренә ихтирам белән кара. Булдыра алсаң, берничә чит тел өйрән, Үзен яратканның күзе – көзгедә, башканы яратканның – башкаларның йөзендә!
Аяз Гыйләҗев

О себе

Мин, Сагитова Минзифа Хабировна, 1967 нче елның 12 маенда Татарстан Республикасы Тәтеш районы Түбән Тархан авылында туганмын. "Олы Тархан УГББМ" МБГГБУ туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Укытуның төрле технологияләрен кулланып, укучыларда татар теле һәм әдәбиятына кызыксындыру өстендә эшлим.

Мои публикации:
Региональный компонент
Чтение
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: