"Фигыль темасын ныгыту", 3 нче сыйныф (татар төркеме)
план-конспект урока (3 класс)

Галиева Таслимя Минзамиловна

"Фигыль темасын ныгыту". 3 нче сыйныфта фигыльне йомгаклау буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл figyl_temasyn_nygytu_3_klass_tatar_torkeme.docx27.79 КБ

Предварительный просмотр:

      Тема. Фигыль сүз төркемен ныгыту дәресе.

Дәреснең максаты:

“Фигыль” темасы буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен системага салу; укучыларның рәвешләрне сөйләм телендә гамәли куллана алуларына ирешү.  

Бурычлары:

Белем бирү:

  • Фигыль сүз төркеме төшенчәсенең мәгънәсенә төшенү;
  • Заманын, зат-сан кушымчаларын дөрес билгели белү;
  • Сөйләмдә дөрес куллана белү

Фикер сәләтен үстерү:

  • логик фикерләү сәләтен үстерү;
  •  мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү;
  • танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
  •  аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
  • коллективта хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү;

 Тәрбияви максат:

  •     әңгәмәдәшеңә ихтирам тәрбияләү;
  •  балаларда  белемгә омтылыш тәрбияләү;
  • татар теленең байлыгын аңлау;
  • сөйләмне камилләштерергә омтылу.

Дәреснең тибы

Белемнәрне гомумиләштерү дәресе.

Предметара бәйләнеш

Әдәбият

Эшне оештыру

Фронталь, индивидуаль, төркемдә, парларда

Җиһалау: “Фигыль сүз төркемен ныгытутемасына презентация, карточкалар.

Дәресбарышы.

I. Оештыру

Мотивлаштыру

(1-2 минут)

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру.

Сыйныф эшкә әзерләнә.

II. Уку мәсьәләсен кую.  

    - Яле сорап карагыз, ни икәнен хәзер табарбыз. Мин  табышмак әйтәм , ә сез җавап табыгыз.

Кызыклы бер сүз төркеме

Яши татар телендә.

Кем нәрсә эшләгәнне,

Әйтеп бирә барын да.

Чигә, тегә, пешерәме,

Әллә инде туп тибәме?

Кемдә нинди бар шөгыль

Әйтеп бирәдер ... . (фигыль)

(укытучы шигырьне укый)

- Дөрес. Димәк , бүгенге дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләшәчәкбез? (Фигыль турында)

Дөрес. Фигыль сүз төркеме турында сөйләшәбез. Слайд №1Алдагы дәресләрдәбез фигыль сүз төркемен өйрәндек. Бүгенге  дәресебезнең максаты нинди булыр? (...)

- Әйе, фигыль сүз төркеме турында белемнәребезне ныгытырбыз, аның төрләнешен, бәйләнешле сөйләм төзүдә әһәмиятен өйрәнербез.

Сездән нәрсә таләп ителә?

- тиз эшли белергә

- яхшы ишетә, күрә белергә

- командада эшли белергә.

Нәкъ шулай. Эшебезне башладык.  

Укучылар, сезнең парталарда битләр ята. Бу үзбәя битләре. Бүгенге дәрес материалын ни дәрәҗәдә үзләштерүегездән чыгып, үзегезгә билге куярга тиеш буласыз.

А) Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – 5 (материал урока хорошо усвоил, даже могу рассказать товарищу – 5)

Б) Әйбәт эшләдем, материалны аңладым – 4

(на уроке хорошо работал, материал усвоил – 4)

В) Әйбәт эшләдем, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – 3

(на уроке хорошо работал, но от помощи товарища не откажусь – 3)

III. Белемнәрне беренчел ныгыту.Сезнең каршыгызда дәресебезнең картасы.

Слайд №2

1. Фигыльнең фотороботы.

2. Меңнәр арасыннан да таныйм.

3. Фигыльне тану.

4. Тикшерүне остазлар алып бара.

5. Барысы да үзебезнең кулда.

IV. Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану.

  1. – Беренче эшебез – фигыльнеңфотороботын төзү. (фронталь эш)Слайд №3

1. Фигыль нәрсәне белдерә?

2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

3. Фигыль нәрсә белән төрләнә? Хәзерге заман хикәя фигыль ничек ясала?

(укучыларның җаваплары)

Укучыларның җаваплары буенча "кластер" (критикфикер йөртү технологиясе")

2) Фоторобот төзедек. Хәзер “меңнәр арасыннан таныйм” биременә күчәбез.(фронталь эш)

Экранга шигырьдән өзек чыга. Шул өзектән фигыльләрне табып язып алырга тәкъдим ителә.Слайд №4

Кара бәрән ап-ак мичне
Шытыр-шытыр кимерә.
Әйтерсең лә акшар ашап,
Кирпеч ялап симерә!..

Мичтән куып бәрәнне,
Бирәм пешкән бәрәңге.
Бәрәнбәрәңгекапмый,
Мичтәндәшәпнетапмый...

                                                Ш.Галиев.

Фигыльләрне тапканбыз икән, хәзер аларны танып алу эше алып барабыз. (төркемнәрдә эшләү)

     Тапкан фигыльләрнең заманын, формасын, зат-санын билгеләргә кирәк.

     Кимерә – хәз.з., барлык формада, 3 зат, берлек санда.

     Бирәм – хәз.з., барлык формада, 1 зат, берлек санда

     Капмый – хәз.з., юклык формада, 3 зат, берлек санда.

Тапмый – хәз.з., юклык формада, 3 зат, берлек санда.

      Нәтиҗә.

Хәзерге заман хикәя фигыль –а/-ә, -ый/-и кушымчалары ялганып ясала.

Юклык формасында хәзерге заман фигыльгә–мый/-ми кушымчалары ялгана.

3) Өченче биремебез “Тикшерүне остазлар алып бара” дип атала.

Төркемнәрдә эшләү. Уен.

Укучылар, сез “Диңгез сугышы” уены, (русча “Морской бой”) уйнаганыгыз бармы? Без хәзер шул уенны уйнап алабыз. Уенның кагыйдәсен хәтерләмәсәгез искә төшерәм. Слайд ярдәмендә аңлатыла.Слайд №5

Уенны башладык. Беренче йөрешне 1 төркем башлый.

1. Укый – фигыльме?  фигыль

2. Яза – хәзерге заман хикәя фигыльме? хәзерге заманфигыль

3. Мәкальне дәвам итегез. Аз булса да җитә, күп булса да. ... җитә

4. Мин - фигыль сүз төркемеме? Алмашлык

5. Эшләми – бу фигыль юклык формадамы? юклык формада

6. Кайтабыз – бу эшне ничәнче зат үти? 1 зат к.санда

7. Керә сүзенә антоним. Чыга

Булдырдыгыз, балалар!

Дәресебезнең алдагы этабы "Барысы да безнең кулда" дип атала (индивидуаль эш).

Партада төсле битләрдә  төрле авырлыктагы биремле карточкалар бар. Һәркем үзенә тиешле төсне сайлап ала, кем нинди биремне эшли алачагына ышанып, әлбәттә.Слайд №6

1 дәрәҗә - яшел җиңел

2 дәрәҗә - сары уртача

3 дәрәҗә – кызыл  авыр

1 дәрәҗә. Тексттагыхәзерге заман фигыльләрне табарга, астына сызарга (яшел конверт)

Кыш җитте. Куян кыска һәм соры йонын койды. Аннары аңа йон үсте. Куян өчен кыш авыр була. Аны аяклары коткара.

2 дәрәҗә: Бирелгән сүзләрдән фигыльләр ясарга (сары конверт)

Эш - …

Җыр  - …

Аш - …

Уй  - …

3дәрәҗә: Бирелгәнмәкальләргә  тиешле фигыльне куярга (кызыл конверт)

Кем эшләми, шул ... (.) ашамый

Батыр үзе өчен туа, иле өчен... (.)үлә

Ни чәчсәң, шуны ... (.)урырсың

VII. Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре), бәяләү, үзбәя

1. Балалар, дәресебезнең ахрына җиттек. Әйдәгез нәтиҗә  ясыйк. Моның өчен без “Синквейн”  алымын кулланырбыз. Синквейн төзибез. (Төркемнәрдә эш. Һәр төркем синквейн төзи.)Слайд №7

Фигыль  (1. Теманы ачыклаучы сүз)

Кирәкле, төп (2. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат)

Белдерә, җавап бирә, төрләнә.

(3. Синквейн темасына хас булган өч фигыль)

Предметның эшен, хәрәкәтен  белдерә. (4.Теманың эчтәлеген ачучы фраза,җөмлә.Ул укучының  темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш).

Сүз төркеме  

5. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә).

      Балалар, менә дәресебез ахырына җитте. Укучылар, без максатыбызга ирештекме? (.....)

- Дәрестә нәрсәләр эшләдек? (кабатладык, яздык, уйнадык, укыдык...)

2. Үзбәя бирү.Хәзер бәяләү битләрегезне алып, үзегезне бәялисез.

VIII. Өй эше.Слайд №8

1 вариант. 108 бит, 4 нче бирем.

3 вариант. Иҗади эш. Рәсем буенча 4-5 җөмләдән торган хикәя төзергә

Йомгак.

Эшегез өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 нче сыйныф, татар теле дәресе

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Мөстәкыйль эш."Зат алмашлыклары"3 нче сыйныф(татар төркеме)

Зат алмашлыкларының берлек-күплек санда килүен,килешләр белән төрләнешен язма сөйләмдә урынлы куллану....

Мөстәкыйль эш."Килешләр"(3 нче сыйныф,татар төркеме)

Килешләрне ныгыту,сүзләрнең килешләрен билгеләү,бирелгән сүзләрне килешләр белән төрләндерү,язма сөйләмдә урынлы куллана белү....