Фасахова Венера Таһир кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Һәрвакыт алга!

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Төрле заманча технологияләр кулланып укучыларның белемнәрен күтәрү.

Увлечения: Китап укырга , җырларга яратам.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы

Место работы: Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе

Звание, ученая степень: 1 квалификацион категория

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fasahova-venera-tagirovna
Кадерле укытучылар! Мин сезне үземнең сайтымда күрергә шатмын.

Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.

Фәнис Яруллин

О себе

Мин,  Фасахова Венера Таһир кызы, 21 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Үз эшемне һәм балаларны бик яратам. Эшем нәтиҗәле булсын өчен дәресләрдә төрле укыту алымнары кулланам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Н.Гыйматдинова китаплары. Авторның китаплары бик кызыклы һәм үзенә җәлеп итә торган. Әлеге китапларны сезгә дә укырга киңәш итәм.

Мой взгляд на мир

 Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.

Фәнис Яруллин

Моё портфолио

   Мин яраткан хезмәтемне 1998 елда Базарлы Матакның 1 нче номерлы  урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәрдем. Анда 3 ел эшләгәннән соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып  Базарлы Матакның 2 номерлы урта мәктәбенә күчерелдем. Хәзерге көндә мәктәбебез Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе исемен йөртә.  Педагогик эшчәнлегемне бүгенге көндә дә шушы гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып дәвам итәм.
   Мәктәптә эшләү дәверемдә һәр эшемнең нәтиҗәле булуы өчен тырышам. Үткәргән  һәр дәресемдә балаларның актив булуына, иҗади сәләтенә игътибар итәм. Укучыларның телебезне яратуына, чын күңелдән фәнгә бирелеп, конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләүгә омтылып эшлим. Һәр дәресемне укучылар яхшылап уйларлык, кызыксынырлык итеп оештырам. Дәресләрдә укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү максатыннан аларны күбрәк сөйләтергә тырышам. Үз хезмәтемдә һәр баланы кабатланмас олы шәхес итеп күреп, аерым якын килеп, эшләренә тиешле бәя биреп, эш алып барам.
   Дәресләрдән тыш чараларны да зур әзерлек белән үткәрергә тырышам. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырам һәм үткәргән чараларда шуларны балалар белән уйнап та күрсәтәбез. Дәресләрдә җирле компонентларга, милли традицияләргә, яңа технологияләргә таянам.
Сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәм. Район күләмендә үткәрелгән төрле чараларда, олимпиадаларда, конкурсларда балалар белән бик теләп катнашам һәм шунысы куанычлы, призлы урыннар яулыйбыз. 
   Киләчәктә  яңа технологияләр кулланып, эшемне дәвам итәргә уйлыйм.

Әлеге сайтымда мин эш тәҗрибәләрем белән уртаклашасым килә.  

      Чәчәк кебек матур бит ул туган тел,
       Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел.
       Назлыйсың да, иркәлисең җанымны,
       Ничек итеп күтәрмисең даныңны?
       Сагыш-моңым таратучы назлы тел,
       Иң газизе, бу дөньяда азмы тел?!
       Сине зурлап күпме җырлар җырланган,
       Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган.
       Рухи яктан үстерүче - туган тел,
       hәр милләтнең бердәнбере булган тел.
      Татар барда яшәр әле минем тел!
       Ышана бит, инана бит күңел гел. 

Мои публикации:
Внеклассная работа
Воспитательная работа
Разное
Родной язык и литература
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы