М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби кичә. "Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып".
методическая разработка

Фасахова Венера Таһир кызы

М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби кичә.

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

 Үлемем дә яңрар җыр булып".   Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү; Укучыларга Муса Җәлил үрнәгендә гражданлык тәрбиясе  һәм патриотик тәрбия бирү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_izhatyna_bagyshlangan_dbi_kich.docx23.88 КБ

Предварительный просмотр:

М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби кичә.

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

 Үлемем дә яңрар җыр булып"

 

 Максат: Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү;

Укучыларга Муса Җәлил үрнәгендә гражданлык тәрбиясе  һәм патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау:М.Җәлил  портреты, М.Җәлилнең шигырьләр җыентыклары, презентация, М.Җәлил җырлары.

 

Сәхнә бизәлеше.  Муса Җәлил портреты. Аның астына эре хәрефләр белән "Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып" дигән язу эленә.  Стенада  

“Мин кабыздым җырда ялкын итеп,

Йөрәгем hәм антым кушканны,

Җырым белән  дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны” дип язылган плакат эленгән.

Китап күргәзмәсе оештырыла.

Кичә барышы

 (М.Җәлил җыры  астында уку)

Мин кабыздым җырда ялкын итеп,

Йөрәгем hәм антым кушканны,

Җырым белән  дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.

       Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Бүген без сезнең белән күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган "Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып"дигән  кичәгә җыелдык.

Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аздыр ул.

–  1алып баручы. Кышкы салкын көннәрнең берсендә,1906 елның 15 февралендә, иксез - чиксез  Оренбург  далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә. Ул бик  хәрәкәтчән,  эш сөючән бала булып үсә. Абыйсы Ибраhимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый. Соңыннан шул күңелле вакытларны искә алып  төрле шигырьләр  яза.

 “Звонок” Кузнецова А.        2Б.

 2 алып баручы1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була.  М. Жәлил әтисенә багышлап шигырь яза.

Әтием” шигырен  сөйләтү. (Фасахов И.2А кл.)

 1 алып баручы. Бу вакытларда М. Җәлил балалар өчен бик күп шигырьләр иҗат итә. (талгын гына көй  агыла.) Муса ишегалдындагы маэмайны да,  өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары дип санаган, аларга багышлап  шигырьләр  язган. 

“Маэмай” шигыре (Гаджиева М. 4а кл.)

2 алып баручы. Ә менә аның песие нинди хәлгә тарыган, карап китегез, әле.

“Карак песи” шигыре.( Фасахова З. 3 А кл.)

1 нче алып баручы:

- 1941 нче ел. Бөек Ватан сугышы башлана. Муса Җәлил Ватан чакыруы буенча, илне саклаучылар сафына баса. Сугыш бар кешеләр өчен фаҗига. Муса Җәлилгә сугышка киткәндә 35 яшь кенә була. Хатыны Әминә белән алар 7 ел гына яшәп калалар. Әминә Җәлилова болай дип яза: «Сугышка кадәр 7 ел гомер эчендә, Мусаның иң күп иҗат иткән чорында, без бик дус, тату яшәдек. Чулпан кызыбыз – икебез өчен дә, үзе бер куаныч иде».

“Кичер илем”шигыре.( Гибадуллин Т. 3 А)

 2 алып баручы.Муса Җәлил күп мәртәбәләр дошман тылына разведкага бара, дәһшәтле сугышларда катнаша. 1942 нче елның 26 нчы июнь көнне шагыйрь каты яраланып, немец фашистларына әсирлеккә эләгә. Әсирлеккә эләгүен шагыйрь бик авыр кичерә. Шуннан соң  сугыш  темасына кагылышлы иҗаты тагын да күбәя бара.  

Шәйхетдинова А. 7кл.

1 нче алып баручы.

- “Җырларым” шигырен автор 1943 нче елның 26 нчы ноябрендә язган. Әлеге шигырен ул үзенең бөтен иҗат һәм тормыш юлын йомгаклый торган шигырь дип санаган. Андре Тимермманска тапшырган дәфтәрендә Җәлил аны беренче шигырь итеп урнаштырган. Бу шигырь белән ул иленә һәм халкына биргән изге анты үтәлү турында соңгы минутларында шигъри  рапорт бирә.  «Җырларым» шигыре. (Вәлиева И. 6 а кл.)

 2 нче  алып баручы.

   Муса Җәлил татар халкының герой шагыйре. Бөек Ватан сугышы батыры. Аның тормышы «Җырларым» шигыре белән турыдан-туры бәйләнгән.

Шагыйрьнең гомерен киссәләр дә, фашистлар аның ялкынлы шигырьләрен сүндерә алмыйлар. Ул ирек сөюче бөтен дөнья халкының күңелендә яши.

“Җилләр” шигыре. ( Хәйруллина И.6А)

“Муса Җәлил – халкым улы” җыры.

“Себерке” шигыре. (Гилязов А. 3Б)

1 нче алып баручы

- «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

 Кадерле укучылар, укытучылар! Бүгенге чыгышыбызны шуның белән тәмамлыйбыз.  Сезгә җәлилчеләр кебек көчле рух телибез. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, сау булыгыз! 

Муса Җәлил – халкым улы

1.Яшәү көчен тугрылыкта күрә белгән

Илләр өчен яңган утка керә белгән.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил-халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил

Тик бүгендә балкып калды гомер юлы.

2. Ак чәчәктәй  язгы йомшак күңле белән,

Корыч түзмәс  газапларга  түзә белгән.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил-халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил

Тик бүгендә балкып калды гомер юлы.

3. Батырлыкка чакрып янган маяк булып,

Мәнге сирпеп күңелләргә якты нурын.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил-халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил

Тик бүгендә балкып калды гомер юлы.

4. Яшәү көче тугрылыкта күрә белгән

Иле  өчен яңган утка керә белгән.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил-халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил, бөек шагыйрь Муса Җәлил

Тик бүгендә балкып калды гомер юлы. Халкым улы  Муса Җәлил.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына  багышланган әдәби-музыкаль кичә...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие...

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып... (М.Җәлил)

Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланганәдәби-музыкаль кичә....

Үлемем дә яңгырар җыр булып.Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина.

Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина....

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина...