Сүз ясагыч һәм форма ясагыч кушымчалар. 4 сыйныф (татар төркеме) өчен ачык дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (4 класс)

Фасахова Венера Таһир кызы

"Сүз ясагыч һәм форма ясагыч кушымчалар" темасына 4 сыйныф татар төркеме өчен төзелгән ачык дәрес эшкәртмәсе. Дәрес эшкәртмәсе ФГОС таләпләренә туры китереп төзелде. Дәрестә төрле эш формалары, заманча технологияләр кулланылды.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әлки муниципаль районы

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе

Татар теле

Тема: Сүз ясагыч һәм форма ясагыч кушымчалар

4 сыйныф (татар төркеме)

                                                                     Фәсахова Венера Таһир кызы

                                                     1 нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                            venerafasahova@mail.ru

                                            89274106544

Тема: Сүз ясагыч,форма ясагыч кушымчалар.

Максат:1) Алдагы дәрестә алган белемнәрен  гомумиләштерү.

2)  Сүз ясагыч  һәм форма ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү,аларны  аерырга өйрәнү, сөйләмдә куллану. Сүзнең лексик мәгънәсе турындагы белемнәрне ныгыту,тирәнәйтү.

  1. Чагыштыру, күзәтү, анализ ясау, логик фикер йөртү сәләтен үстерү, эшчәнлек ихтыяҗы тәрбияләү.

       3) Туган ягыбыз табигатенә сакчыл караш, бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү

Дәрес тибы.  Яна белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Ме т а п р е д м е т- рус теле белән чагыштыру

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен парларда  эш башкару,уйлау һәм фикерләү сәләтен үстерү

П р е д м е т-тамыр һәм ясалма нигезле сүзләрне аера белү

Ш ә х е с к ә кагылышлы- кышкы табигатькә мәхәббәт,бер-береңә хөрмәт,ихтирам хисе тәрбияләү

Җиһазлау:  мультимедия кушымтасы, презентация,карточкалар

Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

    Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Актуальлаштерү.

  • Үткәннәрне искә төшереп үтәбез.  Сүз төзелеше нәрсәне өйрәнә?
  • Нәрсә ул тамыр сүз?
  • Нинди сүзләргә тамырдаш сүзләр дип әйтәбез?
  • Ясалышы ягыннан сүзләр нинди була?
  • Тамырга ялганып килә торган кисәк нәрсә дип атала?

3. Уку мәсьәләсен кую.

Мин сезгә бүген серле сүзләр әйтәм. Нинди серле сүзләр икән алар?

кар        кар

карлы        карлар

карсыз         карны

Укучылар тактадагы сүзләрне укыйлар.  Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны язалар,  сүзләрне күчереп язалар, шартлы билгеләр белән билгелиләр.

  • Бу сүзләр  нәрсәләре белән охшаш? (Тамыры) (Укучыларның фикере тыңлана.)

Ә нәрсәләре белән аерылалар? (Кушымчалары белән) Һәрбер сүзнең мәгьнәсен аңлатабыз. Бу сүзләрнең лексик мәгънәсе үзгәрде, ягъни яңа мәгънәле сүзләр барлыкка килде. Ә икенче баганадагы сүзләрнең грамматик мәгънәсе үзгәрде, ә төп лексик мәгънәсе үзгәрмәде.

  • Аны нәрсәләр үзгәртте соң? (Кушымчалар)
  • Андый кушымчаларны ничек атар идегез? (Укучылар үз вариантларын әйтәләр)

Укытучы укучыларның фикерләрен тыңлап, гомумиләштереп, укучылар белән бергә модульләштерә.

Димәк, кушымчалар мәгънәләренә карап та бүленәләр.

Кайбер кушымчалар сүзнең төп мәгънәсен үзгәртмиләр. Аларны форма ясагыч кушымчалар дип атыйлар: кар, карны. Ә кайбер кушымчалар яңа сүзләр ясыйлар: кар, карлы. Аларны сүз ясагыч кушымчалар дип атыйлар. Тактада модуль төзелә.image5

Укучылар , димәк, без бүген нәрсәләрне өйрәнәбез? Әйе, кушымчаларны, аларның төрләрен  өйрәнербез.

-Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән?

- Сүз ясагыч һәм форма ясагыч кушымчалар.

-Әйе,дөрес ,укучылар, нинди максат куябыз? (җаваплары тыңлана).

4. Уку мәсьәләсен адымлап  чишү.

Дәреслекләрне ачабыз.Кагыйдәне табабыз,эчтән укыйбыз, аннары  чиратлап кычкырып   укыйбыз. Нәтиҗә чыгарып сөйлибез.

    Хәзер алган белемнәребезне  ныгыту өчен күнегүләр эшлибез.  Дәреслектән 12 нче күнегүне табабыз.Дәфтәрләрне ачабыз,парларда эшлибез.  Бер укучы тактда, калганннар дәфтәрдә эшлиләр. Сүзләрне  кушымчаларын кушып язабыз, билгелибез.  Нәтиҗә ясыйбыз,тикшерәбез.

5. Ял итү. Физкультминутка.”Кышкы урман”.

- Укучылар, тактага карыйбыз.  Җөмләләрне укыйбыз,калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгелибез.

Туган ягыбызга ямьле  кыш килде.  Бөтен җирне  йомшак ак кар каплады.  Канатлы дусларыбызга азык табу кыенлашты. Аларга ярдәм итү- безнең төп бурычыбыз.

  • Сез кыш көне кошларга ярдәм итәсезме? (Әңгәмә).

Ә хәзер ”Дөрес, хаталы” уенын  уйнап алабыз. Мин сезгә җөмләләр әйтәм, дөресме, юкмы? Килешсәгез, дөрес,чөнки дип үз фикерегезне дәлиллисез, килешмәсәгез,ни өчен икәнлеген аңлатасыз.

Акыллы -ясалма нигезле сүз.(дөрес)

Матурлык -  сүзе  тамыр һәм ясагыч кушымчадан тора( дөрес)

Болыннарда -  сүзенең  тамыры  болыннар( хаталы)

Җылы –ясалма нигезле сүз( хаталы)

Зурлык  - сүзенең нигезе  зур( хаталы) һ.б.

6. Уку мәсьәләсен ныгыту.

Сезнең өстәлләрдә  карточкалар. Карточкаларны алабыз. Туры килгән билгеләмә белән сүзләрне  тоташтырабыз. Фикерләшәбез, бергә  тикшерәбез.

Сүзләр:                                          

 1нче төркем

А)тәмлерәк                 1)тамыр

Ә)озын                        2)тамыр-ясагыч кушымча

Б)зурлык                     3) тамыр-ясагыч кушымча- форма ясагыч                                                  

В)уйладылар              4)тамыр-ясагыч кушымча, форма ясагыч

Г)баскычта                 5)тамыр-ясагыч кушымча- форма ясагыч- форма ясагыч

2 нче төркем

 А) зур                                     1)тамыр- форма ясагыч

Ә)аклык                                   2)тамыр-ясагыч кушымча- форма ясагыч    

 Б)куяннар                               3)тамыр

 В)дуслыкның                         4)тамыр- форма ясагыч

Г)кешегә                                  5)тамыр-ясагыч кушымча

 Нәтиҗә ясыйбыз,тикшерәбез. Сез килешәсезме? Сүзнең мәгънәле кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтәбез.(Укучылар тактада сызып күрсәтәләр.)

-Укучылар,тамырга кушымчалар ялгану тәртибе нинди?(Укучылырның җаваплары тыңлана.)

-Димәк,тамырга беренче ясагыч кушымча ялгана,аннары,форма ясагыч,ясагыч кушымча булмаса, форма ясагыч кушымча  ялгана.

 Ә хәзер, укучылар, белемнәребезне “Кем күбрәк?” уены белән  ныгытып китәбез. Төркемнәрдә эшлибез. Кайсы төркем билгеле бер вакыт эчендэ ясалма сүзләрне  күбрәк яза, шул  төркем җиңүче була. Нәтиҗә ясыйбыз, тикшерәбез.

   Мультимедия кулланмасын шушы сылтама аша   http://tatarschool.ru/media/tth4 

(мультимедия кулланмасы, 4сыйныф) ачабыз.  Биремне укыйбыз.  Башта бергә тыңлыйбыз. Аннары бу биремне парлап эшләргә киңәш итәм.  Әлеге  кушымта  укучыларның белемнәрен  ныгыту  һәм кабатлау өчен  бик уңайлы.  Укучылар анда кагыйдәгә төшеп калган тиешле сүзләрне куеп укырга, темага туры килгән биремнәрне  эшләргә тиеш булалар. Аннары нәтиҗә ясала.

Укучыларга, дәрестә катнашканнарын бәяләп, билгеләр куела.

7. Рефлексия.

- Укучылар, дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

-  Сез дәрестә нәрсәләр белдегез? Тормышта сезгә бу кирәк булачакмы? Ни өчен кирәк? Нәрсәгә өйрәндем дип уйлыйсыз?

3. Өй эше:

1)19 нчы  күнегү,кагыйдәне  укырга.

2)” Сабантуй” җурналыннан  тамыр, ясалма  5 әр  сүз язарга.

3)   https://disk.yandex.ru/i/YD7Swu2fXbAeHw  Шушы сылтама буенча кереп,  рәсем буенча  сүз ясагыч  һәм форма ясагыч кушымчалы сүзләре  булган  5 җөмлә  уйлап язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Мөстәкыйль эш."Зат алмашлыклары"3 нче сыйныф(татар төркеме)

Зат алмашлыкларының берлек-күплек санда килүен,килешләр белән төрләнешен язма сөйләмдә урынлы куллану....

Мөстәкыйль эш."Килешләр"(3 нче сыйныф,татар төркеме)

Килешләрне ныгыту,сүзләрнең килешләрен билгеләү,бирелгән сүзләрне килешләр белән төрләндерү,язма сөйләмдә урынлы куллана белү....

"Фигыль темасын ныгыту", 3 нче сыйныф (татар төркеме)

quot;Фигыль темасын ныгыту". 3 нче сыйныфта фигыльне йомгаклау буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

3 нче сыйныф (татар төркеме) ачык дәрес эшкәртмәсе

3 нче сыйныф (татар төркеме) ачык дәрес эшкәртмәсе...